Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ничек без якыннарыбызга ярату күрсәтә алабыз?

Ничек без якыннарыбызга ярату күрсәтә алабыз?

Ничек без якыннарыбызга ярату күрсәтә алабыз?

«Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат» (МАТТАЙ 22:39).

1. Ничек без Аллаһыга карата яратуыбызны күрсәтәбез?

ЙӘҺВӘ үз хезмәтчеләреннән нәрсә таләп итә? Гайсә бу сорауга җавапны берничә гади, әмма тирән мәгънәле сүзләр белән биргән. Иң мөһим әмер, дип әйткән ул, бу Йәһвәне бөтен йөрәгең, җаның, акылың һәм көчең белән ярату (Маттай 22:37; Марк 12:30). Үткән мәкаләдә әйтелгәнчә, Аллаһыны ярату — бу аңа тыңлаучан булу һәм ул күрсәткән яратуга җавап итеп аның әмерләрен үтәү. Аллаһыны яраткан кешеләр өчен аның ихтыярын үтәү авыр түгел; бу аларга шатлык китерә (Мәдхия 39:9; 1 Яхъя 5:2, 3).

2, 3. Ни өчен без якыныңны ярат дигән әмергә игътибар бирергә тиеш, һәм нинди сораулар туа?

2 Икенче мөһим әмер беренчесе белән бәйле дип әйткән Гайсә. «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат»,— дигән ул (Маттай 22:39). Бу мәкаләдә без шушы әмерне карап чыгарбыз, һәм моның өчен җитди сәбәп бар. Без яшәгән заманда ярату бик нык үзгәргән: кешеләр күбрәк үз-үзләрен генә ярата. Рәсүл Паул Аллаһы тарафыннан рухландырылган хатында «соңгы көннәрдә» кешеләр бер-берсен түгел, ә үзләрен, акчаны һәм күңел ачуларны яратачак дип язган. Күп кешеләр «мәхәббәтсез» булачак, яки, Изге Язмаларның бер тәрҗемәсендә әйтелгәнчә, кешеләрдә «үз гаиләләренә карата ярату булмаячак» (2 Тимутегә 3:1—4). «Күпләр... бер-беренә хыянәт итәр һәм бер-берсен нәфрәт итәр... күпләрнең мәхәббәте суыныр»,— дип алдан ук әйткән Гайсә Мәсих (Маттай 24:10, 12).

3 Игътибар итегез: Гайсә һәрбер кешенең мәхәббәте суыныр дип әйтмәгән. Йәһвә лаек булган һәм таләп иткән яратуны күрсәтә торган кешеләр һәрвакыт бар һәм булачак. Йәһвәне чын күңелдән яратучылар башкаларга Йәһвә карашы белән карарга тырыша. Әмма без яратырга тиеш булган якыныбыз кем ул? Ничек без аңа ярату күрсәтергә тиеш? Бу сорауларга җавапны Изге Язмалар ярдәмендә алырбыз.

Кем минем якыным?

4. Левиләр китабының 19 нчы бүлеге буенча, кемнәргә яһүдләр ярату күрсәтергә тиеш булган?

4 Гайсә фарисейгә якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат дигән икенче мөһим әмерне әйткәндә, Исраилгә бирелгән бер махсус законны искә алган. Ул закон Левиләр 19:18 дә язылган. Шул ук бүлектә әйтелгәнчә, яһүдләр Исраил халкын да һәм башка халыкларны да үз якыннары итеп санарга тиеш булган. Левиләр 19:34 тә болай дип әйтелә: «Сезнең яныгызда яши башлаган килмешәк, сезнең өчен бу җир халкы кебек булсын; аны үзеңне яраткан кебек ярат; чөнки сез дә Мисыр җирендә килмешәк булдыгыз». Димәк, башка халык кешеләрен дә, аеруча прозелитларны, яратырга кирәк булган.

5. Ничек яһүдләр якыныңны ярат дигән сүзләрне аңлаган?

5 Әмма Гайсә көннәрендә яшәгән яһүдләрнең җитәкчеләре башкача уйлаган. Аларның кайберләре «дус» һәм «якының» дигән сүзләр нибары яһүдләргә карата гына кулланыла, ә яһүд булмаган халыклар нәфрәт ителергә тиеш дип өйрәткән. Андый өйрәтүчеләр Аллаһы хезмәтчеләре Аллаһыга хезмәт итмәүчеләргә нәфрәт белән карарга тиеш дип санаган. «Мондый өйрәтүләр аркасында,— дип әйтелә бер китапта,— нәфрәт итү гөрләп чәчәк аткан».

