Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Без сезнең белән барабыз»

«Без сезнең белән барабыз»

«Без сезнең белән барабыз, чөнки Аллаһы сезнең белән икәнлеген ишеттек» (ЗӘК. 8:23).

ҖЫРЛАР: 32, 31

1, 2. а) Йәһвә безнең көннәр турында нәрсә әйткән булган? ә) Бу мәкаләдә нинди сораулар каралачак? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

БЕЗНЕҢ көннәр турында Йәһвә болай дип әйткән булган: «Ул көннәрдә төрле телләрдә сөйләшүче барлык халыклардан булган ун кеше бер яһүднең киеменә килеп тотыначак, ныклап тотыначак та: „Без сезнең белән барабыз, чөнки Аллаһы сезнең белән икәнлеген ишеттек“,— дип әйтәчәк» (Зәк. 8:23). Бу пәйгамбәрлектәге ун кеше кебек, җирдә мәңге яшәргә өметләнгән кешеләр «бер яһүднең киеменә... ныклап тотына». Алар Йәһвәнең изге рух белән майланган «Аллаһы Исраилен» фатихалаганын белеп, алар белән хезмәттәшлек итүне бик кадерли (Гәл. 6:16).

2 Зәкәрия пәйгамбәр кебек, Гайсә дә Аллаһы халкы арасындагы искиткеч бердәмлекнең булуына басым ясаган. Ул үз шәкертләренең ике төркеме — «кечкенә көтү» һәм «башка сарыклар» турында әйткән, шулай да алар «бер көтүче» кайгырткан «бер көтүне» тәшкил итәчәк дигән (Лүк 12:32; Яхъя 10:16). Әмма алар арасындагы үзара мөнәсәбәтләр турында әйткәндә, мондый сораулар туа: 1) башка сарыкларга һәр майланган мәсихченең исемен белергә кирәкме? 2) Майланган мәсихчеләрнең үз-үзләренә карашы нинди булырга тиеш? 3) Җыелышыбызда берәрсе Мәсихнең үлемен искә алу кичәсендә символлардан авыз итә башласа, без моңа ничек карарга тиеш? 4) Ни өчен символлардан авыз итүчеләр санының арта баруы аркасында борчыласы юк? Әйдәгез, бу сорауларны бер-бер артлы карап чыгыйк.

БЕЗГӘ ҺӘР МАЙЛАНГАН МӘСИХЧЕНЕҢ ИСЕМЕН БЕЛЕРГӘ КИРӘКМЕ?

3. Ни өчен без 144 000 арасында кемнең булачагын төгәл белә алмыйбыз?

3 Бүген «башка сарыкларга» һәр майланган мәсихченең исемен белергә кирәкме? Кыскача җавап биргәндә, юк. Ни өчен? Чөнки берәрсе күктәге тормышка чакыру алган икән, бу аның үз әҗерен һичшиксез алачагын әле аңлатмый. Шуңа күрә Шайтан «мөмкин булса, хәтта сайланганнарны да юлдан яздырыр өчен», «ялган пәйгамбәрләрне» куллана (Мат. 24:24). Йәһвә билгеле бер майланган мәсихче үзенең күктәге әҗерен алырга лаеклы дигән карар чыгарганчы, ул аны алачакмы, юкмы икәнлеге беркемгә дә билгеле түгел. Йәһвә моны үзе хәл итеп, аны мәңгегә мөһерли. Аллаһы моны я ул тугры булып үлгәнчегә кадәр, я «бөек афәт» башланганчыга кадәр эшләячәк (Ачыл. 2:10; 7:3, 14). Шуңа күрә җирдә яшәүчеләрнең берәрсе Аллаһы хезмәтчеләренең кайсысы ахыр чиктә 144 000 арасында булачагын билгеләргә тырышса, бу мәгънәсез булыр иде [1].

4. Бүген җирдә яшәүче һәр майланган мәсихченең исемен белмәсәк тә, без алар белән ничек «бара» алабыз?

