Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

8 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

123 ҖЫР Теократик тәртипкә тугрылык белән буйсынабыз

Йәһвәнең җитәкчелегеннән беркайчан да шикләнмәгез

Йәһвәнең җитәкчелегеннән беркайчан да шикләнмәгез

«Мин, Йәһвә... сине... алып баручы Аллаһы» (ИШАГ. 48:17).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Без Йәһвәнең үз халкын бүген ничек җитәкләгәнен һәм, бу җитәкчелеккә колак салганда, бу безгә нинди файда китергәнен карап китәрбез.

1. Ни өчен безгә Йәһвәнең җитәкчелеге кирәк? Мисал китерегез.

 КҮЗ алдына китерегез, сез урманда адаштыгыз. Сезгә кыргый җәнлекләр, агулы еланнар, үсемлекләр һәм чытырманлык зыян китерергә мөмкин. Яныгызда юлны яхшы белүче һәм сезне куркынычлардан яклый алган дустыгыз булса, сез бик шат булыр идегез. Бу дөнья шундый урманга охшаш. Анда Аллаһы белән дуслыгыбызны боза алган күп нәрсә бар. Әмма безнең куркынычларны читләтеп, яңа дөньяга алып баручы юлны белүче, камил җитәкчебез — Йәһвә бар.

2. Йәһвә безне ничек җитәкли?

2 Йәһвә безне ничек җитәкли? Башлыча үзенең Сүзе — Изге Язмалар аша. Әмма ул шулай ук «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» ярдәмендә безгә акыллы карарлар кабул итәргә булышучы рухи ризык биреп тора (Мат. 24:45). Өстәвенә, Йәһвә башка тәҗрибәле ир кешеләрне — район күзәтчеләрен һәм җыелыш өлкәннәрен куллана. Алар безне дәртләндерә һәм авырлыкларны кичереп чыгарга булышучы җитәкчелек бирә. Без бу авыр соңгы көннәрдә бирелгән ышанычлы җитәкчелек өчен бик рәхмәтле. Ул безгә Йәһвә белән мөнәсәбәтләрне саклап калырга һәм тормыш юлыннан бүген дә, киләчәктә дә барырга булышачак.

3. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

3 Шулай да кайвакыт безгә Йәһвәнең җитәкчелегенә, аеруча ул камилсез кешеләр аша бирелсә, буйсыну авыр була ала. Ни өчен? Чөнки җитәкчелек без ишетергә теләгәнгә туры килмәскә мөмкин. Я ул безгә акылсыз булып тоелганга, бу җитәкчелек Йәһвәдән килә алмый дип уйлый алабыз. Андый вакытларда безгә Йәһвәнең үз халкын җитәкләгәненә һәм бу җитәкчелекнең һәрвакыт файдабызга барганына ышанычыбызны аеруча ныгытырга кирәк. Бу мәкалә нәкъ шундый максатка ия. Йәһвәгә ышанычыбызны ныгытыр өчен, без: 1) аның үз халкын борынгы вакытларда ничек җитәкләгәнен, 2) безне бүген ничек җитәкләгәнен һәм 3) җитәкчелек буенча эш итү нинди файда китергәнен карап китәрбез.

Борынгы заманнардан алып бүгенге көннәргә кадәр, Йәһвә, үз халкын җитәкләр өчен, җирдәге вәкилләрен куллана (3 нче абзацны кара.)


ЙӘҺВӘ ИСРАИЛ ХАЛКЫН НИЧЕК ҖИТӘКЛӘГӘН?

4, 5. Йәһвә, Исраил белән җитәкчелек итәр өчен, Мусаны кулланганын ничек күрсәткән? (Тышлыктагы рәсемне кара.)

