Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Руль — көймә өчен, тәрбия — бала өчен

Ата-аналар өчен

6. Тәрбияләү

6. Тәрбияләү

БУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?

Тәрбияләү дигән сүз җитәкчелек бирүне һәм өйрәтүне аңлатырга мөмкин. Кайвакыт ул баланың дөрес булмаган тотышын төзәтүне дә үз эченә ала. Ләкин, башлыча, тәрбияләү баланы яхшы карарлар кабул итәргә булышачак әхлакый нормаларга өйрәтүне аңлата.

НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?

Соңгы елларда, ата-аналар балалары үз-үзләренә ышанычларын югалтыр дип курыкканга, күп кенә гаиләләрдә тәрбия дигән нәрсә бөтенләй диярлек югалды. Ләкин зирәк ата-аналар, төпле кагыйдәләр урнаштырып, балаларын алар буенча яшәргә өйрәтә.

«Бала җитлеккән кеше булып үссен өчен, аңа чикләр кую мөһим. Тәрбиясез бала рульсез көймәгә охшаш. Андый көймә читкә китәргә һәм хәтта әйләнеп капланырга мөмкин» (Памела).

НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?

Эзлекле булыгыз. Балагыз кагыйдәләрегезгә буйсынмаса, нәтиҗәләрен дә татысын. Икенче яктан, ул тыңлаучанлык күрсәткәндә, аны мактарга онытмагыз.

«Бу дөньяда тыңламаучанлык киң таралган, шуңа күрә мин үз балаларымны тыңлаучан булулары өчен еш мактыйм. Мактау аларга кирәкле вакытта төзәтүне дә кабул итәргә булыша» (Кристина).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Кеше ни чәчсә, шуны урыр» (Гәләтиялеләргә 6:7).

Акыллылык күрсәтегез. Балагызны төзәткәндә, аның яшен, сәләтләрен һәм хатасының җитдилеген исәпкә алыгыз. Төзәтү уңышлы булсын өчен, балага хатасына карап җәза бирергә кирәк. Мәсәлән, бала телефонны куллануга кагылышлы кагыйдәләрегезгә буйсынмаса, аны күпмедер вакытка телефоннан мәхрүм итеп була. Шул ук вакыт вак-төяк нәрсәләр аркасында ачуланмаска тырышыгыз.

«Мин балам белә торып буйсынмаганмы я уйламыйча гына эш иткәнме икәнен аңларга тырышам. Баланың җитди кимчелеге белән ниндидер кечкенә хатасы арасында зур аерма бар» (Уэнделл).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Аталар, балаларыгыз боегып китмәсен өчен, аларның ачуларын чыгармагыз» (Көләсәйлеләргә 3:21, искәрмә).

Ярату белдерегез. Балалар әти-әниләренең яратудан чыгып эш итүләрен күрсә, аларга төзәтүне кабул итү җиңелрәк булыр.

«Улыбыз хаталар кылганда, без аңа элеккеге бар яхшы эшләре өчен аның белән горурланганыбызны әйтә идек. Без улыбызны, хатасына карамастан, аны яратабыз дип һәм хатасын төзәтергә булышырбыз дип ышандыра идек» (Дэниел).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Мәхәббәт түземле һәм игелекле» (1 Көринтлеләргә 13:4).