ТЫШЛЫКТАГЫ ТЕМА | ДҮРТ ҖАЙДАК. АЛАРНЫҢ ЧАБЫП БАРУЫ НӘРСӘ АҢЛАТА?
Дүрт җайдак. Кемнәр алар?
Дүрт җайдак серле һәм куркыныч булып күренергә мөмкин, ләкин бу алай түгел. Ни өчен? Чөнки Изге Язмалар һәм хәзерге тарихтагы вакыйгалар һәр җайдакның нәрсә сурәтләгәнен ачык билгеләргә ярдәм итә. Аларның чабып баруы җирдә афәтләрнең булуын хәбәр итсә дә, бу сезнең өчен һәм гаиләгез өчен яхшы хәбәрне дә аңлатырга мөмкин. Ничек алай? Башта, әйдәгез, һәр җайдакның кем икәнен билгелик.
АК АТКА АТЛАНГАН ҖАЙДАК
Күренеш болай башлана: «Мин ак ат күрдем. Аның җайдагының җәясе бар иде, һәм җайдакка таҗ бирелде. Шул җайдак җиңүче булып, җиңү өчен чыкты» (Ачылыш 6:2).
Ак атка атланган җайдак кем ул? Җавапны Изге Язмаларның шул ук китабында — Ачылышта табып була. Анда алга таба бу күктәге җайдак «Аллаһы Сүзе» дип атала (Ачылыш 19:11—13). «Сүз» дигән титул Гайсә Мәсихкә карый, чөнки ул Аллаһы вәкиле булып эш итә (Яхъя 1:1, 14). Шулай ук ул, «Тугры һәм Хак» дип аталудан тыш, «патшаларның Патшасы» дип сурәтләнә (Ачылыш 19:16). Күренеп тора, аның гаскәри-патша булып эш итәргә хакимлеге бар, һәм ул үз куәтен бозык һәм дөрес булмаган юл белән кулланмый. Шулай да кайбер сораулар туа.
Гайсәгә җиңү өчен хакимлекне кем бирә? (Ачылыш 6:2) Даниял пәйгамбәр бер күренеш күргән. Анда «адәм улына охшаш берәүгә» — Мәсихкә — «хакимлек, дан һәм патшалык» бирелгән булган. Боларны аңа «борынгыдан яшәп килгән Зат» Йәһвә Аллаһы * үзе биргән (Даниял 7:13, 14). Шулай итеп, Гайсәгә идарә итәргә һәм хөкем итәргә хакимлек һәм хокукны Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһы бирә. Ак ат — Аллаһы Улы алып барган гадел сугыш өчен урынлы символ, чөнки Язмаларда ак төс еш кына гаделлекне сурәтләр өчен кулланыла (Ачылыш 3:4; 7:9, 13, 14).
Бу җайдаклар кайчан чабарга чыккан? Игътибар итегез, беренче җайдак Гайсә үз чабуын таҗ алгач башлаган (Ачылыш 6:2). Гайсәгә күктә Патша булыр өчен таҗ кайчан бирелгән? Бу аның үлеменнән соң ул күккә күтәрелгәч булмаган. Изге Язмалар күрсәткәнчә, ул вакытта аның көтеп тору чоры башланган (Еврейләргә 10:12, 13). Гайсә үз шәкертләренә бу көтү чорының ахырын һәм үзенең күктә патшалык итә башлавын күреп алыр өчен билге биргән. Аның сүзләре буенча, ул идарә итә башлагач, дөньядагы шартлар кискен начарлана башлаячак. Дөньяда сугышлар, ачлык һәм үләтләр булачак (Маттай 24:3, 7; Лүк 21:10, 11). 1914 елны Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, кешелекнең шул чорга кергәне ап-ачык булган. Изге Язмаларда җирдәге бу коточкыч чор «соңгы көннәр» дип атала (2 Тимутигә 3:1—5).
Әмма, Гайсә 1914 елны үз таҗын алган икән, ни өчен соң җирдәге шартлар яхшыга түгел, ә начарга үзгәрә? Чөнки ул вакытта Гайсә җирдә түгел, ә күктә идарә итә башлаган. Шуннан соң күктә сугыш купкан, һәм тәхеткә яңа утыртылган Гайсә Патша (ул Микаил дип атала) Иблис белән аның җеннәрен җиргә ыргыткан (Ачылыш 12:7—9, 12). Хәзер җир белән генә чикләнгән Шайтан үз вакыты аз калганын белеп, көчле ярсу белән тулы. Әйе, тиздән Аллаһы җирдә Шайтанга карата үз ихтыярын үтәячәк (Маттай 6:10). Хәзер исә башка өч җайдакка игътибар итик. Алар коточкыч «соңгы көннәрдә» яшәгәнебезне расларга ничек ярдәм итә? Күргәнебезчә, беренче җайдак — аерым бер шәхес ул. Ләкин аңа ияргән өч җайдак бөтен кешелек җәмгыяте кичергән шартларны күрсәтә.
КЫЗЫЛ АТКА АТЛАНГАН ҖАЙДАК
«Шунда кызыл ат чыкты. Аның җайдагына, кешеләр бер-берсен үтерсен өчен, җирдән тынычлыкны алырга рөхсәт ителде. Җайдакка зур кылыч бирелде» (Ачылыш 6:4).
