Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Синең Патшалыгың килсен». Миллионлаган кешенең догасы

«Синең Патшалыгың килсен». Миллионлаган кешенең догасы

Гасырлар буе миллионлаган кеше Аллаһыга: «Синең Патшалыгың килсен»,— дип дога кыла. Ни өчен? Чөнки Гайсә Мәсих үз шәкертләрен Аллаһы Патшалыгы турында дога кылырга өйрәткән (Маттай 6:10).

Башта Гайсәнең шәкертләре аның Патшалык турында әйткән сүзләрен аңлап бетермәгән. Бер тапкыр алар аңардан: «Хуҗабыз, син Исраилгә патшалыкны яңадан шушы вакытта торгызасыңмы?» — дип сораган. Гайсә аларга Патшалыкның кайчан киләчәген төгәл әйтмәгәч, алар гаҗәпләнгәндер (Рәсүлләр 1:6, 7). Алайса, Патшалык белән бәйле сорауларга җавап табып булмый булып чыгамы? Һич тә юк!

«Күзәтү манарасы» журналының шушы санында сез мондый сорауларга җавап табарсыз:

  • Ни өчен безгә Аллаһы Патшалыгы кирәк?

  • Бу Патшалыкның Патшасы кем?

  • Аллаһы Патшалыгы җир белән кайчан идарә итәчәк?

  • Аллаһы Патшалыгы нәрсә эшләячәк?

  • Ни өчен хәзер Аллаһы Патшалыгы ягына басарга кирәк?

  • Нәрсә ул Аллаһы Патшалыгы?