Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

5 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

108 ҖЫР Аллаһының тугры мәхәббәте

Йәһвәнең яратуы нинди фатихалар китерә?

Йәһвәнең яратуы нинди фатихалар китерә?

«Мәсих Гайсә дөньяга гөнаһ кылучыларны коткару өчен килде» (1 ТИМ. 1:15).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Йолым ярдәмендә нинди фатихалар мөмкин икәнен һәм Йәһвәгә рәхмәтле булганыбызны ничек күрсәтеп булганын белик.

1. Йәһвәне нәрсә сөендерер?

 КҮЗ алдыгызга китерегез: сез дустыгызга матур һәм файдалы бүләк бирәсез, ди. Әмма ул бүләгегезне тартмага салып куя да аның турында бөтенләй оныта. Сез нәрсә хис итәрсез? Бу сезне бераз күңелсезләндерер, мөгаен. Ә инде дустыгыз бүләгегезне кулланса һәм рәхмәтләрен белдерсә, бу сезне бик сөендерер. Йәһвә дә, безне яратканга, безгә бик кыйммәтле бүләк — йолым корбанын биргән. Без бу бүләк өчен рәхмәтле булсак, Йәһвә бик сөенер (Яхъя 3:16; Рим. 5:7, 8).

2. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

2 Кызганычка каршы, вакыт узу белән йолым бүләге безнең өчен гадәти нәрсә булып китәргә мөмкин. Шуңа күрә, образлы итеп әйткәндә, Йәһвәнең бүләген тартмага салып куеп онытмас өчен, безгә Йәһвәгә һәм Гайсәгә карата рәхмәт хисен яңартырга кирәк. Шушы мәкалә безгә бу яктан ярдәм итәр. Без Йәһвәнең йолым нигезендә бүген безне ничек фатихалаганын һәм киләчәктә нинди фатихалар бирәчәген белербез. Шулай ук без Йәһвәгә рәхмәтле булуыбызны ничек күрсәтеп булганын карап чыгарбыз, аеруча Искә алу кичәсе чоры турында сүз барыр.

ХӘЗЕРГЕ ФАТИХАЛАР

3. Йолым безгә инде хәзер нинди файда китерә?

3 Мәсихнең йолымы инде хәзер безгә күп фатихалар китерә. Мәсәлән, йолым нигезендә Йәһвә гөнаһларыбызны кичерә. Әлбәттә, ул моны эшләргә мәҗбүр түгел, шулай да ул мәрхәмәтен теләп күрсәтә. Бер мәдхия җырлаучы Аллаһыны болай дип мактаган: «И Йәһвә, син игелекле һәм кичерергә әзер» (Зәб. 86:5; 103:3, 10—13).

4. Йәһвә йолымны кемнәр өчен биргән? (Лүк 5:32; 1 Тимутигә 1:15)

4 Кайберәүләр үзләрен Йәһвәнең кичерүенә лаек түгел дип саный. Дөресен генә әйткәндә, беребез дә Аллаһының шәфкатенә лаек түгел. Рәсүл Паул моны танып болай дигән: «Рәсүл дип аталырга лаеклы да түгелмен». Әмма ул болай дип өстәгән: «Ләкин мин кем булсам, Аллаһының юмарт игелеге ярдәмендә шул булдым» (1 Көр. 15:9, 10). Шуңа күрә, үзегезне кичерүгә лаексыз дип санасагыз, шуны онытмагыз: Йәһвә йолымны гөнаһсыз кешеләр өчен түгел, ә гөнаһлы кешеләр өчен биргән. (Лүк 5:32; 1 Тимутигә 1:15 укы.) Тәүбә итәсез икән, Йәһвә сезне кичерер. Ул моны сез лаек булганга түгел, ә сезне нык яратканга күрә эшләр.

5. Без Йәһвәнең шәфкатен казана алабызмы? Аңлатыгыз.

