Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кычкырып уку өйрәтүгә ямь кертә

Кычкырып уку өйрәтүгә ямь кертә

«КОЧАКЛАУДАН соң иң мөһиме — балагызга биргән игътибар һәм вакыт». Бу киңәшне Джим Трелиз үзенең «Кычкырып уку буенча җитәкчелек» дигән китабында биргән.

Моның өчен нәрсә кирәк? Джим Трелиз киңәш иткәнчә, балага сабый чактан ук мөмкин кадәр ешрак кычкырып укырга кирәк. Бу үзегезгә дә, балагызга да бик зур файда китерәчәк. Ни өчен алай дип әйтеп була? Хәтта күп еллар узгач та, сез үзегез дә, балаларыгыз да шул мизгелләрне күңел җылылыгы белән исегезгә төшерерсез. Өстәвенә, балагыз яхшы укырга өйрәнәчәк һәм аңа мәктәптә укырга җиңелрәк булачак. Ә рәсемнәрне карап, ул шулай ук үзенең визуаль сәләтләрен үстерәчәк. Мәсәлән, яшь ярымлык бала рәсемдә көчекне таба ала. Әле укый белмәсә дә, ул бу сүзнең мәгънәсен аңлый. Балагыз укырга, язарга, сөйләргә, ишеткәнне аңларга һәм күзаллау сәләтен кулланырга өйрәнеп кенә калмаячак, ул укуны чын-чынлап яратачак.

Эшне һәм өйдәге эшләрне исәпкә алып: «Балаларга кычкырып укыр өчен вакытны кайдан табарга соң?» — дип зарлана әти-әниләр.

Джим Трелиз болай дип яза: «Кайвакыт әтиләр балаларына китап укырга бик арыдым дисәләр дә, кич буе телевизор карап утырырга бер дә армый».

Әти-әниләргә моңа үз карашларын тулысынча үзгәртер өчен Джим Трелиз мондый киңәшләр бирә:

  1. Туры килгән китаплар сайлагыз. Бик аз балаларга кызык булмаган һәм акылга өйрәткән китаплар ошар. Алар берәр төп геройның ничек итеп төрле авырлыклар аша үтүе турында укырга ярата. Шулай да әти-әниләргә укылачак китапның эчтәлеге белән алдан танышырга һәм бу китап балаларына яшь буенча туры киләме, юкмы икәнен билгеләргә кирәк.

  2. Уңайлы вакыт сайлагыз. Иртән-иртүк бала әле йокыдан уянып бетмәгән чакта аңа уку акыллы булмас иде. Кайбер әти-әниләр балалары ашаган чакта кычкырып укый. Күпчелек балаларга әти-әниләренең йокы алдыннан укыганнары ошый. Бу вакытта аларның игътибарларын туплау җиңелрәк.

  3. Авырлыклардан курыкмагыз. Укыган китапта балагызга аңлаешлы булмаган сүзләр очраса, борчылмагыз. Сез бу сүзләрне кыскача аңлатырга, гадирәк сүзләргә алмаштырырга я хәтта авыр өзекләрне төшереп калдырырга мөмкин.

  4. Ничек итеп укыганыгызны күзәтегез. Яхшырак кычкырып укыр өчен дөрес сулагыз һәм балагыз өчен уңайлы булган уку тизлеген сайлагыз. Яхшы укыганыгызга шикләнсәгез, үз тавышыгызны яздырыгыз, яздырылганны тыңлагыз һәм нәрсәне яхшыртып булганы турында уйлагыз.

  5. Баланың сәләтләрен исәпкә алыгыз. Кызыклы хикәя балагызны мавыктырырга мөмкин, шулай да ул бар игътибарын туплап тыңлаячак дип көтәргә кирәк түгел. Шулай да балагыз күп нәрсәне исендә калдыра алыр.

  6. Түземле булыгыз. Олылар яраткан фильмнарын кат-кат карарга яраткан кебек, балалар да үзләренең яраткан китапларын аларга кат-кат укыганнарын ярата, чөнки китап яңадан укылган саен алар үзләре өчен яңа нәрсәләр ача. Шуңа күрә балагызга ошаган китапны читкә алып куярга ашыкмагыз, ә шул китаптан әзрәк укыганнан соң, берәр яңа хикәяне укый башлагыз.