4 Йәһвә, исраиллеләрне Мисырдан чыгарыр өчен, Мусаны билгеләгән. Йәһвә, аларны Муса аша җитәкләгәнен күрсәтер өчен, аларга махсус билге биргән. Көндез аларны болыт баганасы, ә төнлә ут баганасы җитәкләгән (Чыг. 13:21). Муса халык белән бергә шул багана артыннан барган. Шулай итеп, алар Кызыл диңгез буена барып җиткән. Исраиллеләр үзләренең Кызыл диңгез һәм Мисыр гаскәре арасында калганын аңлагач, куркуга төшкән. Алар Муса үзләрен Кызыл диңгез буена ялгыш алып килгән дип уйлый башлаган. Әмма бу алай булмаган. Йәһвә махсус рәвештә Мусаның халыкны шунда алып килүен теләгән (Чыг. 14:2). Аннары Йәһвә гаҗәеп рәвештә үз халкын коткарган (Чыг. 14:26—28).

Муса Йәһвәнең үз халкын чүл буйлап болыт баганасы ярдәмендә алып барганына шикләнмәгән (4, 5 нче абзацны кара.)


5 Муса Йәһвәнең 40 ел буе болыт баганасы ярдәмендә халыкны чүл буйлап йөрткәненә шикләнмәгән a. Күпмедер вакыт дәвамында болыт баганасы Муса чатыры өстендә торган һәм бөтен исраиллеләр аны күргән (Чыг. 33:7, 9, 10). Йәһвә болыт баганасыннан Муса белән сөйләшкән. Ә Муса, үз чиратында, аның күрсәтмәләрен халыкка җиткергән (Зәб. 99:7). Исраиллеләр Йәһвәнең үзләрен җитәкләр өчен Мусаны кулланганын ап-ачык күргән.

Муса һәм аңа алмашка килүче Йошуа (5, 7 абзацны кара.)


6. Исраиллеләр Йәһвәнең җитәкчелегенә ничек караган? (Саннар 14:2, 10, 11)

6 Мусаның Йәһвә исеменнән сөйләгәненә байтак дәлилләр булса да, күпчелек исраиллеләр моны кире каккан. (Саннар 14:2, 10, 11 укы.) Алар кат-кат Мусаның ролен танырга теләмәгән. Нәтиҗәдә, Йәһвә шул буынга Вәгъдә ителгән җиргә керергә рөхсәт итмәгән (Сан. 14:30).

7. Йәһвәнең күрсәтмәләре буенча эш иткән кешеләрнең мисалларын китерегез (Саннар 14:24). (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

7 Шулай да кайбер исраиллеләр Йәһвәнең җитәкчелегенә колак салган. Мәсәлән, Йәһвә болай дигән: «Кәлеб... миңа бөтен йөрәге белән буйсынды». (Саннар 14:24 укы.) Аллаһы аны бүләкләгән һәм хәтта Кәнганда үзенә яшәр өчен җир сайларга мөмкинлек биргән (Йош. 14:12—14). Исраиллеләрнең киләсе буыны да Йәһвәнең җитәкчелегенә буйсынуда яхшы үрнәк калдырган. Йошуа Муса урынына Исраил халкы белән җитәкчелек итә башлагач, алар «Йошуаны аның гомеренең бар көннәрендә... тирән хөрмәт иткән» (Йош. 4:14). Нәтиҗәдә, Йәһвә аларны фатихалап, аларга вәгъдә ителгән җирне биргән (Йош. 21:43, 44).

8. Патшалар көннәрендә Йәһвә халык белән ничек җитәкчелек иткән? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

8 Еллар узгач, Йәһвә, үз халкын җитәкләр өчен, хакимнәрне биргән. Патшалар көннәрендә исә Йәһвә, халкына җитәкчелек бирер өчен, пәйгамбәрләрне билгеләгән. Тугры патшалар пәйгамбәрләрнең киңәшләренә колак салган. Мәсәлән, Давыт патша Натан пәйгамбәрнең киңәшен басынкылык белән кабул иткән (2 Иш. 12:7, 13; 1 Елъ. 17:3, 4). Йәһшәфәт патша Яхәзиил пәйгамбәрнең җитәкчелеге буенча эш иткән һәм Яһүд халкын «пәйгамбәрләргә иман итәргә дәртләндергән» (2 Елъ. 20:14, 15, 20). Авыр вакытта Һизәкыя патша Ишагыя пәйгамбәргә мөрәҗәгать иткән (Ишаг. 37:1—6). Патшалар Йәһвәнең җитәкчелеген тыңлаганда, ул аларны фатихалаган һәм халыкны яклаган (2 Елъ. 20:29, 30; 32:22). Йәһвәнең җитәкчелекне пәйгамбәрләр аша биргәне Аллаһы халкына ап-ачык күренергә тиеш булган. Шулай да күпчелек патшалар һәм халык Йәһвәнең пәйгамбәрләрен кире каккан (Ирм. 35:12—15).

