Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы белән бергә хезмәт итү шатлык китерә

Аллаһы белән бергә хезмәт итү шатлык китерә

«Аллаһы белән бергә хезмәт итеп, без сезне шуңа да өндибез: аның юмарт игелеген кабул итеп, моның максатын онытмагыз» (2 КӨР. 6:1).

ҖЫРЛАР: 28, 14

1. Аллаһы Тәгалә Йәһвә башкаларны нәрсә эшләргә чакыра?

АЛЛАҺЫ Тәгалә Йәһвә — бар нәрсәне Барлыкка Китерүче. Ул чиксез зирәклеккә һәм көч-кодрәткә ия. Әюп, Йәһвә аңа үзенең иҗади эшләренә кагылышлы сораулар биргәч, моны аңлаган. Ул болай дигән: «Мин синең бар нәрсәне эшли алганыңны, һәр ниятеңне үти алганыңны беләм» (Әюп 42:2). Йәһвә, бар нәрсәне үзе эшли алса да, үз ниятен тормышка ашырыр өчен иң баштан ук башкаларны үзе белән хезмәт итәргә чакырган.

2. Аллаһы Гайсәне нинди мөһим эштә катнашырга чакырган?

2 Аллаһы барлыкка китергәннәрнең беренчесе аның Улы булган. Йәһвә үз Улына бар нәрсәне — рухи һәм материаль дөньяны барлыкка китерүдә катнашырга мөмкинлек биргән (Яхъя 1:1—3, 18). Гайсә турында рәсүл Паул болай дип язган: «Күктәге һәм җирдәге, күзгә күренгән һәм күренмәгәннәрнең һәммәсе — тәхетләр дә, хакимлекләр дә, хөкүмәтләр дә, хакимиятләр дә — аның аркылы яратылган. Барысы аның аша һәм аның өчен яратылган булган» (Көл. 1:15—17). Шулай итеп, Йәһвә үз Улына бар нәрсәне барлыкка китерүдә катнашырга мөмкинлек биреп һәм башкаларга үз Улының мөһим роле турында белдереп, аңа хөрмәт күрсәткән.

3. Йәһвә Адәмгә нинди эштә катнашырга мөмкинлек биргән һәм ни өчен?

3 Йәһвә шулай ук кешеләргә дә үзе белән хезмәт итәргә мөмкинлек биргән. Мәсәлән, ул Адәмгә хайваннарга исем бирергә кушкан (Ярат. 2:19, 20). Адәмгә аларны күзәтү, аларның үзенчәлекләрен өйрәнү һәм һәрберсенә туры килгән исем бирү зур шатлык китергәндер! Йәһвә хайваннарга үзе дә исемнәр бирә алыр иде, ул бит аларны барлыкка китергән. Шулай да Аллаһы яратудан чыгып, Адәмгә аларга исем бирү йөкләмәсен биргән. Аллаһы Адәмгә шулай ук Гадән бакчасының чикләрен киңәйтеп, бөтен җир йөзен оҗмахка әйләндерергә мөмкинлек биргән (Ярат. 1:27, 28). Әмма шунысы кызганыч, Адәм Аллаһы белән хезмәт итү мөмкинлегеннән баш тартып, үзен дә, бар токымнарын да һәлакәткә дучар иткән (Ярат. 3:17—19, 23).

4. Аллаһы ихтыярын үтәүдә башкалар ничек катнашкан?

4 Соңрак Аллаһы башка кешеләргә дә үз ниятен үтәүдә катнашырга мөмкинлек биргән. Нух көймә төзегән һәм, нәтиҗәдә, ул үз гаиләсе белән бөтендөнья Туфанында исән калган. Муса Исраил халкын Мисырдан алып чыккан. Йошуа шул халыкны Вәгъдә ителгән җиргә алып барган. Сөләйман Иерусалимда гыйбадәтханә төзегән. Мәрьям Гайсәнең анасы булып киткән. Аллаһының бу тугры хезмәтчеләре һәм күп кенә башка кешеләр Йәһвәнең ихтыярын үтәр өчен, аның белән бергә хезмәт иткән.