4 Бүген җирдә яшәүче һәр рухи «исраилленең» исемен төгәл белеп булмаса да, «башка сарыклар» алар белән ничек «бара» ала? Зәкәрия пәйгамбәрлегендә ун кеше турында нәрсә әйтелгәненә игътибар итик. Алар «бер яһүднең киеменә... ныклап тотыначак та: „Без сезнең белән барабыз, чөнки Аллаһы сезнең белән икәнлеген ишеттек“,— дип әйтәчәк». Бу шигырьдә бер яһүд турында гына сүз барса да, «сезнең» дип әйтелгәндә бер кешедән күбрәк кеше күздә тотыла. Димәк, бу рухи мәгънәдәге яһүд — бер кеше түгел, ә кешеләр төркеме. Шуңа күрә бу төркемгә кергән һәр кешене белеп, аның белән «бару» кирәк түгел. Моның урынына без аларны төркем буларак билгеләп, аларга булышлык күрсәтергә тиеш. Изге Язмалардан күренгәнчә, без берәр нинди кеше артыннан иярергә тиеш түгел. Безнең Җитәкчебез — Гайсә (Мат. 23:10).

МАЙЛАНГАН МӘСИХЧЕЛӘР ҮЗ-ҮЗЛӘРЕНӘ НИЧЕК КАРАРГА ТИЕШ?

5. Майланган мәсихчеләр нинди кисәтү сүзләре турында җитди итеп уйланырга тиеш һәм ни өчен?

5 Искә алу кичәсендә символлардан авыз иткән мәсихчеләр 1 Көринтлеләргә 11:27—29 да (укы) язылган кисәтү сүзләре турында җитди итеп уйланырга тиеш. Рәсүл Паулның нәрсә әйтәсе килгән? Майланган мәсихченең Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләре булмаса, ул хөрмәтсезлек күрсәтеп символлардан авыз итәр иде (Евр. 6:4—6; 10:26—29). Бу кисәтү сүзләре майланган мәсихчегә әҗерен әле алмаганын онытмаска ярдәм итә. Алар алга таба да «үз максатына, ягъни Аллаһының бүләген — күкләрдәге тормышны алырга» омтылырга тиеш (Флп. 3:13—16).

6. Майланган мәсихчеләр үзләренә ничек карарга тиеш?

6 Аллаһы тарафыннан рухландырылып, рәсүл Паул майланган мәсихчеләрдән: «Алган чакыруыгызга лаеклы булып яшәгез»,— дип үтенгән. Алар моны ничек эшләргә тиеш булган? Паул болай дип аңлаткан: «Һәрвакыт тыйнак, юаш һәм түземле булыгыз, бер-берегезне яратып сабырлык күрсәтегез, бер-берегез белән тыныч-тату яшәгез һәм изге рух ярдәмендә ия булган бердәмлегегезне саклар өчен бар көчегезне куегыз» (Эфес. 4:1—3). Йәһвәнең рухы горурлык түгел, ә басынкылык күрсәтергә булыша (Көл. 3:12). Майланган мәсихчеләр җирдә яшәргә өметләнгән мәсихчеләргә караганда күбрәк изге рухка ия булмаска да мөмкин икәнен тыйнаклык белән таный. Алар үзләренә ниндидер махсус белем я ачылышлар бирелгән дип санамый һәм үзләрен башкалардан өстен куярга тырышмый. Алар шулай ук беркайчан да башкаларны аларның да майланган булуларына ышандырып, символлардан авыз итә башларга өндәми. Алар Йәһвә генә мәсихчене күктәге тормышка чакырганын басынкылык белән таный.

7, 8. Майланган мәсихчеләр башкалардан үзләренә карата нинди мөнәсәбәтне көтми һәм ни өчен?

