Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

36 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘCЕ

Син кешеләр тотучы булырга телисеңме?

Син кешеләр тотучы булырга телисеңме?

«Курыкма, моннан ары кешеләр тотучы булырсың» (ЛҮК 5:10).

73 ҖЫР Безгә кыюлык бир

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Гайсә дүрт балыкчыга нәрсә тәкъдим иткән һәм алар ничек эш иткән?

ПЕТЕР, Әндри, Ягъкуб һәм Яхъя өчен балык тоту төп эш булган. Гайсәнең «миңа иярегез, һәм мин сезне кеше тотучылар * итәрмен» дигән сүзләре аларны гаҗәпләндергәндер. Әмма Изге Язмаларда: «Алар шунда ук ятьмәләрен калдырдылар да аңа ияреп киттеләр»,— дип әйтелә (Мат. 4:18—22). Бу адым аларның тормышларын тулаем үзгәрткән. Хәзер алар «кешеләр тотучы» булырга тиеш булган (Лүк 5:10). Гайсә бүген дә хакыйкать белән эчкерсез кызыксынган кешеләрне, үзенә ияреп, «кешеләр тотучы» булырга чакыра (Мат. 28:19, 20). Син Гайсәнең бу чакыруын кабул иттеңме?

2. Ни өчен вәгазьче булып китәргәме, юкмы икәнлеге турында җитди уйланырга кирәк һәм бу адымны ясарга безгә нәрсә булышыр?

2 Бәлки, син инде күпмедер вакыт Изге Язмаларны өйрәнәсең һәм вәгазьче булып китәргәме, юкмы дип уйланасыңдыр. Әгәр син бу чакыруны әлегә кабул итәргә батырчылык итмисең икән, бу сине боектырмасын. Бу, мөгаен, карарыңның никадәр җитди булганын аңлавыңны күрсәтәдер. Әйе, Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Петер һәм аның иптәшләре чакыруны «шунда ук» кабул иткән. Әмма алар бу чакыруны ашыгып кабул иткән дип әйтеп булмый, чөнки алар Гайсә белән инде ярты елдан артык таныш булган һәм аның Мәсих булуын таныган (Яхъя 1:35—42). Син дә, бәлки, Йәһвә һәм Гайсә турында инде күпне беләсеңдер һәм рухи яктан үсәргә телисеңдер. Әмма вәгазьче булып китәр алдыннан, сиңа барысын хисаплап чыгарга кирәк. Бу дүрт балыкчыга дөрес карар кабул итәргә нәрсә булышкан?

3. Гайсәнең чакыруын кабул итәргә нинди сыйфатлар булышыр?

3 Гайсәнең шәкертләре балык тоту эшен яраткан һәм бу эшне яхшы белгән. Алар кыю һәм җыйнак булган. Бу сыйфатлар аларга вәгазь эшендә дә уңышлы булырга булышкан. Бу мәкалә безгә шул сыйфатларны үстерергә һәм, нәтиҗәдә, оста вәгазьчеләр булырга булышыр.

ВӘГАЗЬЛӘҮ ТЕЛӘГЕН ҮСТЕР

Петер һәм аның иптәшләре кешеләр тотучы булган. Бу тормыш коткаручы эш бүген дә дәвам итә (4, 5 нче абзацларны кара.)

4. Петерне балыкчы булырга нәрсә дәртләндергән?

Петер өчен балык тоту гаиләсен тәэмин итү чарасы гына булмаган, ул бу шөгыльне, күрәсең, бик яраткан (Яхъя 21:3, 9—15). Кешеләр тоту эшенә дә аның шундый ук яратуы булган. Йәһвәнең ярдәме белән Петер бу эшне дә җиренә җиткереп башкарган (Рәс. 2:14, 41).

5. Лүк 5:8—11 буенча, ни өчен Петер курку хисе кичергән һәм безгә үз куркуларыбызны җиңәргә нәрсә булышыр?

5 Без Йәһвәне яратканга вәгазьлибез. Бу безнең төп мотивыбыз. Бу эшне башкара алуыбызда шикләнсәк, Йәһвәгә карата ярату бу шикләрне җиңәргә булышыр. Гайсә Петерне кешеләр тотучы булырга чакырганда: «Курыкма»,— дигән. (Лүк 5:8—11 укы.) Петерне шәкерт булу үзеннән-үзе куркытмаган. Гайсәнең могҗизалы рәвештә күп балык тотканын күреп, Петер аның белән хезмәттәшлек итәргә лаек булмаганын сизгән. Бәлки, син дә, Петер кебек, борчыласыңдыр, вәгазьче булу кулымнан килмәс дип куркасыңдыр. Ул чакта Йәһвәгә, Гайсәгә һәм якыннарыңа карата яратуыңны ныгыт, һәм бу сиңа Гайсәнең чакыруын кабул итәргә булышыр (Мат. 22:37, 39; Яхъя 14:15).

