Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы рухы безнең рухыбыз белән бергә раслый

Аллаһы рухы безнең рухыбыз белән бергә раслый

«Шул рух үзе, безнең рухыбыз белән бергә, Аллаһы балалары булуыбызны раслый» (РИМ. 8:16).

ҖЫРЛАР: 5, 14

1—3. Нинди вакыйгалар Илленче көн бәйрәмен истәлекле иткән, һәм Изге Язмаларда алдан әйтелгән бу вакыйгалар ничек үтәлгән? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

ЯКШӘМБЕ көннең иртәсе. Сәгать тугызлар тирәсе. Бу көн — Иерусалим халкы өчен махсус көн, бәйрәм көне. Өстәвенә, ул Шимбә көне дә. Гыйбадәтханәдә иртәнге корбаннарның китерелүе инде тәмамланган. Халык баш руханиның яңа ашлыктан пешерелгән төче икмәкне селкетү бүләге итеп китерүен көтә (Лев. 23:15—20). Бу — бодай уңышын җыю вакытының башлануы билгесе. Бу б. э. 33 елы, Илленче көн бәйрәме.

2 Бар бу хәлләр гыйбадәтханә территориясендә үтә. Әмма шул ук вакыт күпкә мөһимрәк бер вакыйга булырга тора, ләкин гыйбадәтханәдә түгел, ә шәһәрдәге бер йортның өске бүлмәсендә. Анда якынча 120 мәсихче җыелган. Алар бердәм рәвештә дога кыла (Рәс. 1:13—15). Булачак хәл Илленче көн бәйрәмендә баш руханиның башкарган эшләре белән турыдан-туры бәйле булган. Моның турында Йәил пәйгамбәр якынча 800 ел элек пәйгамбәрлек иткән булган (Йәил 2:28—32; Рәс. 2:16—21). Нинди мөһим вакыйга турында сүз бара?

3 Рәсүлләр 2:2—4 укы. Өске бүлмәдә җыелган мәсихчеләргә Аллаһының изге рухы иңгән (Рәс. 1:8). Алар үзләре күргән һәм ишеткән гаҗәеп нәрсәләр турында пәйгамбәрлек, ягъни шаһитлек итә башлаган. Шуннан соң бик күп халык җыелган, һәм рәсүл Петер аларга булган хәлнең мәгънәсен аңлаткан. Аннары ул халыкка болай дигән: «Тәүбә итегез, һәм һәркайсыгыз, гөнаһларыгыз кичерелсен өчен, Гайсә Мәсихне танып суга чумдырылу үтсен, һәм сез Аллаһының юмарт бүләген — изге рухны кабул итәрсез». Шул көнне якынча 3 000 кеше суга чумдырылу үткән, һәм аларга вәгъдә ителгән изге рух бирелгән (Рәс. 2:37, 38, 41).

4. а) Ни өчен Илленче көн бәйрәмендә булган вакыйгалар безнең өчен әһәмиятле? ә) Күп еллар элек шул ук көнне, күрәсең, тагын нинди мөһим вакыйга булган? (Өстәмәне кара.)

4 Ни өчен б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәме зур игътибарга лаек? Һичшиксез, Иерусалим гыйбадәтханәсендә булган вакыйгалар аркасында түгел, ә бөек Баш Рухани Гайсә Мәсихтә үтәлгән пәйгамбәрлек прообразы аркасында игътибарга лаек [1]. Баш рухани шул көнне гыйбадәтханәдә чүпрә салып пешерелгән ике икмәкне Йәһвәгә корбан итеп китерә торган булган. Бу икмәкләр Аллаһы тарафыннан гөнаһлы кешеләр арасыннан уллыкка алынган майланган шәкертләрне аңлата. Моның ярдәмендә «беренче җимешләр» итеп алынган шул кешеләрнең кайберләре өчен ахыр чиктә Патшалыкта идарә итәр өчен күккә юл ачылган. Бу Патшалык исә Аллаһыга тыңлаучан булган башка кешеләргә мул фатихалар китерәчәк (Ягък. 1:18; 1 Пет. 2:9). Шуңа күрә өметебез нинди генә булмасын — Гайсә белән күктә идарә итүме я җирдәге оҗмахта мәңге яшәүме, шул көнне булган вакыйгалар тормышыбызга бик нык тәэсир иткән!

