4 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
18 ҖЫР Йолым өчен рәхмәтлебез
Йолым Йәһвәнең һәм Гайсәнең сыйфатларын ачыклый
«Шулай итеп ул безгә үз мәхәббәтен күрсәтте» (1 ЯХЪЯ 4:9).
БУ МӘКАЛӘДӘ
Йолым Йәһвә Аллаһының һәм Гайсә Мәсихнең гаҗәеп сыйфатларын ачыклый.
1. Ни өчен Гайсә үз үлемен ел саен искә алырга кушкан?
ЙӘҺВӘ — яратучы Аллаһы. Зур мәхәббәт күрсәтеп, ул Гайсәне үзенең кеше тормышын корбан итеп бирергә җибәргән (Рим. 5:8). Йолым ярдәмендә без Аллаһы белән якын дус була алабыз һәм безнең мәңге яшәү мөмкинлеге бар. Һичшиксез, йолым — бик кыйммәтле бүләк! (2 Көр. 9:15) Безгә бу бүләк өчен рәхмәт хисебезне югалтмаска булышыр өчен, Гайсә үз үлемен ел саен искә алырга кушкан (Лүк 22:19, 20).
2. Бу мәкаләдә сүз нәрсә турында барачак?
2 2025 елда Искә алу кичәсе 12 апрель, шимбә көнне үткәреләчәк. Һичшиксез, барыбыз да бу бәйрәмгә кушылырга тырышыр. Искә алу кичәсе алдыннан һәм аннан соң Йәһвә белән Гайсәнең безнең өчен нәрсә башкарганнары турында уйлану a бик файдалы булыр. Бу һәм киләсе мәкалә йолым темасына багышланган. Бу мәкаләдә без мондый сорауга җавап алырбыз: Йәһвәнең йолымны биргәне һәм Гайсәнең безнең өчен үләргә ризалашканы аларның нинди сыйфатларын ачыклый? Ә киләсе мәкаләдә без мондый сорауга игътибар итәрбез: Гайсәнең үлеме безгә нинди фатихалар китерә һәм без йолым өчен рәхмәтле булуыбызны ничек күрсәтә алабыз?
ЙОЛЫМ ЙӘҺВӘНЕҢ СЫЙФАТЛАРЫН АЧЫКЛЫЙ
3. Бер кешенең үлеме миллионлаган кешене ничек коткара ала? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
3 Йәһвәнең йолым корбанын биргәне аның гадел булуын күрсәтә (Кан. 32:4). Менә нәрсә турында уйланыйк. Без бер тыңламаучан кеше, ягъни Адәм, аркасында гөнаһ белән үлемне мирас итеп алдык (Рим. 5:12). Безне коткарыр өчен, Йәһвә Гайсәне җиргә җибәргән. Әмма кемдер болай дип сорар: ничек бер кешенең корбаны миллионлаган кешене йолып ала ала соң? Рәсүл Паул болай дип аңлаткан: «Бер кешенең [Адәмнең] тыңламаучанлыгы аша күпләр гөнаһлы булып киткән кебек, бер кешенең [Гайсәнең] тыңлаучанлыгы аша да күпләр тәкъва булачак» (Рим. 5:19; 1 Тим. 2:6). Әйе, бер кеше аркасында без гөнаһлы булып киткән кебек, безне азат итәр өчен, бер генә камил кешенең корбаны җитәрлек булган.
4. Ни өчен Йәһвә үзен яраткан Адәм токымнарына болай гына мәңгелек тормыш бирә алмаган?
4 Гайсәгә, безне коткарыр өчен, чыннан да үләргә кирәк булганмы? Әллә Йәһвә үзен яраткан Адәм токымнарына болай гына мәңгелек тормыш бирә алмаганмыни? Камилсез кеше карашыннан, шулай эш итү дөрес булып тоеладыр. Әмма камил Аллаһы Адәмнең аңлы рәвештә кылган гөнаһына күз йомуны гадел дип саный алмый.
5. Ни өчен Йәһвәнең һәрвакыт дөрес эш итүенә шикләнмәскә була?
5 Ә әгәр Йәһвә Адәм токымнары өчен йолым түләмичә аларга мәңге яшәргә рөхсәт иткән булса, бу нәрсәгә китерер иде? Ул чакта кешеләрнең: «Аллаһы башка очракларда да үзенең гадел нормаларын боза ала»,— дигән фикерләре туа алыр иде. Алар хәтта аның үз вәгъдәләрен үтәвенә шикләнә башлый алыр иде. Ләкин Йәһвә, зур бәя түләп, ягъни үзенең яраткан Улының үлеменә юл куеп, һәрвакыт дөрес эш итүен раслаган.
