Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Борынгы исраиллеләр сугышларда катнашса да, ни өчен без катнашмыйбыз?

Борынгы исраиллеләр сугышларда катнашса да, ни өчен без катнашмыйбыз?

«БЕРЕГЕЗ булса да Франциягә я Англиягә каршы сугышудан баш тартса, сез барыгыз да үләчәксез!» — дип кычкырды нацист офицеры кулга алынган Йәһвә Шаһитләренең төркеменә. Янәшәдә баштанаяк коралланган СС хезмәткәрләре басып торса да, бер кардәшебез дә аларның янауларына бирешмәде. Нинди батырлык! Бу Йәһвә Шаһитләренең сугышларга ничек караганнарын ачык күрсәтә: без аларда катнашмыйбыз, хәтта үлем белән янасалар да, без бу дөньяның конфликтларында, бер якка да басмыйбыз.

Әмма бу караш белән үзләрен христианнар дип санаганнарның барысы да ризалашмас. Күпләр иман итүче кеше туган җирен яклый ала һәм хәтта якларга тиеш дип саный. Алар болай дип уйлый ала: «Борынгы яһүдләр Аллаһы халкы булган һәм алар сугышларда катнашкан. Ни өчен соң алайса бүген мәсихчеләр сугышмый?» Сез ничек җавап бирер идегез? Сез андый кешеләргә борынгы вакыттагы исраиллеләрнең шартлары бүгенге Аллаһы халкының шартларыннан шактый аерылып тора икәнен аңлата алыр идегезме? Әйдәгез, шундый биш аерманы карап китик.

1. АЛЛАҺЫНЫҢ БАР ХЕЗМӘТЧЕЛӘРЕ БЕР ХАЛЫКТАН БУЛГАН

Үткәндә. Йәһвә үз хезмәтчеләрен бер халык — Исраил халкы буларак җыйган. Ул исраиллеләрне «барлык халыклар арасында минем махсус милкем» дип атаган (Чыг. 19:5). Шулай ук Аллаһы аларга билгеле бер территория бүлеп биргән. Шуңа күрә Йәһвә исраиллеләргә башка халыкларга каршы сугышырга әмер биргәч, алар үз имандашларына каршы сугышмаган һәм аларны үтермәгән a.

Бүген. Аллаһы халкы «һәр милләттән, кабиләдән, халыктан» җыелган (Ачыл. 7:9). Әгәр Йәһвә хезмәтчеләре сугышка барса, аларга үз имандашларына каршы сугышырга һәм хәтта аларны үтерергә туры киләчәк. Моны күз алдына да китерү куркыныч.

2. ИСРАИЛЛЕЛӘРГӘ СУГЫШЛАРНЫ ЙӘҺВӘ АЛЫП БАРЫРГА КУШКАН

Үткәндә. Исраиллеләргә кайчан һәм нинди максат белән сугышка барырга икәнен Йәһвә генә хәл иткән. Мәсәлән, Аллаһы аларга Кәнган җирендәге халыклар өстеннән хөкем карарын үтәүне тапшырган. Чөнки аларның җеннәргә табынуы, коточкыч бозыклык кылуы һәм балаларны корбанга китерүе аркасында яманатлары таралган булган. Йәһвә исраиллеләргә Вәгъдә ителгән җирдән бу бозыклыкны төбе тамыры белән юк итәргә боерган (Лев. 18:24, 25). Аллаһы хезмәтчеләре вәгъдә ителгән җирдә урнашкач, ул аларга вакыт-вакыт Исраил җирен дошманнардан якларга вәкаләт биргән (2 Иш. 5:17—25). Әмма Йәһвә беркайчан да исраиллеләргә сугышыргамы, юкмы икәнен үзләренә хәл итәргә рөхсәт итмәгән. Алар рөхсәтсез сугыш башлаганда бу еш кына коточкыч нәтиҗәләргә китергән (Сан. 14:41—45; 2 Елъ. 35:20—24).

Бүген. Йәһвә кешеләргә сугышка барырга кушмый. Халыклар Аллаһы өчен түгел, ә үз мәнфәгатьләрен кайгыртканга сугышлар алып бара. Еш кына алар яңа территорияләр яулар өчен, экономик я сәяси сәбәпләр аркасында сугыша. Шулай ук Аллаһы исеме хакына сугышабыз диючеләр дә бар. Алар Аллаһының дошманнарын үтерәбез я үз иманыбызны яклыйбыз ди, әмма Йәһвә дошманнарын үзе юк итәчәк һәм үзенең тугры хезмәтчеләрен яклаячак. Бу киләчәктә — Армагеддон сугышында булачак (Ачыл. 16:14, 16). Шул көрәштә Аллаһының армиясе кешеләрдән түгел, ә фәкать күктәге затлардан гына торачак (Ачыл. 19:11—15).

3. ИСРАИЛЛЕЛӘР ЙӘҺВӘГӘ ИМАН ИТКӘННӘРНЕ ИСӘН КАЛДЫРГАН

Йәһвәнең Әрихәгә каршы сугышында исраиллеләр Рәхәб һәм аның гаиләсен исән калдырган. Ә бүгенге сугышларда хәрбиләр Аллаһыга тугры кешеләрне исән калдырамы?

Үткәндә. Исраил армиясе, Йәһвә үлемгә хөкем иткәннәрне генә үтергән һәм еш кына Аллаһыга иман иткәннәрне исән калдырган. Менә ике мисал. Йәһвә Әрихәне юк итәргә боерса да, Рәхәб иман белән эш иткәнгә, исраиллеләр аның һәм аның якыннарының тормышын саклап калган (Йош. 2:9—16; 6:16, 17). Соңрак Гибон шәһәре исән калган, чөнки анда яшәүчеләр Аллаһыга ихтирам күрсәткән (Йош. 9:3—9; 17—19).