5 Без Йәһвәгә күп еллар хезмәт итсәк тә, аңардан шәфкатьле булуын таләп итәргә хокукыбыз юк. Әлбәттә, Йәһвә хезмәтебезне бик кадерли (Евр. 6:10). Шулай да ул йолымны хезмәт хакы итеп түгел, ә бүләк итеп биргән. Йәһвәнең кичерүен хезмәтебез белән казанып була дип уйлыйбыз икән, асылда, без Мәсих юкка гына үлгән дип әйткән булабыз. (Гәләтиялеләргә 2:21 белән чагыштыр.)

6. Ни өчен Паул Аллаһыга ашкынып хезмәт иткән?

6 Паул Йәһвәдән аның илтифатын таләп итәргә хокукы булмаганын белгән. Алайса, ни өчен соң ул ашкынып хезмәт иткән? Чөнки ул Аллаһыга юмарт игелеге өчен рәхмәтле булган (Эфес. 3:7). Рәсүл Паул кебек, без дә Йәһвәнең шәфкатен «эшләп алыр» өчен түгел, ә аңа рәхмәтле булганга ашкынып хезмәт итәбез.

7. Йолым ярдәмендә без тагын нинди фатихага ия? (Римлыларга 5:1; Ягъкуб 2:23)

7 Йолым түләнгәнгә күрә, без Йәһвә белән якын, шәхси мөнәсәбәтләргә ия a. Үткән мәкаләдә әйтелгәнчә, Йәһвә белән яхшы мөнәсәбәтләр тумыштан килми. Әмма йолым ярдәмендә безнең «Аллаһы белән тыныч мөнәсәбәтләребез» бар һәм без аның белән дуслык үстерә алабыз. (Римлыларга 5:1; Ягъкуб 2:23 укы.)

8. Ни өчен сез Йәһвәгә дога кылу мөмкинлеге өчен рәхмәтле?

8 Йәһвә белән мөнәсәбәтләрнең бер ягына — дога кылу мөмкинлегенә игътибар итик. Йәһвә халык алдында әйтелгән догаларны гына түгел, ә шәхси догаларыбызны да тыңлый. Дога кылу безгә җан тынычлыгы бирә. Әмма дога психологик тренинг түгел. Ул безгә күктәге Атабыз белән дуслыгыбызны ныгытырга булыша (Зәб. 65:2; Ягък. 4:8; 1 Яхъя 5:14). Гайсә Атасының үзен тыңлаганына шикләнмәгән һәм аңа еш дога кылган. Дога ярдәмендә Гайсә Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләренә сүрелергә ирек бирмәгән (Лүк 5:16). Әйе, Гайсәнең корбаны нигезендә безнең Йәһвә белән дус булу һәм аңа дога кылу мөмкинлеге бар. Без Аллаһыга моның өчен шундый рәхмәтле!

КИЛӘЧӘКТӘГЕ ФАТИХАЛАР

9. Йолым корбаны нигезендә без киләчәктә нинди фатихалар алырбыз?

9 Йолым түләнгәнгә, Йәһвәнең тугры хезмәтчеләренә мәңгелек тормыш биреләчәк. Бүген беркем дә мәңге яшәми, бер буынны икенчесе алмаштырып тора, шуңа күрә күп кенә кешеләр мәңгелек тормышны әкият дип саный. Әмма Йәһвәнең нияте буенча кешеләр бөтенләй үләргә тиеш булмаган. Адәм гөнаһ кылмаган булса, беркем дә мәңгелек тормышка гаҗәпләнмәс иде, чөнки барысы да мәңге яшәр иде. Кешеләргә мәңгелек тормышка ышану авыр булса да, без мәңге яшәячәгебезгә шикләнмибез, чөнки Йәһвә моның өчен иң зур бәя түләгән: үзенең кадерле Улын биргән (Рим. 8:32).

10. Майланган мәсихчеләрне һәм башка сарыкларны нинди киләчәк көтә?

