Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

1 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

2 ҖЫР Синең исемең Йәһвә

Йәһвәне данлагыз

Йәһвәне данлагыз

2025 ЕЛНЫҢ ЕЛЛЫК ШИГЫРЕ: «Йәһвәне исеме өчен данлагыз» (ЗӘБ. 96:8).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Йәһвә данга лаек. Без аны ничек данлый алганыбызны белербез.

1. Күпләр бүген кемне данлый?

 РИЗАЛАШЫРСЫЗДЫР, күп кенә кеше бүген игътибарны күбрәк үзләренә җәлеп итә һәм дан алырга омтыла. Мәсәлән, кайберләре социаль челтәрләрдә мактана. Ә Йәһвәне алар белми, һәм аны данлау уйларына да килми. Бу мәкаләдә без Йәһвәне ничек данлый алганыбыз турында фикер алышырбыз һәм шулай эшләргә безне нәрсә дәртләндерергә тиешлеген күрербез. Без шулай ук Йәһвәнең якын киләчәктә үз исемен ничек данлаячагын белербез.

БЕЗ ЙӘҺВӘНЕ НИЧЕК ДАНЛЫЙ АЛАБЫЗ?

2. Синай тавында Йәһвә үз данын ничек күрсәткән? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

2 Дан нәрсә ул? Изге Язмаларда бу сүз берәрсенә шөһрәт өстәгән, аны мөһим иткән нәрсәләрне аңлатырга мөмкин. Мәсәлән, Йәһвә Мисыр коллыгыннан чыккан исраиллеләргә Синай тавында үз данын күрсәткән. Күз алдына китерегез: тау итәгендә миллионлаган исраилле басып тора; тауны караңгы болыт каплый. Кинәт җир тетри башлый, һәм, күрәсең вулканик активлык аркасында, төтен чыга. Өстәвенә, күк күкри, ялт-йолт итеп яшен яшьни һәм көчле быргы тавышы ишетелә (Чыг. 19:16—18; 24:17; Зәб. 68:8). Йәһвәнең данын күрү исраиллеләрдә нинди курку-хөрмәт уятканы турында уйлап кына карагыз!

Синай тавында Йәһвә исраиллеләргә үзенең данын күрсәткән (2 нче абзацны кара)


3. Без Йәһвәне ничек данлый алабыз?

3 Без Йәһвәне ничек данлый алабыз? Башкаларга Аллаһының чиксез кодрәте белән күркәм сыйфатлары турында сөйләп һәм уңышларыбыз өчен үзебезне түгел, ә аны мактап (Ишаг. 26:12). Давыт патша Йәһвәне данлау ягыннан искиткеч үрнәк булган. Исраил халкы алдында Йәһвәгә дога кылып, ул Аллаһыга болай дигән: «И Йәһвә, син бөеклек, көч-кодрәт, матурлык һәм дан-шөһрәт белән мәһабәтлеккә ия, чөнки күктә дә, җирдә дә бар нәрсә — синеке». Давыт дога кылуын тәмамлагач, «җыелганнарның һәммәсе дә... Йәһвәне мактаган» (1 Елъ. 29:11, 20).

4. Гайсә Йәһвәне ничек данлаган?

4 Гайсә дә Аллаһыны данлаган. Мәсәлән, могҗизалар кылганда, ул моны үз көче белән түгел, ә Аллаһының көче белән эшләгәнен таныган (Марк 5:18—20). Өстәвенә, Гайсә үз Атасы турында җылылык һәм хөрмәт белән сөйләгән. Кешеләр белән назлы мөгамәлә итүе белән дә ул Аллаһыга дан китергән. Бер очракны исебезгә төшерик. Гайсә синагогада өйрәткәндә, анда җенле бер хатын булган. Җен аркасында ул 18 ел буе авыру булган: ул бөкрәеп беткән һәм бөтенләй турая алмаган. Бигрәк аяныч хәл! Бу хатынны кызганып, Гайсә аңа наз белән: «Син авыруыңнан азат ителдең»,— дип әйткән һәм аның өстенә кулларын куйган. Хатын шунда ук тураеп баскан һәм «Аллаһыны данлый башлаган». Әйе, ул Йәһвәгә үзен сәламәт иткәне өчен бик рәхмәтле булган (Лүк 13:10—13). Безнең дә Йәһвәгә рәхмәтле булыр өчен һәм аны данлар өчен сәбәпләребез аз түгел.

