Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ӨЙРӘНҮГӘ КАГЫЛЫШЛЫ КИҢӘШЛӘР

Өйрәнгәндә, рәсемнәр төшерегез

Өйрәнгәндә, рәсемнәр төшерегез

Күп кенә кеше укыганнарын тиз оныта. Бәлки, сезнең дә шундый проблема бардыр. Әмма ризалашырсыз, Гайсәнең мисалларын искә төшерү бик җиңел. Ни өчен шулай? Чөнки, асылда, ул сүз белән рәсем ясаган. Әйе, образлар безгә материалны истә калдырырга булыша. Аларны хәтта шәхси өйрәнү вакытында рәсем итеп төшереп була.

Рәсемнәр төшерү күп кенә кешеләргә аерым сүзләрне генә түгел, ә хәтта катлаулы фикерләрне дә истә калдырырга ярдәм итә. Әлбәттә, аларның рәсемнәре сәнгать әсәре түгел, алар бик гади. Тәҗрибәдән күренгәнчә, бу ысул өлкән яшьтәгеләр өчен аеруча файдалы.

Киләсе тапкыр шәхси өйрәнү үткәргәндә, рәсемнәр ясап карагыз. Сез никадәр күп фикерләрне истә калдыра алганыгызга гаҗәпләнерсез!