МӘСИХЧЕ НИЧЕК МАЙЛАНГАН БУЛЫП КИТӘ

5. Изге рух белән майлану һәрвакытта да бер үк төрле булмаганын без кайдан беләбез?

5 Сез башларына ялкын телләре кунган теге шәкертләрнең берсе булган булсагыз, ул көнне һичкайчан онытмас идегездер. Сез үзегезнең майланган булуыгызга, сезгә бигрәк тә могҗизалы рәвештә чит телләрдә сөйләшү сәләте бирелгән булса, бер дә шикләнмәс идегез (Рәс. 2:6—12). Әмма изге рух белән майланган мәсихчеләрнең барысы да изге рухны, якынча 120 кешедән торган шәкертләр төркеме шикелле, тәэсирле рәвештә аламы? Юк. Шул көнне Иерусалимда булган башка мәсихчеләр суга чумдырылу үткәндә изге рух белән майланган булган (Рәс. 2:38). Аларның башларына ялкын телләре кунмаган. Өстәвенә, бүтәннәре суга чумдырылу үткәндә түгел, ә башка вакытта изге рух белән майланган булган. Мәсәлән, самариялеләр очрагында шулай булган. Алар суга чумдырылу үткәннән соң берникадәр вакыт узгач, майланганнар булып киткән (Рәс. 8:14—17). Ә Көрнили һәм аның өйдәгеләре белән гел башкача булган. Алар суга чумдырылу үткәнче инде изге рух белән майланган (Рәс. 10:44—48).

6. Бар майланган мәсихчеләргә нәрсә бирелә, һәм бу аларга ничек тәэсир итә?

6 Шулай итеп, мәсихчеләрнең майлануы бертөрле булмаган. Кайберәүләр моны кинәт аңлаган. Башкаларга исә Аллаһы үзенең изге рухы аша аларның майланган булуын әкренләп аңларга булышкан. Әмма ничек кенә булмасын, аларның һәрберсе рәсүл Паул әйткәнне кичергән: «Иман иткәч, сез дә Аллаһы вәгъдә иткән изге рух белән Мәсих аша мөһерләндегез, һәм шул рух мирасны алачагыбызга дәлил булып тора» (Эфес. 1:13, 14). Изге рухның махсус рәвештә, ягъни үзенә бер төрле итеп, эш итүе биреләчәк фатихаларга дәлил, яисә беренче взнос, гарантия булып тора. Шул дәлил ярдәмендә мәсихченең күңелендә майланган мәсихче булуына инанганлык барлыкка килә. (2 Көринтлеләргә 1:21, 22; 5:5 укы.)

7. Һәр майланган мәсихче күктәге әҗерен алыр өчен нәрсә эшләргә тиеш?

7 Мәсихченең майланган булуы аның үз әҗерен һичшиксез алачагын аңлатамы? Юк. Андый кеше күктәге тормышка чакырылган булуына шикләнми. Әмма ул үзенең күктәге әҗерен алачакмы, юкмы — бу аның тугрылыгыннан тора. Рәсүл Петер моны болай дип аңлаткан: «Шуңа күрә, кардәшләр, Аллаһының чакырылганнары һәм сайланганнары буларак, тугры калыр өчен бар көчегезне куегыз; шулай эшләп, сез беркайчан да ялгышмаячаксыз һәм мул фатихалар алып, Хуҗабыз һәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсихнең мәңгелек патшалыгына керәчәксез» (2 Пет. 1:10, 11). Шуңа күрә һәр майланган мәсихче тугры булып калыр өчен бар тырышлыкларын куярга тиеш. Югыйсә, аның күккә чакырылуының һичнинди кыйммәте булмаячак (Евр. 3:1; Ачыл. 2:10).

УЛ МОНЫ НИЧЕК АҢЛЫЙ?

8, 9. а) Ни өчен кешеләрнең күпчелегенә майланган мәсихчедәге үзгәрешләрне аңлап бетерү авыр? ә) Мәсихче үзенең күктәге тормышка чакырылган булуын ничек аңлый?