10 Без мәңгелек тормышны киләчәктә генә алырбыз. Ләкин Йәһвә инде хәзер бу бүләк турында уйлавыбызны тели. Майланган мәсихчеләр күктә Гайсә белән идарә итәргә өметләнә (Ачыл. 20:6). Ә башка сарыклар җирдәге оҗмахны көтә. Анда авырту да, кайгы да булмаячак (Ачыл. 21:3, 4). Сез башка сарыклардан булсагыз, үз бүләгегезне икенче дәрәҗәле дип санамагыз. Кешеләр бит нәкъ җирдә мәңге яшәр өчен барлыкка китерелгән булган. Оҗмахта яшәү зур бәхет китерәчәк!

11, 12. Оҗмахта тормыш нинди булыр? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

11 Оҗмахны күз алдына китерегез. Беркем дә чирләмәячәк һәм үлмәячәк (Ишаг. 25:8; 33:24). Йәһвә үз ихтыярына каршы килмәгән бар теләкләрегезне канәгатьләндерәчәк. Сез оҗмахта нәрсәне өйрәнергә телисез: физиканымы? химиянеме? Ә бәлки, сезнең берәр музыка коралында уйнарга я рәсемнәр төшерергә өйрәнәсегез киләдер. Оҗмахта архитекторларга, төзүчеләргә ихтыяҗ зур булыр. Шулай ук анда ризык үстерергә һәм аны әзерләргә, эш кораллары ясарга һәм матур парклар булдырырга кирәк булачак (Ишаг. 35:1; 65:21). Мәңге яшәгәнгә, сез төрле сәләтләр үстерә һәм төрле һөнәрләргә өйрәнә алырсыз.

12 Терелтелгән якыннарыбызны каршы алу никадәр шатлыклы булачак! (Рәс. 24:15) Йәһвәнең иҗади эшләрен өйрәнү аша без аның турында тагы да күбрәкне белербез (Зәб. 104:24; Ишаг. 11:9). Бар кеше гөнаһсыз булыр һәм гаеп хисе кичермичә Йәһвәгә гыйбадәт кыла алыр. Әллә сез бу фатихаларны «гөнаһтан кыска вакытлы ләззәткә» алыштырыр идегезме? (Евр. 11:25) Әлбәттә юк! Шушы гаҗәеп фатихалар дөнья тәкъдим итә алган һәр нәрсәдән өстенрәк. Онытмагыз: оҗмах өмет булып кына калмаячак — тиздән хыялларыбыз чынга ашачак. Бар бу фатихалар Йәһвә безне яратканга һәм үз Улын корбан итеп биргәнгә мөмкин!

Сез оҗмахта аеруча нәрсә эшләргә телисез? (11, 12 нче абзацны кара)


ЙӘҺВӘГӘ РӘХМӘТЛЕ БУЛУЫГЫЗНЫ КҮРСӘТЕГЕЗ

13. Йәһвәгә рәхмәтле булуыбызны ничек күрсәтергә? (2 Көринтлеләргә 6:1)

13 Безнең өчен йолым түләгән Йәһвә Аллаһыбызга рәхмәтле булуыбызны ничек күрсәтергә? Рухи эшләрне тормышыбызда иң беренче урынга куеп (Мат. 6:33). Гайсә бит, «яшәүчеләр инде үзләре өчен түгел, ә үзләре хакына үлеп терелгән зат өчен яшәсеннәр дип, барысы хакына үлгән» (2 Көр. 5:15). Йәһвә безгә карата бик игелекле һәм шәфкатьле. Тырышып хезмәт итеп, без аңа чыннан да рәхмәтле булуыбызны раслыйбыз. (2 Көринтлеләргә 6:1 укы.)

14. Йәһвәнең җитәкчелегенә ышанычыбыз нәрсәдән күренер?

14 Йәһвәгә рәхмәтле булуыгызны күрсәтер өчен, аның җитәкчелегенә ышаныч белән карагыз. Мәсәлән, нинди уку йортына керергә я нинди эш сайларга икәнен хәл иткәндә, Йәһвәнең карашын исәпкә алыгыз (1 Көр. 10:31; 2 Көр. 5:7). Иман белән эш итсәгез, Йәһвә белән дуслыгыгыз артыр, иманыгыз тагы да үсәр һәм өметегез ныгыр (Рим. 5:3—5; Ягък. 2:21, 22).

