Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тырышып эшләргә өйрәнү спорт белән шөгыльләнүгә охшаш; бу сиңа хәзер дә, киләчәктә дә файда китерер

Яшьләр өчен

11. Тырышчанлык

11. Тырышчанлык

БУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?

Тырыш кешеләр эштән качмый. Киресенчә, алар үзләрен кайгыртып һәм башкаларга ярдәм итеп эшләүдән рәхәтлек таба. Эш әллә ни күренекле булмаса да, ул аларга шатлык китерә.

НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?

Телисеңме, теләмисеңме, яшәр өчен, төрле эшләр башкарырга кирәк. Күпләр авыр эшне яратмаса да, син тырыш булсаң, бу үзеңә файда китерәчәк (Вәгазьче 3:13).

«Мин шуңа игътибар иттем: тырышып эшләгәндә, син горурлык һәм канәгатьлек сизәсең. Бу эчке хис мине эшне яратырга өйрәтте. Өстәвенә, тырышып эшләп, син яхшы исемгә ия буласың» (Рэйан).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Һәрбер тырыш хезмәтнең файдасы бар» (Гыйбрәтле сүзләр 14:23).

НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?

Киләсе адымнарны ясап, эшкә уңай караш үстер.

Эшне яхшы башкарудан шатлык тап. Өйдә, мәктәптә я эштә төрле эшләр башкарганда, бирелеп эшлә. Берәр йөкләмәне яхшы үтәргә өйрәнгәч, тагы да яхшырыр өчен мөмкинлекләр эзлә; мәсәлән, аны тизрәк я сыйфатлырак үтәргә өйрән. Остара барган саен, эш сиңа күбрәк канәгатьлек китерер.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Үз эшендә оста кешене күргәнең бармы? Ул гадиләр алдында түгел, ә патшалар алдында торыр» (Гыйбрәтле сүзләр 22:29).

Башкалар турында уйла. Үз вазифаларыңны яхшы үтәп, син башкаларга да файда китерәсең. Мәсәлән, өйдәге эшләрне тырышып башкарып, син гаиләдәгеләреңнең эшләрен җиңеләйтәсең.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк» (Рәсүлләр 20:35).

Инициативалы бул. Минимумны эшләр урынына, таләп ителгәннән күбрәкне эшләргә тырыш. Шулай итеп, син үзең тормышыңа хуҗа булырсың: эшләрне башкалар сине мәҗбүр иткәнгә түгел, ә үзең карар иткәнгә башкарырсың (Маттай 5:41).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Синең игелекле эшең мәҗбүриләп түгел, ә үз теләгең белән булсын» (Филимунга 14).

Акыллылык белән эш ит. Тырыш кешеләр ялкау түгел, әмма шул ук вакыт алар эшне тормышта иң мөһим нәрсә дип санамый. Алар, акыллылык күрсәтеп, тырышып эшләүдән дә, ял итүдән дә канәгатьлек таба.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Ике уч авыр эш белән җил кууга караганда бер уч ял яхшырак» (Вәгазьче 4:6).