6. Якыннарны ярату турында әйткәндә, Гайсә нинди ике якка басым ясаган?

6 Таудагы вәгазендә Гайсә бу сорауга кагылып киткән һәм кемгә ярату күрсәтергә кирәк икәнен аңлаткан. Ул болай дигән: «Ата-бабаларга: „Якыныңны ярат, дошманыңны нәфрәт ит!“ — дип әйтелгәнне сез ишеттегез. Ә Мин сезгә әйтәм: дошманнарыгызны яратыгыз һәм сезне эзәрлекләүчеләр өчен дога кылыгыз. Шулай эшләп, сез Күктәге Атагызның балалары булуыгызны күрсәтерсез. Чөнки Аллаһы кояшын рәхимлеләр өчен дә, явызлар өчен дә чыгара һәм яңгырын гаделләргә дә, гаделсезләргә дә яудыра» (Маттай 5:43—45). Моны әйткәндә Гайсә ике якка басым ясаган. Беренчедән, Йәһвә яхшы һәм начар кешеләргә дә юмарт һәм игелекле. Икенчедән, без аның үрнәген тотарга тиеш.

7. Игелекле самареяле турындагы кинаяле хикәядән без нинди сабак алабыз?

7 Икенче бер очракта бер канунчы Гайсәдән: «Ә минем якыным кем соң?» — дип сораган. Гайсә аңа җавап итеп бер кинаяле хикәя сөйләгән. Бер яһүд юлбасарлар кулына эләккән, һәм алар аны кыйнаганнар һәм талаганнар. Бу кеше яныннан самареяле үтеп барган. Тулаем алганда яһүдләр самареялеләрне нәфрәт иткән булса да, бу самареяле шул яһүднең яраларын бәйләгән һәм аны кунак йортына алып килгән. Монда ул яралары төзелгәнче кала алган. Бу хикәядән нинди сабак алабыз? Без яратуыбызны башка раса, милләт һәм дин кешеләренә күрсәтергә тиеш (Лүк 10:25, 29, 30, 33—​37).

Ничек без якыннарыбызга ярату күрсәтә алабыз

8. Левиләр китабында, 19 нчы бүлектә, ярату күрсәтү турында нәрсә әйтелә?

8 Якыныңны ярату, Аллаһыны ярату кебек, хис кенә түгел; ул эшләр белән күрсәтелә. Безгә моны аңларга Левиләр китабының 19 нчы бүлегендә язылган башка шигырьләрне карап чыгу булышачак. Бу бүлектә Аллаһы халкына якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат дигән әмер бирелгән. Исраиллеләр фәкыйрьләргә һәм килмешәкләргә уңыш калдыкларын җыярга рөхсәт итәргә тиеш булган. Урларга, алдарга һәм ялган сөйләргә ярамаган. Исраиллеләр кешене аермыйча хөкем итәргә тиеш булган. Әмма, алар кирәк булганда шелтә бирергә тиеш булса да, аларга: «Үз йөрәгеңдә кардәшеңә дошманлык хисе саклама»,— диелгән булган. Бу һәм башка әмерләрне: «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат»,— дигән сүзләр белән белдереп булган (Левиләр 19:9—11, 15, 17, 18).

9. Ни өчен Йәһвә исраиллеләргә башка халыклардан читтә торырга кушкан?

9 Исраиллеләр башкаларга ярату күрсәтергә тиеш булса да, аларга ялган илаһларга табынучылардан читтә торырга кирәк булган. Йәһвә бозык аралашуның куркынычы һәм нәтиҗәләре турында кисәткән. Мәсәлән, исраиллеләр куып чыгарырга тиеш булган халыклар турында Йәһвә мондый әмер биргән: «Син алар белән туганлашма: аның улына үз кызыңны бирмә, һәм аның кызын үз улыңа алма. Чөнки алар улларыңны миннән читкә борачаклар һәм алар башка илаһларга хезмәт итәчәк, ул чакта сезнең өскә Ходай ачуы ялкынланып төшәчәк» (Канун 7:3, 4).

