Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә кебек, башкаларның хисләренә игътибарлы булыгыз

Йәһвә кебек, башкаларның хисләренә игътибарлы булыгыз

«Мескен адәм турында кайгырткан кеше бәхетле» (ЗӘБ. 41:1).

ҖЫРЛАР: 130, 107

1. Аллаһы хезмәтчеләренең яратуы нәрсәдә күренә?

ЙӘҺВӘНЕҢ җир йөзендә яшәүче хезмәтчеләре — бердәм гаилә, һәм алар бер-берсен бик нык ярата (1 Яхъя 4:16, 21). Аларның яратулары вакыт-вакыт батырларча эш итүдә генә түгел, ә һәрвакыт бер-берсен кайгыртуда чагыла. Алар бер-берсе белән йомшак мөгамәлә итә һәм үз сүзләре белән башкаларны ныгытырга тырыша. Шулай итеп алар күктәге Атабыздан үрнәк алуларын күрсәтә (Эфес. 5:1).

2. Гайсә Аллаһының мәхәббәтен ничек чагылдырган?

2 Гайсә камил рәвештә үз Атасыннан үрнәк алган. Ул болай дигән: «Эштән йончыганнар, авыр йөк күтәреп йөрүчеләр — һәммәгез дә минем янга килегез, һәм мин җаннарыгызны яңартып җибәрермен. ...Чөнки мин юаш, басынкы күңелле» (Мат. 11:28, 29). Мәсихтән үрнәк алып, башкалар турында кайгыртканда, без Йәһвәнең хуплавына ия булырбыз һәм бәхеткә ирешербез (Зәб. 41:1). Без гаиләдә, җыелышта һәм хезмәттә башкаларга карата ничек игътибарлы булуыбызны күрсәтә алабыз? Әйдәгез, моны бу мәкаләдән белик.

ГАИЛӘДӘГЕЛӘРНЕҢ ХИСЛӘРЕНӘ ИГЪТИБАРЛЫ БУЛЫГЫЗ

3. Ирләр хатыннарына ничек хөрмәт күрсәтә ала? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

3 Ирләр гаиләдәгеләрнең ихтыяҗларына игътибарлы булуда үрнәк булырга тиеш (Эфес. 5:25; 6:4). Изге Язмалар аларны үз хатыннарын «яхшы аңларга», яки, башка сүзләр белән әйткәндә, «хатыннарына игътибарлы булырга» дәртләндерә (1 Пет. 3:7; иск.). Игътибарлы ир «тулыландыручы ярдәмчесен» кадерли; ул аның үзеннән күп яктан аерылып торганын таный, әмма шул ук вакыт үзен аңардан яхшырак дип санамый (Ярат. 2:18). Ул, хатынын хөрмәт итеп, аның хисләрен исәпкә ала һәм аның белән үзен йомшак тота. Канадада яшәүче бер апа-кардәш үз ире турында болай дип сөйли: «Ул хисләремне әһәмиятсез нәрсә дип санамый һәм, синдә андый хисләр булырга тиеш түгел, дип әйтми. Ул мине игътибар белән тыңлый. Берәр сорау буенча карашымны үзгәртергә кирәк булса, ул моны игелек белән эшли».

4. Башка хатын-кызлар белән аралашканда, игътибарлы ир үз хатынының хисләрен ничек исәпкә ала?

4 Башка хатын-кызлар белән аралашканда да, игътибарлы ир хатынының хисләрен исәпкә ала. Ул флирттан кача һәм башка хатын-кызларга урынсыз игътибар бирми — хәтта социаль челтәрләр һәм интернет кулланганда да (Әюп 31:1). Андый ир хатынына тугрылык саклый. Ни өчен? Чөнки ул үз хатынын ярата, ә, иң мөһиме, Аллаһыны ярата һәм явызлыкны нәфрәт итә. (Зәбур 19:14; 97:10 укы.)

5. Хатыннар үз ирләренә ничек хөрмәт күрсәтә ала?

5 Ир үз Башыннан, ягъни Гайсә Мәсихтән, үрнәк алганда, хатынына аны «тирән хөрмәт итү» күпкә җиңелрәк (Эфес. 5:22—25, 33). Иренә теократик эшләргә вакыт бүлеп куярга я ниндидер проблемалар чишәргә туры килгәндә, ирен хөрмәт итүче хатын аның хисләрен аңларга тырыша һәм аның белән үзен йомшак тота. Бөекбританиядә яшәүче абый-кардәш болай дип сөйли: «Хатыным, күңелемне борчу басканын күргәндә, Гыйбрәтле сүзләр 20:5 тәге принципны куллана һәм, мине нәрсә борчыганын аңлар өчен, фикерләремне „чумырып ала“. Кайвакыт ул моның өчен уңайлырак вакыт эзли. Борчыган сорау конфиденциаль булмаса, мин аның белән уртаклашам».

