Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

47 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Бер-беребезгә карата ярату һәрвакыт нык булсын

Бер-беребезгә карата ярату һәрвакыт нык булсын

«Бер-беребезне яратып яшик, чөнки мәхәббәт Аллаһыдан» (1 ЯХЪЯ 4:7).

109 ҖЫР Бер-берегезне эчкерсез яратыгыз

БУ МӘКАЛӘДӘ a

1, 2. а) Ни өчен Паул, иман һәм өмет белән чагыштырганда, мәхәббәт иң бөеге дип әйткән? ә) Бу мәкаләдә без нинди сорауларга җавап алырбыз?

 РӘСҮЛ Паул, көринтлеләргә юллаган беренче хатта иман, өмет һәм мәхәббәт турында язганда, «аларның иң бөеге — мәхәббәт» дип әйткән (1 Көр. 13:13). Ни өчен ул шулай әйткән? Чөнки киләчәктә, Аллаһының яңа дөнья турындагы бар вәгъдәләре тормышка ашкач, безгә инде иман да, өмет тә кирәк булмаячак. Ләкин безгә Йәһвәне һәм кешеләрне һәрвакыт яратырга кирәк булачак. Безнең мәхәббәтебез мәңге үсеп торачак.

2 Безгә мәхәббәтне һәрвакыт күрсәтергә кирәк булачак икән, әйдәгез, мондый өч сорауны карап китик: 1) Ни өчен бер-беребезне ярату мөһим? 2) Без бер-беребезгә яратуны ничек күрсәтә алабыз? 3) Яратуыбыз һәрвакыт көчле булсын өчен, нәрсә эшләргә?

НИ ӨЧЕН БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ ЯРАТУ МӨҺИМ?

3. Бер-беребезне яратыр өчен безнең нинди сәбәпләребез бар?

3 Ни өчен без бер-беребезне яратырга тиеш? Сәбәпләрнең берсе — мәхәббәт безнең чын мәсихчеләр икәнебезне күрсәтә. Гайсә үз рәсүлләренә болай дигән: «Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең минем шәкертләрем булуыгызны белерләр» (Яхъя 13:35). Өстәвенә, ярату безне берләштерә. Рәсүл Паул мәхәббәтне «бердәмлекнең камил бәйләнешләре» дип атаган (Көл. 3:14). Мәхәббәтне күрсәтер өчен тагын бер мөһим сәбәп бар. Рәсүл Яхъя моның турында үз имандашларына болай дип язган: «Аллаһыны яратучы үз кардәшен дә яратырга тиеш» (1 Яхъя 4:21). Әйе, бер-беребезне яратканда, без Аллаһыны да яратуыбызны күрсәтәбез.

4, 5. Кардәшләргә һәм Аллаһыга карата мәхәббәт бер-берсе белән ничек бәйле? Мисал китерегез.

4 Аллаһыны яратуыбыз кардәшләрне яратуыбыз белән ничек бәйле? Моны аңлар өчен, бер мисалны карап китик. Табиб, авыру кешенең йөрәге нинди хәлдә икәнен аңлар өчен, аның йөрәк тибешен тикшерә. Бу мисалны мәхәббәт темасына ничек кулланып була?

5 Табиб, йөрәк тибешен тикшереп, авыруның йөрәге нинди хәлдә икәнен аңлый алган кебек, без дә, башкаларны яратуыбыз никадәр нык икәнен тикшереп, Аллаһыга карата мәхәббәтебез никадәр көчле икәнен аңлый алабыз. Кардәшләргә карата ярату җитеп бетми икән, Аллаһыга карата яратуыбыз да сүрелгән булып чыга. Ә инде кардәшләргә һәрвакыт ярату күрсәтергә тырышабыз икән, димәк, Йәһвә белән мөнәсәбәтләребез дә нык.

