Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

46 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Иманыгызның «зур калканы» нинди хәлдә?

Иманыгызның «зур калканы» нинди хәлдә?

«Иманның зур калканы да һәрвакыт үзегез белән булсын» (ЭФЕС. 6:16).

119 ҖЫР Нык иман саклыйк

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1, 2. а) Эфеслеләргә 6:16 буенча, ни өчен безгә «иманның зур калканы» кирәк? ә) Без нинди сораулар карап чыгарбыз?

СЕЗНЕҢ «иманның зур калканы» бармы? (Эфеслеләргә 6:16 укы.) Һичшиксез, бар. Калкан тәнне тулысынча диярлек яклаган кебек, иман да сезне дөньяның әхлаксыз, мәрхәмәтсез, бозык тәэсиреннән яклый.

2 Әмма, без «соңгы көннәрдә» яшәгәнгә, иманыбыз һәрвакыт сыналып тора (2 Тим. 3:1). Шуңа күрә мондый сораулар туа: безнең иман калканы ныкмы? Моны ничек тикшереп була? Аны нык тотарга нәрсә булышыр? Әйдәгез, бу сорауларга җавап алыйк.

КАЛКАНЫГЫЗНЫ ТИКШЕРЕГЕЗ

Сугыштан соң гаскәриләр үз калканнарын тикшергән (3 нче абзацны кара.)

3. Гаскәриләр үз калканнарын ничек кайгырткан һәм ни өчен?

3 Борынгы вакытта калканнар еш кына күн белән тышланган. Күн бозылмасын өчен һәм калканның металл өлешләре тутыкмасын өчен, гаскәриләр калканнарын май белән майлаган. Калканны ремонтларга кирәк булса, гаскәри моны шунда ук эшләгән һәм шулай итеп сугышка һәрвакыт әзер торган. Калкан белән иман бер-берсенә кайсы яктан охшаш?

4. Ни өчен безгә иман калканыбызны тикшерергә кирәк һәм ничек моны эшләп була?

4 Калканын тикшергән гаскәри кебек, безгә дә үз иманыбызны тикшереп һәм кайгыртып торырга кирәк. Без бит, мәсихчеләр буларак, дошманнарга каршы, шул исәптән явыз рухи затларга каршы, рухи сугыш алып барабыз (Эфес. 6:10—12). Башкалар безнең өчен иманыбыз калканын кайгырта алмый, бу шәхси җаваплылыгыбыз. Калканыбыз сынауларга чыдармы икәнен ничек билгеләргә? Башта Аллаһыга догада мөрәҗәгать итегез. Аннан соң Изге Язмалар ярдәмендә Аллаһының үзегез турында нәрсә уйлаганын аңларга тырышыгыз (Евр. 4:12). Аллаһы Сүзендә болай диелә: «Бөтен йөрәгең белән Йәһвәгә таян, үзеңнең аңлау сәләтеңә таянма» (Гыйб. сүз. 3:5, 6). Соңгы арада нинди карарлар кабул итүегез турында уйланыгыз. Әйтик, сез материаль авырлыкка дучар булдыгыз, ди. Сез ул вакытта Йәһвәнең Еврейләргә 13:5 тә язылган сүзләрен исегезгә төшердегезме? Ул мондый вәгъдә биргән: «Мин сине беркайчан да калдырмам һәм беркайчан да ташламам». Бу вәгъдә сезгә Йәһвәнең ярдәм итәчәген истә тотарга булыштымы? «Әйе» дисәгез, димәк, иман калканыгыз яхшы хәлдә.

5. Иманыгызны тикшергәндә, сез нәрсә аңларга мөмкин?

5 Иманыгызны тикшергәндә, сез элек игътибар итмәгән кимчелекләрегезне күрергә мөмкин, һәм бу сезне күңелсезләндерә ала. Бәлки, сез урынсыз борчылу, ялган сүзләр һәм төшенкелек аркасында иманыгызның зәгыйфьләнә башлаганын күрерсез. Ул чакта иманыгызны ныгытырга нәрсә булышыр?

ИМАННЫ ҖИМЕРӘ ТОРГАН НӘРСӘЛӘР

6. Нинди борчылулар урынлы?