6. Безне вәгазьләргә тагын нәрсә дәртләндерә?

6 Безне вәгазьләргә дәртләндергән башка сәбәпләр дә бар. Гайсә безгә кешеләрне «шәкертләр итеп әзерләргә» кушкан, һәм без бу әмергә буйсынырга телибез (Мат. 28:19, 20). Без шулай ук кешеләр «йончыган һәм таралган» сарыклар шикелле булганга һәм Патшалык турындагы яхшы хәбәргә мохтаҗ булганга вәгазьлибез (Мат. 9:36). Моннан тыш, Йәһвә «һәртөрле кешенең котылуын һәм хакыйкать турында төгәл белем алуын тели» (1 Тим. 2:4).

7. Римлыларга 10:13—15 тәге сүзләр вәгазь эшенең мөһим булуын ничек күрсәтә?

7 Балыкчылар балыкны ашар өчен я сатар өчен тотса, без кешеләрне аларның тормышларын коткарыр өчен тотабыз. (Римлыларга 10:13—15 укы; 1 Тим. 4:16.) Әйе, вәгазь эше кешеләрнең тормышларын коткара. Моның турында уйлану сине бу эшкә тотынырга дәртләндерер.

БЕЛЕМНӘРЕҢНЕ АРТТЫР

8, 9. Балыкчы нәрсә белергә тиеш һәм ни өчен?

8 Гайсә көннәрендә исраилле балыкчы суда йөзгән нинди тереклекне тотып ашарга яраганын белергә тиеш булган (Лев. 11:9—12). Ул шулай ук балыкның кайда йөзгәнен белергә тиеш булган. Балык бит, гадәттә, теләсә кайда йөзми, ул ризыклы җирдә йөзә. Балыкчының нинди вакытта балыкка барганы әһәмияткә ияме? Моны аңлар өчен, бер очракка игътибар итик. Тын океан утрауларының берсендә бер җирле вәгазьче миссионерны балык тотарга чакырган. Миссионер: «Ярар, иртәнге тугызларда күрешербез»,— дигән. Вәгазьче болай дип җаваплаган: «Юк-юк, син аңлап җиткермисең. Без үзебез өчен уңайлы вакытны түгел, ә балыклы вакытны сайларга тиеш».

9 Беренче гасырдагы кеше тотучылар да «балыклы» урыннарны һәм «балыклы» вакытны сайлаган. Мәсәлән, Гайсәнең шәкертләре гыйбадәтханәдә, синагогаларда, өйдән өйгә йөреп һәм базарларда вәгазьләгән (Рәс. 5:42; 17:17; 18:4). Без дә территориядәге кешеләргә кайсы вакытта вәгазьләү яхшырак икәнлеген белергә тиеш. Күбрәк кешене очратыр өчен, безгә вакытны һәм урынны уйлап сайларга һәм планнарыбызны үзгәртергә әзер булырга кирәк (1 Көр. 9:19—23).

ОСТА БАЛЫКЧЫГА НӘРСӘ ХАС? 1. Ул «балыклы» урыннарны һәм «балыклы» вакытны сайлый (8, 9 нчы абзацларны кара.)

10. Оешмабыз безгә нинди кораллар бирә?

10 Балыкчының төрле кирәк-яраклары бар, һәм ул аларны куллана белергә тиеш. Безнең дә коралларыбыз юк түгел, һәм безгә аларны оста куллана белергә кирәк. Гайсә үз шәкертләрен кешеләр тотучы булырга өйрәткән. Ул аларга үзләре белән нәрсә алырга, кайда вәгазьләргә һәм нәрсә турында сөйләргә тиеш булганнарын аңлаткан (Мат. 10:5—7; Лүк 10:1—11). Бүген Йәһвә оешмасы безгә төрле өйрәтү кораллары бирә *. Кардәшләр безне бу коралларны уңышлы кулланырга өйрәтә. Андый өйрәтү безгә вәгазьдә үзебезне ышанычлы итеп хис итәргә һәм оста булырга булыша (2 Тим. 2:15).

ОСТА БАЛЫКЧЫГА НӘРСӘ ХАС? 2. Коралларын оста куллана (10 нчы абзацны кара.)

КЫЮЛЫГЫҢНЫ ҮСТЕР

11. Ни өчен «кеше тотучылар» кыю булырга тиеш?