6. Кардәшләребезгә карата яратуыбыз сүрелә башласа, ни өчен моны игътибарсыз калдырырга ярамый? (1 Яхъя 4:7—9, 11)

6 Кардәшләргә карата мәхәббәтебез сүрелгән икән, бу бездә рухилыгыбыз белән проблема барлыгын ачыклый. Рәсүл Яхъя бу фикерне болай дип белдергән: «Үзе күргән кардәшен яратмаучы кеше үзе күрмәгән Аллаһыны ярата алмый» (1 Яхъя 4:20). Без бу сүзләрдән нәрсәгә өйрәнәбез? «Бер-беребезне яратсак» кына, без Йәһвәне сөендерә алырбыз. (1 Яхъя 4:7—9, 11 укы.)

БЕЗ БЕР-БЕРЕБЕЗГӘ ЯРАТУНЫ НИЧЕК КҮРСӘТӘ АЛАБЫЗ?

7, 8. Без кардәшләрне яратканыбызны ничек күрсәтә алабыз?

7 Аллаһы Сүзендә кат-кат «бер-берегезне яратыгыз» дигән әмер кабатлана (Яхъя 15:12, 17; Рим. 13:8; 1 Тис. 4:9; 1 Пет. 1:22; 1 Яхъя 4:11). Ләкин мәхәббәт ул — эчке сыйфат. Алайса, кешеләр без аларны яратканыбызны ничек билгели алыр? Сүзләребездән һәм эшләребездән.

8 Без кардәшләргә карата яратуыбызны төрле юллар белән күрсәтә алабыз. Мәсәлән, Изге Язмаларда мондый киңәшләр бар: «бер-берегезгә дөресен сөйләгез» (Зәк. 8:16); «бер-берегез белән тату яшәгез» (Марк 9:50); «бер-берегезгә ихтирам күрсәтүдә беренче булыгыз» (Рим. 12:10); «бер-берегезне... кабул итегез» (Рим. 15:7); «бер-берегезне ихлас күңелдән кичереп яшәгез» (Көл. 3:13); «авырлыкларыгызны күтәрешеп йөрегез» (Гәл. 6:2); «бер-берегезне... дәртләндереп торыгыз» (1 Тис. 4:18); «бер-берегезне... ныгытып торыгыз» (1 Тис. 5:11); «бер-берегез турында дога кылыгыз» (Ягък. 5:16).

Без авырлыклар кичергән кардәшләргә карата яратуыбызны ничек күрсәтә алабыз? (7—9 нчы абзацны кара.)

9. Ни өчен юатуны мәхәббәтнең чагылышы дип әйтеп була? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

9 Үткән абзацта искә алынган киңәшләрнең берсен карап чыгыйк. Рәсүл Паул «бер-берегезне... дәртләндереп торыгыз» дигән. «Дәртләндереп торыгыз» дип тәрҗемә ителгән сүзне «юатыгыз» дип тә тәрҗемә итеп була. Ни өчен юату мәхәббәтнең мөһим чагылышы дип әйтеп була? Изге Язмалар буенча бер белешмәлектә әйтелгәнчә, Паул кулланган сүз көчле сынау аша үткән кеше янында булуны аңлата. Шулай итеп, авыр сынау кичергән кардәшне юатып, без аңа хакыйкать юлында калырга булышабыз һәм аңа ярату күрсәтәбез (2 Көр. 7:6, 7, 13).

10. Кызгану хисе юату белән ничек бәйле?

10 Юату кызгану хисе белән тыгыз бәйле. Кызганучан кеше башкаларны юатырга һәм аларның авырлыкларын җиңеләйтергә тели. Башта ул кызгану хисе тоя, ә аннары юата. Паул да юанычны Йәһвәнең кызгануы белән бәйләгән. Ул Йәһвәне «рәхимлелек Атасы һәм һәртөрле юаныч Аллаһысы» дип атаган (2 Көр. 1:3). «Рәхимлелек» дигәндә, Паул башкаларга карата кызгануны күздә тоткан. Шулай итеп, Аллаһыны рәхимлелек Аллаһысы дип атап, ул аның кешеләрне нык кызганганын күздә тоткан. Кызгану хисе Йәһвәне, «кайгы-хәсрәтебез нинди генә булмасын», безне юатырга дәртләндерә (2 Көр. 1:4). Чишмә суы сусаган кешегә көч өстәгән кебек, Йәһвә дә, газаплар кичергән кешеләрне юатып, аларга көч өсти. Без «рәхимлелек Аллаһысы һәм һәртөрле юаныч Аллаһысы» Йәһвәдән ничек үрнәк ала алабыз? Безгә башкаларны юатырга дәртләндерүче сыйфатлар үстерергә кирәк. Нинди сыйфатлар турында сүз бара?

