Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ышанычлы ир-атларга җаваплы вазифалар тапшырыгыз

Ышанычлы ир-атларга җаваплы вазифалар тапшырыгыз

«Миннән ишеткән... нәрсәләрне башкаларны да өйрәтергә яраклы булачак ышанычлы кешеләргә тапшыр» (2 ТИМ. 2:2).

ҖЫРЛАР: 42, 53

1, 2. Күпләр үз эшләренә ничек карый?

КЕШЕЛӘР еш кына үзләрен башкарган эшләренә карап бәяли. Күпләрнең фикеренчә, эш урыны я дәрәҗә кешенең үзенә булган хөрмәтне билгели. Кайбер культураларда кешеләр бер-берсе белән танышканда биргән беренче сорауларның берсе: «Нинди эштә эшлисең?»

2 Кайчак Изге Язмаларда, кешеләр тасвирланганда, аларның һөнәрләре телгә алына. Мисал өчен, анда «салым җыючы Маттай», «күнче Шимун» һәм «яраткан табибыбыз Лүк» турында әйтелә (Мат. 10:3; Рәс. 10:6; Көл. 4:14). Башка очракларда кайбер кешеләрнең хөрмәтле вазифалары искә алына. Мәсәлән, Изге Язмаларда без Давыт патша, Ильяс пәйгамбәр һәм рәсүл Паул турында укыйбыз. Шушы ир-атлар Аллаһы тарафыннан бирелгән вазифаларын бик кадерләгән. Без дә хезмәттә хөрмәтле вазифаларга ия булсак, аларны кадерлик.

3. Ни өчен олы яшьтәге абый-кардәшләр яшьләрне өйрәтергә тиеш? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

3 Күбебезгә үз рухи вазифаларыбыз бик тә ошый, һәм без аларны алга таба да үтәргә теләр идек. Әмма, шунысы кызганыч, Адәм көннәреннән бирле һәр буын картая һәм бер буынга алмашка икенчесе килә (Вәг. 1:4). Буыннарның алмашынуы безнең көннәрдәге мәсихчеләр өчен билгеле бер авырлыклар тудыра. Йәһвә халкы киң колачлы һәм катлаулы эш башкара. Яңа проектларга тотынганда, без яңа ысулларны үзләштерәбез. Еш кына алар һәрвакыт үзгәреп торган технологияләрне куллану белән бәйле. Кайбер олы яшьтәгеләр өчен шундый үзгәрешләр артыннан өлгерү җиңел түгел (Лүк 5:39). Алай һәрвакытта да булмаса да, еш кына яшьләребез барыбер олы яшьтәгеләргә караганда күбрәк көчкә һәм куәткә ия була (Гыйб. сүз. 20:29). Шуңа күрә олы яшьтәге абый-кардәшләр яшьләрне җаваплы вазифалар үтәргә әзерләгәндә, яратудан чыгып һәм зирәклек белән эш иткәннәрен күрсәтә. (Зәбур 71:18 укы.)

4. Ни өчен кайберәүләргә үз вазифаларын башкаларга тапшыру җиңел түгел? ( «Ни өчен кайберәүләр үз вазифалары белән бүлешми» дигән рамканы кара.)

4 Җыелышта хакимлеккә ия булган абый-кардәшләргә үз вазифаларын яшьрәк кардәшләргә тапшыру җиңел булмаска мөмкин. Кайберәүләр үзләренең яраткан вазифаларын югалтырга курка. Башкалары җыелыштагы бар эшләрне бүтән инде күзәтә алмаячагына борчыла һәм яшьләрнең эшне яхшы башкара алуына бик шикләнә. Бүтәннәре исә кемнедер өйрәтер өчен вакытым юк дип уйларга мөмкин. Икенче яктан, яшь абый-кардәшләргә, аларга әле җаваплы вазифалар бирелмәгән булса, түземле булырга кирәк.

5. Бу мәкаләдә нинди сораулар каралачак?

5 Шулай итеп, әйдәгез, вазифалар белән бүлешү мәсьәләсен ике яктан карап чыгыйк. Беренчесе, олы яшьтәге абый-кардәшләр яшьрәк кардәшләргә җыелышта күбрәк җаваплылык алырга ничек ярдәм итә ала, һәм ни өчен шулай эшләү мөһим? (2 Тим. 2:2) Икенчесе, ни өчен яшь абый-кардәшләргә тәҗрибәлерәк кардәшләргә ярдәм иткәндә һәм алардан өйрәнгәндә, дөрес караш сакларга кирәк? Башта, әйдәгез, Давыт патшаның үз улын бер бик мөһим эшкә ничек әзерләгәнен карап чыгыйк.

ДАВЫТ СӨЛӘЙМАННЫ ӘЗЕРЛӘГӘН ҺӘМ АҢА БУЛЫШЛЫК ИТКӘН

6. Давыт патша нәрсә эшләргә теләгән һәм Йәһвә аңа нәрсә дигән?