10. Без үзебезне нәрсәдән сакларга тиеш?

10 Мәсихчеләр дә үз иманнарын какшата алган кешеләр белән аралашудан үзләрен саклый (1 Көринтлеләргә 15:33). Безгә «үзегезне имансызлар белән [мәсихчеләр җыелышының өлеше булмаган кешеләр белән] бәйләмәгез» дигән кисәтү бирелгән (2 Көринтлеләргә 6:14). Мәсихчеләргә «Раббыга иман итүче» белән генә никахлашырга киңәш ителә (1 Көринтлеләргә 7:39). Әмма без Йәһвәгә хезмәт итмәгән кешеләргә түбәнсетеп карарга тиеш түгел. Мәсих гөнаһлы кешеләр өчен үлгән, һәм бер вакыт явыз эшләр кылган күп кешеләр үз тормышыларын үзгәртеп Аллаһы белән татулашканнар (Римлыларга 5:8; 1 Көринтлеләргә 6:9—​11).

11. Йәһвәгә хезмәт итмәгән кешеләргә карата ярату күрсәтер өчен иң яхшы юл нинди, һәм ни өчен?

11 Аллаһыга хезмәт итмәгән кешеләргә ярату күрсәтер өчен иң яхшы юл — бу Йәһвә үрнәген тоту. Аллаһы явызлыкны нәфрәт итсә дә, бар кешеләргә шәфкать күрсәтә: ул аларга бозык юлларын калдырып, мәңгелек тормыш алырга мөмкинлек бирә (Йәзәкил 18:23). Йәһвә «барысының да тәүбәгә килүен тели» (2 Петер 3:9). Ул «барлык кешеләрнең котылуын һәм хакыйкатьне тануга ирешүләрен тели» (1 Тимутегә 2:4). Менә ни өчен Гайсә үз шәкертләренә вәгазьләргә һәм башкаларны өйрәтергә кушкан һәм «бөтен халыклар арасыннан... шәкертләр булдырыгыз» дигән (Маттай 28:19, 20). Бу хезмәттә катнашып, без Аллаһыга һәм якыннарга, шул исәптән дошманнарыбызга да, ярату күрсәтәбез!

Кардәшләребезне ярату

12. Рәсүл Яхъя кардәшләрне ярату турында нәрсә язган?

12 Рәсүл Паул: «Җае чыкканда, һәркемгә, бигрәк тә имандашларга игелек эшлик»,— дип язган (Гәләтиялеләргә 6:10). Мәсихчеләр буларак, без имандашларыбызга — рухи кардәшләребезгә — ярату күрсәтергә тиеш. Никадәр мөһим бу ярату? Моның мөһимлеген күрсәтеп, рәсүл Яхъя болай дип язган: «Үзенең туганына нәфрәтләнүче һәркем кеше үтерүче була... Әгәр берәү: „Мин Аллаһыны яратам“,— дип әйтсә, ә үзенең имандаш туганына нәфрәтләнсә, ул — ялганчы. Чөнки үзе күргән туганын яратмаучы кеше күрмәгән Аллаһыны ярата алмый» (1 Яхъя 3:15; 4:20). Бу бик җитди сүзләр. Гайсә Мәсих «кеше үтерүче» һәм «ялганчы» дип Шайтан Иблисне атаган (Яхъя 8:44). Безне андый сүзләр белән атауларын без теләмибез!

13. Ничек без имандашларыбызга карата ярату күрсәтә алабыз?

13 Аллаһы чын мәсихчеләрне «бер-берсен яратырга өйрәткән» (1 Тессалуникәлеләргә 4:9). Без «сүз һәм тел белән түгел, бәлки эшләребез һәм хакыйкать белән яратырга» тиеш (1 Яхъя 3:18). Безнең «мәхәббәтебез саф» булырга, ягъни икейөзле булмаска тиеш (Римлыларга 12:9). Ярату безне игелекле булырга, кеше хәленә керергә, кичерергә һәм зур сабырлык күрсәтергә, көнләшмәскә, мактанмаска, тәкәбберләнмәскә һәм эгоист булмаска дәртләндерә (1 Көринтлеләргә 13:4, 5; Эфеслеләргә 4:32). Ярату безне «бер-берегезгә... хезмәт итәргә» этәрә (Гәләтиялеләргә 5:13). Гайсә үз шәкертләренә бер-берсен, үзе аларны яраткан кебек, яратырга кушкан (Яхъя 13:34). Шуңа күрә мәсихчеләр бер-берсе өчен, кирәк булса, хәтта үз гомерләрен дә бирергә әзер булырга тиеш.