6. Барыбыз да балаларны башкалар турында уйларга ничек өйрәтә алабыз һәм бу балаларга нинди файда китерер?

6 Ата-аналар, бер-берсенә игътибарлы булганда, балаларына яхшы үрнәк күрсәтә. Моннан тыш, алар балаларын ихтирамлы булырга өйрәтә, мәсәлән Патшалык Залында йөгереп йөрү дөрес түгел икәнен аңлата һәм дуслык очрашуларында башта олырак яшьтәгеләр ризык алырга тиеш икәнен исләренә төшерә. Билгеле, җыелыштагылар да балаларны өйрәтүгә үз өлешләрен кертә ала. Әйтик, бала безнең алдыбызда ишек ачты, ди. Аны моның өчен мактап була. Шулай эшләсәк, бу яшьләрне рухландырып җибәрәчәк һәм «алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк» икәненә төшенергә булышачак (Рәс. 20:35).

ҖЫЕЛЫШТА «БЕР-БЕРЕБЕЗГӘ ИГЪТИБАРЛЫ БУЛЫЙК»

7. Гайсә чукрак кешенең хисләрен аңлаганын ничек күрсәткән һәм бу безне нәрсәгә өйрәтә?

7 Бер очракта, Гайсә Декаполис өлкәләренә килгәч, «аның янына бик авыр сөйләшкән чукрак бер кешене китергәннәр» (Марк 7:31—35). Шул кешене халык алдында савыктырыр урынына, Гайсә аны «читкәрәк алып киткән» һәм шунда савыктырган. Ни өчен? Бәлки, ул кеше, чире аркасында, үзен башкалар арасында уңайсыз хис иткәндер. Күрәсең моны сизгәнгә, Гайсә аны читкәрәк алып китәргә булган. Билгеле, без бүген могҗизалар кыла алмыйбыз. Әмма без кардәшләрнең хисләренә һәм ихтыяҗларына игътибарлы була алабыз. Рәсүл Паул болай дип язган: «Бер-беребезне мәхәббәт һәм игелекле эшләргә дәртләндерер өчен, бер-беребезгә игътибарлы булыйк» (Евр. 10:24). Әйдәгез, чукрак кешенең хәленә кергән Гайсәдән һәрвакыт үрнәк алыйк!

8, 9. Без олы яшьтәгеләргә ничек хөрмәт күрсәтә алабыз? Мисаллар китерегез.

8 Олы яшьтәгеләргә һәм хәлсезләргә игътибарлы булыгыз. Без хезмәтебезнең эффектив булуын телибез, әмма мәхәббәт күрсәтү безнең өчен күпкә мөһимрәк (Яхъя 13:34, 35). Бу мәхәббәт безне олы яшьтәгеләргә һәм сәламәтлекләре начар булган кардәшләргә җыелыш очрашуларына килергә һәм вәгазьдә катнашырга булышырга дәртләндерә. Аларга ярдәм итү безнең өчен бик үк уңайлы булмаса да я аларның мөмкинлекләре чикле булса да, без аларга барыбер ярдәм итәргә тырышабыз (Мат. 13:23). Майкл исемле абый-кардәш инвалид коляскада утыра. Ул үз гаиләсенә һәм вәгазь төркемендәге кардәшләренә ярдәм күрсәткәннәре өчен бик рәхмәтле. Ул болай ди: «Кардәшләр миңа ярдәм иткәнгә, мин җыелыш очрашуларының барысына диярлек килә алам һәм регуляр рәвештә вәгазьлим. Аеруча миңа җәмәгать урыннарында вәгазьләргә ошый».

9 Күп кенә Бәйтелләрдә олы яшьтәге я хәлсез кардәшләребез бар. Кайгыртучы күзәтчеләр аларга хатлар язарга һәм телефон буенча вәгазьләргә булыша. Бу олы яшьтәгеләрнең берсе — 86 яшьлек Билл — ерак җирләрдә яшәүче кешеләргә хатлар яза. Ул болай дип сөйли: «Хатлар яза алуыбызга без бик шат». Ә 90 яшьлек Нэнси апа-кардәшебез болай ди: «Хатлар язу конвертлар әрәм итү түгел. Бу хезмәтнең бер мөһим төре. Хакыйкать кешеләрнең тормышларын коткара бит!» 1921 елда туган Этел болай дип әйтә: «Мин көчле авыртудан интегәм. Кайвакыт хәтта киенү миңа авырту китерә». Шулай да телефон буенча вәгазьләү һәм кешеләр белән кабат сөйләшү аңа бик ошый. 85 яшьлек Барбара болай ди: «Сәламәтлегем начар булганга, регуляр рәвештә вәгазьләү миңа авыр бирелә. Әмма телефон ярдәмендә мин дә вәгазьли алам. Рәхмәт Йәһвә Аллаһыма!» Якынча бер ел эчендә бер Бәйтелдә олы яшьтәге кардәшләр 1 228 сәгать вәгазьләгән, 6 265 хат язган, кешеләргә 2 000 нән артык тапкыр телефон аша шалтыраткан һәм 6 315 басма тараткан! Һичшиксез, бу кардәшләрнең тырышлыкларын күреп, Йәһвә бик сөенә! (Гыйб. сүз. 27:11)