11. Көләсәйлеләргә 3:12 һәм 1 Петер 3:8 буенча, тагын нинди сыйфатлар безгә башкаларны яратырга һәм юатырга булышыр?

11 «Бер-берегезне... дәртләндереп торыгыз» дигән киңәш буенча көн дә эш итәр өчен, безгә кызгану хисе һәм бер-беребезнең хәленә керә белү, бер-беребезне туганнарча ярату һәм игелек сыйфатлары кирәк. (Көләсәйлеләргә 3:12; 1 Петер 3:8 укы.) Бу сыйфатлар шәхесебезнең өлеше булып китсә, без башкаларны, һичшиксез, юатырбыз. Гайсә әйткәнчә: «Күңелдә ни булса, авыздан шул чыга бит. Яхшы кеше үзенең яхшылык хәзинәсеннән яхшылык чыгара» (Мат. 12:34, 35). Әйе, кардәшләребезне юату — мәхәббәтнең мөһим чагылышы.

БЕР-БЕРЕБЕЗГӘ КАРАТА ЯРАТУ ҺӘРВАКЫТ КӨЧЛЕ БУЛСЫН ӨЧЕН, НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ?

12. а) Ни өчен безгә, мәхәббәтебез сүрелмәсен өчен, сак булырга кирәк? ә) Без нинди сорауны карап чыгарбыз?

12 Без барыбыз да «бер-беребезне яратып яшәргә» телибез (1 Яхъя 4:7). Ләкин Гайсә соңгы көннәрдә «күпләрнең мәхәббәте суыныр» дип әйткән, шуңа күрә безгә Гайсәнең бу сүзләрен истә тоту мөһим (Мат. 24:12). Гайсә моны үз шәкертләре турында әйтмәгән. Шулай да безгә сак булырга кирәк, чөнки бу явыз дөньяның рухы безгә дә тәэсир итәргә мөмкин. Без кардәшләргә карата яратуыбыз никадәр нык икәнен ничек тикшерә алабыз?

13. Мәхәббәтебезне нәрсә сынарга мөмкин?

13 Кардәшләребезгә карата мәхәббәтебез никадәр нык икәнен тикшерер өчен, мондый сорау турында уйланыйк: «Кардәшләрнең кимчелекләрен күргәндә, без үзебезне ничек тотабыз?» (2 Көр. 8:8) Рәсүл Петер болай дип язган: «Барыннан да бигрәк бер-берегезне нык яратыгыз, чөнки ярату күп гөнаһларны каплый» (1 Пет. 4:8).

14. 1 Петер 4:8 буенча, мәхәббәтебез нинди булырга тиеш? Мисал китерегез.

14 Петернең сүзләренә тагын бер тапкыр игътибар итик. 8 нче шигырьнең беренче өлешендә Петер кардәшләрне «нык яратыгыз» дип яза. Ә шигырьнең икенче өлешендә андый ярату «күп гөнаһларны каплый» дип әйтелә. Мондый мисал турында уйланыйк. Искергән өстәлнең таушалган урыннарын каплар өчен, без эскәтер җәябез. Моның ярдәмендә өстәлнең ямьсез урыннары күренми башлый. Нәкъ шулай ук ярату да кардәшләрнең гөнаһларын «каплый». Аларны яратсак, без аларның кимчелекләрен һәм хаталарын кичерә алырбыз.