14. Ничек без гаиләдә ярату күрсәтә алабыз?

14 Ярату мәсихче гаиләдә, аеруча ир белән хатын арасында, булырга тиеш. Никах бәйләнешләре ир белән хатынны бик якын иткәнен күрсәтеп, Паул: «Ирләр үз тәннәрен ничек яратсалар, хатыннарын да шулай яратырга тиеш»,— дип язган. Шуннан соң: «Хатынын яратучы — үзен ярата»,— дип өстәгән (Эфеслеләргә 5:28). Паул бу киңәшне тагын бер тапкыр Эфеслеләргә 5:33 тә кабатлый. Үз хатынын яраткан ир Малахий көннәрендә яшәгән исраиллеләр кебек булмаячак: алар үз хатыннарына тугры булмаган (Малахий 2:14). Үз хатынын яраткан ир аны кадерләячәк. Ул аны Мәсих җыелышны яраткан кебек яратачак. Ярату хатынны да үз ирен хөрмәт итәргә дәртләндерәчәк (Эфеслеләргә 5:25, 29—33).

15. Кардәшлек яратуын эшләрдә күрү кайбер кешеләрне нәрсә әйтергә һәм нәрсә эшләргә дәртләндерә?

15 Андый ярату чын мәсихчеләрнең билгесе. «Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең Минем шәкертләрем булуыгызны белерләр»,— дип әйткән Гайсә (Яхъя 13:35). «Бер-беребезне ярату» башка кешеләрне без яраткан һәм шаһитләре булып хезмәт иткән Аллаһыга җәлеп итә. Мозамбик илендә яшәүче бер гаилә мисалын карап чыгыйк. Алар Йәһвә Шаһитләре һәм болай дип язганнар: «Безнең андый хәлне күргәнебез юк иде әле. Көн уртасында каты җил исә башлады, аның артыннан коеп яңгыр һәм боз ява башлады. Җил безнең камыштан ясалган йортны җимерде һәм калай белән капланган түбәбезне алып китте. Күрше җыелыштагы кардәшләр йортыбызны яңадан торгызырга ярдәм иткәч, шаккаткан күршеләребез болай дип әйтте: „Сезнең динегез бик әйбәт. Безнең чиркәүнең беркайчан да андый ярдәм күрсәткәне юк“. Без Изге Язмаларны ачып, аларга Яхъя 13:34, 35 тәге сүзләрне күрсәттек. Хәзер күп күршеләребез Изге Язмаларны өйрәнә».

Аерым кешеләрне ярату

16. Кешеләрне, төркем буларак, ярату белән аерым кешене ярату арасында нинди аерма бар?

16 Якыннарыбызны, төркем буларак, ярату авыр түгел. Әмма аерым кешене ярату авыр булырга мөмкин. Мәсәлән, кайбер кешеләр ярдәм оешмаларына сәдака биреп якыннарын ярата. Һәм шуның белән канәгать булып яши. Чыннан да, без якыннарыбызны яратабыз дип әйтү күпкә җиңелрәк, әмма безне яратмый торган хезмәттәшне, ачу китергән күршене яки кайгыга төшереп торган дусны ярату авыррак.

17, 18. Ничек Гайсә аерым кешеләргә ярату күрсәткән, һәм ни өчен ул алай эшләгән?

17 Аерым кешеләрне яратырга без Гайсәдән өйрәнәбез. Ул Аллаһы сыйфатларын иң яхшы итеп чагылдырган. Гайсә җиргә дөнья гөнаһларын юк итәр өчен килгән булса да, ул аерым кешеләргә — авыру хатынга, махау чире беләр авырган кешегә, балага — ярату күрсәткән (Маттай 9:20—22; Марк 1:40—42; 7:26, 29, 30; Яхъя 1:29). Нәкъ шулай ук без дә якыннарыбызга яратуны үзебезнең һәр көн күргән кешеләргә карата мөнәсәбәтебез белән күрсәтәбез.