10. Без кардәшләргә җыелыш очрашуларыннан тулы файда алырга ничек булыша алабыз?

10 Җыелыш очрашуларында кардәшләргә игътибарлы булыгыз. Без һәр кардәшнең дә җыелыш очрашуларыннан тулы файда алуын телибез. Шуңа күрә, беркемгә дә программаны тыңларга комачауламас өчен, очрашуларга соңга калмыйча килергә тырышабыз һәм шулай итеп кардәшләрнең хисләрен исәпкә алабыз. Әлбәттә, кайвакыт ниндидер көтелмәгән хәлләр була. Әмма соңга калу гадәтебезгә кереп киткән икән, димәк, безгә ниндидер үзгәрешләр ясарга кирәк булыр. Шуны да онытмыйк: безне кунакка Йәһвә һәм аның Улы Гайсә Мәсих чакыра (Мат. 18:20). Моны аңлау безне соңга калмаска дәртләндерергә тиеш!

11. Ни өчен чыгыш ясаучы абый-кардәшләргә 1 Көринтлеләргә 14:40 тагы киңәшне тоту мөһим?

11 Рәсүл Паул җыелыш очрашулары турында болай дип язган: «Барысы килешле һәм тәртипле үтсен» (1 Көр. 14:40). Бу киңәшне тотып, без кардәшләргә карата игътибарлы булуыбызны күрсәтә алабыз. Мәсәлән, җыелышта чыгыш ясаган абый-кардәшләр үз пунктларын вакытында тәмамларга тырыша. Шулай итеп алар киләсе докладчыга гына түгел, ә бөтен җыелышка хөрмәт күрсәтә. Бу бик мөһим, чөнки кайбер кардәшләргә җыелыштан соң өйләренә озак кайтырга туры килә, кемгәдер җәмәгать транспортына өлгерергә кирәк, ә кемнедер өйдә Йәһвә Шаһите булмаган тормыш иптәше көтә.

12. Ни өчен без өлкәннәргә «үтә ихтирамлы» булырга тиеш? ( «Җаваплы кардәшләргә „үтә ихтирамлы“ булыгыз» дигән рамканы карагыз.)

12 Җыелышта үз вазифаларын тырышып үтәүче һәм вәгазь эшендә җаваплылык алучы өлкәннәр хөрмәткә лаек. (1 Тисалуникәлеләргә 5:12, 13 укы.) Һичшиксез, сез өлкәннәрнең хезмәтен бик кадерлисез һәм моны алар белән хезмәттәшлек итеп күрсәтәсез. «Алар бит, хисап бирергә тиешле кешеләр буларак, җаннарыгыз турында кайгыртып тора» (Евр. 13:7, 17).

ХЕЗМӘТТӘ КЕШЕЛӘРГӘ ХӨРМӘТ КҮРСӘТЕГЕЗ

13. Гайсә кешеләр белән ничек мөгамәлә иткән һәм бу безне нәрсәгә өйрәтә?

13 Ишагыя пәйгамбәр Гайсә турында болай дип әйткән: «Ул сынык камышны сындырып ташламас, пыскып янган филтәне сүндермәс» (Ишаг. 42:3). Гайсә, кешеләрне яратканга, аларның хисләрен яхшы аңлаган. «Сынык камыш» һәм «пыскып янган филтә» кебек булган кешеләрне Гайсә эчкерсез жәлләгән, юаткан һәм аларга карата сабыр булган. Ул андый кешеләргә ярдәм итәргә теләгән. Хәтта балалар да аңа тартылган (Марк 10:14). Әлбәттә, без кешеләрнең йөрәкләрен күрмибез һәм, Гайсәдән аермалы буларак, аларны камил рәвештә өйрәтә алмыйбыз. Әмма без территориябездәге кешеләргә игътибарлы була алабыз. Кешеләрне хөрмәт иткәнебез алар белән ничек сөйләшүебездән, кайчан килүебездән һәм никадәр озак вакыт сөйләшүебездән күренә. Әйдәгез, бу якларга кагылып китик.