15. Йәһвәгә рәхмәтле булуыбызны Искә алу кичәсе чорында ничек күрсәтеп була?

15 Йәһвәнең яратуы өчен рәхмәтле булуыбызны Искә алу кичәсе чорында да күрсәтеп була. Ничек итеп? Кичәгә барып һәм башкаларны да чакырып (1 Тим. 2:4). Кешене Кичәгә чакырганда, аңа бу очрашуның ничек үткәнен аңлатыгыз. Кешегә jw.org сайтыннан «Ни өчен Гайсә үлгән?» һәм «Гайсә пәйгамбәрнең үлемен искә алыгыз» дигән видеороликларны күрсәтеп була. Актив булмаганнар турында да онытмыйк. Әлбәттә, иң беренче чиратта өлкәннәр аларны Кичәгә чакырырга тырышыр. Йәһвәнең берәр югалган сарыгы көтүгә кайтырга булса, күктә дә, җирдә дә никадәр зур шатлык булачагын күз алдына гына китерегез! (Лүк 15:4—7) Әйдәгез, Кичәдә бер-беребезне генә түгел, ә шулай ук яңа кешеләрне һәм очрашуларга күптән йөрмәгән кардәшләрне дә сәламлик. Аларны җылы кабул итик! (Рим. 12:13)

16. Ни өчен Кичә вакытында хезмәтне киңәйтү — яхшы максат?

16 Сез Кичә чорында хезмәтегезне киңәйтә аласызмы? Бу Аллаһыга һәм Гайсәгә рәхмәтле булганыгызны күрсәтер өчен бик яхшы мөмкинлек. Хезмәттә күбрәк катнашканда, без Йәһвәнең ярдәмен күбрәк сизәбез һәм аңа ышанычыбыз арта (1 Көр. 3:9). Шулай ук Кичә уңаеннан Изге Язмаларны уку графигын тотыгыз. Аны «Изге Язмаларны һәр көн тикшерү» дигән брошюрада һәм эш дәфтәрендә табып була. Бәлки, сез бу графиктагы өзекләрне тирәнрәк тикшерергә булырсыз.

17. Йәһвәне нәрсә сөендерә? ( «Йәһвәгә рәхмәтле булуыбызны ничек күрсәтергә?» дигән рамканы да кара.)

17 Әлбәттә, һәрберебезнең хәл-шартлары төрле. Шуңа күрә бу мәкаләдәге һәр киңәшне куллану кулыбыздан килмәскә мөмкин. Әмма боекмыйк, чөнки Йәһвә безне башкалар белән чагыштырмый. Йөрәгебездә кыйммәтле йолым бүләге өчен рәхмәт хисен һәм аңа иң яхшысын бирүебезне күргәндә, ул бик сөенә (1 Иш. 16:7; Марк 12:41—44).

18. Ни өчен без Йәһвә Аллаһыга һәм Гайсә Мәсихкә рәхмәтле?

18 Йолым нигезендә генә безнең гөнаһларыбыз кичерелә, Йәһвә белән мөнәсәбәтләребез һәм мәңгелек тормышка өметебез бар. Бу фатихаларны Йәһвә безне яратканга яудыра. Әйдәгез, аңа моның өчен һәрчак рәхмәтле булыйк (1 Яхъя 4:19). Безнең өчен үз тормышын аямаган Гайсә Мәсихкә дә рәхмәтле булуыбыз ачык күренеп торсын! (Яхъя 15:13)

154 ҖЫР Мәңгелек мәхәббәт

a Йәһвә үз Улының үлеменә кадәр тугры калачагын төгәл белгән. Менә ни өчен ул Гайсә Мәсихкә кадәр яшәгән хезмәтчеләренең дә гөнаһларын кичергән. Аның күзендә йолым инде түләнгәндәй булган (Рим. 3:25).