Аллаһы нәрсә эшләгән?
Берәр кемне яхшы белергә теләсәгез, аның нинди эшләр башкарганын һәм нинди авырлыкларны җиңгәнен белү файдалы булыр. Шул рәвешчә, Аллаһыны яхшырак белергә теләсәгез, сезгә аның нәрсә эшләгәнен белергә кирәк. Шулай эшләсәгез, аның үткәндә башкарган эшләре безгә хәзер никадәр күп файда китергәненә һәм киләчәктә китерәчәгенә гаҗәпләнерсез.
АЛЛАҺЫ БАР НӘРСӘНЕ БЕЗНЕҢ ФАЙДАБЫЗГА БАРЛЫККА КИТЕРГӘН
Йәһвә Аллаһы Бөек Барлыкка Китерүче, һәм «аның күзгә күренмәс сыйфатлары... дөнья яратылганнан бирле ачык күренеп тора, чөнки аларны ул булдырган нәрсәләр аша белеп була» (Римлыларга 1:20). «Ул — үз кодрәте белән җирне Булдыручы, ул үз зирәклеге белән уңдырышлы җирне урнаштырган, үзенең аңлау сәләте белән күкләрне җәйгән» (Ирмия 10:12). Аллаһының гаҗәеп иҗади эшләре шулай ук аның безнең белән кызыксынганын да күрсәтә.
Йәһвә, кешеләрне «үзенә охшаш итеп» барлыкка китереп, тормышыбызны баеткан (Яратылыш 1:27). Ничек итеп? Ул безне үзенең сыйфатларын күпмедер дәрәҗәдә чагылдырырга сәләтле иткән. Ул безгә үз карашларын һәм принципларын аңларга сәләт биргән. Шулар буенча яшәргә тырышсак, без бәхетлерәк булырбыз һәм мәгънәлерәк тормыш алып барырбыз. Алай гына да түгел, ул безгә үзе белән мөнәсәбәтләр төзергә мөмкинлек биргән.
Аллаһы җирдә барлыкка китергән нәрсәләр аның безгә карата нәрсә хис иткәнен күрсәтә. Рәсүл Паулның сүзләре буенча, Аллаһы «игелек эшләп, үзе турында шаһитлек биреп торды: ...[безгә] күктән яңгырлар яудырды, үз вакытында мул уңыш бирде һәм, ризыклар белән туендырып, йөрәге[безне] шатлык белән тутырды» (Рәсүлләр 14:17). Аллаһы безгә яшәр өчен кирәгеннән күбрәкне биргән. Без тормышка шатлана алсын өчен, ул безне мул итеп төрле-төрле нәрсәләр белән тәэмин иткән. Боларның барысы ул безнең өчен ниятләгәннең чаткысы гына.
Зәбур 115:16; Ишагыя 45:18). Җирдә нинди кешеләр һәм никадәр озак яшәргә тиеш? «Тәкъвалар җирне мирас итеп алачак һәм анда мәңге яшәячәк» (Зәбур 37:29).
Йәһвә Җирне кешеләр анда мәңге яши алсын өчен барлыкка китергән. Изге Язмаларда әйтелә: «Җирне... ул адәм улларына биргән», һәм ул «аны юкка гына түгел, ә кешеләр яшәсен өчен булдырган» (Йәһвә беренче ир белән хатынны — Адәм белән Хауваны барлыкка китереп, аларны җирдәге оҗмахка, аны «эшкәртсен һәм карасын өчен», урнаштырган (Яратылыш 2:8, 15). Аллаһы аларга искиткеч йөкләмә биргән: «Үрчегез, ишәегез, җир йөзен тутырыгыз һәм аңа хуҗа булыгыз» (Яратылыш 1:28). Шулай итеп, Адәм белән Хауваның җирдә мәңге шатланып яшәргә өметләре булган. Әмма, кызганычка каршы, алар Аллаһыга буйсынмаска булган һәм шуңа күрә «җирне мирас итеп алачак» «тәкъвалар» арасында булу мөмкинлекләрен югалткан. Алга таба без шуны күрербез: аларның бу гамәле Йәһвәнең безгә һәм җиргә карата ниятен үзгәртмәгән. Ләкин башта, әйдәгез, Аллаһының тагын бер эшенә күз салыйк.