Һизәкыя патша һәм Ишагыя пәйгамбәр (8 абзацны кара.)


ЙӘҺВӘ БЕРЕНЧЕ МӘСИХЧЕЛӘРНЕ НИЧЕК ҖИТӘКЛӘГӘН?

9. Беренче гасырда Йәһвә мәсихчеләрне кемнәр аша җитәкләгән? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

9 Б. э. I гасырында Йәһвә мәсихче җыелышны оештырган. Ул аны ничек җитәкләгән? Йәһвә җыелыш башы итеп Гайсәне билгеләгән (Эфес. 5:23). Әмма Гайсә һәр шәкертенә аерым-аерым җитәкчелек бирмәгән. Ул, моның өчен, Иерусалимдагы рәсүлләр белән өлкәннәрне кулланган (Рәс. 15:1, 2). Шулай ук җыелышларда өлкәннәр дә билгеләнгән булган (1 Тис. 5:12; Тит. 1:5).

Иерусалимдагы рәсүлләр һәм өлкәннәр (9 абзацны кара.)


10. а) Беренче гасырдагы күпчелек мәсихчеләр җитәкчелеккә ничек караган? (Рәсүлләр 15:30, 31) ә) Ни өчен кайберәүләр Йәһвәнең вәкилләрен кире каккан? ( «Ни өчен кайберәүләр ап-ачык дәлилләрне кире каккан?» дигән рамканы кара.)

10 Беренче гасыр мәсихчеләре андый җитәкчелеккә ничек караган? Аларның күпчелеге бирелгән күрсәтмәләргә теләп буйсынган. Алар ишеткән «дәртләндергеч сүзләргә куанган». (Рәсүлләр 15:30, 31 укы.) Ә безнең көннәрдә Йәһвә үз халкын ничек җитәкли?

ЙӘҺВӘ БЕЗНЕ БҮГЕН НИЧЕК ҖИТӘКЛИ?

11. Соңгы гасырларда Йәһвә җаваплы кардәшләр белән ничек җитәкчелек иткән? Мисал китерегез.

11 Йәһвә бүген дә үз халкын җитәкли. Ул моның өчен үз Сүзен һәм җыелыш башы — Гайсәне куллана. Аның шулай ук җирдәге вәкилләрне кулланганына дәлилләр бармы? Әйе. 1870 елдан соң булган вакыйгаларга игътибар итик. Чарлз Тейз Расселл һәм аның иптәшләре 1914 елның Аллаһы Патшалыгын урнаштыруда мөһим ел булачагына төшенгән (Дан. 4:25, 26). Бу нәтиҗәгә килергә аларга Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрне тикшерү булышкан. Аларга Йәһвә ярдәм иткәнме? Һичшиксез! 1914 елда булган вакыйгалар Аллаһы Патшалыгының идарә итә башлаганын раслаган. Шул елны Беренче бөтендөнья сугышы башланган. Аннан соң үләтләр, җир тетрәүләр һәм ачлык булган (Лүк 21:10, 11). Йәһвә, һичшиксез, үз халкын җитәкләр өчен, бу эчкерсез ир-атларны кулланган.

12, 13. Вәгазьләү һәм өйрәтү эше киңәйсен өчен, Икенче бөтендөнья сугышы вакытында нинди чаралар күрелгән булган?