5. Без нинди эштә катнаша алабыз, һәм Йәһвә аны үзе башкара алыр идеме? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

5 Бүген Йәһвә безне Мәсих җитәкчелегендәге Патшалык эшләрендә кулыбыздан килгәнне эшләргә чакыра. Изге хезмәтнең күп төрләре бар. Аларның кайберләрендә бөтен мәсихчеләр катнаша алмаса да, һәрберебез Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү эшендә катнаша ала. Әлбәттә, Йәһвә бу эшне үзе дә башкара алыр иде. Ул күктән җирдәге кешеләр белән турыдан-туры сөйләшә алыр иде. Гайсә әйткәнчә, Йәһвә хәтта ташларны да Мәсих-Патша турында игълан иттерә алыр иде (Лүк 19:37—40). Шулай да Йәһвә безгә аның «хезмәттәшләре» булу мөмкинлеген биргән (1 Көр. 3:9). Рәсүл Паул болай дип язган: «Аллаһы белән бергә хезмәт итеп, без сезне шуңа да өндибез: аның юмарт игелеген кабул итеп, моның максатын онытмагыз» (2 Көр. 6:1). Аллаһы белән бергә хезмәт итү — кеше лаек булмаган хөрмәт, һәм ул безгә зур шатлык китерә. Ни өчен? Кайбер сәбәпләрне карап чыгыйк.

АЛЛАҺЫ БЕЛӘН БЕРГӘ ХЕЗМӘТ ИТҮ БЕЗГӘ ШАТЛЫК КИТЕРӘ

6. Аллаһының беренче Улы үз Атасы янында хезмәт иткәндә нәрсә хис иткән?

6 Иң баштан ук Йәһвәнең хезмәтчеләре аның белән бергә хезмәт итүдән шатлык тапкан. Зирәклекнең гәүдәләнеше булган Аллаһының бердәнбер Улы болай дигән: «Раббы Үз юлының башында ук... мине булдырды. Мин һөнәрче сыйфатында Аллаһы янында булдым, һәр заман, һәр көн Аның сөенече, һәрвакыт Аның янында куанучы булдым» (Гыйб. сүз. 8:22, 30). Гайсә үз Атасы янында хезмәт итеп, сөенеч тапкан. Ул үзенең башкарган эшләренә дә, Йәһвәнең үзен яратканына да шатланган. Ә безнең турында нәрсә әйтеп була?

Берәрсен хакыйкатькә өйрәтүдән тыш тагы да күбрәк канәгатьлек китерүче эш бармы? (7 нче абзацны кара.)

7. Ни өчен вәгазьләү эше безгә шатлык китерә?

7 Гайсә сүзләре буенча, биргәндә дә, алганда да без бәхет кичерәбез (Рәс. 20:35). Хакыйкатьне белүебез һәм аны башкалар белән уртаклашуыбыз безгә шатлык китерә. Кешеләр белән Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне уртаклашканда без рухи яктан ач кешеләрне очратабыз. Аллаһыбызга якынлашып, аның Сүзендәге кыйммәтле хакыйкатьләрне кадерли башлаганда аларның күңелләре шатлык белән тула. Аларның үз фикер йөртүендә һәм яшәү рәвешендә үзгәрешләр ясаганнарын күреп, безнең күңелебез сөенә. Без яхшы хәбәрне вәгазьләү эшенең үтә мөһим икәнен аңлыйбыз. Ул Аллаһы белән татулашкан кешеләр өчен мәңгелек тормышка юл ача (2 Көр. 5:20). Кешеләргә мәңгелек тормышка китерәчәк юлны табарга булышу — иң шатлыклы һәм чын канәгатьлек китерүче эш!

8. Йәһвә белән бергә хезмәттәшлек итү турында кардәшләр нәрсә әйтә?

