ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРГӘ АҢЛАТМА
Римлыларга 12:2: «Акылыгызны яңарту аша үзегезне үзгәртә барыгыз»
«Бу дөнья төзелешенең гадәтләре буенча бүтән эш итмәгез, ә акылыгызны яңарту аша үзегезне үзгәртә барыгыз. Шул чакта сез Аллаһының яхшы, аңа яраклы һәм камил ихтыяры нәрсәдән гыйбарәт икәнен тикшереп белерсез» (Римлыларга 12:2, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).
«Бу дөнья гадәтләренә буйсынып, алар буенча гамәл кылмагыз, моның урынына, зиһенегезне яңартып үзгәрегез. Шуның белән Аллаһының ихтыярын — нәрсәнең яхшы, Аңа яраклы һәм камил икәнен — аныклый алырсыз» (Римлыларга 12:2, Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсе).
Римлыларга 12:2 нең мәгънәсе
Аллаһының хуплавына ирешер өчен, безгә начар тәэсирдән саклану гына түгел, ә шулай ук шәхесебезне үзгәртү мөһим. Аллаһы беркемне үзгәрергә мәҗбүр итми. Аллаһыны ярату һәм аның таләпләрен дөрес, акыллы һәм файдалы дип тану кешене үзгәрергә дәртләндерә (Ишагыя 48:17).
«Бу дөнья төзелешенең гадәтләре буенча бүтән эш итмәгез». «Бу дөнья төзелеше» — үз нормалары, эшләре һәм гадәтләре булган кешелек җәмгыяте — Аллаһының фикер йөртү рәвешен чагылдырмый (1 Яхъя 2:15—17). Даими йогынты ясап, бу җәмгыять кешеләрнең тәртибен һәм шәхесләрен формалаштыра. Аллаһы гыйбадәтебезне кабул итсен өчен, безгә бу дөньяның тәэсиренә каршы торырга кирәк. Каршы тормасак, бездә Аллаһыга яраклы булмаган сыйфатлар һәм зыянлы гадәтләр үсәчәк (Эфеслеләргә 2:1—3; 4:17—19).
«Акылыгызны яңарту аша үзегезне үзгәртә барыгыз». Кеше үз фикер йөртүен дә, үз хисләрен дә үзгәртергә тиеш. Шундый зур үзгәрешне грек теленнән тәрҗемә ителгән «үзгәртә бару» дигән сүз күрсәтә. Бу грек сүзе шулай ук кортның күбәләккә әйләнгәнен тасвирлар өчен кулланыла. Аллаһыга гыйбадәт кылучы кеше «яңа шәхес» булып китәргә тиеш (Эфеслеләргә 4:23, 24; Көләсәйлеләргә 3:9, 10).
«Аллаһының яхшы, аңа яраклы һәм камил ихтыяры нәрсәдән гыйбарәт икәнен тикшереп белерсез». Аллаһы үз хезмәтчеләреннән ышанган нәрсәләренә тулысынча инанган булуларын көтә. Моның өчен Изге Язмаларны өйрәнергә, белгәннәрне кулланырга һәм Аллаһы нормаларының файдасын татырга кирәк. Шулай эшләп, без Аллаһы күрсәткән юл иң яхшы икәненә инана алабыз (Зәбур 34:8).
Римлыларга 12:2 нең контексты
Римлыларга язылган хатның 12 нче бүлегендә Аллаһыга яраклы гыйбадәтнең нәрсә икәнлеге аңлатыла. Андый гыйбадәт тормышның бар өлкәләренә тәэсир итә һәм сукырларча иман итеп я эмоцияләргә бирелеп түгел, ә «акылны кулланып» эш итәргә дәртләндерә (Римлыларга 12:1, 3). Бу бүлектә мондый сораулар буенча гамәли киңәшләр бирелә: ничек рухи сыйфатларны үстерергә? ничек башка кешеләр белән мөгамәлә итәргә? безгә кемдер каршылык күрсәткәндә, нәрсә эшләргә? (Римлыларга 12:9—21)