Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тугрылык, якорь сыман, гаиләгезгә тормыш давылларын кичерергә ярдәм итәр

Ир белән хатын өчен

1. Тугрылык

1. Тугрылык

БУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?

Бер-берсенә тугры ир белән хатын үз никахларына даими союзга кебек карый, моның ярдәмендә алар үзләрен якланган итеп хис итә. Һәрберсе үз тормыш иптәшенең хәтта авыр булганда да тугрылык саклаячагына шикләнми.

Кайбер парлар аерылышмаса да, моны башкалар үзләрен хөкем итәрләр дип курыкканга гына эшли. Ләкин аерылышмауның сәбәбе бер-берсен яратуга һәм хөрмәт итүгә нигезләнгән тугрылык булса, күпкә яхшырак булыр иде.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Ир дә үз хатынын ташлап китмәсен» (1 Көринтлеләргә 7:11).

«Иптәшеңә тугры булсаң, син аңа үпкәләргә ашыкмассың, ә шунда ук кичерергә һәм гафу үтенергә әзер булырсың. Син проблемаларга аерылышыр өчен сәбәпкә кебек түгел, ә хәл ителә торган кыенлыкларга кебек кенә карарсың» (Майк).

НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?

Авырлыкларга очраганда, тугрылык сакларга тәвәккәл булмаган парлар: «Без бер-беребезгә туры килмибез»,— дигән нәтиҗәгә килеп, аерылышырга мөмкин.

«Күп кенә кешеләр никахка кергәндә: „Берәр нәрсә килеп чыкмаса, аерылышырбыз“,— дип уйлый. Андый караш белән гаилә корган кешеләргә башлангычтан ук тугрылык җитми» (Джина).

НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?

ҮЗ-ҮЗЕГЕЗНЕ ТИКШЕРЕГЕЗ

Бәхәс килеп чыкканда, сез...

  • ...иптәшегез белән никахлашканыгызга үкенәсезме?

  • ...башка кеше белән булуыгыз турында хыялланасызмы?

  • ...«мин синнән китәм» я «мин үземне кадерләячәк кешене табармын» дип әйтәсезме?

Бер я күбрәк сорауга «әйе» дип җавап бирсәгез, димәк, тугры булып калырга тәвәккәллегегезне ныгытырга кирәк.

БЕР-БЕРЕГЕЗ БЕЛӘН ФИКЕР АЛЫШЫГЫЗ

  • Никахыбызны сакларга тәвәккәллегебез кимемәдеме? Кимегән булса, ни өчен?

  • Никахыбызны сакларга тәвәккәллегебезне ныгытыр өчен, нәрсә эшләп була?

КИҢӘШЛӘР

  • Тормыш иптәшегезгә көтелмәгәндә ярату сүзләрен языгыз

  • Тормыш иптәшегезгә тугрылык күрсәтеп, эш урыныгызда аның фотосын куегыз

  • Һәр көн, эштә я башка урында булганда, иптәшегезгә телефон аша шалтыратып я язып алыгыз

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Аллаһы кушылдырганны кеше аермасын» (Маттай 19:6).