6. Йолым Йәһвәнең яратуын ничек чагылдыра? (1 Яхъя 4:9, 10)
6 Инде әйтелгәнчә, йолым Йәһвәнең гаделлеген күрсәтә, әмма тагы да ачыграк ул Аллаһының мәхәббәтен чагылдыра. (Яхъя 3:16; 1 Яхъя 4:9, 10 укы.) Йәһвә мәңге яшәвебезне генә түгел, ә кабат үзенең гаиләсенә кушылуыбызны тели. Ни өчен алай дип әйтеп була? Исебезгә төшерик: Адәмнең гөнаһы аркасында Йәһвә аны үз гаиләсеннән куып чыгарган. Шуңа күрә без Аллаһының гаиләсендә тумаганбыз. Йолым нигезендә исә Йәһвә гөнаһларыбызны кичерә. Инде бүген безнең Аллаһы һәм кардәшләребез белән якын мөнәсәбәтләребез була ала, ә киләчәктә ул үзенә иман иткән һәм тыңлаучан булган бар кешеләрне үз гаиләсенә кабул итәчәк. Әйе, Йәһвә безгә зур ярату күрсәтте! (Рим. 5:10, 11)
7. Ни өчен Йәһвә үз Улының газап чигеп үлүенә юл куйган?
7 Йолымны бирер өчен, Йәһвәгә нәрсәләр кичерергә туры килгәне турында уйланыйк, чөнки бу да аның безне никадәр нык яратканын дәлилли. Шайтан Йәһвәнең бер хезмәтчесе дә сынаулар вакытында аңа тугры кала алмас дип әйткән. Шайтанның ялганчы булуын исбат итәр өчен, Йәһвә Гайсәнең үләр алдыннан газаплар кичерүенә юл куйган (Әюп 2:1—5; 1 Пет. 2:21). Дини җитәкчеләр Гайсәдән мыскыллап көлгән, ә рим гаскәриләре аны камчылаган һәм баганага кадаклап куйган. Әйе, Гайсә коточкыч газаплар кичереп үлгән. Ә Йәһвәгә моны күреп тору никадәр зур җан әрнүе китергән! (Мат. 27:28—31, 39) Гайсәнең каршы килүчеләре: «Аллаһы аны кадерләсә, коткарсын»,— дип әйткән (Мат. 27:42, 43). Йәһвә Гайсәне шул ук минутта коткара алган. Ләкин ул чакта йолым түләнмичә калыр иде һәм безнең һичбер өметебез дә булмас иде. Шуңа күрә Йәһвә үз Улының соңгы сулышына кадәр газап чигүенә юл куйган.
8. Гайсәнең үлеме Йәһвәгә авырту китергәнен тагын нәрсә раслый? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
8 Чиксез кодрәтле Аллаһының хисләре бармы? Әлбәттә! Әгәр без, Аллаһының сурәтендә барлыкка китерелгән кешеләр, хисләр кичерәбез икән, димәк, Аллаһының хисләре бигрәк тә бар. Мәсәлән, Изге Язмалардан күренгәнчә, кешеләр Аллаһыны «рәнҗетә» һәм «кайгыга төшерә» ала (Зәб. 78:40, 41). Моны истә тотып, әйдәгез, Ибраһим мисалы турында уйланыйк. Аллаһы аңа бердәнбер улын корбанга китерергә кушкан (Ярат. 22:9—12; Евр. 11:17—19). Ибраһимның, Исхакны үтерүгә әзерләнгәндә, нинди хисләр кичергәнен хәтта күз алдына китерү дә авыр! Йәһвә дә үз Улын үлемгә биргән. Әмма мәрхәмәтсез кешеләрнең аны үтергәнен күрү аңа тагы да зуррак авырту китергән! (jw.org сайтында «Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз. Ибраһим. 2 нче өлеш» дигән видеороликны кара.)
9. Римлыларга 8:32, 38, 39 да Йәһвәнең мәхәббәте турында нәрсә әйтелә?
