Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТЫШЛЫКТАГЫ ТЕМА | АЛЛАҺЫНЫҢ ИҢ ЗУР БҮЛӘГЕН СЕЗ КАБУЛ ИТӘРСЕЗМЕ?

Тиңе булмаган бүләк

Тиңе булмаган бүләк

ДЖОРДАН кулында тоткан көймәсыман карандаш очлагыч гади генә бер нәрсә булып күренә. Ләкин ул — аның иң кадерләгән нәрсәләренең берсе. «Миңа аны кечкенә чагымда гаиләбезнең олы яшьтәге бер дусты Рассел бирде»,— дип аңлата Джордан. Ул Джордан бабасы һәм ата-анасының тормышында хәлиткеч роль уйнаган: аларны авыр вакытларында ныгытып торган. Рассел үлгәннән соң, Джорданга моның турында сөйләгәннәр. «Хәзер, Рассел турында күбрәк белгәч, бу кечкенә генә бүләк минем өчен тагы да кыйммәтрәк булып китте»,— дип әйтә Джордан.

Джордан очрагы күрсәткәнчә, кайбер кеше күзлегеннән ниндидер бүләк кечкенә я әһәмиятсез булырга мөмкин. Әмма рәхмәтле кеше аны кыйммәтле, хәтта бәя биреп бетергесез дип саныйдыр. Изге Язмалар кыйммәте чагыштыргысыз булган бер бүләкне яхшы билгеле мондый сүзләр белән сурәтли: «Аллаһы... дөньяны шулкадәр ярата ки, Улына иман итүче беркем һәлак булмасын өчен, ә мәңгелек тормыш алсын өчен, үзенең бердәнбер Улын бирде» (Яхъя 3:16).

Бу бүләк мәңгелек тормыш бирә ала! Тагы да кыйммәтлерәк бүләк була аламы? Кайберәүләр аның кыйммәтен танымаска да мөмкин, ләкин мәсихчеләр аны «югары» бәяли (Зәбур 49:8; 1 Петер 1:18, 19). Әмма ни өчен соң Аллаһы үз Улының тормышын дөнья өчен бүләк итеп биргән?

Рәсүл Паул моның сәбәбен болай дип аңлата: «Дөньяга бер кеше аркылы гөнаһ, ә гөнаһ аша үлем үтеп кергән... һәм шулай итеп... үлем барлык кешеләргә күчкән» (Римлыларга 5:12). Беренче кеше Адәм Аллаһыга белә торып буйсынмыйча гөнаһ кылган һәм шулай итеп үлем җәзасына хөкем ителгән. Адәм аша үлем аның барлык токымнарына — бар кешелеккә күчкән.

«Гөнаһ өчен түләү — үлем, ә Аллаһының бүләге — Хуҗабыз Мәсих Гайсә аша мәңгелек тормыш» (Римлыларга 6:23). Кешелекне үлем хөкеменнән азат итәр өчен, Аллаһы үз Улы Гайсә Мәсихне җиргә, ул үзенең камил тормышын дөнья өчен корбан итсен дип, җибәргән. «Йолым» буларак билгеле шул корбан нигезендә Гайсәгә иман итүче һәркем мәңгелек тормышка ия булачак (Римлыларга 3:24).

Аллаһы үзенең хезмәтчеләренә Гайсә Мәсих аша яудырган бар фатихалар турында Паул: «Аллаһыга әйтеп бетергесез юмарт бүләге өчен рәхмәт яусын»,— дигән (2 Көринтлеләргә 9:15). Әйе, йолым — сөйләп бетергесез бүләк ул. Ләкин Аллаһының бөтен юмарт бүләкләре арасында ни өчен йолым аеруча искитәрлек? Аллаһының башка бүләкләреннән ул нәрсә белән аерылып тора? * Бу бүләккә мөнәсәбәтебез нинди булырга тиеш? Без сезне киләсе ике мәкаләдә бу сорауларга Изге Язмаларга нигезләнгән җавапны укырга чакырабыз.

^ 8 абз. Гайсә зур теләк белән «безнең өчен үз җанын биргән» (1 Яхъя 3:16). Әмма бу корбан Аллаһы ниятенең өлеше булганга, шушы мәкаләләрдә Аллаһының Йолым Бирүче буларак роленә басым ясала.