«Яңа дөнья тәрҗемәсе» төгәлме?
«Яңа дөнья тәрҗемәсе» беренче тапкыр өлешчә 1950 елны бастырылган булган. Бу тәрҗемәнең a чыгуы белән кайбер кешеләр аның төгәллегенә шикләнә башлаган, чөнки аның өзекләре Изге Язмаларның башка тәрҗемәләреннән аерылып торган. Ни өчен? Берничә якка игътибар итик.
Ышанычлы. «Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең тексты белгечләрнең соңгы тикшерүләренә һәм иң ышанычлы борынгы кулъязмаларга нигезләнә. Күп кенә башка тәрҗемәләрнең тексты, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ннән аермалы буларак, кулъязмаларга нигезләнсә дә, алар әллә ни төгәл түгел һәм иң борынгы кулъязмалар санына керми.
Төгәл. «Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең тәрҗемәчеләре Аллаһы тарафыннан рухландырылган хәбәрне төгәл тапшырырга тырыша (2 Тимутигә 3:16). Изге Язмаларның башка тәрҗемәләрендә исә Аллаһы хәбәрен кешеләрнең гореф-гадәтләреннән түбәнрәк куялар. Аларда, мәсәлән, Аллаһының исеме — Йәһвә урынына Раббы, Ходай я Алла кебек титуллар кулланыла.
Сүзгә-сүз язылган. Ирекле тәрҗемәләрдән аермалы буларак, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең тексты мөмкин булганда сүзгә-сүз тәрҗемә ителгән. Төп нөсхәдә язылганнарның мәгънәсе ачык аңлашылмаса я үзгәрсә генә, текст сүзгә-сүз язылмый. Тәрҗемә ирекле булса, анда кешенең фикерләре кереп китәргә яки мөһим нечкәлекләр төшеп калырга мөмкин.
«Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең башка тәрҗемәләрдән аерылып торуы
Өстәлгән китаплар. Рим католик һәм Көнчыгыш православие чиркәүләренең Изге Язмаларына апокрифлар дип атала торган кайбер китаплар өстәлгән. Ләкин ул китаплар яһүдләрнең Изге Язмалар китаплары исемлегенә кертелмәгән. Ә Аллаһы Сүзе буенча, «Аллаһының изге сүзләре» яһүдләргә «ышанып тапшырылган булган» (Римлыларга 3:1, 2). Шуңа күрә «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә һәм Изге Язмаларның башка байтак кына заманча тәрҗемәләрендә апокрифик китаплар юк.
Өстәлгән шигырьләр. Кайбер тәрҗемәләргә Изге Язмаларның иң борынгы кулъязмаларында очрамый торган шигырьләр һәм сүзләр өстәлә. Әмма «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә андый шигырьләр белән сүзләр өстәлмәгән. Изге Язмаларның күп кенә заманча тәрҗемәләрендә төп нөсхәгә соңрак өстәлгән шигырьләр һәм сүзләр я кертелми, я, ышанычлы чыганакларга нигезләнеп, ул урыннарда бу шигырьләр я сүзләр төп нөсхәдә юк дип әйтелә b.
Башка сүзләр белән әйтеп бирү. Кайвакыт сүзгә-сүз тәрҗемә итү табигый яңгырамый һәм кешеләргә аңлашылып бетми. Мәсәлән, Гайсәнең Маттай 5:3 тә язылган сүзләре еш кына: «Рух ягыннан [рухи яктан] фәкыйрьләр бәхетле»,— дип тәрҗемә ителә («Яхшы хәбәр», 1995 ел; Инҗил, 2001 ел; «Яков патша тәрҗемәсе»). Күпләргә «рух ягыннан [рухи яктан] фәкыйрьләр» дигән сүзләр аңлашылмаса, кайберәүләр Гайсәнең тыйнак яшәүгә я ярлы булуга басым ясыйсы килгән дип саный. Ләкин Гайсәнең чынында бәхетле булыр өчен Аллаһы җитәкчелеген эзләү мөһим дип әйтәсе килгән. Шуңа күрә «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә аның сүзләре мәгънәсенә туры китереп тәрҗемә ителгән: «Рухи нәрсәләргә сусаучылар бәхетле» (Маттай 5:3).
Йәһвә Шаһитләре булмаган белгечләр «Яңа дөнья тәрҗемәсе»н мактый
Эдгар Джонсон Гудспид үзенең хатында (1950 ел, 8 декабрь) «Мәсихче Грек Язмалары. Яңа дөнья тәрҗемәсе» турында болай дип язган: «Минем сезнең оешмагызда хезмәт итүче кешеләр турында күбрәк беләсем килә. Аларның миссионерлык эше белән, бу эш бар илләрдә ничек башкарыла икәнен дә беләсем килә. Миңа сезнең ирекле, табигый һәм „тере“ тәрҗемәгез бик ошый. Аны тәрҗемә итәр өчен, күп нәрсәләрне җентекләп тикшерергә кирәк булган. Моңа мин бер дә шикләнмим».
