ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ
Игътибарны тупларга ничек өйрәнергә?
Ни өчен мин игътибарны туплый алмыйм?
«Хәзер мин элеккеге кебек күп укый алмыйм. Миңа хәтта озын абзацларны да уку авыр» (Илана).
«Әгәр дә видео әкрен сөйләсә, мин аның тизлеген арттырып карыйм» (Миранда).
«Хәтта мөһим эш белән шөгыльләнгәндә дә, телефоныма хәбәрләр килсә, мин инде шуның турында гына уйлыйм: „Кем миңа язган икән?“» (Джейн)
Электрон җайланмалар игътибарны тупларга комачаулый аламы? Кайберәүләр «әйе» дип әйтә. «Интернетны күбрәк кулланган саен, без үз миебезне... мәгълүматны тиз, әмма игътибарны тупламыйча үзләштерергә өйрәтәбез»,— дип яза менеджмент буенча консультант Николас Кар a.
Электрон җайланмалар нинди очракларда игътибарыңны читкә юнәлтә ала? Өч мисалны карап чыгыйк.
Сөйләшкәндә. «Кешеләр, хәтта икәүдән-икәү генә сөйләшкәндә дә, телефоннарында хәбәрләр яза, уеннар уйный, социаль челтәрләрне карый һәм бер-берсенә тулы игътибар бирми»,— дип әйтә Мария исемле кыз.
Мәктәптә. «Күпчелек укучылар дәресләр вакытында электрон җайланмаларында хәбәрләр яза, интернетны карый һәм дәрес белән бәйле булмаган мәгълүматны укый»,— дип әйтелә бер китапта («Digital Kids»).
Дәресләр әзерләгәндә. «Минем өчен иң авыры — телефоным бызылдаганда, аңа карамау»,— дип әйтә 22 яшьлек Крис. Мәктәптә укысаң, электрон җайланмаң аркасында бер сәгатьлек өй эшен ясауга синең өч я күбрәк сәгать вакытың китәргә мөмкин.
Нәтиҗә. Электрон җайланмаларга үзең белән идарә итәргә юл куйсаң, сиңа игътибарны туплау авыр булыр.
Мин нәрсә эшли алам?
Сөйләшкәндә. Изге Язмаларда болай диелә: «Үзегез турында гына түгел, ә башкалар турында да уйлап яшәгез» (Филипиялеләргә 2:4). Кешене игътибар белән тыңлап, аның белән кызыксынуыңны күрсәт. Кеше күзенә кара; гаджетларың игътибарыңны алмасын.
«Кеше белән сөйләшкәндә, телефоныңны тикшерү теләген кире как. Кешене бар игътибарың белән тыңлап, аңа карата хөрмәт күрсәт» (Томас).
КИҢӘШ. Кеше белән сөйләшкәндә, телефоның күз алдында булмасын. Тикшерүчеләр әйтүенчә, телефонның якында булуы гына инде игътибарыңны читкә юнәлтә ала.
Мәктәптә. Изге Язмаларда болай диелә: «Ничек тыңлавыгызга игътибар итегез» (Лүк 8:18). Бу принципны истә тотып, дәресләр вакытында телефонга килгән хәбәрләрне тикшермә, уеннар уйнама һәм башкалар белән язышма.
«Дәресләр вакытында бик игътибарлы булырга тырыш. Укытучы әйткәнне язып бар. Игътибарың читкә юнәлмәсен өчен, мөмкин булса, алгы рәтләргә утыр» (Карен).
КИҢӘШ. Язуларны электрон рәвештә түгел, ә кәгазьдә яса. Тикшерәүләр күрсәткәнчә, бу сиңа игътибарны читкә юнәлтмәскә һәм күбрәкне истә калдырырга булышыр.
Дәресләр әзерләгәндә. Изге Язмаларда болай диелә: «Зирәклеккә иреш, төшенүчәнлеккә омтыл» (Гыйбрәтле сүзләр 4:5). Моның өчен мәгълүматны өстен-өстен генә карау җитми, тирән уйлану мөһим.
«Дәресләр әзерләгәндә, мин үз планшетымны самолет режимына куям һәм бар игътибарны эшкә туплыйм. Мин килгән хәбәрләрне карамыйм. Нәрсәнедер истә калдырырга кирәк булса, мин моны язып куям» (Крис).
КИҢӘШ. Син дәресләр әзерләгән урында тәртип булсын һәм кирәкмәгән нәрсәләр булмасын.
a «The Shallows—What the Internet Is Doing to Our Brains» китабыннан.