9 Хәтта иң якын туганыбыз һәм иң яхшы дустыбыз да безне Йәһвә кебек нык яратмый. (Римлыларга 8:32, 38, 39 укы.) Хәтта без үзебез дә үз-үзебезне Йәһвә кебек нык яратмыйбыз. Сез мәңге яшәргә телисезме? Ә Йәһвә моны тагы да ныграк тели! Сез гөнаһларыгызның кичерелүен телисезме? Йәһвә моны бигрәк тә тели! Әйе, Аллаһының мәхәббәте чагыштыргысыз бөек. Йәһвә бездән күп нәрсә таләп итми. Ул йолым корбанын кабул итүебезне һәм аңа тыңлаучан булуыбызны гына көтә. Һичшиксез, йолым — Йәһвәнең мәхәббәтен раслаучы көчле дәлил. Ә яңа дөньяда без Йәһвәнең яратуын тагы да күбрәк татырбыз (Вәг. 3:11).
ЙОЛЫМ ГАЙСӘНЕҢ СЫЙФАТЛАРЫН АЧЫКЛЫЙ
10. а) Үлеме алдыннан Гайсә нәрсә турында борчылган? ә) Гайсә Йәһвәнең исемен ничек аклаган? ( «Гайсәнең сафлыгы Йәһвәнең исемен аклаган» дигән рамканы да кара.)
10 Гайсә Атасының репутациясе турында борчылган (Яхъя 14:31). Дошманнар Гайсәне көфер сүз сөйләүдә һәм фетнәче булуда гаепләгән. Гайсә бу гаепләүләр Атасының исеменә тап төшерер дип борчылган. Менә ни өчен ул: «Әтием, мөмкин булса, бу касә мине читләтеп үтсен»,— дип дога кылган (Мат. 26:39). Әмма Гайсә артка чигенмәгән. Ул үлеменә кадәр Йәһвәгә тугры булып калган һәм ахыр чиктә үз Атасының исемен аклаган.
11. Гайсә кешеләргә карата яратуын ничек күрсәткән? (Яхъя 13:1)
11 Йолым шулай ук Гайсәнең кешеләрне, аеруча үз шәкертләрен, нык яратканын күрсәтә. (Гыйб. сүз. 8:31; Яхъя 13:1 укы.) Гайсә җирдәге хезмәте, аеруча үлеме, җиңел булмаячагын аңлаган. Ләкин ул үз хезмәтен яраткан. Ул күңелен салып вәгазьләгән, кешеләрне өйрәткән һәм аларга хезмәт иткән. Хәтта үлеме алдыннан соңгы кичне Гайсә үз рәсүлләренең аякларын юган, аларны юаткан һәм рухландырган (Яхъя 13:12—15). Ә җәзалау баганасында җәфаланганда, ул янәшәдә кадакланган җинаятьчегә өмет биргән һәм үз әнисе турында кайгыртуны бер шәкертенә тапшырган (Лүк 23:42, 43; Яхъя 19:26, 27). Әйе, Гайсә үз яратуын үлеме белән генә түгел, ә бөтен тормышы белән күрсәткән.
12. Нинди мәгънәдә Гайсә әле дә безнең хакка корбанга бара?
12 Гәрчә Гайсә «бер тапкыр үлгән, һәм бу башка кабатланмаячак», ул әле дә безнең хакка корбанга бара (Рим. 6:10). Ничек итеп? Кешеләр йолымнан килгән фатихаларны ала алсын өчен, ул әле дә тырышып эшли. Мәсәлән, Гайсә Патшабыз, Баш руханиебыз һәм Җыелыш башы буларак хезмәт итә (1 Көр. 15:25; Эфес. 5:23; Евр. 2:17). Ул майланганнарны һәм бихисап күп кешене җыю эше өчен җаваплы. Бу эшне ул бөек афәтнең ахырына кадәр тәмамларга тиеш b (Мат. 25:32; Марк 13:27). Ул шулай ук тугры хезмәтчеләренең рухи яктан тук булуы турында кайгырта (Мат. 24:45). Меңъеллык идарәсе вакытында да Гайсә безнең турында кайгыртуын дәвам итәчәк. Чыннан да, Йәһвә безгә үз Улын бүләк иткән!
ЙӘҺВӘНЕҢ ҺӘМ МӘСИХНЕҢ ЯРАТУЫНА АЛГА ТАБА ДА ИНАНЫГЫЗ
13. Уйлану Йәһвә белән Мәсихнең яратуларын тагы да яхшырак күрергә ничек булыша?