7 Майланган мәсихчеләр күктәге тормышка чакырылу әҗерен югары бәяләсә дә, үзләренә махсус мөнәсәбәт күрсәтелер дип көтми (Эфес. 1:18, 19; Филипиялеләргә 2:2, 3 укы). Аларга Йәһвәнең рухы тарафыннан шәхси шаһитлек бирелгән. Йәһвә моның турында бөтен дөньяга яңгыратмаган. Шуңа күрә кайберәүләр аларның изге рух белән майланган булуына ышанып бетмәгәндә, алар моңа гаҗәпләнми. Алар Изге Язмаларда үзләренең Аллаһыдан махсус билгеләнү алганы турында әйтүчеләргә шунда ук ышанмаска киңәш ителгәнен белә (Ачыл. 2:2). Шуңа күрә башкалар белән танышканда алар үзләренең майланган булулары турында әйтеп тормый. Күбесенчә, алар үзләренә игътибар җәлеп итмәскә тырышып, моның турында хәтта читләтеп тә әйтми. Алар шулай ук үзләренең киләчәктә алачак әҗерләре белән мактанмый (1 Көр. 1:28, 29; 1 Көринтлеләргә 4:6—8 укы).

8 Өстәвенә, майланган мәсихчеләр үзләрен аерым элитаның өлеше дип санамый. Алар күктәге тормышка чакырылган башка мәсихчеләрне эзләп, алар белән берләшергә я үзләре өчен генә булган Изге Язмалар өйрәнүе буенча тар төркемнәр оештырырга тырышмый (Гәл. 1:15—17). Шулай итеп алар җыелышта бүленешләр генә китереп чыгарыр иде һәм тынычлык белән бердәмлекне булдыручы изге рухка каршы торыр иде. (Римлыларга 16:17, 18 укы.)

БЕЗ АЛАРГА НИЧЕК КАРАРГА ТИЕШ?

9. Искә алу кичәсендә символлардан авыз иткән кардәшләргә нинди мөгамәлә күрсәтү акыллы булыр иде һәм ни өчен? ( «Мәхәббәт „үзен әдәпсез тотмый“» дигән рамканы кара.)

9 Искә алу кичәсендә символлардан авыз итүчеләргә без ничек карарга тиеш? Гайсә үз шәкертләренә: «Сез исә бөтенегез дә — кардәшләр»,— дип әйткән. Аннары ул: «Аллаһы үз-үзен югары күтәрүчене басынкыландырыр, ә үзен басынкы тотучыны югары күтәрер»,— дип дәвам иткән (Мат. 23:8—12). Шуңа күрә кешеләрне, алар хәтта Мәсихнең майланган кардәшләре булса да, югарылау дөрес булмас иде. Мәсәлән, Изге Язмаларда арабызда җитәкчелекне үз өсләренә алган мәсихче өлкәннәр турында әйтелгәндә, безгә аларның иманнарыннан үрнәк алырга киңәш ителә. Әмма анда беркайда да без берәр кешене үзебезнең җитәкчебез итеп югарыларга тиеш дигән әмер бирелми (Евр. 13:7). Әйе, Изге Язмаларда билгеле бер кешеләргә «икеләтә хөрмәт бирелсен» дип әйтелә. Әмма андый кардәшләр майланган булганга түгел, ә «Аллаһы сүзен сөйләүдә һәм өйрәтүдә тырышып эшләүчеләр» һәм «яхшы җитәкчелек итүчеләр» булганга хөрмәткә лаек (1 Тим. 5:17). Шунлыктан, башкалар күктәге тормышка чакырылган кардәшләрне артык мактаса һәм аларга артык игътибар бирсә, бу аларны уңайсыз хәлгә төшерер иде. Ләкин иң куркынычы — башкалар алар белән шулай мөгамәлә итсә, аларга басынкы булып калу авыр булачак (Рим. 12:3). Беребез дә Мәсих кардәшләренең безнең аркада җитди хата кылуын теләми! (Лүк 17:2)

Искә алу кичәсендә символлардан авыз итүчеләргә без ничек карарга тиеш? (9—11 нче абзацларны кара.)

10. Майланган мәсихчеләргә тиешле хөрмәтне ничек күрсәтеп була?

