Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәзәкил Иерусалимның камалышта булачагын сурәтләргә әзер булган

Фидакарьлек күрсәткән пәйгамбәрләрдән үрнәк алыгыз

Фидакарьлек күрсәткән пәйгамбәрләрдән үрнәк алыгыз

СЕЗНЕҢЧӘ, безнең борынгы заманнарда яшәгән пәйгамбәрләр белән уртак якларыбыз бармы? 2013 елгы яңадан карап чыгылган «Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең «Изге Язмалар терминнары сүзлеге»ндә «пәйгамбәр» сүзенә мондый аңлатма бирелә: «Аллаһының ихтыярын башкаларга билгеле иткән кеше. Пәйгамбәрләр, Аллаһының вәкилләре буларак, киләчәк турында да сөйләгән, Йәһвәнең үгет-нәсыйхәтләрен, әмерләрен һәм хөкемнәрен дә җиткергән». Сез киләчәкне алдан әйтүчеләр булмасагыз да, Аллаһы исеменнән аның Сүзендә язылганнарны игълан итәсез (Мат. 24:14).

Башкаларга Аллаһыбыз Йәһвә турында һәм аның кешелеккә карата нияте турында сөйләү — безгә күрсәтелгән зур хөрмәт! Безнең белән бу эштә фәрештәләр дә катнаша (Ачыл. 14:6). Әмма тормышыбыздагы авырлыклар аркасында без үзебезгә ышанып тапшырылган хөрмәтле вазифаны күздән ычкындырырга мөмкин. Нинди авырлыклар турында сүз бара? Арыганлык, өметсезлек һәм кирәксезлек хисе. Йәһвәнең тугры пәйгамбәрләре дә шундый ук халәт кичергән, әмма алар бирешмәгән. Йәһвә ярдәме белән алар үз вазифаларын уңышлы башкарган. Әйдәгез, кайбер пәйгамбәрләрнең мисалларына күз салыйк һәм алар безгә нинди үрнәк күрсәткәнен белик.

АЛАР БАР КӨЧЕН БИРЕП ХЕЗМӘТ ИТКӘН

Көндәлек эшләребез аркасында без кайчак шулкадәр арыйбыз, хәтта вәгазьгә барырга көчебез дә калмый. Әлбәттә, без ялга мохтаҗ; хәтта Гайсә белән рәсүлләр дә моңа мохтаҗ булган (Марк 6:31). Ләкин Йәзәкилнең Бабылда әсирлектәге Иерусалим халкы арасында үтәгән йөкләмәсе турында уйланыйк. Бер тапкыр Аллаһы Йәзәкилгә кирпеч алып, шул кирпечтә уеп Иерусалим шәһәрен сурәтләргә кушкан. Шуннан соң ул 390 көн буе сул ягында, ә аннары 40 көн буе уң ягында ятып, шәһәрнең камалышта булачагын сурәтләргә тиеш булган. Йәһвә Йәзәкилгә болай дигән: «Менә! Син бер яктан икенче якка борыла алмасын өчен, сине баулар белән бәйләп куярмын. Камау көннәрең тәмамланганчы, бәйләнгән килеш калырсың» (Йәз. 4:1—8). Бу әсирлектәге исраиллеләрнең игътибарын җәлеп итми калмаган. Бер елдан артык вакыт дәвамында Йәзәкил бу бик талчыктыргыч йөкләмәне үтәргә тиеш булган. Пәйгамбәр үз йөкләмәсен үти алганмы?

Йәзәкил үзенең ни өчен пәйгамбәр итеп җибәрелгәнен яхшы аңлаган. Аллаһы аңа болай дигән: «[Исраиллеләр] тыңлармы... тыңламасмы, үзләре арасында пәйгамбәр булганын, һичшиксез, белерләр» (Йәз. 2:5). Йәзәкил үз йөкләмәсенең максатын исендә тоткан, шуңа күрә ул Иерусалимның камалышта булачагын сурәтләргә әзер булган. Ул үзенең чын пәйгамбәр булуын раслаган. Тиздән аңа һәм әсирлектәге бүтән исраиллеләргә: «Шәһәр яулап алынды!» — дигән хәбәр килеп ирешкән. Шунда исраиллеләр үзләре арасында пәйгамбәрнең булганын аңлаган (Йәз. 33:21, 33).