12 Шулай ук Икенче бөтендөнья сугышы вакытында булган вакыйгаларга игътибар итик. Ачылыш 17:8 не тикшергәннән соң, төп идарәдәге җаваплы кардәшләр бу сугышның Армагеддонга китермәячәгенә төшенгән. Алар сугыштан соң вәгазь эшен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк чагыштырмача тыныч вакытның булачагын аңлаган. Шуңа күрә ул вакытта мәгънәсез булып күренсә дә, Йәһвә оешмасы Күзәтү манарасының Изге Язмалар колледжы (мәктәбе) — Гиладны оештырган. Ул, бөтен җир буйлап вәгазьләр һәм кешеләрне өйрәтер өчен, миссионерларны әзерләгән. Миссионерлар хәтта сугыш вакытында да төрле илләргә җибәрелгән булган. Өстәвенә, ышанычлы хезмәтче, җыелыштагы бар кардәшләр вәгазь һәм өйрәтү ягыннан остарсын өчен, Теократик хезмәт курсларын оештырган b. Моның барысы Аллаһы халкын булачак эшкә әзерләгән.

13 Артка борылып карап, без Йәһвәнең үз халкын шул авыр вакытларда җитәкләгәнен күрәбез. Икенче бөтендөнья сугышыннан бирле исә Йәһвә халкы күп илләрдә вәгазь эшен тынычлыкта һәм каршылыкларга очрамыйча башкара. Чынлыкта бу эш гөрләп алга бара.

14. Ни өчен без Йәһвә оешмасы һәм өлкәннәр биргән җитәкчелеккә ышанабыз? (Ачылыш 2:1) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

14 Бүген Җитәкче совет әгъзалары Мәсихтән җитәкчелек эзләүләрен дәвам итә. Алар үзләре биргән күрсәтмәләрдә Йәһвәнең һәм Мәсихнең карашлары чагылуын тели. Җыелышларга җитәкчелекне җиткерер өчен, алар район күзәтчеләрен һәм өлкәннәрне куллана c. Майланган өлкәннәр, ә киң мәгънәдә бөтен өлкәннәр дә, Мәсихнең «уң кулында». (Ачылыш 2:1 укы.) Әлбәттә, бу өлкәннәр, Муса, Йошуа һәм рәсүлләр кебек, камил түгел һәм хаталар кыла (Сан. 20:12; Йош. 9:14, 15; Рим. 3:23). Шулай да Мәсих ышанычлы хезмәтчене һәм билгеләнгән өлкәннәрне җитәкли. Һәм ул моны «бу дөнья төзелеше тәмамланганчы» эшләячәк (Мат. 28:20). Без аның җаваплы абый-кардәшләр аша бирелгән җитәкчелегенә тулаем ышана алабыз.

Бүгенге көндәге Җитәкче совет (14 абзацны кара.)


ЙӘҺВӘНЕҢ ҖИТӘКЧЕЛЕГЕНӘ БУЙСЫНУ ФАТИХАЛАНА

15, 16. Йәһвәнең җитәкчелегенә буйсынган кардәшләрнең мисалларыннан сез нәрсәгә өйрәндегез?

15 Йәһвәнең җитәкчелегенә буйсынганда, без мул фатихалар урабыз. Мәсәлән, Э́ндрю белән Ро́уз ышанычлы хезмәтченең киңәше буенча гади тормыш алып барырга булган. («Өйрәнү өчен Изге Язмалар»да Маттай 6:22 гә китерелгән аңлатманы кара.) Нәтиҗәдә, алар теократик төзелешләрдә катнаша алган. Роуз болай дип сөйли: «Без бик кечкенә бүлмәләрдә яшәдек. Анда хәтта ашарга әзерләр өчен урын да юк иде. Шулай ук миңа яраткан шөгылем өчен кулланган фотокамераларымны һәм объективларымны сатарга туры килде. Аларны сатканда, мин күз яшьләремне тыя алмыйча еладым. Әмма мин, Ибраһимның хатыны Сара кебек, артка борылып карамаска булдым» (Евр. 11:15). Бу ирле-хатынлы парга андый тәҗрибәләре нинди файда китергән? Роуз дәвам итә: «Йәһвәгә бар булганыбызны биреп, без чын канәгатьлек сизәбез. Теократик эшләрдә катнашканда, без, әйтерсең лә, яңа дөньядагы тормышка күз салгандай булабыз». Эндрю аның белән ризалашып, болай ди: «Патшалык эшләрендә бар көчебезне куйганга, без күңелләребездә канәгатьлек хисе кичерәбез».