6 Борчылуның кайбер төрләре урынлы. Мәсәлән, без Йәһвә белән Гайсәне күңелсезләндерергә куркабыз (1 Көр. 7:32). Җитди гөнаһ кылсак, без, борчылып, Йәһвә белән дуслыгыбызны торгызырга тырышабыз (Зәб. 38:18). Без шулай ук тормыш иптәшебезнең күңелен табу турында һәм гаилә әгъзалары белән җыелыштагыларның иминлеге турында борчылабыз (1 Көр. 7:33; 2 Көр. 11:28).

7. а) Урынсыз борчылулар нинди зыян китерә ала? ә) Гыйбрәтле сүзләр 29:25 буенча, ни өчен безгә кешеләрдән куркасы юк?

7 Икенче яктан, урынсыз борчылулар иманыбызны җимерә генә. Мәсәлән, без ризык белән кием турында борчылып йөрергә мөмкин (Мат. 6:31, 32). Нәтиҗәдә, бар игътибарыбызны материаль нәрсәләр җыюга туплый башлавыбыз бар. Йөрәгебездә хәтта акчага ярату үсәргә мөмкин. Моңа юл куйсак, иманыбыз зәгыйфьләнер һәм без рухи зыян күрербез (Марк 4:19; 1 Тим. 6:10). Ә әгәр башкаларның безнең турында нәрсә уйлаганнары аркасында чиктән тыш борчыла башласак, нәрсә булыр? Без Аллаһыдан түгел, ә көлүләр белән эзәрлекләүләрдән курка башларга мөмкин. Бу тозакка эләкмәс өчен, без Йәһвәдән иман белән кыюлык ялварып сорарга тиеш. (Гыйбрәтле сүзләр 29:25 укы; Лүк 17:5.)

(8 нче абзацны кара.) *

8. Ялган сүзләр ишеткәндә, без нәрсә эшләргә тиеш?

8 «Ялганның атасы» Шайтан, үз хезмәтчеләрен кулланып, Йәһвә һәм аның халкы турында ялган сүзләр тарата (Яхъя 8:44). Мәсәлән, мөртәтләр интернетта, телевидениедә һәм башка массакүләм мәгълүмат чараларында Йәһвә оешмасы турында ялганны сөйли я фактларны бозып күрсәтә. Моны Шайтанның «утлы уклары» дип атап була (Эфес. 6:16). Берәрсе безгә андый ялган сүзләр сөйли башласа, нәрсә эшләргә? Аларны тоткарланмыйча кире кагарга! Ни өчен? Чөнки без Йәһвәгә һәм кардәшләргә ышанабыз. Без мөртәтләр белән аралашудан качарга тиеш. Беркем һәм бернәрсә дә, шул исәптән безнең кызыксынучанлыгыбыз да, безне мөртәтләрне тыңларга я алар белән бәхәсләшергә этәрмәсен!

9. Төшенкелек безгә ничек тәэсир итә ала?

9 Иманыбыз төшенкелек аркасында да какшарга мөмкин. Без төшенкелеккә шәхси проблемаларыбыз аркасында бирелә алабыз. Әлбәттә, без проблемаларга күзебезне йома алмыйбыз; алай эшләсәк, бу җавапсызлык булыр иде. Әмма проблемалар турында гына уйлап йөрмик. Югыйсә карашыбыз Йәһвә биргән гаҗәеп өметтән читкә китәр (Ачыл. 21:3, 4). Боегу хисе аркасында, без хәлсезләнеп бирешергә мөмкин (Гыйб. сүз. 24:10). Безнең белән андый хәл була күрмәсен!

10. Бер апа-кардәшнең сүзләреннән нәрсәгә өйрәнеп була?

10 АКШта яшәүче бер апа-кардәшнең мисалын карап чыгыйк. Ул, каты авырган ире турында кайгыртып, нык иман күрсәтә. Төп идарәгә язган хатында ул болай дигән: «Хәлебез кайвакыт бик авыр һәм бик боектыра, әмма өметебез нык булып кала. Мин Йәһвәгә иманыбызны ныгытыр өчен һәм безне рухландырыр өчен биргән бар нәрсәсе өчен бик рәхмәтлемен. Безгә андый дәртләндергеч үгет-нәсыйхәтләр бик кирәк. Бу безгә бирешмәскә һәм Шайтан яудырган бар сынауларны кичереп чыгарга булыша». Бу апа-кардәшнең сүзләреннән күренгәнчә, без төшенкелекне җиңә алабыз! Ничек итеп? Авырлыкларыгызга Шайтаннан булган сынауларга кебек карагыз. Йәһвәнең юаныч чыганагы булуын таныгыз. Аллаһы биргән рухи ризыкны кадерләгез.