Аллен Уикгрен исемле Чикаго университетының бер профессоры «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»н заманча телдә язылган тәрҗемәнең үрнәге итеп китергән. Аның сүзләре буенча, бу тәрҗемә башка тәрҗемәләрдән аерылып тора һәм ул аларга түгел, ә борынгы кулъязмаларга нигезләнеп ясалган («The Interpreter’s Bible», 1 нче том, 99 нчы бит).
Бөек Британиядә яши торган Изге Язмаларны тәнкыйтьләүче Александр Томпсон «Мәсихче Грек Язмалары. Яңа дөнья тәрҗемәсе» турында болай дип язган: «Бу китапны, күрәсең, оста һәм акыллы белгечләр тәрҗемә иткән. Грек телендәге текстның чын мәгънәсен тәрҗемә итәр өчен, алар инглиз теленең байлыгыннан мөмкин кадәр күбрәк файдаланырга тырышкан» («The Differentiator», 1952 елның апрель ае, 52 нче бит).
Роберт Маккойның фикеренчә, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең начар һәм уңай яклары бар. Шулай да ул болай ди: «„Яңа дөнья тәрҗемәсе“нә карап, бер нәтиҗә ясап була: оешмада [Йәһвә Шаһитләре арасында] Изге Язмаларны тәрҗемә итүнең күп авырлыкларын акыллы хәл итә белгән белгечләр бар» («Andover Newton Quarterly», 1963 елның гыйнвар ае, 31 нче бит).
Профессор Маклин Гилмор «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндәге кайбер фикерләрнең тәрҗемәсе белән риза түгел. Шулай да ул тәрҗемә итүчеләр «грек телен бик яхшы белә» дип әйткән («Andover Newton Quarterly», 1966 елның сентябрь ае, 26 нчы бит).
«Яңа дөнья тәрҗемәсе»нә обзор ясаганда — бу обзор «Мәсихче Грек Язмаларының юл асты мәгънәле тәрҗемәсе»нә кергән — профессор Томас Уинтер язган: «Үз исемнәрен яшерүче комитетның тәрҗемәсе заманча һәм төгәл» («The Classical Journal», 1974 елның апрель-май айлары, 376 нчы бит).
Профессор Бенджамин Кедар-Копфштейн — Израильнең борынгы еврей телен белгече — 1989 елда болай дигән: «Еврей Изге Язмаларын тәрҗемәләр белән чагыштырганда һәм лингвистик анализ үткәргәндә, мин еш кына инглиз телендәге „Яңа дөнья тәрҗемәсе“нә мөрәҗәгать итә идем. Һәм мөрәҗәгать иткән саен, күбрәк шуңа инана идем: бу хезмәтне ясаган кешеләр текстны мөмкин кадәр төгәлрәк тәрҗемә итәргә һәм дөрес аңлатырга тырышкан».
Изге Язмаларның инглиз телендәге киң билгеле тугыз тәрҗемәсен чагыштыргач, дини хезмәтләре буенча профессор Джейсон Бедун: «ЯД тәрҗемәсе [«Яңа дөнья тәрҗемәсе»] — тугыз тәрҗемәнең иң төгәле»,— дип язган. Җәмәгать һәм Изге Язмаларның шактый күп тәрҗемәчеләре «Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең башка тәрҗемәләрдән аерылып тору сәбәбе аны тәрҗемә иткән кешеләрнең дини карашларында дип саный. Ләкин Бедун башкача саный. Ул: «Аның аерылып торуының сәбәбе — ЯД тәрҗемәсенең башка тәрҗемәләргә караганда төгәлрәк булуында һәм Грек Язмаларын язучыларның фикерләрен бозмыйча букваль тәрҗемә ителүендә»,— дип әйткән («Truth in Translation», 163, 165 нче битләр).
a Сүз инглиз телендәге 2013 елга кадәр чыккан «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе» турында бара. Татар телендәге «Яңа дөнья тәрҗемәсе» шул тәрҗемәгә нигезләнгән, әмма төгәллек өчен текстны борынгы кулъязмалар белән чагыштырганнар.
b Мисал өчен «Яхшы хәбәр» (1995) дигән тәрҗемәне карагыз. Аларга Маттай 17:21; 18:11; 23:14; Марк 7:16; 9:44, 46; 11:26; 15:28; Лүк 17:36; 23:17; Яхъя 5:4; Рәсүлләр 8:37; 15:34; 24:7; 28:29 өстәлгән. «Яков патша тәрҗемәсе»ндә һәм «Douay-Rheims» — 1 Яхъя 5:7, 8 дә — Троицага кагылышлы өзек очрый. Шул өзек төп нөсхәгә Изге Язмалар язылып беткәннән соң йөз еллар үткәч өстәлгән булган.