6 Еллар буе качак булып яшәгәннән соң, Давыт патша булып киткән һәм зур йортта яши башлаган. Ул Йәһвә өчен багышланган «йортның», ягъни гыйбадәтханәнең юклыгына хафаланган. Шуңа күрә Давыт Натан пәйгамбәргә: «Мин үзем эрбет агачыннан салынган йортта яшим, ә Йәһвәнең килешүе сандыгы чатырда тора»,— дигән. Шунда Натан аңа: «Бар, күңелең теләгәнчә эшлә, чөнки Аллаһы синең белән»,— дип җаваплаган. Әмма Йәһвә башкача уйлаган. Ул Натан пәйгамбәр аркылы Давытка: «Мин торачак йортны син салмаячаксың»,— дигән. Йәһвә Аллаһы Давытны алга таба да фатихалаячагына ышандырса да, гыйбадәтханәне аның улы Сөләйман төзиячәк дигән. Давыт моңа ничек караган? (1 Елъ. 17:1—4, 8, 11, 12; 29:1)

7. Давыт Йәһвәнең әйткәненә ничек караган?

7 Давыт төзеләчәк гыйбадәтханә өчен бөтен дан үзенә эләкмәячәк дип уйлап, аңа ярдәм итүдән баш тартмаган. Төзелгән бина, чыннан да, Давытның түгел, ә Сөләйманның гыйбадәтханәсе буларак билгеле булып киткән. Давыт, бәлки, күңелендәге теләген үзе тормышка ашыра алмаячагына бик күңелсезләнгәндер. Шулай да ул, бар көчен куеп, төзелешкә булышлык иткән. Ул эшчеләр төркемнәрен оештырган һәм тимер, бакыр, көмеш, алтын, шулай ук эрбет агачлары әзерләгән. Аннары Давыт Сөләйманны мондый сүзләр белән дәртләндереп җибәргән: «Хәзер исә, улым, Йәһвә синең белән булсын. Син уңышлы булырсың һәм Йәһвә Аллаһыңа йорт төзерсең, чөнки ул үзе синең турында шулай дигән иде» (1 Елъ. 22:11, 14—16).

8. Ни өчен Давыт Сөләйман мөһим эшне башкарырга әзер түгел дип уйлый алган һәм ул нәрсә эшләгән?

8 1 Елъязма 22:5 укы. Давыт Сөләйман шушы җитди эшне башкарып чыгарга әле әзер түгел дип уйлагандыр. Гыйбадәтханә «гаять мәһабәт» булырга тиеш булган, ә Сөләйман әле «яшь һәм тәҗрибәсез» булган. Шулай да Давыт Йәһвәнең Сөләйманга шушы зур эшне башкарырга ярдәм итәчәгенә һич шикләнмәгән. Шуңа күрә Давыт көченнән килгәнең барысын да эшләп, гаять зур төзелеш өчен мөмкин кадәр күбрәк төзү материаллары әзерләгән.

БАШКАЛАРНЫ ӨЙРӘТҮДӘН ШАТЛЫК ТАБЫГЫЗ

Яшьрәк абый-кардәшләрнең үз өсләренә күбрәк җаваплылык алулары бик сөендерә (9 нчы абзацны кара.)

9. Олы яшьтәге кардәшләр үз вазифаларын башкаларга тапшырудан ничек шатлык таба ала? Мисал китер.

9 Олы яшьтәге абый-кардәшләр, үз вазифаларын яшьрәк кардәшләргә тапшырырга кирәк булганда, төшенкелеккә бирелергә тиеш түгел. Аларны җаваплы вазифалар үтәргә өйрәтеп, тәҗрибәле абый-кардәшләр Йәһвә эшенә булышлык итә. Җыелыштагы җаваплы кардәшләр үзләре өйрәткән яшь кардәшләрнең эшне башкарырга яраклы булып киткәннәренә чын күңелдән шатланырга тиеш. Мисал итеп үз улын машина йөртергә өйрәткән әти кешене алыйк. Кечкенә чагында улы үз атасын күзәтә генә. Әмма бераз үскәч, атасы аңа нәрсә эшләгәнен аңлата. Аннары балигъ булып, машина йөртү таныклыгын алгач, улы үзе машина йөртә башлый, шулай да атасы аңа күрсәтмәләр бирүен дәвам итә. Башта алар машинаны чиратлашып йөртә, әмма атасы картая барган саен, машинаны күбесенчә улы йөртә башлый. Зирәк ата моңа бик шат һәм улын даими күзәтеп торырга кирәк дип санамый. Нәкъ шулай ук, олы яшьтәге абый-кардәшләр яшьрәк кардәшләрне Йәһвәнең оешмасында җаваплы вазифаларны үтәргә өйрәткәненә бик шат.

