ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ
Миңа ничек ябыгырга?
Миңа чыннан да ябыгырга кирәкме?
Кайбер яшүсмерләр ябыгырга телим дип әйтә. Әмма...
Күпчелек сәламәтлек турында түгел, ә тышкы кыяфәт турында гына борчыла. Кемдер тырышлыклар куймыйча, тиз генә ябыгыр өчен, я ашаудан баш тарта, я махсус чыгарылган дарулар эчә башлый. Ләкин бу яхшы нәтиҗәгә китермәскә мөмкин, ә кайчакта хәтта куркыныч та.
«Кайчак кызлар теләгән нәтиҗәләренә тизрәк ирешер өчен, үзләрен ашамыйча җәфалый. Ләкин шулай эшләп, алар үзләренә зыян гына китерә, ә аннары сәламәтләнер өчен, бик күп вакыт сарыф ителә» (Хейли).
Күпчелек үз авырлыклары аркасында юкка гына борчыла. Аларның авырлыклары нормаль булса да, үзләрен яшьтәшләре белән я ябык модельләр белән чагыштырып, үзләрен таза дип саный.
«Миңа 13 яшь булганда, мин үземне дусларым белән чагыштыра идем һәм, аларга охшасам — чыра кебек ябык булсам — дусларым мине күбрәк яратыр дип уйлый идем» (Паола).
Әмма кайбер яшь егетләр һәм кызлар ябыксалар, яхшырак булыр иде. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының отчетында менә нәрсә әйтелгән:
Бөтендөнья буенча 5 яшьтән алып 19 яшькә кадәр 340 миллион баланың һәм яшүсмернең авырлыгы нормадан күбрәк.
1975 елда артык авырлык 5—19 яшьтәгеләр арасында нибары 4 процент кына тәшкил иткән, ә 2016 елга бу күрсәткеч 16 процентка арткан.
Кайбер илләрдә артык ябык кешеләргә караганда, артык симез кешеләр күбрәк.
Симерү шулай ук экономик яктан артта калган илләрдә дә, хәтта начар тукланган гаиләләрдә дә, киң таралган.
Ничек дөрес итеп ябыгырга?
Син нинди ысулны сайлар идең?
Бик әз ашарга.
Күнегүләр ясарга һәм дөрес тукланырга.
Ябыгыр өчен махсус дарулар эчәргә.
Дөрес җавап: 2 нче вариант, ягъни күнегүләр ясарга һәм дөрес тукланырга.
Бәлки, әз ашау һәм кайбер ризыклардан баш тарту тиз нәтиҗәләргә китерер дә, әмма алай эш итеп, сәламәтлеккә зыян китерүең бар. Шулай ук яңадан элеккечә ашый башласаң, килограммнар яңадан кайтачак.
Икенче яктан, әгәр син сәламәтлегеңне ныгытыр өчен максат куйсаң, синең хәлең дә яхшырыр һәм тышкы кыяфәтең дә. Майкл Бредли исемле психолог мондый киңәш бирә: «Кирәкле нәтиҗәләргә ирешеп, аны саклар өчен иң яхшы ысул: үз гадәтләреңне аннары гомерең буе кулланырлык итеп үзгәртү». a Шуңа күрә, ябыгырга теләсәң, нинди диетега утырыга икән дип уйламаска, ә тормыш рәвешен ничек үзгәртергә икәне турында уйланырга кирәк.
План
Изге Язмалар «гадәтләрдә тыйнак», шулай ук ашауда да тыйнак булырга чакыра (1 Тимутигә 3:11). Артык ашаудан да кисәтә (Гыйбрәтле сүзләр 23:20; Лүк 21:34). Шуңа күрә сәламәт яшәү рәвеше алып барыр өчен, киләсе киңәшләр буенча эш итеп кара:
Ничек дөрес тукланырга икәне турында белеш.
Фанатизмга бирелмичә, дөрес туклану принципларының нигезләре белән таныш. Бу сиңа рационыңны дөресләргә ярдәм итәчәк. Дөрес туклану гадәте — авырлыгыңны нормада саклар өчен иң яхшы ысул дип әйтеп була.
Регуляр рәвештә күнегүләр яса.
Көне буена күбрәк хәрәкәт итәр өчен нәрсә эшли алганың турында уйлан. Мәсәлән, лифт белән кулланмыйча, баскычтан җәяү йөре. Я видеоуеннар уйнар урынына ярты сәгатеңне саф һавада йөрүгә алыштыр.
Зыянлы ризыкны файдалыга алмаштыр.
«Үзем белән һәрвакыт берәр файдалы ризык алам, мәсәлән җиләк-җимеш я яшелчә, — дип уртаклаша София. — Шуңа күрә зыянлы ризыкны бик сирәк ашыйм».
Ашыкмыйча аша.
Кайбер кешеләр шулкадәр тиз ашый, хәтта организмнарының җитте дигәнен «ишетмиләр» дә. Шуңа күрә барысын да тиз генә йотарга ашыкма. Өстәмә ризык алыр алдыннан пауза яса. Һәм шунда син, бәлки, тукланганыңны аңларсың.
Калорияләрне күзәтеп бар.
Ризыкта никадәр калория барлыгын белер өчен, аның составын кара. Сүз уңаеннан, газлы сулар, фаст-фуд һәм десертлар бик калорияле, алар бик тиз симертә.
Чамасын бел.
16 яшьлек Сара болай дип сөйли: «Бервакыт мин калорияләр санауга шулкадәр бирелдем, тәлинкәгә карап, мин бары тик саннар гына күрә идем!» «Калорияләр санаучыга» әйләнмә. Кайчак үзеңне сыйлап та ал.
Киңәш: авырлыгың борчыса, табибың белән киңәшләш. Сәламәтлегеңне белгәнгә һәс син үзеңне формада тота алсын өчен, ул сиңа тормыш рәвешеңдә нәрсәне үзгәртә аласың икәнен әйтер.
a «Когда подростки сводят с ума» дигән китаптан (When Things Get Crazy With Your Teen).