ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ
Нинди музыканы тыңлавым мөһимме?
«Иртән торып, көнгә әзерләнгәндә, мин музыканы тыңлыйм. Машинага утырганда, мин музыканы кабызам. Өйдә ял иткәндә, җыештырганда, хәтта укыганда — һәрвакыт та музыка уйный. Мин гел музыка тыңлыйм» (Карла).
Син дә Карла кебек музыканы яратасыңмы? Бу мәкалә сиңа музыканың уңай якларын һәм тозакларын күрергә, шулай ук аны акыллы сайларга ярдәм итәр.
Уңай яклар
Музыка — ризык кебек. Ашаганда, без нәрсә һәм күпме ашарга икәнен уйлыйбыз. Музыка белән дә шулай ук. Аның уңай якларына игътибар ит:
Музыка кәефеңне яхшырта ала.
«Көн әллә ни яхшы булмаса, мин яраткан җырларымны кабызам. Бу миңа шунда ук булыша» (Марк).
Музыка сиңа үткәнне исеңә төшерергә мөмкин.
«Еш кына теге я бу җыр йөрәгемә кадерле булган вакыйгаларны исемә төшерә. Бу җырны ишеткәндә, миңа күңеллерәк булып китә» (Шейла).
Музыка берләштерә.
«Мин Йәһвә Шаһитләренең халыкара конгрессында булдым. Бар кешеләр дә соңгы җырны җырлый башлагач, күзләремнән яшьләр ага башлады. Төрле телләрдә сөйләшсәк тә, музыка безне берләштерә» (Тамми).
Музыка сиңа яхшы сыйфатлар үстерергә булышырга мөмкин.
«Музыкаль коралларда уйнарга өйрәнгәндә, җыйнак һәм түземле булырга өйрәнәсең. Бу эштә тиз генә оста булып китә алмыйсың. Практика ярдәмендә генә уңышларга ирешеп була» (Анна).
Син белә идеңме? Изге Язмаларның иң зур китабы — Зәбур — 150 җырдан тора.
Тозаклар
Бозылган ризык агулы булган кебек, кайбер музыка да зыянлы була ала. Ни өчен икәнен карап чыгыйк.
Күп кенә җырларда җенси әхлаксызлык чагыла.
«Бар популяр җырлар — җенси мөнәсәбәтләр турында кебек тоела. Җырчылар моны яшерергә хәтта тырышмый» (Ханна).
Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Изгеләргә хас булганча, арагызда фахишәлек, һичнинди нәҗеслек һәм комсызлык хәтта искә дә алынмасын» (Эфеслеләргә 5:3). Үзеңә мондый сорау бир: «Тыңлаган музыкам миңа бу киңәш буенча эш итәргә комачауламыймы?»
Кайбер җырлар аркасында синең кайгылы хисләр туарга мөмкин.
«Кайвакыт мин төнлә музыканы тыңлыйм һәм төшенкелеккә биреләм. Моңсу музыка начар фикерләр тудыра ала» (Тамми).
Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Барыннан да бигрәк йөрәгеңне сакла» (Гыйбрәтле сүзләр 4:23). Үзеңә мондый сорау бир: «Мин тыңлаган музыка миндә тискәре уйлар тудырмыймы?»
Музыканың кайбер төрләре синдә ачу хисләрен тудырырга мөмкин.
«Ачу, үз-үзеңә һәм башкаларга карата нәфрәт хисләрен уята торган музыка минем өчен куркыныч. Ул миңа үзем сизмәстән тәэсир итә. Мин, андый музыканы тыңлаганнан соң, кәефемнең үзгәргәненә игътибар иткән идем. Гаиләм дә моңа игътибар иткән иде» (Джон).
Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Сез боларның һәммәсеннән: ярсудан, ачудан, яманлыктан, яман теллелектән арынырга тиеш, әдәпсез сүзләр авызыгыздан чыкмасын» (Көләсәйлеләргә 3:8). Үзеңә мондый сорау бир: «Мин тыңлаган музыка аркасында агрессив һәм тупас булып китмимме?»
Нинди нәтиҗә ясап була? Сайлаучан булырга кирәк. Джули исемле яшүсмер моны эшләргә тырыша да. «Мин үз музыкамны һәрвакыт тикшереп торам һәм урынсыз булганны алып куям,— дип әйтә ул.— Бу һәрвакыт җиңел дип әйтмәс идем, ләкин шулай эшләү — дөрес икәнен аңлыйм».
Тара исемле хатын-кыз шулай ук эшли. Ул болай ди: «Кайчак радиода ритмик җыр яңгырый. Ләкин аның сүзләрен ишеткәч, мин башка радиодулкынны сайларга кирәк икәнен аңлыйм. Әйтик, сиңа дарчин белән тәмләтелгән булканы тешләп, аны ташларга кирәк, ди. Бу җиңел түгел. Нәкъ шулай ук кызыклы җырны ишеткәннән соң, аны юк итү авыр! Ләкин җенси мөнәсәбәтләр турындагы җырдан баш тарта алсам, никахка керер алдыннан җенси мөнәсәбәтләрдән дә баш тарта алырмын. Музыка миңа тәэсир итми дип уйлыйсым килми».