13 Йәһвәнең һәм Мәсихнең үз яратуларын ничек күрсәткәннәрен тагы да яхшырак аңлар өчен, яратулары турында уйлану мөһим. Искә алу кичәсе алдыннан һәм аннан соңгы вакытта бер я хәтта берничә Инҗил китабын укып чыгуны максат итеп куегыз. Әмма, укыганда, ашыкмагыз. Һәрбер өзек турында тирәнтен уйланыгыз һәм Йәһвә белән Гайсәне яратыр өчен яңа сәбәпләр табарга тырышыгыз. Тапкан рухи энҗеләрегезне бүлешергә дә онытмагыз.
14. Ни өчен безгә йолым һәм башка тәгълиматлар буенча тикшерүләр үткәрергә кирәк? (Зәбур 119:97 һәм искәрмә) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
14 Аллаһының гаделлеге, яратуы һәм биргән йолымы төп тәгълиматлар булып тора. Хакыйкатьтә күптән булсагыз, сез бу темалар буенча инде барысын да беләсез дип уйларга мөмкин. Ләкин чынлыкта бу темаларны мәңге тикшереп була, һәм һәрвакыт ниндидер яңа яклар ачылып торыр. Басмаларыбызда күп мәгълүмат бар. Шуңа күрә, Изге Язмалардагы берәр өзек аңлашылып бетмәсә, моны болай гына калдырмагыз, ә тикшерү үткәрегез. Аннан соң көн дәвамында укыганнарыгыз турында һәм Йәһвә белән Гайсәнең яратулары турында уйланыгыз. (Зәбур 119:97 не укы һәм искәрмә.)
15. Ни өчен без рухи хәзинәләр эзләвебезне дәвам итәргә тиеш?
15 Изге Язмаларны өйрәнгән саен, ниндидер яңа фикерләр тапмасагыз, боекмагыз. Сезне алтын эзләүче белән чагыштырып була. Алтын бөртекләрен табу бер дә җиңел эш түгел. Алтын табар өчен, сәгатьләр я хәтта көннәр буе тырышып эшләргә кирәк. Ләкин алтын эзләүче бирешми һәм сабырлык белән эшен дәвам итә. Изге Язмалардагы хакыйкать алтыннан да кыйммәтлерәк! (Зәб. 119:127; Гыйб. сүз. 8:10) Шуңа күрә сез дә сабыр булыгыз һәм алга таба тырышып тикшерүләр үткәрегез (Зәб. 1:2).
16. Без Йәһвә белән Гайсәдән ничек үрнәк ала алабыз?
16 Шәхси өйрәнү сезне белемнәрегезне гамәлдә кулланырга дәртләндерсен. Мәсәлән, гадел Йәһвә Аллаһыдан үрнәк алып, кешеләрне аермаска, аларга бертигез карарга тырышыгыз. Үз Атасын һәм кешеләрне яраткан Гайсәдән үрнәк алып, Йәһвә исеме хакына газап чигәргә һәм кардәшләрегезгә хезмәт итәргә әзер булыгыз. Моннан тыш, Гайсәдән үрнәк алып, башкаларга вәгазьләгез. Ул чакта алар да Йәһвәнең кыйммәтле бүләген кабул итә алыр.
17. Киләсе мәкаләдән без нәрсә белербез?
17 Йолым турында белемнәребез арткан саен һәм рәхмәт хисебез үскән саен, Йәһвә белән Гайсәгә дә яратуыбыз үсәр. Алар да, үз чиратында, безне ныграк яратыр (Яхъя 14:21; Ягък. 4:8). Шуңа күрә йолым турында күбрәк белергә тырышыгыз. Йәһвә моның өчен күп кораллар биргән. Киләсе мәкаләдән без йолымның нинди фатихалар китергәне турында һәм Йәһвәгә рәхмәтле булуыбызны ничек күрсәтә алганыбыз турында белербез.
107 ҖЫР Аллаһы яратуда үрнәк күрсәтә
a АҢЛАТМА: «уйлану» ул — ниндидер тема турында тирәнтен уйлау, төшенергә тырышу.
b Эфеслеләргә 1:10 да күктәгеләрне җыю турында әйтелә. Маттай 24:31 дә һәм Марк 13:27 дә дә майланганнарны җыю турында әйтелә. Ләкин бу шигырьләрдә төрле җыю турында сүз бара: рәсүл Паул Эфеслеләргә хатында Йәһвәнең кайбер мәсихчеләрне изге рух белән майлап сайлаганы турында язган, ә Гайсә Мәсих бөек афәт вакытында майланганнарның калдыгы күккә алыначагы турында әйткән.