8 Әйе, кешеләрнең без вәгазьләгән хәбәрне кабул итүләре безгә шатлык китерә. Әмма Йәһвәнең безне хуплаганын һәм аңа хезмәт итүдә куйган тырышлыкларыбызны кадерләвен белү дә безне сөендерә. (1 Көринтлеләргә 15:58 укы.) Италиядә яшәүче Ма́рко болай ди: «Йәһвәгә иң яхшысын биргәнемне аңлау күңелемне чиксез шатлык белән тутыра. Моны берәрсе өчен эшләгән булсам, ул нәрсә эшләгәнемне тиздән онытыр иде». Италиядә хезмәт итүче Фра́нко исемле абый-кардәш тә охшаш фикер әйткән: «Үзенең Сүзе һәм рухи бүләкләре аша Йәһвә безне яратканын һәм безнең бар тырышлыкларыбыз, алар безгә әллә ни зур булып күренмәсә дә, аның өчен мөһим икәнен һәр көн исебезгә төшереп тора. Менә ни өчен Аллаһы белән бергә хезмәт итү мине бәхетле һәм тормышымны мәгънәле итә».

АЛЛАҺЫ БЕЛӘН БЕРГӘ ХЕЗМӘТ ИТҮ БЕЗНЕ АҢА ҺӘМ КАРДӘШЛӘРГӘ ЯКЫНАЙТА

9. Йәһвә белән Гайсә арасында нинди мөнәсәбәтләр булган һәм ни өчен?

9 Яраткан кешеләребез белән бергә эшләгәндә, без аларга якынаябыз, аларны шәхес буларак һәм аларның сыйфатларын белә башлыйбыз. Без аларның максатларын гына түгел, ә моңа ничек итеп ирешкәннәрен дә күрәбез. Гайсә Йәһвә белән, мөгаен, миллиардлаган еллар буе бергә хезмәттәшлек иткән. Нәтиҗәдә, алар арасында үзара нык, өзелмәс ярату бәйләнешләре барлыкка килгән. Йәһвә белән үзара якын мөнәсәбәтләре турында Гайсә: «Мин һәм Ата — бер»,— дигән (Яхъя 10:30). Иңгә-иң хезмәттәшлек итеп, алар чын мәгънәдә бердәм булган.

10. Ни өчен вәгазьләү эше безне Аллаһыга һәм кардәшләргә якынайта?

10 Гайсә Йәһвәдән шәкертләрен яклап торырга сораган. Ни өчен? Ул: «Без бер булган кебек, алар да бер булсын»,— дип дога кылган (Яхъя 17:11). Аллаһының нормалары буенча яшәгәндә һәм вәгазьләү эшендә катнашканда, без аның күркәм сыйфатларын яхшырак аңлый башлыйбыз һәм арабызда бердәмлек хөкем сөрә. Без аңа таянуның һәм аның җитәкчелеге буенча эш итүнең никадәр акыллы булуына инанабыз. Без Аллаһыга якынлашканда, ул да безгә якынлаша. (Ягъкуб 4:8 укы.) Без шулай ук кардәшләребезгә якынлашабыз, чөнки алар да безнекенә охшаш кыенлыклар һәм шатлыклар кичерә, максатларыбыз да бер үк. Әйе, без бергә хезмәт итәбез, бергә шатланабыз һәм бергә авырлыклар кичерәбез. Бөекбританиядә яшәүче Окта́вия болай ди: «Йәһвә белән хезмәттәшлек итү мине кардәшләргә якынайта, чөнки мине алар белән иптәшләрчә мөнәсәбәтләр генә түгел, ә уртак максатлар һәм бер юнәлеш берләштерә». Әллә без охшаш хисләр кичермибезме? Башкаларның Йәһвәне сөендерергә теләп, куйган тырышлыкларын күргәндә, безнең мөнәсәбәтләребез якынрак булып китмиме?

11. Ни өчен яңа дөньяда Йәһвә белән һәм кардәшләр белән мөнәсәбәтләребез тагы да якынрак булып китәчәк?