ЙӘҺВӘНЕ ДАНЛАР ӨЧЕН СӘБӘПЛӘР

5. Йәһвәне хөрмәт итәр өчен нинди сәбәпләр бар?

5 Без Йәһвәне хөрмәт итәбез. Аллаһыбыз чиксез кодрәтле (Зәб. 96:4—7). Бар иҗади эшләрендә аның гаҗәеп зирәклеге чагыла. Ул безгә тормыш бүләк иткән һәм безгә яшәр өчен бар кирәклесен биреп тора (Ачыл. 4:11). Аллаһыбыз тугры (Ачыл. 15:4). Ул бар эшләрендә уңышка ирешә һәм һәрвакыт үз сүзен тота (Йош. 23:14). Ирмия пәйгамбәр Йәһвә турында болай дигән: «Җирдәге бар патшалыкларның бар зирәкләре арасында синдәй һичкем юк» (Ирм. 10:6, 7). Бу сүзләр белән ризалашмый булмый. Күктәге Атабыз хөрмәткә, һичшиксез, лаек! Әмма Йәһвә безне үзенең бөеклеге белән генә түгел, ә күркәм сыйфатлары белән дә җәлеп итә.

6. Ни өчен без Йәһвәне яратабыз?

6 Без Йәһвәне яратабыз. Йәһвәнең күп кенә гаҗәеп сыйфатлары бар. Аллаһыбыз шәфкатьле һәм кызганучан (Зәб. 103:13; Ишаг. 49:15). Ул хисләребезне аңлый. Без кайгы кичергәндә, ул да кайгыра (Зәк. 2:8). Йәһвә безгә үзе белән дуслык үстерергә булыша (Зәб. 25:14; Рәс. 17:27). Ул басынкы һәм «күк белән җирне күздән кичерү өчен иелә, гади кешене туфрактан күтәрә» (Зәб. 113:6, 7). Шундый искиткеч Аллаһыны ничек данламаска?! (Зәб. 86:12)

7. Безнең нинди гаҗәеп мөмкинлегебез бар?

7 Без башкаларның Йәһвә турында хакыйкатьне белүләрен телибез. Күпләрнең Аллаһы турында төгәл белемнәре юк. Ни өчен? Чөнки Шайтан, Аллаһы турында җирәнгеч ялган таратып, кешеләрнең «акыл күзләрен сукырайта» (2 Көр. 4:4). Аның аркасында кешеләр Аллаһыны үч алучан, ваемсыз дип саный һәм бар газаплар аңардан килә дип уйлый. Ә без Аллаһы турында дөреслекне беләбез! Безнең Аллаһыны якларга һәм шулай итеп аңа дан китерергә гаҗәеп мөмкинлегебез бар (Ишаг. 43:10). 96 нчы мәдхия дә безне Аллаһыны данларга дәртләндерә. Әйдәгез, хәзер бу мәдхиянең кайбер шигырьләренә күз салыйк.

ЙӘҺВӘНЕ ДАНЛАР ӨЧЕН МӨМКИНЛЕКЛӘР

8. Йәһвәне данлар өчен нинди мөмкинлекләр бар? (Зәбур 96:1—3)

8 Зәбур 96:1—3 укы. Без Йәһвәне сүзләребез белән данлый алабыз. Бу шигырьләр Йәһвәнең хезмәтчеләрен «Йәһвәгә җырларга», «аның исемен мактарга», «аның коткаруы турындагы яхшы хәбәрне» белдерергә һәм «аның данын милләтләр арасында игълан итәргә» дәртләндерә. Әйе, күктәге Атабызны телебез белән данлар өчен мөмкинлекләр күп. Тугры яһүдләр һәм беренче гасырдагы мәсихчеләр башкаларга Аллаһының игелеге турында сөйләргә һәм аның исемен якларга оялмаган (Дан. 3:16—18; Рәс. 4:29). Без алардан ничек үрнәк ала алабыз?

9, 10. Анджелина очрагыннан сез нәрсәгә өйрәнәсез? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

9 Кушма Штатларда яшәүче Анджели́на a очрагына игътибар итик. Ул эшли башлаган фирмада яңа эшчеләр белән очрашу үткәрелә һәм үзләре турында сөйләргә мөмкинлек бирелә. Анджелинаны да яңа эшче буларак шундый очрашуга чакырганнар. Ул Йәһвәгә хезмәт итүдә булган шатлыклы мизгелләрен күрсәтүче фотопрезентация әзерләгән. Шул очрашуда аңа кадәр бер ир кеше чыгыш ясаган. Ул Йәһвә Шаһитләре гаиләсендә үскәне турында әйткән һәм оешмабыз турында начарны сөйләгән. Анджелина болай ди: «Йөрәгем дөп-дөп типте. Әмма мин болай дип уйлап куйдым: „Бу кеше Йәһвә турында ялган сөйли! Ничек инде мин дәшми торыйм?! Мин Аллаһыны якларга тиешмен“».