10. Мусаның дан-хөрмәткә һәм хакимлеккә карашы нинди булган?

10 Без башкаларның вазифаларыннан көнләшүдән сакланырга тиеш. Исраил лагерендагы кайберәүләр үзләрен пәйгамбәрләр кебек тота башлагач, Мусаның моңа ничек караганына игътибар итик. (Саннар 11:24—29 укы.) Аның ярдәмчесе Йошуа аларны туктатырга теләгән. Ул, күрәсең, алар Мусаның дәрәҗәсен һәм абруен төшерә дип уйлаган. Әмма Муса болай дигән: «Син минем өчен борчыласыңмы? Кирәкми, мин Йәһвәнең бөтен халкының пәйгамбәрләр булуын һәм Йәһвәнең үз рухын аларга иңдерүен теләр идем!» Муса килеп чыккан шул хәлдә Йәһвә кулын күргән. Үзенә дан-хөрмәт эзләр урынына, Муса Йәһвәнең бөтен хезмәтчеләренә дә шундый ук рухи бүләкләр бирелүен теләгән. Үзебезгә бирелә алган хөрмәтле вазифаларга башкалар ия булганда, без дә шатланырга тиеш түгелме?!

11. Бер абый-кардәш үз вазифаларын башкаларга тапшыру турында нәрсә дигән?

11 Безнең көннәрдә дистәләгән еллар буе Йәһвәгә ашкыну белән хезмәт итеп, башкаларны үз өстенә күбрәк җаваплылык алырга өйрәткән күп кенә абый-кардәшләрнең мисаллары бар. Мәсәлән, Питер исемле бер абый-кардәшебез 74 елдан артык вакыт тулы вакытлы хезмәттә катнашкан, шуның 35 елын ул Европадагы бер филиалда хезмәт итүгә багышлаган. Ул күп еллар буе Хезмәт бүлегенең күзәтчесе булган. Хәзер исә Питер кардәшнең вазифаларын еллар дәвамында аның белән бергә хезмәттәшлек иткән Пол исемле яшьрәк абый-кардәш башкара. Питер кардәштән үзгәргән вазифасы турында ни уйлаганы турында сорагач, ул болай дигән: «Үз өстенә зуррак җаваплылык алырга өйрәтелгән абый-кардәшләрнең булуларына һәм аларның үз эшләрен яхшы башкарганына мин шундый шат».

АРАГЫЗДА ОЛЫРАК БУЛГАННАРНЫ КАДЕРЛӘГЕЗ

12. Рихәбәм мисалыннан нинди сабак алып була?

12 Сөләйманның үлеменнән соң, аның улы Рихәбәм патша булып киткән. Үз вазифаларын үтәүгә кагылышлы киңәшкә мохтаҗ булганда, ул башта өлкәннәргә мөрәҗәгать иткән. Әмма аларның киңәшен кире кагып, ул үзе белән үскән һәм үзенә хезмәт иткән яшьрәк кешеләрнең киңәше буенча эш иткән. Моның нәтиҗәләре аянычлы булган (2 Елъ. 10:6—11, 19). Моннан нинди сабак алып була? Олырак һәм тәҗрибәлерәк кешеләрдән киңәш сорап, аларның сүзенә колак салуыбыз акыллы була. Яшьләр үзләренә ышанып тапшырылган эшне искечә башкарырга бурычлы дип уйларга тиеш түгел. Шул ук вакытта алар олыларның киңәшләрен кире кагарга да ашыгырга тиеш түгел.

13. Яшьләр олы яшьтәге абый-кардәшләр белән ничек хезмәттәшлек итәргә тиеш?

13 Кайбер яшь абый-кардәшләрнең күзәтүе астында олырак яшьтәге кардәшләр дә хезмәт итәргә мөмкин. Яшьрәк булганнарның вазифасы үзгәрсә дә, карарлар кабул иткәнче зирәклек һәм тәҗрибә туплаган олы яшьтәге кардәшләр белән киңәшләшү яхшы булыр иде. Алдарак искә алынган һәм Питер урынына Бәйтелдәге бер бүлекнең күзәтчесе булып хезмәт иткән Пол болай ди: «Мин Питер белән киңәшләшеп алыр өчен һәрвакыт вакыт табарга тырыштым һәм башкаларны да шулай эшләргә дәртләндердем».

14. Тимути белән рәсүл Паулның хезмәттәшлек итүеннән нәрсәгә өйрәнеп була?