АЛЛАҺЫ ЯЗЫЛГАН СҮЗЕН БИРГӘН
Изге Язмалар шулай ук Аллаһы Сүзе буларак билгеле. Ни өчен Йәһвә безгә Изге Язмаларны биргән? Башлыча без аның турында белә алсын өчен (Гыйбрәтле сүзләр 2:1—5). Изге Язмаларда Аллаһы турында туа алган бар сорауларга җавап бирелми, моны бер китап та эшли алмый (Вәгазьче 3:11). Шулай да Изге Язмаларда язылган һәрнәрсә Аллаһы турында белергә ярдәм итә. Аның кешеләр белән ничек эш иткәне аның нинди икәнен күрсәтә. Без аңа нинди кешеләр ошый, ниндиләре ошамый икәнен күрәбез (Зәбур 15:1—5). Аның гыйбадәт кылуга, әхлакка һәм материаль нәрсәләргә карашы белән танышабыз. Изге Язмаларда Йәһвәнең Улы Гайсә Мәсихнең сүзләре һәм эшләре китерелә, һәм бу Аллаһының шәхесен иң яхшы итеп күз алдына китерергә ярдәм итә (Яхъя 14:9).
Йәһвә шулай ук үз Сүзе Изге Язмаларны без бәхетле һәм мәгънәле тормыш ничек алып барырга икәнен белсен өчен биргән. Изге Язмалар ярдәмендә Йәһвә безгә ничек бәхетле гаиләгә ия булырга, канәгать булырга һәм борчылуларны ничек җиңәргә икәнен әйтә. Һәм, бу журналда алга таба аңлатылганча, Изге Язмаларда мондый мөһим сорауларга җавап бар: «Ни өчен дөньяда шулкадәр күп газаплар? Киләчәктә нәрсә булачак?» Анда шулай ук үзенең беренче нияте һичшиксез үтәлсен өчен Аллаһының нәрсә эшләгәне турында әйтелә.
Изге Язмалар — Аллаһы Сүзе — башка күп яклардан да искиткеч китап. Изге Язмалар якынча 1 600 ел дәвамында язылган булган. Аны язуда якынча 40 кеше катнашкан булса да, ул бер төп темага ия, чөнки аның чын Авторы — Аллаһы (2 Тимутигә 3:16). Башка борынгы хезмәтләрдән аермалы буларак, ул гасырлар дәвамында төгәл сакланылган булган, һәм моны Изге Язмаларның меңләгән борынгы кулъязмалары раслый. Моннан тыш, Изге Язмаларны тәрҗемә итүне, таратуны һәм укуны тыярга тырышсалар да, ул сакланып калган. Ул бүген иң киң таралган һәм иң күп телләргә тәрҗемә ителгән китап. Изге Язмаларның бар булуы «Аллаһыбызның сүзе мәңге тора» икәнен раслый (Ишагыя 40:8).
АЛЛАҺЫ ҮЗ НИЯТЕНЕҢ ҮТӘЛӘЧӘГЕНӘ ЫШАНДЫРГАН
Аллаһы үзенең безгә карата нияте үтәлсен өчен махсус чара күргән: бу аның тагын бер эше. Инде әйтелгәнчә, Аллаһы кешеләрнең җирдә мәңге яшәүләрен теләгән. Әмма Адәм, Аллаһыга буйсынмаска булгач һәм шулай итеп гөнаһ кылгач, үзе дә мәңге яшәү мөмкинлеген югалткан, киләчәктә туачак балаларын да аннан мәхрүм иткән. «Дөньяга бер кеше аркылы гөнаһ, ә гөнаһ аша үлем үтеп кергән кебек һәм шулай итеп, һәр кеше гөнаһ кылганга, үлем барлык кешеләргә күчкән» (Римлыларга 5:12). Шулай итеп, кешенең тыңламаучанлыгы аркасында Аллаһы ниятенең үтәлүе шик астына алынган. Аллаһы нәрсә эшләгән?