14. Кешеләр белән ничек сөйләшкәнебезгә игътибарлы булырга кирәк. Ни өчен?

14 Без кешеләр белән ничек сөйләшергә тиеш? Мәрхәмәтсез бизнесменнар, сәясәтчеләр һәм дин җитәкчеләренең эшчәнлеге аркасында, бүген миллионлаган кеше үзләрен «йончыган һәм таралган» итеп хис итә (Мат. 9:36). Нәтиҗәдә, кешеләр беркемгә дә ышанмый һәм аларның киләчәккә өметләре юк. Шуңа күрә хезмәттә игелекле булу, йомшак сүзләр сайлау һәм нинди тон белән сөйләшүебезгә игътибарлы булу аеруча мөһим! Ни өчен күпләр безне тыңлый? Без Изге Язмаларны яхшы белгәнгә генәме? Юк. Аларга безнең ихтирамлы булуыбыз да тәэсир итә, алар эчкерсез кызыксынуыбызны сизә.

15. Без кешеләргә ничек ихтирам күрсәтә алабыз?

15 Хезмәттә без кешеләргә еш кына сораулар бирәбез, һәм бу, һичшиксез, яхшы өйрәтү ысулы. Әмма сорауларыбызда кешеләргә карата хөрмәт чагылырга тиеш. Бер пионерның сүзләре буенча, аның территориясендә кешеләр бик оялчан, шуңа күрә ул уңайсыз хәлгә куя алган сораулар бирмәскә тырыша. Мәсәлән, ул «Сез Аллаһының исемен беләсезме?» яки «Аллаһы Патшалыгы нәрсә икәнен беләсезме?» дип сорамый, чөнки кешеләр бу сорауларга җавап белмәскә я дөрес булмаган җавап бирергә мөмкин. Моның урынына ул болай ди: «Мин Изге Язмалардан Аллаһының шәхси исеменең барлыгын белдем. Сезгә бу исемне күрсәтеп буламы?» Шунысын әйтергә кирәк: культуралар һәм кешеләр бер-берсеннән аерылып тора, шуңа күрә без бернинди дә кагыйдәләр урнаштырмыйбыз. Әмма без һәрвакыт ихтирамлы булырга тиеш. Кешеләрнең ихтыяҗларын исәпкә алыр өчен, безгә аларның гореф-гадәтләре белән яхшырак танышырга кирәк.

16, 17. Кешеләрнең ихтыяҗларын исәпкә алырга тырышсак, бу а) кешеләр янына нинди вакытта килгәнебезгә ничек тәэсир итәр? ә) никадәр озак сөйләшүебезгә ничек тәэсир итәр?

16 Кешеләргә кайчан вәгазьләү яхшырак? Өйдән өйгә йөреп вәгазьләгәндә, без, асылда, чакырылмаган кунак. Шуңа күрә кешеләргә алар өчен уңайлы вакытта килү бик мөһим! (Мат. 7:12) Сезнең территориягездә кешеләр ял көннәрендә ничәгә кадәр йокларга ярата? Әгәр алар иртә торырга яратмый икән, ул чакта иртәнге сәгатьләрдә урамда я җәмәгать урыннарында вәгазьләп була. Я берәр кешенең иртән йокламаганын белсәгез, аның янына кабат килеп китеп була.

17 Никадәр озак сөйләшергә? Күпләрнең вакытлары әллә ни юк, шуңа күрә, ким дигәндә башта, сөйләшүләребез кыска булса, яхшырак булыр. Чиктән тыш озак сөйләшү файда китермәс, сөйләшүне иртәрәк тәмамлау хәерлерәк булыр иде (1 Көр. 9:20—23). Кешеләр, вакытлары аз икәнен аңлаганыбызны сизсә, безнең белән теләбрәк сөйләшер. Хезмәттә изге рух җимешен чагылдырырга тырышсак, без «Аллаһының хезмәттәшләре» булырбыз, һәм, бәлки, Йәһвә безнең аша берәр кемне үзенә җәлеп итәр (1 Көр. 3:6, 7, 9).

18. Башкаларга игътибарлы булу нинди фатихалар китерә?

18 Әйдәгез, һәрвакыт гаиләдәгеләр, җыелыштагылар һәм хезмәттә очраткан кешеләргә карата игътибарлы булыйк, аларны хөрмәт итик һәм ихтыяҗларын исәпкә алыйк. Бу безгә бүген дә, киләчәктә дә күп фатихалар китерәчәк, чөнки Зәбур 41:1, 2 дә болай диелә: «Мескен адәм турында кайгырткан кеше бәхетле, Йәһвә аны бәла-каза килгән көнне коткарыр. [...] Ул җир йөзендә бәхетле дип аталыр».