14 Яшь Тимути күп еллар дәвамында рәсүл Паул белән бергә иңгә-иң хезмәт иткән. (Филипиялеләргә 2:20—22 укы.) Паул көринтлеләргә болай дип язган: «Мин сезгә Тимутине җибәрәм, чөнки ул — Хуҗабызга тугры хезмәт итүче сөекле улым. Ул Мәсих Гайсәгә хезмәт иткәндә кулланган ысулларымны исегезгә төшерер. Мин шул ысулларны бар җирдә, һәр җыелышта өйрәтәм» (1 Көр. 4:17). Бу сүзләрдән Паул белән Тимутинең тыгыз хезмәттәшлек иткәне күренә. Паул аны «Мәсих Гайсәгә хезмәт иткәндә кулланган ысулларга» өйрәтер өчен вакыт тапкан. Тимути бик тырыш булган һәм Паулның күңелен яулаган. Ул Тимутинең Көринттәге имандашларының рухи ихтыяҗлары турында кайгырта алачагына һич шикләнмәгән. Бу башкаларны җыелышта үз өстенә җитәкчелек алырга өйрәткән өлкәннәр өчен искиткеч үрнәк!

ҺӘРБЕРЕБЕЗНЕҢ ҮЗ РОЛЕ БАР

15. Кайбер үзгәрешләр безгә тәэсир иткәндә, Паулның киңәше ничек ярдәм итәчәк?

15 Без кабатланмас вакытларда яшибез. Йәһвә оешмасының җирдәге өлеше төрле-төрле яклардан үсеп алга бара. Әмма бу үзгәрешләр белән бәйле. Андый үзгәрешләр шәхсән безгә тәэсир итсә, әйдәгез, басынкы булыйк һәм бар игътибарыбызны үзебезгә түгел, ә Йәһвә ихтыярына туплыйк. Шулай эшләү арабыздагы бердәмлеккә булышлык итә. Рим мәсихчеләренә Паул болай дип язган: «Сезнең һәрберегезгә шуны әйтәм: үзегез хакында кирәгеннән артык уйламагыз, ләкин уйлау рәвешегездән төпле булуыгыз күренсен, һәркем Аллаһы тарафыннан үзенә бирелгән иманга карап фикер йөртсен. Тәнебезнең әгъзалары күп булса да, алар төрле роль үти. Шулай ук без дә, күп булсак та, Мәсих белән бердәмлектә бер тәнне тәшкил итәбез» (Рим. 12:3—5).

16. Һәр мәсихче Йәһвә оешмасында тынычлык һәм бердәмлекне саклар өчен нинди тырышлыклар куя ала?

16 Хәл-шартларыбыз нинди генә булмасын, әйдәгез, Йәһвәнең гаҗәеп Патшалыгының эшләренә алга таба да булышлык итик. Олы яшьтәге абый-кардәшләр, яшьләрне үзегез башкарган эшкә өйрәтегез. Яшь абый-кардәшләр, үз өстегезгә күбрәк җаваплылык алыгыз, тыйнак булыгыз һәм үзегездән олырак булганнарны ихтирам итегез. Ә сез, хатыннар, шартлары үзгәргән чакта үз ире Әкилгә тугры таяныч булган Прискилләдән үрнәк алыгыз (Рәс. 18:2).

17. Гайсә үз шәкертләренең нәрсә эшләячәгенә ышанган? Һәм ни өчен ул аларны өйрәткән?

17 Башкаларны үз өстенә күбрәк җаваплылык алуда өйрәтү ягыннан Гайсә иң яхшы үрнәк калдырган. Ул җирдәге хезмәтенең тәмамланачагын һәм үзе башкарган эшне башкалар үтәячәген белгән. Шәкертләре камил булмаса да, Гайсә аларга үз ышанычын белдергән һәм алар үзе кылган эшләрдән бөегрәк эшләр башкарачак дигән (Яхъя 14:12). Ул аларны яхшылап өйрәткән, һәм алар яхшы хәбәрне бар җирләрдә вәгазьли алган (Көл. 1:23).

18. Безне алда нинди киләчәк көтә һәм безнең барыбыз да нәрсә эшли ала?

18 Гайсә үз гомерен корбанга китереп үлгәннән соң, Аллаһы аны күктәге тормышка терелткән һәм «һәркайсы хөкүмәт, хакимият, кодрәт, хакимлек һәм һәркайсы исемнән югарырак утыртып», аңа тагы да зуррак эшләр башкарыр өчен вәкаләт биргән (Эфес. 1:19—21). Без, тугрылыгыбызны саклап Армагеддонга кадәр үлсәк тә, гаделлек хөкем сөргән яңа дөньяда терелтеләчәкбез. Анда һәрберебезнең чын канәгатьлек китергән күптөрле эше булачак. Әмма хәзер без барыбыз да бик мөһим эштә — яхшы хәбәрне вәгазьләү һәм шәкертләр әзерләү эшендә катнаша алабыз. Әйдәгез, яшьме без, олы яшьтәме, һәммәбез дә Раббыга һәрвакыт хезмәт итик (1 Көр. 15:58).