ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ
Җенси яктан өлгергәндә туган авырлыкларны мин ничек җиңә алам?
«Җенси яктан өлгерү кызлар өчен әллә ни күңелле түгел... Бу чуалчык хисләр тудыра, һәм барысы да начар кебек тоела!» (Оксана)
«Хәзер генә мин бәхетле идем, ә инде менә бер минуттан соң кәефем төште. Бу егетләр өчен начармы, яхшымы икәнен белмим, әмма минем белән нәкъ шулай булды» (Брайан).
Яшүсмернең җенси яктан өлгерү вакыты — текә аттракцион кебек: бу бер үк вакыт куркыта да, сөендерә дә. Сиңа нәрсә ярдәм итә ала?
Җенси яктан өлгерү нәрсә ул?
Кыска гына әйткәндә, җенси яктан өлгерү ул — физик һәм эмоциональ яктан бик тиз үзгәреп үсү. Бу вакытта тәнеңдә физик һәм гормональ үзгәрешләр була: тәнең син киләчәктә әти я әни булып китә алыр өчен өлгерә.
Әлбәттә, бу син әти я әни булырга инде әзер дигәнне аңлатмый. Әмма җенси яктан өлгерү шуны аңлата: син балачагыңны калдырасың. Мөгаен, син бу вакытны зарыгып көтәсеңдер һәм, бәлки, шул ук вакыт моның аркасында моңсуланасыңдыр.
Тест. Җенси өлгерү ничә яшьтә башлана?
8
9
10
11
12
13
14
15
16
Җавап. Бар бу яшьтә дә җенси яктан өлгерү табигый.
Шуңа күрә сиңа 13—14 яшьләр тирәсе булса, ә синең җенси яктан өлгерүең әле башланмаган икән, борчыласы юк. Нәкъ шулай ук әгәр сиңа әле 10 яшь тулмаган икән, ә синең бу процесс инде башланган булса, борчыласы юк. Җенси яктан өлгерү үз биологик сәгатьләре буенча бара, һәм син моңа берничек тә тәэсир итә алмыйсың.
Физик үзгәрешләр
Кеше җенси яктан өлгергәндә аның тиз үсүе аеруча күренә. Ләкин тәнеңнең бөтен әгъзалары да бер тизлек белән үсми шул. Шуңа күрә авыр сөякле кебегрәк хәрәкәт итсәң, гаҗәпләнмә. Шикләнмә: вакыт үткәч, барысы да үз урынына басар!
Җенси яктан өлгерү вакытында башка үзгәрешләр дә була.
Малайларның үзгәрешләре:
Җенси әгъзалар үсә
Култык астында, касыкта һәм биттә йон үсә
Тавыш үзгәрә
Эрекцияләр һәм поллюцияләр башлана
Кызларның үзгәрешләре:
Күкрәк үсә
Култык астында һәм касыкта йон үсә
Күрем күрү башлана
Малайларның да, кызларның да үзгәрешләре:
Тир һәм бактерияләр аркасында тән исе чыга.
Киңәш. Тәнеңнән ис килмәсен өчен, ешрак юын һәм дезодорант я антиперспирант куллан.
Май бизләренә кергән бактерияләр аркасында бетчәләр чыга.
Киңәш. Бетчәләрне контроль астында тоту җиңел түгел, әмма битеңне ешрак юсаң һәм тән чистарта торган нәрсәләрне куллансаң, бу ярдәм итә ала.
Эмоциональ үзгәрешләр
Җенси яктан өлгерү вакытында гормоннар физик үзгәрешләргә генә түгел, ә шулай ук синең эмоциональ хәлеңә дә тәэсир итә. Мәсәлән, синең хәтта кәефең кинәт үзгәрергә мөмкин.
«Бер көнне син елыйсың, икенче көнне син шатланасың. Хәзер син ачулы, ә инде бер минуттан соң үз бүлмәңдә төшенкелеккә бирелеп утырасың» (Оксана).