16 Йәһвәнең җитәкчелегенә буйсыну тагын нинди файда китерә? Мәктәпне тәмамлагач, Марси́я исемле апа-кардәш оешманың киңәше буенча пионер булырга теләгән (Мат. 6:33; Рим. 12:11). Ул болай ди: «Миңа университетта түләүсез укырга тәкъдим иттеләр, әмма мин рухи максатларыма ирешергә теләдем. Шуңа күрә нибары курсларда гына укырга булдым. Бу кабул иткән иң яхшы карарларымның берсе иде. Хәзер мин гомуми пионер булып хезмәт итәм һәм эш графигым миңа Бәйтелгә ярдәм итәргә, шулай ук Йәһвәгә башкача хезмәт итәргә мөмкинлек бирә».

17. Йәһвәнең җитәкчелеген тоту безгә тагын нинди файда китерә? (Ишагыя 48:17, 18)

17 Кайчак без киңәшләр ишетәбез. Алар безгә материализм тозагына эләкмәскә һәм Йәһвә канунын бозарга этәрүче эшләрдән сакланырга булыша. Йәһвә биргән бу киңәшләр дә безгә файда китерә. Без саф вөҗданга ия һәм кирәкмәгән борчылулардан азат (1 Тим. 6:9, 10). Нәтиҗәдә, без Йәһвәгә чын күңелдән гыйбадәт кыла алабыз. Ә бу безгә шатлык, тынычлык һәм канәгатьлек китерә. (Ишагыя 48:17, 18 укы.)

18. Ни өчен сез Йәһвәнең җитәкчелегенә буйсынырга телисез?

18 Йәһвә бөек афәт вакытында да, Мәсихнең меңьеллык идарәсе вакытында да җитәкчелекне җирдәге вәкилләре аша бирүен дәвам итәчәк (Зәб. 45:16). Без андый күрсәтмәләргә, алар безгә ошап бетмәсә дә, буйсынырбызмы? Бу без инде хәзер Йәһвәнең җитәкчелегенә буйсынабызмы, юкмы икәненә бәйле. Шуңа күрә, әйдәгез, Йәһвәнең җитәкчелегенә, шул исәптән билгеләнгән ир-атлар аша бирелгәненә дә, буйсынырга һәрчак әзер булыйк (Ишаг. 32:1, 2; Евр. 13:17). Безнең җитәкчебез Йәһвәнең күрсәтмәләреннән шикләнер өчен бер сәбәп тә юк. Ул бит безне рухи куркынычлардан яклый һәм яңа дөньядагы мәңгелек тормышка алып бара.

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

  • Йәһвә Исраил халкын ничек җитәкләгән?

  • Йәһвә беренче мәсихчеләрне ничек җитәкләгән?

  • Бүген Йәһвәнең җитәкчелегенә буйсыну нинди файда китерә?

48 ҖЫР Аллаһы юлыннан тайпылмый йөрибез

a Исраиллеләрне Вәгъдә ителгән җиргә алып барыр өчен, Йәһвә бер фәрештәне билгеләгән. Мөгаен, «исраиллеләр алдыннан барган» бу фәрештә — Микаил булгандыр. Гайсә, күктә фәрештәләр белән идарә иткәндә, шундый исем йөрткән (Чыг. 14:19; Чыг. 32:34).

b Соңрак ул Теократик хезмәт мәктәбе дип аталган. Хәзер бу өйрәтү атна уртасындагы очрашуның өлеше булып тора.

c 2021 елгы «Күзәтү манарасы»ның февраль чыгарылышында 18 нче биттәге «Җитәкче совет үтәгән вазифалар» дигән рамканы карагыз.