10 Бу ир кеше сүзен тәмамлагач, Анджелина үз эченнән кыска гына дога кылган. Аннан соң ул бу кешегә йомшак кына: «Безнең балачагыбыз охшаш икән. Мин дә Йәһвә Шаһитләре гаиләсендә үстем һәм һаман да бу динне тотам»,— дип әйткән. Киеренкелек сизелсә дә, Анджелина тынычлык саклый алган. Ул үз фотопрезентациясен күрсәткән һәм хөрмәт белән үз карашларын яклаган (1 Пет. 3:15). Нәтиҗәдә, теге ир-ат йомшарган. Ул хәтта балачагы белән бәйле уңай хатирәләрен сөйләгән. Анджелина болай ди: «Кешеләр Йәһвә турында дөреслекне белергә тиеш. Ул моңа лаек. Аны яклап сөйләү мөмкинлеге — зур хөрмәт ул». Без дә Йәһвәнең исемен яклау хөрмәтенә ия.

Без Йәһвәне сүзләребез белән данлый алабыз (9, 10 нчы абзацны кара b)


11. Йәһвәнең хезмәтчеләре тарих дәвамында Зәбур 96:8 дә язылган сүзләр буенча ничек эш иткән?

11 Зәбур 96:8 укы. Без Йәһвәне иганәләребез белән данлый алабыз. Йәһвәнең хезмәтчеләре аңа иң яхшысын бирергә һәрвакыт шат булган (Гыйб. сүз. 3:9). Мәсәлән, исраиллеләр гыйбадәтханәне төзү һәм кайгырту өчен матди нәрсәләрен биргән (2 Пат. 12:4, 5; 1 Елъ. 29:3—9). Гайсәнең шәкертләре аңа һәм рәсүлләренә «үзләренең булганнарын бүлешеп хезмәт иткән» (Лүк 8:1—3). Соңрак мәсихчеләр мохтаҗлыкка калган кардәшләренә матди яктан ярдәм иткән (Рәс. 11:27—29). Бүген дә Йәһвә халкы юмартлык күрсәтә.

12. Бирелгән иганәләребез ярдәмендә Йәһвә ничек данлана? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

12 Иганәләребез ярдәмендә Йәһвәгә дан китергән эшләр башкарыла. Моны бер очрак раслый. 2020 елгы бер отчетта Зимбабве илендәге көчле корылык турында әйтелгән иде. Миллионлаган кешегә, шул исәптән При́ска исемле апа-кардәшебезгә, ачлыктан үлем янаган. Әмма, корылыкка карамастан, ул хәтта җир сукалау вакытында да һәр чәршәмбе һәм җомга вәгазьләвен дәвам иткән. Күршеләре аңа: «Ташла ул вәгазеңне! Ачтан үләсең бит!» — дип әйткән. Приска исә: «Йәһвә үз хезмәтчеләрен беркайчан да ташламаган. Мине дә калдырмаячак!» — дип җавап биргән. Озакламый оешмабыз Приска кардәшкә матди ярдәм күрсәткән. Билгеле, бу ирекле иганәләр ярдәмендә мөмкин булган. Присканың күршеләре шулкадәр шаккаткан ки, хәтта аңа болай дигән: «Аллаһың сиңа чыннан да ярдәм итеп тора! Безнең дә аның турында беләсебез килә». Нәтиҗәдә, Присканың 7 күршесе җыелыш очрашуларына йөри башлаган.

