Йәһвә «амин» дигәнегезне кадерли
ЙӘҺВӘ гыйбадәт кылуыбызны югары бәяли. Ул үз хезмәтчеләренә «игътибар итә» һәм аларны «тыңлап тора» (Мал. 3:16). Аны данлар өчен эшләгән эшләребез һәм әйткән сүзләребез аның күзеннән читтә калмый. Бәлки, без меңләгән тапкыр «амин» дип әйткәнбездер. Әмма хәтта бу гади сүзне әйтүебез Аллаһы өчен мөһим. Моңа инаныр өчен, әйдәгез, бу сүзнең мәгънәсен һәм аның Изге Язмаларда ничек кулланылганын карап чыгыйк.
«БӨТЕН ХАЛЫК: „АМИН!“ — ДИСЕН»
«Амин» дигән сүз «шулай булсын», «нәкъ шулай» дигәнне аңлата. Бу сүз еврей сүзеннән барлыкка килгән. Шул еврей сүзенең тамыры «дөрес», «ышанычлы» дигәнне аңлата. Кайвакыт бу сүз юридик сораулар хәл ителгәндә кулланылган. Ант биргәндә, кеше, үз сүзләренең төгәл булуын күрсәтер өчен һәм, ялганны сөйләсә, начар нәтиҗәләр кабул итәргә әзер булуын күрсәтер өчен, «амин» дигән (Сан. 5:22). Халык алдында «амин» дип әйткәнгә, ант бирүче кешенең үз сүзләрен үтәр өчен өстәмә стимулы булган (Ник. 5:13).
Канун китабының 27 нче бүлегендә «амин» сүзенең ничек итеп кулланылганы турында язылган. Бу бүлектәге дулкынландыргыч вакыйганы исебезгә төшерик. Вәгъдә ителгән җиргә кергәч, исраиллеләр Гибал тавы һәм Гәризим тавы арасында Канунны тыңлар өчен җыелган. Әмма, тыңлаудан тыш, алар бу Канунны кабул итүләрен күрсәтергә тиеш булган. Канунга буйсынмау нинди ачы нәтиҗәләргә китерәчәге турында әйтелгән чакта исраиллеләр «амин» дип әйткән (Кан. 27:15—26). Күз алдыгызга китерегез: меңләгән ир-ат, хатын-кыз һәм балалар кычкырып: «Амин!» — дип әйтә (Йош. 8:30—35). Ул көнне биргән вәгъдәләрен алар беркайчан да онытмагандыр. Һәм бу исраиллеләр үз сүзләрен тоткан, чөнки Изге Язмаларда болай диелә: «Йошуаның бөтен көннәрендә һәм Йошуадан озаграк яшәгән һәм Йәһвәнең Исраил хакына кылган эшләрен белгән өлкәннәрнең бөтен көннәрендә [Исраил] Йәһвәгә хезмәт итте» (Йош. 24:31).
Гайсә дә, үз сүзләренең дөреслеген күрсәтер өчен, «амин» сүзен кулланган. Әмма ул моны гадәти булмаган рәвештә эшләгән: берәр фикер әйтелгәннән соң, җавап итеп «амин» дияр урынына, Гайсә, берәр фикерне Мат. 5:18; Яхъя 1:51). Шулай итеп Гайсә тыңлаучыларны үзе әйткән сүзләренең дөреслегендә ышандырган. Гайсәнең алай әйтер өчен тулы хокукы булган, чөнки Йәһвә аны үзенең бар вәгъдәләрен үтәргә билгеләгән (2 Көр. 1:20; Ачыл. 3:14).