10 Йәһвә үз майланганы итеп сайлаган мәсихчеләргә без ничек тиешле хөрмәт күрсәтә алабыз? Мәсәлән, без аларның майлануына кагылышлы шәхси сораулар бирмәячәкбез. Шулай итеп без «кеше эшенә тыкшынырга» теләмәгәнебезне күрсәтербез (1 Тис. 4:11; 2 Тис. 3:11). Без шулай ук аның ата-анасы, тормыш иптәше я аның бүтән туганнары да майланган мәсихчеләр дип фараз итәргә тиеш түгел. Күктә яшәү өмете геннар я нәсел буенча күчми (1 Тис. 2:12). Без шулай ук майланган мәсихченең иренә я хатынына җирдәге оҗмахта тормыш иптәшеннән башка яшәячәкләрен белү нинди хисләр тудыра дигән сораулар биреп, аны аптыратмабыз. Авырту китерә алган сораулар бирер урынына без Йәһвәнең яңа дөньяда үз кулын ачып, һәр тере җанның теләген канәгатьләндерәчәгенә тулысынча ышанабыз (Зәб. 144:16).

11. Соклану тозагыннан качу безне ничек яклый?

11 Майланган мәсихчеләргә дөрес мөгамәлә күрсәтеп, без үзебезне бер җитди куркынычтан саклыйбыз. Изге Язмаларда җыелышка сиздермичә генә «ялган кардәшләр» үтеп керә ала дип әйтелә (Гәл. 2:4, 5; 1 Яхъя 2:19). Андый мәкерле кешеләр үзләрен хәтта майланганнар дип атарга мөмкин. Өстәвенә, кайбер майланган мәсихчеләр иманнан читкә китә ала (Мат. 25:10—12; 2 Пет. 2:20, 21). Берәр кешегә сокланып махсус мөнәсәбәт күрсәтү тозагыннан качсак, андый кешеләр безне хакыйкатьтән читкә алып китә алмаячак һәм, берәр күренекле мәсихче я озак вакыт Аллаһыга хезмәт иткән мәсихче бер заман тугрылыксыз булып китсә, бу безнең иманыбызны какшатмаячак.

КИЧӘДӘ АВЫЗ ИТҮЧЕЛӘРНЕҢ САНЫ ТУРЫНДА НӘРСӘ ӘЙТЕП БУЛА?

12, 13. Ни өчен без Искә алу кичәсендә символлардан авыз итүчеләрнең саны аркасында борчылырга тиеш түгел?

12 Соңгы елларда Мәсихнең үлемен искә алу кичәсендә символлардан авыз иткән кешеләр санының арта баруы күзәтелә. Андый хәл — моңарчы дистәләгән еллар дәвамында күзәтелгән бу санның кими баруының капма-каршысы. Моның аркасында без борчылырга тиешме? Юк. Әйдәгез, берничә мөһим якка игътибар итик.

13 «Йәһвә үзенекеләрен белә» (2 Тим. 2:19). Искә алу кичәсендә кешеләр саны исәпләнгәндә аларның кайсысы чыннан да майланган икәнен төгәл әйтеп булмый. Символлардан авыз иткән кешеләр санына үзләрен ялгыш итеп майланганнар дип санаган кешеләр дә керә. Кайчандыр символлардан авыз итә башлаган кешеләрнең кайберләре соңрак моны эшләүдән туктаган. Башкалар психик я эмоциональ авырулары аркасында Мәсих белән бергә күктә идарә итәчәкләренә ышана башлаган. Шуңа күрә символлардан авыз иткән кешеләрнең саны җирдә майланган мәсихчеләрнең күпме калганын төгәл күрсәтми.

14. Бөек афәт башланачак вакытта җирдә әле яшәячәк майланган мәсихчеләрнең саны турында нәрсә әйтелә?

14 Гайсә майланган мәсихчеләрне күккә җыярга дип килгәндә, алар җирнең төрле почмагында булачак. Ул вакытта Гайсәнең башкарачак эшләре турында Изге Язмаларда болай итеп тасвирлана: «Шунда көчле быргы тавышы яңгырар, һәм ул үз фәрештәләрен җибәрер. Алар аның сайланганнарын бар яклардан — күкләрнең бер читеннән алып икенче читенә кадәр җыяр» (Мат. 24:31). Изге Язмалардан күренгәнчә, соңгы көннәрнең ахырында җирдә майланганнарның калдыгы гына яшәячәк (Ачыл. 12:17). Әмма Изге Язмаларда бөек афәт башланачак вакытта җирдә күпме майланган мәсихче калачагы турында әйтелми.