18 Әмма шунсын онытмаска кирәк: якыннарыбызны ярату Аллаһыны ярату белән бәйле. Гайсә фәкыйрьләргә ярдәм иткән, авырганнарны савыктырган һәм ачларны тукландырган, әмма ул моның барысын кешеләргә Йәһвә белән татулашырга ярдәм итәр өчен башкарган. Нәкъ шундый максат белән ул кешеләрне өйрәткән (2 Көринтлеләргә 5:19). Гайсә бар эшләрен Аллаһыга дан китерер өчен эшләгән, шул ук вакыт ул үзе яраткан Аллаһының вәкиле икәнен һәм аның сыйфатларын чагылдырырга тиеш икәнен онытмаган (1 Көринтлеләргә 10:31). Гайсәдән үрнәк алып, без дә якыннарыбызга чын ярату күрсәтә алабыз, һәм шул ук вакыт без үзебезне бу явыз кешелек дөньясынның өлеше булудан саклыйбыз.

Ничек без якыннарыбызны үзебезне яраткан кебек яратабыз?

19, 20. Ничек без якыныбызны үзебезне яраткан кебек ярата алабыз?

19 «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат»,— дип әйткән Гайсә (Маттай 22:39). Үзең турыда кайгырту һәм үз-үзеңне тиешенчә ихтирам итү — бу дөрес. Бу дөрес булмаса, Гайсәнең әмере мәгънәсез булыр иде. Үз-үзеңне тиешенчә яратуны Паул 2 Тимутегә 3:2 дә искә алган үз-үзеңне генә сөю белән бутарга кирәкми. Бу ярату — үз-үзеңне тиешенчә хөрмәт итү. Изге Язмаларның бер белгече бу яратуны болай итеп сурәтләп биргән: «Бу акыл белән үз-үзеңне ярату, һәм бу яратуның чикләре бар. Бу: „Мин иң яхшы“,— дип уйлау да түгел һәм шул ук вакыт: „Мин иң начар“,— дип тә уйлау түгел».

20 Башкаларны үзеңне яраткан кебек ярату — бу башкаларга син үзеңә теләгән караш белән карау һәм аларга үзеңә теләгән мөнәсәбәт күрсәтү. «Кешеләрнең сезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез»,— дигән Гайсә (Маттай 7:12). Игътибар итегез: Гайсә безгә башкаларның үткәндә безнең хакка эшләгәннәрен искә төшереп аларга шуны ук эшләгез дип әйтмәгән, юк. Без үзебезгә нәрсә эшләүләрен теләсәк, башкаларга да шуны эшләргә тиеш. Шулай ук шунсына да игътибар итегез: Гайсә моны дусларга һәм кардәшләргә эшләгез дип әйтмәгән. Ул «кешеләргә» дип әйткән, күрәсең, шуның белән аның андый эшләрне без һәрбер кешегә эшләргә тиеш дип әйтәсе килгән.

21. Башкаларны яратып, без нәрсә күрсәтәбез?

21 Якыннарыбызны ярату безне явыз эшләрдән саклаячак. Рәсүл Паул болай дип язган: «„Зина кылма“, „кеше үтермә“, „урлама“, „хирыслык кылма“, „башка берәүнекенә нәфесеңне сузма“ дигән һәм барлык башка әмерләр, кыскача бер сүз белән әйткәндә, „якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат“ дигән сүзләр белән аңлатыла. Мәхәббәт башка кешегә явызлык китерми» (Римлыларга 13:9, 10). Ярату безне башкаларга яхшылык эшләр өчен юллар эзләргә дәртләндерә. Без, кешеләрне яратып, бу кешеләрне үзенә охшаш итеп барлыкка китергән Йәһвә Аллаһыны да яратканыбызны күрсәтәбез (Яратылыш 1:26).

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Кемгә без ярату күрсәтергә тиеш, һәм ни өчен?

• Ничек без Йәһвәгә хезмәт итмәгән кешеләргә ярату күрсәтә алабыз?

• Без кардәшләребезгә күрсәтергә тиеш ярату Изге Язмарда ничек сурәтләнә?

• Ничек без якыныбызны үзебезне яраткан кебек ярата алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[26 биттәге иллюстрация]

«Кем минем якыным?»

[27 биттәге иллюстрация]

Гайсә аерым кешеләрне дә яраткан