Бүген без кешеләрне Шайтан дөньясының тиздән юк ителәчәге турында кисәтәбез. Кайчак арыганлык сизсәк тә, без барыбер башкаларга Аллаһы Сүзе турында сөйлибез, кабат килеп китүләр ясыйбыз һәм Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәрәбез. Бу дөнья төзелешенең ахыры турындагы пәйгамбәрлекләр үтәлеп барган арада «Аллаһының ихтыярын башкаларга билгеле иткән кеше[ләр]» булганыбызга без бик шат.

АЛАР ӨМЕТСЕЗЛЕКНЕ ҖИҢГӘН

Йәһвәнең рухы ярдәме белән без бар көчебезне куеп хезмәт итә алабыз. Әмма кайчак кешеләрнең хәбәребезгә карата мөнәсәбәте аркасында без өметсезлеккә биреләбез. Андый очракта Ирмия пәйгамбәрнең мисалын искә төшерү яхшы булыр иде. Ул исраиллеләргә Аллаһы хәбәрен игълан иткәнгә, аны мыскыллаганнар, кимсеткәннәр, аңардан көлгәннәр. Бер заман Ирмия хәтта болай дигән: «Аны телгә алмам, аның исеменнән бүтән сөйләмәм». Ирмия безнекедәй хисләр кичергән кеше булган. Шулай да ул Аллаһының хәбәрен сөйләүдән туктамаган. Ни өчен? Пәйгамбәр болай дип әйткән: «Ләкин аның сүзе минем йөрәгемдә ялкынланып яна торган ут сыман, сөякләрем эчендә ялкын шикелле булды. Аны үземдә тотып арып беттем. Мин моңа бүтән түзә алмадым» (Ирм. 20:7—9).

Кешеләрнең хәбәребезне кабул итмәгәне аркасында өметсезлеккә бирелгәндә, игълан иткән хәбәребез турында уйлану безгә шул халәтне җиңәргә ярдәм итә ала. Бу хәбәр сөякләребез эчендә ялкынланып яна торган «ялкын шикелле» булырга мөмкин. Изге Язмаларны һәр көн уку гадәтебез безгә эчебездәге шушы ялкынны сакларга булышачак.

АЛАР ТИСКӘРЕ ХИСЛӘРНЕ ҖИҢГӘН

Кайбер мәсихчеләргә яңа йөкләмә бирелгәч һәм алар аны ничек үтәргә икәнен төгәл аңламагач, югалып кала һәм борчыла. Һошия пәйгамбәр, күрәсең, үзен шулайрак хис иткәндер дә. Йәһвә аңа: «Бар һәм фахишә булып китәчәк хатын-кызга өйлән,— дип кушкан.— Синең аның зинасыннан туган балаларың булыр» (Һош. 1:2). Сиңа да шулай эшләргә әйтелгән булса, син нинди хисләр кичерер идең? Һошия Аллаһының йөкләмәсен үтәгән. Ул Гомәриягә өйләнгән һәм хатыны аңа угыл тудырган. Соңрак Гомәрия — кыз, ә аннары тагын бер угыл тудырган. Күрәсең, соңгы ике бала зинадан туган булган. Йәһвә Һошиягә аның хатыны «үз сөяркәләре артыннан йөгерер» дип әйткән булган. Игътибар итегез, «сөяркәләр» сүзе күплек санда әйтелгән. Аннары ул Һошиягә кире кайтасы булган. Әгәр пәйгамбәр урынында син булсаң, нишләр идең? Аны кабул итәр идеңме? Йәһвә Һошиягә нәкъ шулай эшләргә кушкан да! Пәйгамбәр аның өчен хәтта шактый гына бәя түләгән (Һош. 2:7; 3:1—5).

