Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы сезне тыңлыймы?

Аллаһы сезне тыңлыймы?

Сез дога кылганда, Аллаһы үзегезне тыңлый дип ышанасызмы?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

  • Аллаһы тыңлый. Изге Язмалар безне шуңа ышандыра: «Йәһвә үзен чакыручыларның барысына, хакыйкать буенча ялваручыларның һәммәсенә якын. ...Ярдәм сорап үтенүләрен ишетеп, аларны коткара» (Зәбур 145:18, 19).

  • Аллаһы сезнең үзенә дога кылуыгызны тели. Изге Язмаларда мондый чакыру язылган: «Теләсә нинди хәлдә рәхмәт укып, дога кылыгыз һәм ялварыгыз, Аллаһыга үз үтенечләрегезне җиткерегез» (Филипиялеләргә 4:6).

  • Аллаһы сезнең турында кайгырта. Аллаһы бар борчуларыбызны һәм авырлыкларыбызны белә һәм безгә ярдәм итәргә тели. «Бар мәшәкатьләрегезне аңа йөкләгез,— дип әйтелә Изге Язмаларда,— чөнки ул сезнең хакта кайгырта» (1 Петер 5:7).