Гаҗәеп кош а́ра
КОШЛАР өере урманнан очып чыга, һәм күк йөзе төрле төсләр белән балкый башлый! Андый гаҗәеп күренеш XV гасырның азагында Үзәк һәм Көнчыгыш Америкага килгән европалы сәяхәтчеләрне таң калдырган. Алар күргән кошлар а́ралар — Америка тропикларында яши торган озын койрыклы тутый кошлар булган. Күп тә үтми, бу төрле төстәге кошларның сурәтләре шул җирләрнең карталарында яңа гына табылган оҗмахның символы итеп төшерелә башлаган.
Башка чуар каурыйлы кошлардан аермалы буларак, ата а́ра да, ана а́ра да якты төсләргә буялган. А́ра тутый кошлары шулай ук акыллы һәм аралашучан. Аларның тавышлары көчле һәм яңгыравыклы. Якынча 30 коштан торган өер булып, алар куну урыннарыннан иртән-иртүк орлыклар, тропик җимешләр һәм башка ризык эзләр өчен очып китә. Башка тутый кошлар кебек, алар тапкан ризыкны тырнаклары белән тотып, зур кәкре томшыклары белән өзеп алып ашый. Алар хәтта чикләвекләрнең каты кабыгын вата ала! Туклангач, алар гадәттә кыяга я елганың текә ярына очып килеп, балчык ашый. Ул, күрәсең, аларга ашаган ризыкларындагы токсиннарны нейтральләштерергә булыша. Ул шулай ук файдалы химик матдәләргә бай.
«[Аллаһы] барысын да үз вакытында һәм күркәм итеп булдырган» (Вәгазьче 3:11).
А́ралар гадәттә гомерлеккә парлаша, һәм балаларын бергә кайгырта. Алар агач куышларында, елганың текә ярларында, термитникларда я кыялардагы чокырларда һәм ярыкларда оялана. Шунда аларның бер-берсенең каурыйларын чистартуларын күреп була. А́ра балалары алты айларында инде җитлеккән була, шулай да ата-аналары белән тагын якынча өч ел кала бирәләр. Кыргый табигать шартларында а́ралар 30—40 ел яши, әмма тоткынлыкта 60 елдан күбрәк яши ала. А́раларның якынча 18 төре бар. Аларның кайберләрен монда күреп була.