Җенси яктан өлгерү вакытында күп кенә яшьләр үзләрен уңайсыз хис итә, аларга бар кешеләр дә карый, аларны хөкем итә дип уйлый. Ә тышкы кыяфәт үзгәргәндә, хәл тагы да начарлана!
«Яшүсмер булып киткәч, мин юри бөкрәеп йөрдем һәм зуррак күлмәкләр кидем. Тәнем ни өчен үзгәрә икәнен белсәм дә, мин үземне уңайсыз хис иттем һәм тартынып йөрдем, оялдым» (Дженис).
Эмоциональ яктан, бәлки, иң зур үзгәреш шундадыр: син каршы җенестәге кешеләргә бөтенләй башкача карый башлыйсың.
«Мин хәзер бар малайлар да юньсез һәм йөдәткеч дип уйламыйм. Кайберләре миңа ошый башлады, берәрсенә гашыйк булу инде башка сыймаслык түгел иде. Без кем кемгә ошый дип гел сөйләшеп кенә тора идек» (Алексис).
Җенси яктан өлгергәндә, кайбер яшьләр бер үк җенестәге кешеләргә тартыла башлый. Синең белән дә андый ук хәл булса, үзеңне гомосексуалист дип нәтиҗә ясарга ашыкма. Күп кенә очракларда андый хисләр вакыт узу белән юкка чыга.
«Мин үземне башка малайлар белән һәрвакыт чагыштыра идем. Нәтиҗәдә, мин аларга тартыла башладым. Җенси яктан өлгерү чорының азагында гына минем игътибарымны кызлар җәлеп итә башлады. Хәзер гомосексуаль хисләр тулысынча бетте» (Алан).
Нәрсә эшләп була?
Уңай караш сакларга тырыш. Әйе, җенси яктан өлгерү чорында син физик һәм эмоциональ яктан бик үзгәрәсең, бу мөһим. Мәдхия җырлаучы Давытның сүзләре сиңа артык борчылмас өчен көч өсти ала: «Шундый гаҗәеп яратылуым тирән хөрмәт уята» (Зәбур 139:14).
Үзеңне башкалар белән чагыштырма һәм тышкы кыяфәтең турында артык уйлама. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Кеше — күзләре күргәнне, ә Йәһвә йөрәкне күрә» (1 Ишмуил 16:7).
Җитәрлек дәрәҗәдә күнегүләр яса һәм ял ит. Җитәрлек дәрәҗәдә йокласаң, ярсучан булмассың, азрак стресс кичерерсең һәм күңел төшенкелегенә бирелмәссең.
Үз-үзеңә карата тәнкыйтьчел булма. Бар кешеләр сиңа чыннан да текәлеп карыймы? Кешеләр тиз үсүеңә күп игътибар бирсә дә, моңа үпкәләмә. Изге Язмаларда: «Кешеләр сөйләгән һәрбер сүзне йөрәгеңә якын алма»,— дип әйтелә (Вәгазьче 7:21).
Үз җенси теләкләреңне контроль астында тотарга өйрән, алар сиңа хуҗа булмасын. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Фәхешлектән качыгыз! ...Фәхешлек кылучы үз тәненә каршы гөнаһ кыла» (1 Көринтлеләргә 6:18).
Әтиең я әниең белән яки үзең ышанган олы кеше белән сөйләш. Әйе, башта бу авыр булырга мөмкин. Ләкин алар сиңа бик нык ярдәм итә ала. Бар тырышлыкларың да акланыр (Гыйбрәтле сүзләр 17:17).
Нәтиҗә. Җенси яктан өлгергәндә авырлыклар туарга мөмкин. Бу чор сиңа физик яктан гына түгел, ә акыл ягыннан, эмоциональ һәм рухи яктан үсәргә искиткеч мөмкинлек бирә (1 Ишмуил 2:26).