«КҮЗӘТҮ МАНАРАСЫ» (ӨЙРӘНҮ БАСМАСЫ) Июнь 2017

Бу басмадагы өйрәнү өчен мәкаләләр 2017 елның 31 июленнән алып 27 августына кадәр каралачак.

Хәтерлисеңме?

Соңгы айларда алган брошюралар сиңа ошадымы? Изге Язмаларга нигезләнгән күпме сорауга җавап бирә алганыңны тикшереп кара.

Кайгы-хәсрәтебез нинди генә булмасын, Йәһвә безне юата

Мәсихчеләр бүген никахта һәм гаилә тормышында очрый алган кайбер авырлыклар нинди? Һәм сез андый авырлыкларга дучар булсагыз, Аллаһыдан юатуны ничек ала аласыз?

Күңелегез рухи байлыкларга омтылсын

Нинди байлыкларны без кадерләргә тиеш һәм моны ничек эшләргә?

Тышкы кыяфәт киртә булмасын

Урамда яшәүче бер кеше башкалардан читләшкән һәм начар холыклы булган, әмма аның белән бер Йәһвә Шаһите сабыр гына сөйләшкәч, нәрсә булган?

Үзара каршылыкларны хәл итеп, тынычлыкка омтылыгыз

Кешеләр тынычлыкка бик мохтаҗ. Әмма берәрсе үзләренең абруен төшерә я горурлыгына тия башласа, күпләр үзләрен тыныч тота алмый. Тынычлыкны ничек саклап була?

«Аллаһы сиңа акыллылыгың өчен хәер-фатихасын бирсен!»

Бу сүзләрне борынгы Исраилдә яшәгән Давыт Абигыяне мактап әйткән. Нәрсә өчен Давыт аны мактаган һәм Абигыя мисалыннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

Күзләрегез мөһим сорауга төбәлгән булсын

Бөтен кешеләргә кагылган мөһим сорау нинди? Ни өчен аның турында белү сезнең өчен мөһим?

Йәһвәнең хакимлеге ягында торыгыз!

Йәһвәне галәмнең законлы идарәчесе итеп танысагыз, тормышыгыз ничек үзгәрер?

Сез беләсезме?

Ни өчен Гайсә гыйбадәтханәдә хайваннарны саткан кешеләрне «юлбасарлар» дип атаган?