Аллаһыны күргән кеше бармы?
Изге Язмалар нигезендә җавап
Бер кешенең дә Аллаһыны турыдан-туры күргәне булмаган (Чыгыш 33:20; Яхъя 1:18; 1 Яхъя 4:12). Изге Язмаларда «Аллаһы — Рух ул» диелә, рух — күзгә күренми торган яшәү төре (Яхъя 4:24; 1 Тимутигә 1:17).
Ләкин фәрештәләр, рухи затлар булганга, Аллаһыны күрә ала (Маттай 18:10). Өстәвенә, кайбер үлгән кешеләр рухи тәндә күктә яшәр өчен терелтеләчәк һәм шунда Аллаһыны күрә алачак (Филипиялеләргә 3:20, 21; 1 Яхъя 3:2).
Аллаһыны ничек «күреп була»?
Изге Язмаларда еш кына образлы күрү сәләте турында әйтелә (Ишагыйя 6:10; Иремия 5:21; Яхъя 9:39—41). Кеше, Аллаһыны белер өчен һәм аның сыйфатларын аңлар өчен, иманы ярдәмендә Аллаһыны «күңел күзләре» белән күрә ала (Эфеслеләргә 1:18). Изге Язмаларда андый иманны үстерергә булышучы адымнар турында әйтелә.
Аллаһының иҗади эшләре аша аның сыйфатлары, мәсәлән яратуы һәм юмартлыгы, шулай ук зирәклеге һәм кодрәте турында белергә тырышыгыз (Римлыларга 1:20). Аллаһы үз эшләрен тугры Әюбнең исенә төшергәннән соң, Әюб Аллаһыны үз күзләре белән күргәндәй булган (Әюб 42:5).
Аллаһы турында белемне Изге Язмаларны өйрәнеп алыгыз. Изге Язмаларда Аллаһыны «эзләсәң, ул үзен табарга бирәчәк» дип әйтелә (1 Елъязма 28:9; Зәбур 119:2; Яхъя 17:3).
Аллаһы турында, Гайсәнең тормышы турында күбрәк белергә тырышып белем алыгыз. Гайсә, үз атасы Йәһвә Аллаһының бөтен сыйфатларын камил рәвештә чагылдырганга: «Мине күргән кеше Атаны да күргән була»,— дигән (Яхъя 14:9).
Аллаһы хуплаган тормыш алып барыгыз һәм аның сезнең үзегезгә башкарганнарын күрергә тырышыгыз. Гайсә: «Саф күңеллеләр бәхетле, чөнки алар Аллаһыны күрәчәкләр»,— дигән. Мәкалә башында инде әйтелгәнчә, Аллаһы кайбер кешеләрне күктә яшәр өчен терелтәчәк һәм шулай итеп алар күктә «Аллаһыны күрәчәк» (Маттай 5:8; Зәбур 11:7).
Муса, Ибраһим һәм башкалар Аллаһыны әллә күрмәгәнме?
Кайбер очракларда кешеләр Аллаһыны турыдан-туры күргән кебек тоела. Әмма Изге Язмаларның контекстына игътибар итсәк, шуны күрербез: Аллаһы исеменнән я фәрештә эш алып барган я кешеләр аны күренештә күргән.
Фәрештәләр.
Борынгы заманнарда Аллаһы үз вәкилләре итеп фәрештәләрне җибәргән. Алар кешеләргә күренгән һәм Аллаһы исеменнән сөйләгән (Зәбур 103:20). Мәсәлән, Аллаһы бер тапкыр янып торган куактан Муса белән сөйләшкән, һәм Изге Язмаларда «Муса, Аллаһыга карарга куркып, йөзен качырды» диелә (Чыгыш 3:4, 6). Контекстта Муса «Йәһвәнең фәрештәсен» күргән дип әйтелсә дә, ул Аллаһыны турыдан-туры күрмәгән (Чыгыш 3:2).
Мәсәлән, Изге Язмаларда Аллаһы «Муса белән... йөзгә-йөз карап» сөйләште диелгән. Бу шуны күрсәтә: Аллаһы Муса белән ачыктан-ачык сөйләшкән (Чыгыш 4:10, 11; 33:11). Муса чынлыкта Аллаһының йөзен күрмәгән, чөнки Аллаһыдан хәбәр аңа «фәрештәләр аша... тапшырылган» булган (Гәләтиялеләргә 3:19; Рәсүлләр 7:53). Шулай да Мусаның Аллаһыга иман итүе шулкадәр нык булган ки, Изге Язмаларда аның турында ул «күзгә күренми торган Аллаһыны күреп торгандай» булган диелә (Еврейләргә 11:27).
Аллаһы Ибраһим белән дә, Муса белән дә фәрештәләр аша сөйләшкән. Әлбәттә, Изге Язмаларны өстән-өстән генә укыганда, Ибраһим турыдан-туры Аллаһыны күргән дигән фикер туарга мөмкин (Яратылыш 18:1, 33). Әмма контекст күрсәткәнчә, Ибраһим янына килгән «өч ир» чынлыкта Аллаһы җибәргән фәрештәләр булган. Ибраһим аларны Аллаһының вәкилләре итеп таныган һәм алар белән Йәһвә белән турыдан-туры сөйләшкәндәй сөйләшкән (Яратылыш 18:2, 3, 22, 32; 19:1).
Күренешләр.
Аллаһы кешеләргә күренешләр аша күренгән, ягъни кешеләр аны күңел күзләре белән күргән. Мәсәлән, Изге Язмаларда Муса һәм башка исраиллеләр «Исраил Аллаһысын күрде» дип әйтелсә дә, чынында алар «күренештә Аллаһыны» күргәннәр (Чыгыш 24:9—11). Изге Язмаларда кайвакыт пәйгамбәрләр «Йәһвәне күрделәр» дип әйтелә, шул очракларда да бу күренеш кенә булган (Ишагыйя 6:1; Данил 7:9; Амос 9:1). Һәрбер очракта, контекст шуны күрсәтә: аларга Аллаһы турыдан-туры түгел, ә күренеш аша күрсәтелгән (Ишагыйя 1:1; Данил 7:2; Амос 1:1).