11 Балыкчылык белән шөгыльләнгән кешеләр кыю булырга тиеш. Алар һава торышын алдан белә алмый. Диңгездә кинәт кенә давыл куба ала. Еш кына аларга төнлә дә эшләргә туры килә. Кеше тотучыларга да кыюлык кирәк. Йәһвә Шаһитләре буларак вәгазьли башлагач, без чын «давылга» очрый алабыз: безгә туганнар каршы чыгарга, танышлар безне мыскыл итәргә һәм кешеләр хәбәребезне тыңламаска мөмкин. Әмма без моңа әзер, чөнки Гайсә андый мөнәсәбәт булачагын алдан әйткән булган (Мат. 10:16).

12. Йошуа 1:7—9 дан күренгәнчә, безгә кыюлык үстерергә нәрсә булыша?

12 Син кыюлыгыңны ничек үстерә аласың? Беренчедән, Гайсәнең күктән бу эш белән җитәкчелек иткәненә ышан (Яхъя 16:33; Ачыл. 14:14—16). Икенчедән, Йәһвәнең үзең турында кайгыртачагына бер дә шикләнмә (Мат. 6:32—34). Иманыңа ияреп, кыюлыгың да үсәр. Петер, Әндри, Ягъкуб һәм Яхъя, балык тоту эшен калдырып, зур иман күрсәткән. Син дә, туганнарың белән танышларыңа Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлаганың һәм җыелыш очрашуларына йөргәнең турында әйтеп, зур кыюлык күрсәттең. Йәһвәнең нормаларына туры килер өчен, син тормышыңда үзгәрешләр ясадың. Бу да синнән кыюлык таләп итте. Кыюлык үстергән саен, син «кая гына барсаң да, Аллаһың Йәһвә синең белән булыр» дигән сүзләрнең дөреслегенә тагы да ныграк инанырсың. (Йошуа 1:7—9 укы.)

ОСТА БАЛЫКЧЫГА НӘРСӘ ХАС? 3. Начар һава торышыннан курыкмый (11, 12 нче абзацларны кара.)

13. Уйлану һәм дога кылу ничек кыюлыкны үстерергә булыша?

13 Кыюлыкны тагын ничек үстереп була? Кыюлык, батырлык турында догада сора (Рәс. 4:29, 31). Йәһвә догаларыңа җавап бирер һәм сине беркайчан да калдырмас. Ул, сиңа ярдәм итәр өчен, һәрвакыт яныңда булыр. Шулай ук Йәһвәнең үз хезмәтчеләрен үткәндә ничек коткарганы турында уйлан. Йәһвәнең сиңа авырлыкларыңны кичереп чыгарга һәм тормышыңны үзгәртергә ничек көч биргәне турында уйлан. Һичшиксез, үз халкын Кызыл диңгез аша үткәргән Аллаһы сиңа да Мәсихнең шәкерте булырга булыша алыр (Чыг. 14:13). Син дә, мәдхия җырлаучы кебек, болай дип әйтә аласың: «Йәһвә минем яклы, шунлыктан һичнәрсәдән курыкмам. Кеше миңа нәрсә эшли алсын?» (Зәб. 118:6)

14. Масаэ һәм Томоё мисалларыннан нәрсә күренә?

14 Йәһвәнең оялчан кешеләргә батыр булып китәргә ярдәм иткәне турында уйлану да безгә кыю булырга булышыр. Ма́саэ исемле апа-кардәшнең мисалына игътибар итик. Ул бик оялчан булган һәм беркайчан да вәгазьли алмам дип курыккан. Таныш булмаган кешеләр белән сөйләшү аның өчен үтә алмаслык зур дивардай булып күренгән. Шуңа күрә ул Йәһвәгә һәм кешеләргә карата яратуын үстерергә тырышкан. Ул ахырга кадәр вакыт аз калганы турында уйланган һәм Йәһвәдән вәгазьләү теләген көчәйтсен дип үтенгән. Масаэ үз куркуларын җиңә алган һәм соңрак гомуми пионер булып хезмәт итә башлаган. Йәһвә яңа вәгазьчеләргә дә «кыю һәм нык булырга» булыша. Хәзер То́моё исемле апа-кардәшнең мисалына игътибар итик. Ул беренче тапкыр өйдән өйгә йөреп вәгазьләгәндә, беренче очраган кеше аңа: «Йәһвә Шаһитләре турында ишетәсем дә, беләсем дә килми!» — дип кычкырып, ишеген шап итеп ябып куйган. Томоё үз хезмәттәшенә: «Син аның нәрсә әйткәнен ишеттеңме? Сүз дә әйтергә өлгермәдем — ул инде Йәһвә Шаһите булуымны аңлады. Мин шундый шат!» — дип әйтеп куйган. Томоё хәзер гомуми пионер булып хезмәт итә.