Һошиянең, күрәсең, бу йөкләмәне үтәүнең мәгънәсе бармы дигән соравы тугандыр. Әмма аның карышусыз андый тормышны үз башыннан кичерүе безгә Аллаһы Тәгаләнең Исраилнең хыянәте аркасында кичергән әрнүле хисләрен аңларга булыша. Халык Аллаһыга тугрылыксыз булса да, кайбер эчкерсез исраиллеләр Йәһвәгә кире кайткан.

Аллаһы бүген беркемгә дә «фахишә булып китәчәк хатын-кызга өйлән» дими. Шулай да Һошиянең үзенә тапшырылган йөкләмәне үтәргә әзер булуыннан нинди сабак алып була? Беренчедән, без Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне «халык алдында һәм өйдән өйгә» йөреп игълан итәргә әзер булырга тиеш, бу безнең өчен хәтта үти алмаслык авыр булып күренсә дә (Рәс. 20:20). Бәлки, Патшалыкны вәгазьләү эшенең кайбер өлкәләре безгә бигүк җиңел бирелмидер. Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны теләп өйрәнгән күп кенә кешеләр үзләренең беркайчан да өйдән өйгә йөреп вәгазьләмәячәкләре турында әйткән булган. Әмма соңрак аларның күпчелеге үзләре өчен мөмкин булмаган кебек тоелган вәгазьләү эшендә катнаша башлаган. Сез моннан нәрсәгә өйрәнә аласыз?

Һошиянең мисалында безнең өчен тагын бер сабак бар. Символик мәгънәгә ия булган тормыш драмасында катнашмас өчен, ул күп кенә сәбәпләр китерә алыр иде. Һошия тормышындагы шушы хәлләре турында язмаган булса, башкалар аңа тапшырылган йөкләмә турында берәр нәрсә белер идеме? Без дә охшаш хәлгә очрарга мөмкин: берәрсенә Йәһвә турында сөйләргә мөмкинлегебез туып, без шул мөмкинлектән файдаланып калмасак, бу беркемгә дә билгеле булмас иде. Кушма Штатларның бер урта мәктәбендә укыган А́нна шундый хәлгә очраган да. Укытучы укучыларга билгеле бер темага я проблема турында реферат язарга кушкан. Аннары алар класс алдында моны аңлатырга тиеш булган. Анна шаһитлек бирү мөмкинлеген кулланмый кала алыр иде. Әмма ул моны Аллаһыдан бирелгән мөмкинлек итеп күргән. Сыйныфташларының реакциясен күз алдына китереп, ул Йәһвәгә дога кылган, һәм аның күңелендә бу мөмкинлекне ычкындырмаска дигән көчле теләк туган. Ул «Эволюция. Фактлар ни сөйли?» дигән темага реферат әзерләгән.

Яшь мәсихчеләр, пәйгамбәрләр үрнәгенә ияреп, кыюлык белән Барлыкка Китерүчебез Йәһвә турында сөйли

Анна рефератны класс алдында укыгач, эволюциягә ышанган бер кыз аңа сораулар яудыра башлаган. Анна үз карашларын уңышлы итеп яклап чыккан. Укытучы моңа таң калган һәм Аннаны төпле һәм эчтәлекле чыгыш ясаганы өчен бүләкләгән. Шул вакыттан алып Аннаның теге кыз белән барлыкка китерелү турында күп кенә сөйләшүләре булган. Әйе, Йәһвәдән бу «йөкләмәне» кабул итеп, ул уңышка ирешкән. Анна болай ди: «Хәзер мин һич курыкмыйча яхшы хәбәрне вәгазьлим».

Без тулы мәгънәдә пәйгамбәрләр булмасак та, Йәзәкил, Ирмия һәм Һошия кебек пәйгамбәрләрнең фидакарьлекләреннән үрнәк алып, без дә бүген Йәһвәнең ихтыярын уңышлы башкара алабыз! Гаилә белән гыйбадәт кылу я шәхси өйрәнү вакытында борынгыда яшәгән бүтән пәйгамбәрләрнең мисалларын тикшереп, алардан үрнәк алырга тырышу — яхшы максат.