Яратылыш 3:15). Гөнаһ белән үлемнән котылу Аллаһы Улы — Гайсә Мәсих — аша бирелергә тиеш булган. Ничек итеп?
Йәһвәнең эш итүендә аның сыйфатлары чагылган. Гадел эш итеп, ул Адәм белән Хауваны гамәлләре өчен җавапка тарткан, әмма яратудан чыгып, аларның булачак токымнары турында кайгырткан. Зирәк булганга, Йәһвә бу хәлне ничек чишәргә икәнен билгеләп, шунда ук хәл итү юлын игълан иткән (Кешеләрне Адәм фетнәсенең нәтиҗәләреннән йолып алыр өчен, Йәһвә җиргә Гайсәне җибәргән. Гайсә кешеләрне тормыш юлына өйрәтергә һәм «күпләрне йолып алыр өчен үз җанын бирергә» тиеш булган a (Маттай 20:28; Яхъя 14:6). Гайсә йолымны бирә алган, чөнки ул Адәм кебек камил булган. Әмма Адәмнән аермалы буларак, Гайсә хәтта үлеменә кадәр Аллаһыга һәрнәрсәдә тыңлаучан булып калган. Гайсә үлемгә лаек булмаганга, Йәһвә аны кире күктә яшәсен өчен терелткән. Хәзер инде Гайсә Адәм эшләмәгәнне эшли алган: тыңлаучан кешеләргә мәңге яшәргә өмет биргән. «Бер кешенең тыңламаучанлыгы аша күпләр гөнаһлы булып киткән кебек, бер кешенең тыңлаучанлыгы аша да күпләр тәкъва булачак» (Римлыларга 5:19). Гайсәнең йолым корбаны ярдәмендә Аллаһы үз ниятен үтәячәк: кешеләр җирдә мәңге яшәячәк.
Без Йәһвәнең Адәм тыңламаучанлыгы аркасында туган хәлне ничек чишкәнен карап чыктык һәм аның турында күпне белдек. Башлаган эшен тәмамларга Йәһвәгә бернәрсә дә комачаулый алмый: аның сүзе, һичшиксез, үтәләчәк (Ишагыя 55:11). Шулай ук без Йәһвәнең безне никадәр нык яратканын аңладык. «Аллаһы, без аның бердәнбер Улы аша тормыш ала алсын өчен, аны дөньяга җибәрде. Шулай итеп ул безгә үз мәхәббәтен күрсәтте. Мәхәббәтнең асылы шул: без Аллаһыны түгел, ә ул безне яратты һәм Улын үзе белән татулаштыручы, гөнаһларыбызны йолып алучы корбан итеп җибәрде» (1 Яхъя 4:9, 10).
Аллаһы «үз Улын һәммәбез өчен кызганмыйча биргән икән», бу безне шуңа ышандыра: ул безгә «калганын да бүләк итәчәк» (Римлыларга 8:32). Аллаһы безнең өчен нәрсә эшләргә вәгъдә иткән соң? Әйдәгез, моны белик.
АЛЛАҺЫ НӘРСӘ ЭШЛӘГӘН? Йәһвә кешеләрне җирдә мәңге яшәр өчен барлыкка китергән. Ул Изге Язмаларны биргән, һәм шуңа күрә без аның турында белә алабыз. Гайсә Мәсих аша Йәһвә йолым биргән, шулай итеп ул үз ниятенең үтәләчәгенә ышандыра
a Йолым турында күбрәк белер өчен, «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән китапның 27 нче дәресен карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган һәм аны www.dan124.com сайтында табып була.