Бүген. Сугышкан яклар беркемне дә аямый: иман итүчеләрне дә, иман итмәүчеләрне дә. Һәм еш кына коралланган конфликтларда гаепсез халык кырыла.

4. ИСРАИЛЛЕЛӘР АЛЛАҺЫ КАГЫЙДӘЛӘРЕ БУЕНЧА СУГЫШЛАР АЛЫП БАРЫРГА ТИЕШ БУЛГАН

Үткәндә. Йәһвәнең халкы сугышларны аның күрсәтмәләре буенча алып барырга тиеш булган. Мәсәлән, исраиллеләр кайвакыт шәһәрне яулап алыр алдыннан, анда яшәүчеләргә «тынычлык килешүе игълан итәргә» тиеш булган (Кан. 20:10). Йәһвә шулай ук Исраил гаскәриләреннән, физик һәм әхлакый яктан чиста булуларын, таләп иткән (Кан. 23:9—14). Күрше халыкларда яулап алынган шәһәрнең хатын-кызларын көчләү гадәти булган, әмма Йәһвә үз халкына алай эшләргә рөхсәт итмәгән. Моңа өстәп, әгәр дә исраилле әсирлеккә хатын кызны алса, ул аңа бер айдан соң гына өйләнә алган (Кан. 21:10—13).

Бүген. Күпчелек илләр сугышлар алып бару кагыйдәләре буенча халыкара килешүләрдә катнаша. Бу килешүләрнең максаты халыкны яклау булса да, кызганычка каршы, аларны үтәмиләр.

5. АЛЛАҺЫ ҮЗ ХАЛКЫ ӨЧЕН ҮЗЕ КӨРӘШКӘН

Аллаһы исраиллеләр өчен Әрихә янында сугышкан. Ә бүген ул нинди дә булса халык өчен сугышамы?

Үткәндә. Исраиллеләр җиңү яуласын өчен, Йәһвә еш кына могҗизалар кылып, исраиллеләр өчен көрәшкән. Мәсәлән, Аллаһы Әрихәне яулап алырга ничек булышкан? Йәһвә әмере буенча, гаскәриләр сугышка өндәп, каты кычкырганнан соң шәһәр диварлары нигезенә кадәр җимерелгән. Бу аларга шәһәрне җиңел генә яулап алырга ярдәм иткән (Йош. 6:20). Ә Исраил армиясе аморлыларны ничек яулап алган? Изге Язмаларда: «Йәһвә аларга күктән... зур бозлар яудырды, һәм алар һәлак булды. Чынлыкта боздан үлгәннәрнең саны исраиллеләр кылычыннан үлгәннәрнең саныннан күбрәк булды»,— дип язылган (Йош. 10:6—11).

Бүген. Йәһвә бер халык өчен дә сугышмый. Аның Патшалыгы Гайсә Мәсих кулында. Ә Гайсәнең Патшалыгы «бу дөньяныкы түгел» (Яхъя 18:36). Кеше хөкүмәтләре өстеннән булган бар хакимлек Шайтанныкы, бу дөньяның коточкыч сугышлары аның асылын чагылдыра (Лүк 4:5, 6; 1 Яхъя 5:19).

ЧЫН МӘСИХЧЕЛӘР — ТЫНЫЧЛЫК УРНАШТЫРУЧЫЛАР

Күргәнебезчә, безнең бүгенге шартлар борынгы Исраилнең шартларыннан тәгаен аерылып тора. Әмма безнең сугышта катнашмавыбызга бу бердәнбер сәбәп түгел. Башкалары да бар. Мәсәлән, соңгы көннәрдә Аллаһы үз юлларына өйрәтәчәк кешеләр «бүтән сугышырга өйрәнмәс» дип пәйгамбәрлек иткән, ә сугышта катнашу турында әйтеп тә торасы юк (Ишаг. 2:2—4). Моннан тыш Мәсих үз шәкертләренә болай дигән: «Сез дөньяныкы түгел» (Яхъя 15:19). Шуңа күрә алар хәзерге конфликтларда бер якка да авышмый.

Әмма Мәсих, үз шәкертләрен моның белән генә чикләнмәскә дәртләндергән. Ул аларны үпкә, ярсу я нәфрәт хисе тудырган уйлардан качарга өйрәткән (Мат. 5:21, 22). Өстәвенә, аның шәкертләре «тынычлык урнаштыручылар» булырга һәм хәтта үз дошманнарын яратырга тиеш (Мат. 5:9, 44).

Моны гамәлдә ничек кулланырга? Безнең беребез дә сугышта катнашырга теләмәстер, әмма безнең җыелыштагы берәр кардәшкә карата нәфрәт хисе юкмы? Булса, бу хистән арыныр өчен барысын да эшлик (Ягък. 4:1, 11).

Халыклар арасындагы конфликтларда берәр якны сайлар урынына, без апа һәм абый-кардәшләр арасындагы тынычлыкка һәм яратуга үз өлешебезне кертәбез (Яхъя 13:34, 35). Әйдәгез, Йәһвә мәңгегә бар сугышларны юк иткәнчегә кадәр, нейтралитет саклар өчен бар көчебезне куйыйк (Зәб. 46:9).

a Кайвакыт Исраил кабиләләре үзара сугышкан, әмма бу туганнар арасындагы сугышлар Йәһвәнең ачуын чыгарган (1 Пат. 12:24). Ләкин сирәк очракларда Аллаһы андый бәрелешләрне хуплаган, чөнки кайбер кабиләләр аңа карата тугрылыксыз булып киткәннәр я башка коточкыч гөнаһлар кылган (Хак. 20:3—35; 2 Елъ. 13:3—18; 25:14—22; 28:1—8).