әйтер алдыннан, «амин» дигән (татар теленә бу сүз «хак сүз» дип тәрҗемә ителә). Кайвакыт ул хәтта ике тапкыр «амин» дип әйткән («ҖЫЕЛГАН БӨТЕН ХАЛЫК: „АМИН!“ — ДИЕП, ЙӘҺВӘНЕ МАКТАДЫ»
Исраиллеләр «амин» сүзен гыйбадәт кылуларында да кулланган, мәсәлән Аллаһыны данлаганда һәм бергә дога кылганда (Ник. 8:6; Зәб. 41:13). Дога ахырында бу сүзне әйтеп, доганы тыңлаучы кешеләр әйтелгән сүзләр белән риза булганнарын күрсәткән. Шулай итеп, һәрбер кеше гыйбадәт кылуда катнашкан һәм моннан шатлык кичергән. Йәһвәнең килешүе сандыгын Иерусалимга күчергәч, Давыт патша зур бәйрәм оештырган. Бу бәйрәм вакытында Давыт иҗат иткән мәдхия җырланган булган. Җыр формасында язылган бу эчкерсез доганы 1 Елъязма 16:8—36 да укып була. Исраиллеләрнең йөрәкләренә ул шулкадәр үтеп кергән ки, хәтта «җыелган бөтен халык: „Амин!“ — диеп, Йәһвәне мактаган». Әйе, бергә гыйбадәт кылу исраиллеләргә зур сөенеч китергән.
Беренче гасырдагы мәсихчеләр дә, Йәһвәне данлаганда, «амин» сүзен кулланган. Мәсәлән, Изге Язмаларны язучылар бу сүзне үз хатларында еш кына телгә алган (Рим. 1:25; 16:27; 1 Пет. 4:11). Ә Ачылыш китабында без күктәге рухи затларның Йәһвәне: «Амин! Йәһне мактагыз!» — дип данлауларын күрәбез (Ачыл. 19:1, 4) Мәсихчеләр җыелыш очрашуларында яңгыраган догалардан соң «амин» дип әйткәннәр; бу алар өчен гадәти хәл булган (1 Көр. 14:16). Әмма бу сүзне алар гадәт буенча гына әйтмәгән.
НИ ӨЧЕН «АМИН» ДИГӘНЕГЕЗ МӨҺИМ?
«Амин» сүзенең нәрсә аңлатканын һәм ничек итеп кулланылганын карап чыкканнан соң, ни өчен бу сүзне дога азагында әйтү мөһим икәнлеге ачык күренә. Шәхси догадан
соң «амин» дип әйтеп, без догабызның эчкерсез булуын күрсәтәбез. Ә башка кеше дога кылганда, «амин» дисәк (эчтән генә булса да), без әйтелгән сүзләр белән риза булганыбызны күрсәтәбез. Әйдәгез, «амин» дип әйтер өчен тагын нинди сәбәпләр бар икәнен карап чыгыйк.Без гыйбадәт кылу белән бәйле бар нәрсәгә җитди карыйбыз. Догада нәрсә әйтүебез мөһим булса да, үзебезне дога вакытында ничек тотуыбыз да мөһим икәнен онытмыйк. Бу да гыйбадәт кылуыбызның өлеше булып тора. Догадан соң чын күңелдән «амин» дип әйтә алыр өчен, безгә догага җитди караш сакларга һәм аны игътибар белән тыңларга кирәк.
Бергә дога кылу безне берләштерә. Җыелышта дога яңгыраганда, бөтен җыелыш аны тыңлый (Рәс. 1:14; 12:5). Бар кардәшләр белән бертавыштан «амин» диюебез безне берләштерә. Кычкырып я эчтән генә «амин» дип әйтүебез Йәһвәне догабызга җавап бирергә тагы да ныграк дәртләндерә.
Без Йәһвәне данлыйбыз. Йәһвә гыйбадәт кылуыбыз белән бәйле хәтта кечкенә эшләребезне дә кадерли (Лүк 21:2, 3). Ул мотивларыбызны һәм йөрәгебезне күрә. Без, җыелыш очрашуын хәтта телефон аша тыңлаганда да, дога азагында «амин» дисәк, Йәһвә бу кечкенә эшебезне күрми калмас һәм без кардәшләр белән бергә Аллаһыны данлаган булырбыз.
Беренче карашка, «амин» сүзебез мөһим түгел кебек күренергә мөмкин. Әмма чынлыкта ул үтә мөһим. «Изге Язмаларны аңлау» (рус) энциклопедиясендә әйтелгәнчә, «бу гади сүз белән Аллаһының хезмәтчесе үз ышанычын, ризалыгын һәм йөрәгендәге өметен белдерә ала». Безнең «амин» сүзебез Йәһвәгә һәрвакыт хуш булсын (Зәб. 19:14).