ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ
Миңа спорт турында нәрсә белергә кирәк?
Спорт сиңа я файда, я зыян китерә ала. Бу нинди уен сайлаганың, ничек итеп уйнаганың һәм күпме уйнаганыңнан тора.
Спортның файдасы нинди?
Спорт белән шөгыльләнү сәламәтлегеңә файда китерә ала. Изге Язмаларда, «тән өчен күнегүләрнең файдасы» ниндидер дәрәҗәдә бар, дип языла (1 Тимутигә 4:8). «Спорт белән шөгыльләнеп, син физик яктан актив булып кала аласың,— дип әйтә Райан исемле егет.— Өйдә ятып, видеоуеннар уйнауга караганда, спорт белән шөгыльләнү яхшырак».
Спорт сине хезмәттәшлеккә һәм дисциплинага өйрәтә ала. Изге Язмаларда спорт төре белән бер мисал китерелә. Анда болай диелә: «Йөгерештә катнашучыларның барысы да йөгерә, әмма бүләкне берсе генә ала». Аннары болай дип өстәлә: «Ярышучыларның һәрберсе, шулай ук, һәрьяктан тотнаклылык күрсәтә» (1 Көринтлеләргә 9:24, 25). Бу сүзләр нәрсәне күрсәтә? Берәр уенның кагыйдәләре буенча уйнар өчен, тотнаклылык һәм башкалар белән хезмәттәшлек итәргә кирәк. Абигейл исемле яшүсмер моның белән ризалаша. Ул болай ди: «Спорт мине башкалар белән хезмәттәшлек итәргә һәм аралашырга өйрәтте».
Спорт белән шөгыльләнеп, дуслар табып була. Уйнаганда, кешеләр бергә вакыт үткәрә. «Бар уеннарда да диярлек ярышу рухы бар,— дип әйтә Джордан исемле егет.— Әмма уен синең өчен күңелле вакыт үткәрү булса, спорт уеннары дуслар белән аралашырга мөмкинлек бирер».
Куркыныч яклары нинди?
Нинди уен уйныйсың? Изге Язмаларда: «Йәһвә тәкъваны да, явызны да күзәтә. Җәбер-золым яратучы һәркемне ул нәфрәт итә»,— дип әйтелә (Зәбур 11:5).
Кайбер спорт төрләрендә кеше үзен мәрхәмәтсез тотарга тиеш. Мәсәлән, Лорен исемле яшь хатын-кыз болай ди: «Боксның төп максаты — көндәшне кыйнау. Мәсихчеләр буларак, без сугышмыйбыз, алайса, башкаларның бер-берсен кыйнаулары безнең өчен ничек күңел ачу була ала соң?»
Уйлан: бу уен аркасында мин мәрхәмәтсез булып китмәм дип акланып, җәбер-золым тулы уеннар уйнаганың я караганың булдымы? Булса, Мәдхия 11:5 тә язылганны исеңдә тот. Анда, Йәһвә җәбер-золым кылган кешеләрне генә түгел, ә «җәбер-золым яратучы һәркемне» нәфрәт итә, диелә.
Син ничек уйныйсың? Изге Язмаларда болай диелә: «Тартышмагыз һәм һавалы булмагыз, киресенчә, басынкы булып, башкаларны үзегездән өстен күрегез» (Филипиялеләргә 2:3).
Әлбәттә, берничә команда уйнаган һәр уенда ниндидер дәрәҗәдә ярышу рухы бар. Ләкин «мин һәрхәлдә җиңәргә тиеш» дигән рух уеныңның кызыгын урлар гына. «Ярышу рухы сине тиз биләп алырга мөмкин.— дип әйтә Брайан исемле яшүсмер.— Спортта уңышлырак булган саен, сиңа күбрәк басынкылык сыйфатын үстерергә кирәк булыр».
Уйлан: Крис исемле егет болай ди: «Без һәр атна футбол уйныйбыз. Кайчак җәрәхәтләнүләр булгалый». Шуңа күрә үзеңә мондый сораулар бир: «Җәрәхәтләнү очраклары ни сәбәпле була? Аларны булдырмас өчен, мин нәрсә эшли алам?»
Уйнауга никадәр күп вакыт бүлеп куясың? Изге Язмаларда: «Нәрсә мөһимрәк, шуны аера бел[егез]»,— дип әйтелә (Филипиялеләргә 1:10).
Сиңа үзең өчен нәрсә мөһимрәк икәнен билгеләргә кирәк. Рухи эшләр беренче урында торырга тиеш. Уеннарның күбесе — син үзең уйныйсыңмы я карыйсың гынамы — берничә сәгать дәвамында бара ала. Дарья исемле яшь хатын-кыз болай дип әйтә: «Әнием белән бәхәсләр куба иде. Ул, син бик күп вакыт телевизор карыйсың, дия иде. Асылда, бу вакытны мин файдалырак нәрсәләргә багышлый алыр идем».
Уйлан: әти-әниең сиңа нинди эшләр мөһимрәк икәнен аңлатканда, син аларны тыңлыйсыңмы? Трина исемле яшь хатын-кыз болай ди: «Без апа-сеңелләрем, абый-энекәшләрем белән спорт уеннарын чиктән тыш күп караганда һәм вазифаларыбызны үтәмәгәндә, әни болай дип аңлата иде: „Син бу уенны карыйсыңмы, юкмы, спортчылар үз акчаларын ала. Ә сиңа кем түләр?“ Әниемнең шуны әйтәсе килгән иде: спортчыларның инде эшләре бар. Әмма без, өй эшләребезне әзерләмәсәк һәм үз вазифаларыбызны үтәмәсәк, киләчәктә үзебезне кайгырта алмабыз. Әни әйткәнчә, спорт уеннарын уйнау я карау тормышыбызда иң мөһим эш булырга тиеш түгел».