15, 16. Йәһвә тарафыннан 144 000 сайланганнар турында әйткәндә, безгә нәрсәне истә тотарга кирәк?

15 Майланган мәсихчеләрне кайчан сайларга икәнлеген Йәһвә үзе билгели (Рим. 8:28—30). Йәһвә майланган мәсихчеләрне Гайсәне үлемнән терелткәннән соң сайлый башлаган. Күрәсең, беренче гасырдагы мәсихче җыелышта барысы да майланган мәсихчеләр булган. Шуннан бирле гасырлар дәвамында үзләрен Мәсихнең шәкертләре дип атаучыларның зур күпчелеге ялган мәсихчеләр булган. Гайсә аларны «чүп үләне» белән чагыштырган. Шулай да Йәһвә хәтта шул вакыт дәверендә кайбер тугры кешеләрне изге рух белән майлавын дәвам иткән, һәм алар Гайсә мисалындагы «бодайга» охшаш булган (Мат. 13:24—30). Соңгы көннәр дәвамында Йәһвә 144 000 не тәшкил итүчеләрнең санына керәчәк кешеләрне сайлавын дәвам иткән [2]. Әгәр дә Аллаһы шул дәвер азагында берәрсен күктәге тормышка чакырырга булса, без аның зирәклегенә, ягъни дөрес эш иткәненә шикләнергә тиешме? (Ишаг. 45:9; Дан. 4:35; Римлыларга 9:11, 16 укы) [3]. 11 сәгать эшләп йөзем бакчасы хуҗасыннан зарланган эшчеләрнең карашын үзләштермәс өчен сак булыйк. Алар нибары бер сәгать эшләгән эшчеләргә бер үк эш хакы түләнгәне өчен үз канәгатьсезлеген белдергән. (Маттай 20:8—15 укы.)

16 Күктә яшәргә өметләре булганнарның барысы да «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» төркеменә керми (Мат. 24:45—47). Бүген беренче гасырда кебек Йәһвә һәм Гайсә азлар аша күпләрне тукландыра. Беренче гасырда майланган мәсихчеләрнең кайберәүләре генә Мәсихче Грек Язмаларының язуында катнашкан. Бүген дә нәкъ шулай. Майланган мәсихчеләрнең кайберәүләре генә рухи «ризыкны үз вакытында» өләшер өчен билгеләнгән.

17. Бу мәкаләне укып, без нәрсә белдек?

17 Бу мәкаләне карап чыкканнан соң без нәрсә белдек? Йәһвәдән ике төрле әҗер бирелә: рухи «яһүдләр» өчен — күктәге тормыш, ә рухи «ун кеше» өчен — җирдәге тормыш. Шулай да Аллаһы бу ике төркем кешеләренә бер үк таләпләр куеп, алардан үзенә тыңлаучан һәм тугры булуларын көтә. Тегеләренә дә, боларына да басынкы булып калу мөһим. Ике төркем дә бердәм булырга һәм җыелышта тынычлыкның булуына үз өлешен кертергә тиеш. Соңгы көннәр үз ахырына якынлашып бара, шуңа күрә, әйдәгез, Мәсих җитәкчелеге астында бер көтү булып хезмәт итәргә тәвәккәл булыйк.

^ [1] (3 нче абзац) Зәбур 86:5, 6 буенча, Гайсә белән бергә күктә идарә итәр өчен үледән терелтелгәннәрнең һәрберсенең исеме киләчәктә, күрәсең, билгеле булачак (Рим. 8:19).

^ [2] (15 нче абзац) Рәсүлләр 2:33 тә Гайсәнең мәсихчеләрне сайлау эшендә катнашканы турында әйтелсә дә, мәсихчегә чакыру Йәһвәдән бирелә.

^ [3] (15 нче абзац) Моның турында күбрәк белер өчен, «Күзәтү манарасы» (рус) 2007 ел, 1 май, 30—31 б. «Укучыларның сораулары»н кара.