11 Без Аллаһыбызны һәм кардәшләребезне яратабыз, әмма гадел яңа дөньяда бу яратуыбыз тагы да ныграк булачак. Киләчәктә башкарачак эшебез турында уйлап кына карагыз! Безгә үледән терелтелгән кешеләрне каршы алып, Йәһвә юлларына өйрәтергә кирәк булачак. Җирне дә оҗмахка әйләндерәсе бар. Бу кечкенә йөкләмәләр түгел! Аларны кардәшләребез белән бергә иңгә-иң тотынып үтәү һәм Мәсих җитәкчелегендәге Патшалыкның идарәсе астында камиллеккә ирешү безгә зур шатлык китерәчәк! Бар кешеләрнең үзара һәм Аллаһы белән мөнәсәбәтләре тагы да якынрак булып китәчәк. Ул вакытта Аллаһы һәр тере җанның теләген канәгатьләндерәчәк (Зәб. 144:16).

АЛЛАҺЫ БЕЛӘН БЕРГӘ ХЕЗМӘТ ИТҮ БЕЗНЕ ЯКЛЫЙ

12. Вәгазьләү эше безне ничек яклый?

12 Безгә үз рухилыгыбызны сакларга кирәк. Шайтан Иблис идарәсе астындагы дөньяда яшәгәнгә һәм камилсезлек аркасында, безнең җиңел генә бу дөньяның фикер йөртү рәвешен һәм тәртибен үзләштерүебез бар. Көчле су агымы шикелле бу дөнья рухы безне без теләмәгән юнәлештә агызып китә ала. Агымга каршы йөзү өчен, без бар көчебезне куярга тиеш. Нәкъ шулай ук Шайтан дөньясының рухы да безне агызып китмәсен өчен, безгә һәрвакыт тырышлыклар куярга кирәк. Башкаларга вәгазьләгәндә без иманыбызны какшата алган уйлар турында түгел, ә мөһим, файдалы рухи нәрсәләр турында уйланабыз (Флп. 4:8). Вәгазьләү эше безгә Аллаһының вәгъдәләрен һәм аның яратудан чыгып бирелгән нормаларын исебезгә төшереп, иманыбызны ныгыта. Бу шулай ук рухи хәрби киемнәребезне яхшы хәлдә сакларга булыша. (Эфеслеләргә 6:14—17 укы.)

13. Австралиядә яшәүче бер абый-кардәш вәгазьләү эше турында нәрсә әйткән?

13 Вәгазьләү эше һәм бүтән рухи эшләр белән мәшгуль булсак, безнең үз авырлыкларыбыз турында артык борчылыр өчен вакытыбыз калмаячак. Бу безне яклый. Австралиядә яшәүче Джо́эл болай ди: «Вәгазьләү эше миңа тормышка аек караш белән карарга булыша. Бу миңа кешеләрнең нинди авырлыкларга очраганын һәм Изге Язмалардагы принциплар буенча яшәү нинди файда китергәнен исемә төшереп тора. Вәгазьләү эше миңа басынкы булып калырга булыша, Йәһвәгә һәм кардәшләремә таянырга мөмкинлек бирә».

14. Ни өчен вәгазьләү эшендә бертуктамый катнашуыбыз Аллаһы рухының безгә ярдәм иткәнен исбатлый?

14 Вәгазьләү эшендә катнашу шулай ук Аллаһы рухының үзебез белән булуына ышанычыбызны ныгыта. Бер мисалга игътибар итик. Әйтик, үзегез яшәгән җирдә сезгә туклыклы икмәк тарату эшендә катнашырга тәкъдим иттеләр, ди. Сезгә моның өчен бер тиен акча да түләнми, чыгымнарыгыз да капланмый. Моннан тыш, сез тиздән кешеләрнең күпчелеге икмәкне алырга теләмәгәннәрен, ә кайберәүләрнең аны таратканыгыз өчен үзегезне хәтта нәфрәт иткәнен аңлыйсыз. Сез бу эштә озак катнашыр идегезме? Кешеләрнең тискәре реакциясе аркасында сез, мөгаен, боегыр идегез һәм сезнең бу эшне дәвам итәр өчен, хәлегез калмас иде. Әмма күбебез рәхмәтсез кешеләрнең мыскыллауларына һәм көлүләренә карамастан, елдан-ел үз вакытын һәм акчасын сарыф итеп, бирешмичә хезмәттә катнаша. Әллә бу Аллаһы рухының безгә ярдәм иткәнен исбатламыймы?

