Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ни өчен Аллаһы кайбер догаларга җавап бирми?

Ни өчен Аллаһы кайбер догаларга җавап бирми?

Күктәге Атабыз Йәһвә Аллаһыга эчкерсез догаларыбызны тыңлау ошый. Шулай да кайбер догаларга ул җавап бирми. Ни өчен? Дога кылганда, без нәрсәне истә тотарга тиеш? Изге Язмалардагы җавапны карап чыгыйк.

«Дога кылганда... бер үк нәрсәне кат-кат әйтмәгез» (Маттай 6:7).

Йәһвә безнең яттан әйтелгән догалар кабатлавыбызны я аларны догалыктан укуыбызны теләми. Аның чын күңелдән әйтелгән догаларыбызны тыңлыйсы килә. Дустыгыз көн дә сезгә бер үк сүзләрне кабатлап торса, бик сәер булыр иде, шулай бит? Яхшы дуслар ачык һәм эчкерсез аралаша. Догаларыбызны үз сүзләребез белән әйтсәк, без күктәге Атабыз безнең өчен якын икәнен күрсәтәбез.

«Сораганда, ала алмыйсыз, чөнки начар ният белән... сорыйсыз» (Ягъкуб 4:3).

Әлбәттә, Аллаһы тыйган нәрсә турында дога кылсак, ул безгә җавап бирмәс. Мәсәлән, берәрсе комарлы уеннар уйнап Аллаһыдан уңыш сораса, Йәһвә җавап бирерме? Әлбәттә юк, чөнки ул комсызлыктан һәм фортунага ышанудан кисәтә (Ишагыя 65:11; Лүк 12:15). Аллаһы догаларыбызга җавап бирсен өчен, үтенечләребез аның Изге Язмаларда әйткән сүзләренә каршы килмәскә тиеш.

«Канунга колак саласы килмәгән кешенең догасы да җирәнгеч» (Гыйбрәтле сүзләр 28:9).

Изге Язмалар язылган вакытта Ходай үзенә буйсынмаган кешеләрнең догаларына җавап бирмәгән (Ишагыя 1:15, 16). Хәзер дә ул үзгәрмәгән (Малахи 3:6). Аллаһының догаларыбызга җавап бирүен теләсәк, безгә аның кануннарына буйсынып яшәргә кирәк. Ә элек начар эшләр кылган булсак? Әллә Йәһвә безне беркайчан да тыңламасмы? Тормышыбызны үзгәртсәк һәм чын күңелдән Аллаһыга ярарга тырышсак, ул безне ярату белән кичерәчәк (Рәсүлләр 3:19).