Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул?
Сезнең Аллаһы Патшалыгы турында ишеткәнегез бармы? Аның турында белү һәрберебез өчен бик мөһим.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?
Нәрсә ул Аллаһы Патшалыгы?
Бу күктәге хөкүмәт. Аның Патшасы — Гайсә Мәсих (Ишагыя 9:6, 7; Маттай 5:3; Лүк 1:31—33).
Аллаһы Патшалыгы нәрсә эшләячәк?
Ул бөтен явызлыкны юк итәчәк һәм бар кешеләргә тынычлык китерәчәк (Даниял 2:44; Маттай 6:10).
Аллаһы Патшалыгын беренче урынга кую нәрсәне аңлата?
Бу Аллаһы Патшалыгы яклы булуны һәм Патшалыкның гына җирдә оҗмах булдырачагына ышануны аңлата (Маттай 6:33; 13:44).