ҖЫЙНАК БУЛЫГЫЗ

15. Җыйнак булу нәрсәдән гыйбарәт һәм ни өчен бу сыйфат мөһим?

15 Балыкчы, уңышлы булыр өчен, дисциплиналы, җыйнак булырга тиеш. Андый шәхси дисциплина аңа, үзен кулга алып, кирәкле эшләрне башкарырга булыша. Балыкчы, мәсәлән, иртә торырга, эшен ахырына кадәр җиткерергә һәм начар һава торышына карамастан бирешмәскә тиеш. Безгә дә, чыдамлылык белән үз эшебезне төгәлләр өчен, җыйнак булырга кирәк (Мат. 10:22).

16. Безгә җыйнак булырга нәрсә булышыр?

16 Җыйнак булу тумыштан килми. Өстәвенә, агым буйлап бару табигатебезгә хас. Җыйнак булыр өчен, тотнаклылык сыйфаты кирәк. Моны эшләү авыр булганлыктан, без ярдәмгә мохтаҗ. Йәһвә безгә изге рухы аша андый ярдәм бирә дә (Гәл. 5:22, 23).

17. 1 Көринтлеләргә 9:25—27 дә язылганча, тотнаклылык үстерер өчен Паул нәрсә эшләгән?

17 Рәсүл Паул дисциплиналы кеше булган. Ләкин аңа дөресен эшләү җиңел булмаган, ул хәтта мин «тәнемне тыям» дигән. (1 Көринтлеләргә 9:25—27 укы.) Ул башкаларны җыйнак булырга дәртләндергән һәм барысы да «килешле һәм тәртипле үтәргә» тиеш дигән (1 Көр. 14:40). Регуляр рәвештә вәгазьләр өчен һәм башка рухи эшләрдә катнашыр өчен, безгә дисциплиналы булырга кирәк (Рәс. 2:46).

ВАКЫТ КӨТМИ

18. Йәһвә безне нәрсәгә карап уңышлы дип саный?

18 Балыкчы уңышлы булу-булмавын күпме балык тотканына карап бәяли. Без исә үз уңышыбызны күпме кешене хакыйкатькә китерүебезгә карап бәяләмибез (Лүк 8:11—15). Алга таба да яхшы хәбәрне вәгазьләсәк һәм кешеләрне өйрәтсәк, без Йәһвә күзендә уңышлы булырбыз. Шулай эшләп, без Йәһвәгә һәм аның Улына тыңлаучанлык күрсәтербез (Марк 13:10; Рәс. 5:28, 29).

19, 20. Бүген вәгазьләр өчен безнең нинди җитди сәбәп бар?

19 Кайбер илләрдә елның билгеле бер айларында гына балык тотарга рөхсәт ителә. Шуңа күрә балыкчылар андый җирләрдә үз эшләрен вакыт сузмыйча алып бара, аеруча сезон тәмамлана барганда. Кеше тотучылар буларак, безнең вәгазьләр өчен шул ук сәбәбебез бар: дөнья үз ахырына якынлашып килә! Тормыш коткаручы эшебез өчен вакыт бик аз кала. Шуңа күрә тоткарланма һәм бу эштә катнаша башлар өчен камил шартларны көтмә! (Вәг. 11:4)

20 Инде бүген вәгазьләү теләген ныгыт, белемнәреңне арттыр, кыюлык үстер һәм җыйнак бул. Сигез миллионнан артык вәгазьчегә кушыл һәм Йәһвәдән килгән шатлыкны кичер (Ник. 8:10). Кешеләр тоту эшендә актив катнаш һәм бу эшне ахыргача башкарырга тәвәккәл бул. Ә киләсе мәкаләдә без Патшалык хәбәрен вәгазләүдә бирешмичә катнашырга безгә нәрсә булышканын белербез.

66 ҖЫР Аллаһының изге серен игълан итик

^ 5 абз. Гайсә басынкы, эшчән балыкчыларны үз шәкертләре булырга чакырган. Бүген дә Гайсә андый сыйфатларга ия булган кешеләрне вәгазьчеләр булырга чакыра. Бу мәкаләдә Гайсәнең чакыруын әле кабул итмәгән өйрәнүчеләр өчен киңәшләр биреләчәк.

^ 1 абз. АҢЛАТМА: «кешеләр тотучы» дигән сүзтезмә яхшы хәбәрне вәгазьләгән һәм шәкертләр булдыру эшендә катнашкан кешеләргә карый.

^ 10 абз. «Күзәтү манарасы»ның 2018 ел, октябрь чыгарылышының 11—16 битләрендә «Аллаһы Сүзендәге хакыйкатькә өйрәтегез» дигән мәкаләне кара.