Сез иман калканыгызны ныгытасызмы? (11 нче абзацны кара.) *

11. Иман калканын тикшерер өчен, без үзебезгә нинди сораулар бирергә тиеш?

11 Иман калканыгызны ремонтларга кирәкме икәнен аңлар өчен, үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Мин соңгы айларда урынсыз борчылуларга бирелмәдемме? Мин мөртәтләрнең ялган сүзләрен тыңламадыммы я алар белән бәхәсләшмәдемме? Мин төшенкелеккә үземне җиңәргә юл куймадыммы?» Бар сорауларга җавабыгыз «юк» булса, калканыгыз яхшы хәлдә дип әйтеп була. Әмма безгә алга таба да сак булырга кирәк, чөнки Шайтанның башка кораллары да бар һәм ул аларны безгә каршы куллана. Әйдәгез, хәзер моңа кагылып китик.

БАЙЛЫК ҖЫЮ ТОЗАГЫННАН САКЛАНЫГЫЗ

12. Байлыкка омтылу нинди нәтиҗәләргә китерә ала?

12 Байлыкка омтылу аркасында, калканыбыз турында онытуыбыз бар. Нәтиҗәдә, ул начар хәлгә килергә мөмкин. Рәсүл Паул болай дип язган: «Бернинди гаскәри дә, үзен хезмәткә алучыга ярарга теләп, үз хезмәтенә кагылышы булмаган табышлы эшләрдә катнашмый» (2 Тим. 2:4). Рим гаскәриләренә сәүдә эше белән шөгыльләнергә ярамаган. Берәр гаскәри бу таләпкә буйсынмаса, бу нәрсәгә китерер иде?

13. Ни өчен гаскәриләргә, хәрби хезмәттән тыш, башка эшләр белән шөгыльләнергә ярамаган?

13 Мондый хәлне күз алдыгызга китерегез. Иртән гаскәриләр кылыч белән куллану осталыгын арттыра, әмма аларның берсе килмәгән. Аның үз кибете бар, һәм хәзер ул шунда ризыклар сата. Кич белән гаскәриләр үз хәрби киемнәрен әзерли һәм кылычларын кайрый. Әмма теге солдат кабат юк: ул киләсе көнгә товарларын әзерли. Киләсе көнне кинәт дошман һөҗүм итә. Гаскәриләрнең кайсысы бу сугышка әзер булыр һәм, нәтиҗәдә, үз командирының хуплавын алыр? Сез кайсы гаскәринең үзегез янында сугышуын теләр идегез?

14. Мәсих гаскәриләре буларак, без нәрсәне күбрәк кадерлибез?

14 Яхшы гаскәри кебек, без дә «командирларыбызны» — Йәһвә белән Гайсәне сөендерергә телибез. Безнең өчен аларның хуплавын алу Шайтан дөньясы тәкъдим иткән бар нәрсәдән дә күпкә кадерлерәк. Без вакытыбыз белән көчебезне хезмәт итәр өчен һәм хәрби киемнәребезне кайгыртыр өчен кулланабыз.

15. Паул нәрсәдән кисәткән һәм ни өчен?

15 Әмма безгә һәрвакыт сак булырга кирәк! Ни өчен? Рәсүл Паул аңлатканча, «баерга теләүчеләр» «иманнан читләшә» (1 Тим. 6:9, 10). «Читләшә» дигән сүз шуны күрсәтә: әллә ни кирәк булмаган әйберләрне сатып алу аркасында, игътибарыбыз акрын-акрын читкә китәргә мөмкин. Нәтиҗәдә, йөрәгебездә «бик күп акылсыз һәм зарарлы теләкләр» туа ала. Бу теләкләр йөрәгебездә тамырланмасын өчен, аларның Шайтан кораллары булганын онытмыйк. Ә Шайтанның максаты — иманыбызны җимерү.