8 Бүген Аллаһы хезмәтчеләренең зур күпчелегенә мәсихче изге рух белән ничек итеп майлана икәнен аңлап бетерү авыр, һәм моңа бер дә гаҗәпләнәсе юк. Алар бит моны үзләре кичермәгән. Аллаһының башлангыч нияте буенча, бөтен кешеләр җирдә мәңге яшәргә тиеш булган (Ярат. 1:28; Зәб. 36:29). Һәм кайберәүләрне күктә патшалар һәм руханилар булып хезмәт итәр өчен сайлау — гомуми кагыйдә түгел, ә кагыйдәдән чыгарма. Майланган булып киткәч, мәсихченең фикер йөртү рәвеше, тормышка карашы һәм өмете тулысынча үзгәрә. (Эфеслеләргә 1:18, 19 укы.)

9 Әмма мәсихче күктәге тормышка чакырылганын һәм үзенә махсус дәлил бирелгәнен ничек аңлый? Җавап Паулның Римда яшәүче майланган кардәшләргә, «изге булырга чакырылганнарга» язган сүзләрендә ап-ачык күренә. Ул аларга болай дигән: «Сез үзегезне кабат куркуга төшерүче коллык рухын түгел, ә уллык рухын алдыгыз, һәм шул рух ярдәмендә без: „А́бба, Әти!“ — дип кычкырабыз. Шул рух үзе, безнең рухыбыз белән бергә, Аллаһы балалары булуыбызны раслый» (Рим. 1:7; 8:15, 16). Гади тел белән әйткәндә, Аллаһы изге рух аша кешегә күктәге Патшалыкта Гайсә варисташларының берсе булырга чакырылганын ачык белдерә (1 Тис. 2:12).

10. 1 Яхъя 2:27 дә язылган майланганнар «һичкемнең дә өйрәтүенә мохтаҗ түгел» дигән сүзләр нәрсә аңлата?

10 Аллаһыдан бу махсус чакыруны кабул иткән мәсихчеләргә башка бүтән шаһитлек кирәк түгел. Үзләренең майланган булуын раслау өчен, алар берәрсенең исбатына да мохтаҗ түгел. Йәһвә үз рухы ярдәмендә аларның уйларында һәм күңелләрендә бер тамчы да шик калдырмый. Рәсүл Яхъя майланган мәсихчеләргә: «Сезне Изге Аллаһы майлаган; сез барыгыз да хакыйкатьне беләсез»,— дигән. Аннары ул болай дип өстәгән: «Сезне исә Аллаһы үз рухы белән майлады, һәм бу рух сездә саклана. Сез һичкемнең дә өйрәтүенә мохтаҗ түгел, Аллаһы сезне үз майлавы аша бар нәрсәгә өйрәтә. Бу майлау хак, ялган түгел; һәм ул сезне өйрәткәнчә, сезне майлаучы зат белән бердәмлектә калыгыз» (1 Яхъя 2:20, 27). Майланган мәсихчеләр, башкалар кебек, рухи җитәкчелеккә мохтаҗ. Әмма аларга үзләренең сайланган булуын раслый алган берәр кемнең шаһитлеге кирәк түгел. Моңа инанганлык аларга Галәмдәге иң куәтле көч тарафыннан бирелгән!

«ЯҢАДАН ТУУ»

11, 12. Майланган мәсихченең нинди сораулары туа ала, әмма ул нәрсәдә бер дә шикләнми?

11 Майланган мәсихченең изге рух аша инанганлыгы барлыкка килгәндә, аның эчендә зур үзгәрешләр була. Гайсә бу эчке процессны «яңадан туу», ягъни «югарыдан туу» дип атаган (Яхъя 3:3, 5) [2]. Ул моны болай дип аңлаткан: «Минем сиңа: „Сез яңадан туарга тиеш“,— дигәнемә гаҗәпләнмә. Җил кайда теләсә, шунда исә, син аның тавышын ишетәсең, ләкин кайдан килеп кая китүен белмисең. Рухтан туган һәркем дә шулай ук» (Яхъя 3:7, 8). Әйе, андый махсус чакырылуы булмаган кешегә майланган мәсихченең эчке хисләрен тулысынча аңлау мөмкин түгел.