АЛЛАҺЫ БЕЛӘН БЕРГӘ ХЕЗМӘТ ИТЕП, БЕЗ АҢА ҺӘМ БАШКАЛАРГА ЯРАТУ КҮРСӘТӘБЕЗ

15. Яхшы хәбәрне вәгазьләү эше Аллаһының кешелеккә кагылышлы нияте белән ничек бәйле?

15 Яхшы хәбәрне вәгазьләү эше Йәһвәнең кешелеккә кагылышлы нияте белән ничек бәйле? Ул кешеләрнең җирдә мәңге яшәүләрен теләгән. Адәм гөнаһ кылган булса да, Йәһвә үз ниятеннән кайтмаган (Ишаг. 55:11). Ул кешеләрне гөнаһ белән үлем хакимлегеннән азат итәр өчен чара күргән. Аллаһы нияте буенча, Гайсә җиргә килеп, үз гомерен тыңлаучан кешеләр хакына биргән. Әмма Аллаһыга тыңлаучан булыр өчен, кешеләр аның үзләренә куйган таләпләрен аңларга тиеш. Шуңа күрә Гайсә кешеләрне Аллаһының нормаларына өйрәткән һәм үз шәкертләренә дә шуны ук эшләргә кушкан. Кешеләргә Йәһвә белән татулашырга булышып, без Аллаһының кешеләрне гөнаһ белән үлем коллыгыннан азат итәр өчен яратудан чыгып башкарылган ниятенең үтәлүенә үз өлешебезне кертәбез.

16. Вәгазьләү эшебез Аллаһының иң мөһим әмерләре белән ничек бәйле?

16 Кешеләргә мәңгелек тормышка алып баручы юлны табарга булышып, без якыннарыбызны да, Йәһвәне дә яратканыбызны күрсәтәбез. Ул «һәртөрле кешенең котылуын һәм хакыйкать турында төгәл белем алуын тели» (1 Тим. 2:4). Исраил халкына бирелгән кануннарның кайсысы иң мөһиме дигән сорауга Гайсә болай дип җаваплаган: «„Йәһвә Аллаһыңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат“. Бу — беренче һәм иң мөһим әмер. Икенчесе беренчесенә охшаш: „Якыныңны үзеңне яраткандай ярат“» (Мат. 22:37—39). Вәгазьләү эшендә катнашып, без бу әмерләрне үтәгәнебезне күрсәтәбез. (Рәсүлләр 10:42 укы.)

17. Яхшы хәбәрне вәгазьләү мөмкинлегенә сез ничек карыйсыз?

17 Без бик күп фатихаларга ия! Йәһвә безгә мөһим эш ышанып тапшырган. Бу эш безгә шатлык китерә, безне Йәһвәгә дә, башкаларга да якынайта һәм безне рухи яктан яклый. Бу безгә шулай ук Аллаһыга һәм якыннарыбызга ярату күрсәтергә мөмкинлек бирә. Аллаһының миллионлаган хезмәтчеләре җирнең төрле почмакларында яши. Аларның шартлары төрле. Шулай да яшьләр һәм олылар, байлар һәм ярлылар, көчлеләр һәм көчсезләр — барысы да үз иманнарын башкалар белән уртаклашыр өчен мөмкинлекләр эзли. Сез, бәлки, Франциядә яшәүче Шанте́ль исемле апа-кардәшнең сүзләренә кушылырсыз. Ул болай ди: «Галәмдәге иң кодрәтле Шәхес, бар нәрсәне Барлыкка Китерүче, бәхетле Аллаһы миңа болай ди: „Бар! Сөйлә! Минем хакыма сөйлә, ихлас күңелдән сөйлә. Мин сиңа көч, үз Сүзем — Изге Язмаларны, ярдәмгә фәрештәләрне, кардәшләреңне бирдем, мин сине өйрәттем һәм кирәкле җентекле күрсәтмәләр бирдем“. Йәһвә кушканны эшләү һәм Аллаһыбыз белән бергә хезмәттәшлек итү — безгә күрсәтелгән зур хөрмәт!»