Төп мәгълуматка күчү

Изге Язмаларда дуслык турында нәрсә әйтелә?

Изге Язмаларда дуслык турында нәрсә әйтелә?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Дуслар ярдәмендә тормышыбыз бәхетлерәк һәм уңышлырак була ала. Яхшы дуслар бер-берсенә яхшырырга булыша һәм бер-берсенә таяныч булып тора (Гыйбрәтле сүзләр 27:17).

 Ләкин Изге Язмаларда шуңа басым ясала: дусларны сайлаганда акыл белән эш итәргә кирәк. Начар дус тормышыбызны бозарга мөмкин (Гыйбрәтле сүзләр 13:20; 1 Көринтлеләргә 15:33). Андый дуслар аркасында кеше дөрес булмаган карарлар кабул итәргә я үз яхшы сыйфатларын югалтырга мөмкин.

Бу мәкаләдә

 Яхшы дус нинди була?

 Изге Язмалар буенча, яхшы дусларны бер үк хобби һәм бер үк шөгель генә түгел, ә күпкә тирәнрәк нәрсәләр берләштерә. Зәбур 119:63 тә болай диелә: «Сине a тирән хөрмәт итүчеләрнең, боерыкларыңны үтәп яшәүчеләрнең һәммәсенә дус мин». Бу сүзләрне язган кеше дусларны сайлаганда үзенә мондый сораулар биргән: Булачак дусты Аллаһыны рәнҗетергә куркамы? Ул Аллаһының нормалары буенча яшәргә телиме?

 Изге Язмаларда яхшы дусларны аерып торучы кайбер сыйфатлар китерелә. Мәсәлән:

  •   «Чын дусның яратуы һичкайчан сүрелми, бәхетсезлеккә очраганда аңа кардәшеңә таянгандай таянып була» (Гыйбрәтле сүзләр 17:17).

  •   «Кайбер иптәшләр бер-берсен ботарлап ташларга әзер, әмма бертуганнан да якынрак дус була» (Гыйбрәтле сүзләр 18:24).

 Шулай итеп, чын дусны тугрылык, ярату, игелек һәм юмартлык аерып тора. Чын дуска авырлыклар туганда таянып була һәм ул ярдәмгә килергә әзер. Без начар юлдан китсәк я берәр акылсыз адым ясарга җыенсак, чын дусның безгә моның турында әйтергә батырлыгы җитәр (Гыйбрәтле сүзләр 27:6, 9).

 Изге Язмаларда дусларның нинди мисаллары китерелә?

 Изге Язмаларда китерелгән дуслар төрле яшьтә булган, төрле культурада тәрбияләнгән һәм, хакимлек турында әйткәндә дә, алар төрле урыннарда утырган. Андый дуслыкның өчесен карап чыгыйк.

  •   Рут белән Нагомия. Рут исемле кыз Нагомиянең килене булган, шуңа күрә, яшь турында әйткәндә, алар шактый гына аерылып торган. Рутның культурасы да, иле дә Нагомиянекеннән аерылып торган. Шулай да алар якын дуслар булып киткән (Рут 1:16).

  •   Давыт белән Йонафан. Йонафан, күрәсең, Давыттан 30 яшькә олырак булган. Андый аерма булса да, Изге Язмаларда: «Йонафан Давытның җан дусты булып китте», — дип әйтелә (1 Ишмуил 18:1).

  •   Гайсә һәм аның рәсүлләре. Гайсә үз рәсүлләренең остазы һәм хуҗасы булган, шуңа күрә аның алар өстеннән ниндидер дәрәҗәдә хакимлеге булган дип әйтеп була (Яхъя 13:13). Әмма ул алар үзенә дус булырга лаек түгел дип санамаган. Гайсә үз тәгълиматларын тотучылар белән якын мөнәсәбәтләр булдыра. Ул болай дигән: «Мин сезне дусларым дип атыйм, чөнки сезгә Атамнан ишеткәннәрнең һәммәсен билгеле иттем» (Яхъя 15:14, 15).

 Кеше Аллаһы дусты була аламы?

 Әйе, кеше Аллаһы дусты була ала. Изге Язмаларда Аллаһы турында болай диелә: «Намуслылар — аның якын дуслары» (Гыйбрәтле сүзләр 3:32). Димәк, Аллаһы үзенә дус итеп, тәртипле, намуслы һәм хөрмәткә лаек кешеләрне сайлый. Алар аның нормалары буенча яшәргә тырыша. Мәсәлән, тугры Ибраһим Изге Язмаларда Аллаһының дусты дип атала (2 Елъязма 20:7; Ишагыя 41:8; Ягъкуб 2:23).

a Бу мәдхиянең контексты буенча «сине» дигән сүз Аллаһыга карый.