15. Көчле ярату безне нәрсә эшләргә дәртләндерә? (Көләсәйлеләргә 3:13)

15 Кардәшләр безгә каршы гөнаһ кылганда, бу кайвакыт кыен булса да, көчле ярату аларны кичерергә дәртләндерсен. (Көләсәйлеләргә 3:13 укы.) Башкаларны кичергәндә, без Йәһвәне сөендерәбез. Кардәшләрнең кимчелекләре һәм хаталары аркасында боекмаска безгә тагын нәрсә булышыр?

Без, яхшы килеп чыккан фотосурәтләрне генә саклаган кебек, кардәшләр турында яхшы истәлекләрне генә хәтердә саклыйбыз, ә күңелдәге начар истәлекләрне алып ташларга тырышабыз (16, 17 нче абзацны кара.)

16, 17. Кардәшләрнең кечкенә хаталарына игътибар итмәскә безгә нәрсә булышыр? Мисал китерегез. (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

16 Кардәшләрдә кимчелекләрне түгел, ә уңай якларын күрергә тырышыгыз. Бер мисал карап чыгыйк. Сез дусларыгыз белән бергә очраштыгыз, ди. Вакытны бик күңелле үткәрәсез һәм бергә фотога төшәсез. Алай-болай фотосурәт яхшы килеп чыкмаса дип, гадәттә, тагын берничә сурәт төшерәсез. Һәм соңыннан караганда, чынлап та, бер фотода бер абый-кардәш елмаймаган икәнен күрәсез һәм ул фотосурәтне юк итәсез.

17 Безнең истәлекләребезне дә фотосурәтләр белән чагыштырып була. Без кардәшләр белән вакыт үткәрергә яратабыз. Ә әгәр дә шул вакытта берәр кардәш безгә ошап җитмәгән нәрсәдер әйтсә я эшләсә, нәрсә эшләрбез? Ни өчен начар фотографияне юк иткән кебек, күңелдәге начар истәлекләрне дә алып ташламаска? (Гыйб. сүз. 19:11; Эфес. 4:32) Безнең яраткан кардәшләребез белән күпме күңелле матур мизгелләр булды! Шуларны хәтеребездә саклыйк.

НИ ӨЧЕН БҮГЕН ЯРАТУ КҮРСӘТҮ АЕРУЧА МӨҺИМ?

18. Бу мәкаләдә каралган төп фикерләрне кабатлагыз.

18 Ни өчен бер-беребезне ярату мөһим? Инде әйтеп киткәнебезчә, кардәшләрне яратудан безнең Йәһвәне яратуыбыз күренә. Ә яратуны эштә ничек күрсәтә алабыз? Моның өчен бер мөмкинлек — кардәшләрне юату. Әгәр дә йөрәгебездә кызгану хисләре булса, аларны юата алырбыз. Ә бу хисләрне күрсәтү өчен йөрәктә ярату булырга тиеш. Ул сүнмәсен өчен, нәрсә эшләргә? Кыен булса да, бер-беребезнең хаталарын кичерергә өйрәнергә кирәк.

19. Бер-беребезгә карата ярату күрсәтү ни өчен бигрәк тә бүген мөһим?

19 Ни өчен ярату күрсәтү аеруча бүген мөһим? Бу сорауга җавапны Петернең сүзләреннән табабыз: «Һәр нәрсәнең ахыры якынлаша. Шуңа күрә... бер-берегезне нык яратыгыз» (1 Пет. 4:7, 8). Әйе, бу дөньяның ахыры бик якын. Якын киләчәктә безне нәрсә көтә? Гайсә Мәсих үз шәкертләренә болай дигән: «Сез минем шәкертләрем булганга, бар халыклар сезне нәфрәт итәр» (Мат. 24:9). Әйе, мондый дошманлыкны кичереп чыгар өчен, безгә бердәм булырга кирәк. Мәхәббәт «бердәмлекнең камил бәйләнешләре» булганга, бу сыйфатны күрсәтеп торсак, Шайтан бердәмлегебезне беркайчан да җимерә алмаячак (Көл. 3:14; Флп. 2:1, 2).

130 ҖЫР Кичерүчән булыгыз

a Кардәшләребезгә карата мәхәббәт күрсәтү бигрәк тә бүген мөһим. Ни өчен һәм моны ничек эшләп була?