12 Чакыру алган мәсихчеләр болайрак уйларга мөмкин: «Ни өчен Йәһвә мине сайлады? Ни өчен мин, ә башка берәү түгел?» Алар хәтта үзләрен моңа лаексыз дип санарга мөмкин. Әмма үзләренең күктәге тормышка чакырылган булуларына аларның бер шиге дә юк. Аларның күңелләре шатлык һәм рәхмәт хисе белән тулы. Алар Петернекенә охшаш хисләр кичерә. Ул Аллаһы тарафыннан рухландырылып болай дип язган: «Хуҗабыз Гайсә Мәсихнең Аллаһысы һәм Атасы макталсын. Ул үзенең бөек шәфкатен күрсәтеп, Гайсә Мәсихнең үледән терелүе аша безне яңадан тудырды, шулай итеп безгә тере өмет, череми торган, нәҗесләнмәгән һәм шиңми торган мирас бирде. Ул сезнең өчен күкләрдә саклана» (1 Пет. 1:3, 4). Майланган мәсихчеләр бу сүзләрне укыганда, күктәге Аталары шәхсән үзләре белән сөйләшкәнен төп-төгәл белә.

13. Изге рух белән майланган кешенең фикер йөртүе ничек үзгәрә һәм ни өчен?

13 Бу мәсихчеләр Аллаһы рухы аша бу шаһитлекне алганчы, җирдә мәңге яшәргә өметләнгән. Йәһвә җир йөзен явызлыктан чистартачак вакытны зарыгып көтеп, алар искиткеч киләчәкне үз күзләре белән күрергә теләгән. Алар хәтта яраткан якыннарының үледән терелеп, аларны каршы алачак вакытны күз алдына китергән булгандыр. Алар үз куллары белән төзегән йортларда яшәргә һәм үзләре утырткан агачларның җимешләрен ашарга хыялланган (Ишаг. 65:21—23). Ни өчен соң алар бүтәнчә фикер йөртә башлаган? Аларга җирдә яшәү өмете кызыксыз булып күренә башлагангамы? Юк. Аларның фикер йөртүе эмоциональ стресс я борчулар аркасында да үзгәрмәгән. Алар җирдәге мәңгелек тормыш имеш талчыктыргыч я күңелсез булачак дигән нәтиҗәгә килеп, күктәге тормышны җирдәге тормыштан өстен күрә башлаганмы? Аларның бары тик күктәге тормышны татып карыйсы килгәнме? Һич тә юк. Алар белән булган андый үзгәрешләр Аллаһы рухының тәэсире астында булган. Ул үзе аларны сайлаган һәм чакырган, шулай ук аларның фикер йөртүен үзгәрткән һәм күңелләренә күктә яшәү өмете салган.

14. Майланган мәсихчеләр үзләренең хәзерге җирдәге тормышларына ничек карый?

14 Алайса, без, майланган мәсихчеләр үләргә тели, дигән нәтиҗәгә килергә тиешме? Аллаһы тарафыннан рухландырылып Паул бу сорауга болай дип җавап бирә: «Без, шул чатырдагылар, аны үзебездән салырга теләп түгел, ә башкасын кияргә теләп, кичергән авырлыклар аркасында ыңгырашабыз. Без фани тәнне мәңгелек тормыш алмаштырсын өчен, башкасын кияргә телибез» (2 Көр. 5:4). Алар җирдәге тормышның кызыгын югалтмаган һәм аларның тизрәк үлү теләге юк. Киресенчә, алар һәр көнне үз дуслары һәм туганнары белән бергә Йәһвәгә хезмәт итүдә үткәрергә бик нык тели. Шулай да, алар нәрсә генә эшләмәсен, үзләренең киләчәккә искиткеч өметен күңелләрендә саклый (1 Көр. 15:53; 2 Пет. 1:4; 1 Яхъя 3:2, 3; Ачыл. 20:6).

БЕЗ КҮКТӘГЕ ТОРМЫШКА ЧАКЫРЫЛГАНМЫ?

15. Нәрсәнең булуы кешенең изге рух белән майланган булуын әле аңлатмый?

15 Сез, бәлки: «Мин күктәге тормышка чакырылганмы икән?» — дип уйланасыздыр. Алайса, үзегезгә берничә сорау биреп уйланыгыз: «Мин вәгазь хезмәтендә зур ашкыну белән катнашаммы? Мин „Аллаһы зирәклегенең тирәнлекләрен“ тирәнтен тикшерергә яратаммы һәм Аллаһы Сүзен тырышып өйрәнәмме? (1 Көр. 2:10) Хезмәтемдә Йәһвә мине махсус рәвештә фатихалаганын күрәмме? Мин Йәһвәнең ихтыярын үтәүдә янып тораммы? Мин башкаларга рухи яктан булышырга тиеш икәнлегемне күңелем белән аңлыйммы? Үз тормышымда Йәһвәнең кулын күрәмме?» Шушы сорауларга икеләнмичә «әйе» дип җавап бирсәгез, бу сезнең хәзер күккә чакырылган булуыгызны аңлатамы? Юк, аңлатмый. Ни өчен? Чөнки майланган мәсихчеләр дә, җирдә яшәргә өметләнгән мәсихчеләр дә шулай әйтә ала. Йәһвәнең рухы Аллаһының бөтен хезмәтчеләрендә, шул исәптән җирдә мәңге яшәргә өметләнгән хезмәтчеләрендә дә, бер үк күләмдә эш итә. Сезнең күккә чакырылу турында шикләр туган икән, бу сезнең күккә чакырылмаган булуыгызны күрсәтә. Йәһвә тарафыннан сайланганнарда мин майланганмы, юкмы дигән сорау тумый! Алар моны төгәл белә!