16. Марк 10:17—22 дә язылган очракны исәпкә алып, нинди сораулар турында уйланырга кирәк?

16 Әйтик, безнең төрле әйберләр сатып алырга мөмкинлегебез бар, ди. Берәр әйбер әллә ни кирәк булмаса да, аны сатып алсак, бу начармы? Начар түгел түгелен. Әмма мондый сораулар турында уйланыгыз: «Мин төрле әйберләр сатып ала алсам да, аларны кулланыр өчен һәм ремонтлар өчен көчем һәм вакытым бармы? Мин үз милкемә бөтен йөрәк белән ябышмаммы? Байлык яратып, мин Гайсәнең хезмәтне киңәйтергә чакыруын кире каккан бер яшь егетнең хатасын кабатламаммы?» (Марк 10:17—22 укы.) Гади тормыш алып барып, вакытыбыз белән көчебезне Аллаһы ихтыярын үтәүгә багышлау күпкә яхшырак булыр иде!

КАЛКАНЫГЫЗНЫ НЫКЛАП ТОТЫГЫЗ

17. Без нәрсәне беркайчан да онытмаска тиеш?

17 Сугышта катнашканыбызны беркайчан да онытмыйк һәм көрәшергә һәр көн әзер торыйк (Ачыл. 12:17). Кардәшләребез безнең өчен иман калканын йөртә алмый. Аны ныклап тоту — безнең эшебез.

18. Ни өчен борынгы вакытта гаскәриләр үз калканнарын ныклап тотарга тырышкан?

18 Борынгы вакытта гаскәри, батырлык белән сугышса, хөрмәт казанган. Ә сугыштан калкансыз кайту оят эш булган. Рим тарихчысы Тацит болай дип язган: «Гаскәри үз калканын югалтса, бу аның өчен иң зур гарьлек булган». Менә ни өчен гаскәриләр үз калканнарын ныклап тотарга тырышкан.

Изге Язмаларны укып, регуляр рәвештә очрашуларга йөреп һәм хезмәттә актив катнашып, апа-кардәш үз иман калканын ныклап тотуын күрсәтә (19 нчы абзацны кара.)

19. Калканны ныклап тотуыбыз нәрсәдән күренер?

19 Без иман калканын ныклап тотуыбызны ничек күрсәтәбез? Без җыелыш очрашуларына регуляр рәвештә йөрибез һәм башкаларга Йәһвә һәм аның Патшалыгы турында сөйлибез (Евр. 10:23—25). Моннан тыш, без, дога кылып, Аллаһы Сүзен көн саен укыйбыз һәм аның киңәшләрен һәм җитәкчелеген тормышның бар өлкәләрендә кулланабыз (2 Тим. 3:16, 17). Безгә Шайтанның бер коралы да төзәтелмәслек зыян китермәячәге билгеле (Ишаг. 54:17). Иманыбызның «зур калканы» ярдәмендә без, кардәшләр белән иңгә-иң торып, кыюлык белән үз хезмәтебезне башкарырбыз һәм һәр көн алып барган сугышта җиңүчеләр булып чыгарбыз. Ә иң мөһиме, без Гайсә Мәсих яклы торырбыз, ә ул тиздән Шайтан белән аның тарафдарларын җиңәчәк (Ачыл. 17:14; 20:10).

118 ҖЫР «Иманыбызны арттырчы»

^ 5 абз. Борынгы вакытта гаскәриләр үзләрен калкан ярдәмендә яклаган. Безнең иманыбызны калкан белән чагыштырып була. Гаскәри калканын тикшерергә тиеш булган кебек, безгә дә иманыбызны тикшерергә һәм ныгытырга кирәк. Бу мәкаләдә без «иманның зур калканын» яхшы хәлдә сакларга өйрәнербез.

^ 58 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: телевизорда Йәһвә Шаһитләре турында ялганны тараткан мөртәтләрне күрсәтә башлагач, мәсихче гаилә телевизорны шунда ук сүндереп куя.

^ 60 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: соңрак гаилә өйрәнүе вакытында гаилә башы, гаиләсенең иманын ныгытыр өчен, Изге Язмалардагы бер өзекне карап чыга.