Юмартлык белән ирекле иганәләр биреп, без Йәһвәне данлыйбыз (12 нче абзацны кара c)


13. Тәртибебез Йәһвәгә ничек дан китерә ала? (Зәбур 96:9)

13 Зәбур 96:9 укы. Без тәртибебез белән Йәһвәгә дан китерә алабыз. Йәһвәнең йортында хезмәт иткән руханилар физик чисталык саклаган кебек, без дә чиста булырга тиеш (Чыг. 40:30—32). Ләкин рухи яктан саф булып калу тагын да мөһимрәк (Зәб. 24:3, 4; 1 Пет. 1:15, 16). Без «элекке шәхесне» салып ташларга, ягъни нәҗес карашлар белән эшләрдән арынырга, һәм «яңа шәхес булып киенергә», ягъни Йәһвә хуплаганча фикер йөртергә һәм эш итәргә, тиеш (Көл. 3:9, 10). Йәһвә ярдәмендә хәтта бик әхлаксыз һәм мәрхәмәтсез кешеләр дә тормышларын үзгәрткән һәм яңа шәхес булып киенгән.

14. Джек очрагы нәрсәне күрсәтә? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

14 Джек исемле кешенең очрагына игътибар итик. Ул бик мәрхәмәтсез һәм куркыныч җинаятьче булган, аңа хәтта Җен дигән кушамат биргәннәр. Джекның җинаятьләре бик җитди булган, шуңа күрә аны үлемгә хөкем иткәннәр. Джек җәза алу көнен көткән арада төрмәдә бер абый-кардәш вәгазьләгән, һәм Джек аның белән Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашкан. Элеккеге тормышына карамастан, Джек яңа шәхес булып киенгән һәм хәтта суга чумдырылган. Әйе, ул тамырдан үзгәргән. Төрмәдә эшләүче бер хәрби болай дигән: «Элек Джек иң начар тоткын иде. Ә хәзер ул монда иң тәртиплесе». Үлем җәзасын алу көнендә аның белән саубуллашканда, кайбер сакчыларның күзләреннән хәтта яшь бәреп чыккан. Киләсе атнаны төрмәдәге җыелыш очрашуына бер яңа кеше килгән. Джекның үзгәргәне аңарда нык тәэсир калдырган икән, шуңа күрә ул да Йәһвә турында белергә теләгән. Бу очрактан күренгәнчә, безнең тәртибебез күктәге Атабызга дан китерә ала! (1 Пет. 2:12)

Саф тәртипле булып, без Йәһвәне данлыйбыз (14 нче абзацны кара d)


ТИЗДӘН ЙӘҺВӘ ҮЗ ИСЕМЕН ДАНЛАЯЧАК

15. Тиздән Йәһвә үз исемен тулысынча ничек данлаячак? (Зәбур 96:10—13)

15 Зәбур 96:10—13 укы. 96 нчы мәдхиянең бу соңгы шигырьләрендә Йәһвә гадел Судья һәм Патша итеп сурәтләнә. Якын киләчәктә Йәһвә үз исемен ничек данлаячак? Үз дошманнарын җавапка тартып. Башта Бөек Бабыл Аллаһының изге исемен хурлаганы өчен юк ителәчәк (Ачыл. 17:5, 16; 19:1, 2). (Бу вакыйгаларны күрәчәк кайбер кешеләр, бәлки, безгә кушылыр.) Аннан соң Аллаһы Армагеддон сугышында Шайтан дөньясын юк итәчәк. Шулай итеп Аллаһыга каршы чыккан һәм аның исемен каралаган кешеләр юк булачак, ә аны яраткан, тыңлаган һәм данлаган кешеләр коткарылачак (Марк 8:38; 2 Тис. 1:6—10). Гайсәнең 1 000 еллык идарәсе ахырында, соңгы сынаудан соң, Йәһвә үз исемен тулысынча изгеләндерәчәк (Ачыл. 20:7—10). Ул вакытта, «диңгез сулар белән тулы булган кебек, җир йөзе Йәһвә даны турындагы белем белән тулыр» (Хаб. 2:14).

16. Яңа дөньяны көткән арада нәрсә эшләү мөһим? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

16 Яңа дөньяда һәрбер кеше Йәһвәне данлаячак. Бу гаҗәеп вакыт булачак! Шул вакытны көткән арада Йәһвәне данлар өчен һәр мөмкинлекне куллану мөһим. Бу фикерне ассызыклар өчен, Җитәкче совет 2025 елның еллык шигыре итеп Зәбур 96:8 не сайлады: «Йәһвәне исеме өчен данлагыз».

Киләчәктә бар тере затлар Йәһвәне данлаячак! (16 нчы абзацны кара)

12 ҖЫР Бөек Аллаһыбыз Йәһвә

a Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

b ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Анджелина белән булган очрак күрсәтелгән.

c ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Приска белән булган очрак күрсәтелгән.

d ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Джек белән булган очрак күрсәтелгән.