16. Аллаһы рухы бирелгән кешеләрнең барысы да күктәге тормышка чакырылмаган булуын без кайдан беләбез?

16 Изге Язмаларда изге рух тәэсире астында булып, аның җитәкчелеге буенча эш иткән, әмма шул ук вакытта күктә яшәү өмете булмаган күп кенә тугры кешеләрнең мисаллары турында укып була. Шуларның берсе Чумдыручы Яхъя. Гайсә Яхъя турында күп кенә яхшы сүзләр әйткән булса да, аның күкләр Патшалыгына кермәячәге турында әйткән (Мат. 11:10, 11). Изге рух шулай ук Давытка да тәэсир иткән, һәм ул рух җитәкчелеге буенча эш иткән (1 Иш. 16:13). Ул бик рухи кеше булган һәм хәтта Изге Язмаларның кайбер өлешләрен язарга рухландырылган булган (Марк 12:36). Шулай да Илленче көн бәйрәмендә Петер Давыт турында ул «күккә күтәрелмәгән» дип әйткән (Рәс. 2:34). Изге рух андый кешеләрдә искиткеч рәвештә эш иткән булса да, аларның күктәге тормышка сайланган булуларын махсус рәвештә расламаган. Бу аларның моңа лаексыз я яраксыз булганнарын аңлатмаган. Юк, бу Йәһвәнең аларны җирдәге оҗмахта яшәр өчен терелтәчәген генә аңлаткан (Яхъя 5:28, 29; Рәс. 24:15).

17, 18. а) Бүген Аллаһы хезмәтчеләренең күпчелеге нинди әҗерне түземсезлек белән көтә? ә) Киләсе мәкаләдә нинди сораулар каралачак?

17 Бүген Аллаһы хезмәтчеләренең күпчелеге күктәге тормышка чакырылмаган. Алар Давыт, Чумдыручы Яхъя һәм борынгы заманнарда яшәгән башка тугры ир-атлар һәм хатын-кызлар кебек җирдә яшәячәк. Алар Ибраһим кебек Аллаһы Патшалыгы идарәсе астында яшәячәк вакытны зур түземсезлек белән көтә (Евр. 11:10). Бу соңгы көннәрдә җирдә күктәге тормышка сайланганнарның калдыгы гына яши (Ачыл. 12:17). Димәк, 144 000 сайланган кешенең күбесе тугрылыкларын саклап, инде үлгән.

18 Боларның барысын исәпкә алып, җирдә яшәргә өметләнгән кешеләр күктә яшәргә өметләнәм дип әйтүче кешеләргә ничек карарга тиеш? Җыелышыбыздагы берәр кардәш Хуҗабызның кичке ашында символлардан авыз итә башласа, моңа ничек карарга? Күктәге тормышка чакырылган дип әйтүче кешеләрнең санының арта баруы аркасында без борчылырга тиешме? Бу сорауларга җавап киләсе мәкаләдә каралачак.

^ [1] (4 нче абзац) Илленче көн бәйрәме, күрәсең, Синай тавында Мусага Канун бирелгән вакытка туры килә (Чыг. 19:1). Әгәр шулай икән, димәк, ул көнне Муса аша Исраил белән Канун килешүе төзелгән булган һәм шул ук айның шул ук көнендә Гайсә Мәсих аша яңа халык — рухи Исраил белән яңа килешү төзелгән булган.

^ [2] (11 нче абзац) Яңадан туу нәрсә аңлата икәнлеген күбрәк белер өчен, «Күзәтү манарасы» (рус) 2009 ел, 1 апрель, 3—11 б. кара.