Бу җайдак сугышны символлаштыра. Игътибар итегез, ул берничә халыктан гына түгел, ә бөтен җирдән тынычлыкны ала. 1914 елны тарихта беренче мәртәбә бөтендөнья сугышы купкан. Аннары тагы да коточкычрак Икенче бөтендөнья сугышы башланган. Кайберәүләр исәпләвенчә, 1914 елдан башлап сугышлар һәм бәрелешләр аркасында 100 миллионнан артык кеше үлгән! Өстәвенә, хисапсыз күп башка кешеләр авыр газапларга дучар булган.
Безнең көннәрдә сугыш алып бару ысуллары нинди дәрәҗәгә җиткән? Хәзер кешеләр тарихта беренче мәртәбә бөтен җир халкын кырып бетерә ала сыман. Хәтта тынычлык саклаучы дип аталган оешмалар да, мәсәлән, Берләшкән Милләтләр Оешмасы, кызыл атка атланган җайдакны туктата алмый.
КАРА АТКА АТЛАНГАН ҖАЙДАК
«Мин кара ат күрдем, ә аның җайдагының кулында үлчәү иде. Һәм мин тере затлар арасыннан ниндидер тавыш ишеттем. „Бер динарга бер үлчәм бодай һәм бер динарга өч үлчәм арпа. Ә зәйтүн маен һәм шәрабны саклап тот!“ — диде бу тавыш» (Ачылыш 6:5, 6).
Бу җайдак ачлыкны символлаштыра. Монда сурәтләнгән ризыкка мохтаҗлык шундый зур, хәтта бер үлчәм (1,08 л) бодай бер динар торган. Ә ул беренче гасырда бер көнлек хезмәт хакын тәшкил иткән! (Маттай 20:2) Шул ук акчага өч үлчәм (3,24 л) арпа сатып алып булган. Ул бодайдан түбәнрәк сыйфатлы дип саналган. Бу зур гаиләне тукландырыр өчен озакка җитәр идеме? Кешеләр хәтта көндәлек ризыкны сак тотарга тиеш булган. Күренештә бу урынлы итеп зәйтүн мае һәм шәраб кебек ул вакыттагы төп ризыклар белән сурәтләнә.
1914 елдан бирле кара атка атланган җайдакның чапканына дәлилләр бармы? Әйе. XX гасырда якынча 70 миллион кеше ачлыктан үлгән. Бер чыганак буенча, «805 миллион кеше — дөнья халкының якынча тугыздан бер өлеше — 2012—14 елларда ачлы-туклы яшәгән». Икенче бер хәбәрдә әйтелә: «Һәр ел ачлыктан үлгән кешеләрнең саны СПИД, малярия һәм туберкулез үтергән кеше саныннан күбрәк». Ачлыкны бетерер өчен күп тырышлыклар куелса да, кара атка атланган җайдак чабуын дәвам итә.
АКСЫЛ-САРГЫЛТ АТКА АТЛАНГАН ҖАЙДАК
«[Мин] аксыл-саргылт төстәге атны күрдем. Аның җайдагының исеме Үлем, ә аңа ияреп Кабер бара иде. Аларга кешеләрне озын кылыч, ачлык, үлемгә китерүче авырулар һәм кыргый хайваннар белән үтерер өчен җирнең дүрттән бер өлеше өстеннән хакимлек бирелгән иде» (Ачылыш 6:8).
Дүртенче җайдак авырулар һәм башка сәбәпләр аркасындагы үлемне символлаштыра. 1914 елдан соң күп тә үтми испанка гриппы дистәләгән миллион кешене үтергән. Күрәсең, якынча 500 миллион кеше испанка белән чирләгән булган. Бу ул вакытта яшәгән кешеләрнең өчтән бер өлеше диярлек!
Ләкин испанка гриппы чирләрнең башлангычы гына булган. Белгечләр исәпләвенчә, XX гасырда чәчәк авыруыннан йөзләгән миллион кеше үлгән. Медицина өлкәсендә күп тикшеренүләр алып барылса да, бүген дә СПИД, туберкулез һәм малярия аркасында миллионлаган кешенең гомере өзелә.
Кеше сугыш, ачлык я авыру аркасында үләме, Кабер үз эшен башкара: аяусыз рәвештә корбаннарны җыя һәм бернинди өмет бирми.
ЯХШЫ ВАКЫТ АЛДА!
Якын арада бүгенге авыр вакытлар бетәчәк. Шуны онытмагыз: Гайсә 1914 елны «җиңүче булып» чыккан, Шайтанны җиргә ыргыткан, ләкин Гайсә ул вакытта әле тулысынча җиңмәгән (Ачылыш 6:2; 12:9, 12). Тиздән Армагеддонда Гайсә кешеләрне Шайтанның тәэсиреннән азат итәчәк һәм Иблис ягында торган кешеләрне юк итәчәк (Ачылыш 20:1—3). Гайсә башка өч җайдакның чабуын туктатып кына калмаячак, ул аларның җимергеч чабуының нәтиҗәләрен бетерәчәк. Ничек итеп? Карагыз, Изге Язмаларда нәрсә вәгъдә ителә.
Сугышлар булмас, тынычлык хөкем сөрәчәк. Йәһвә «бөтен җирдә сугышларны туктата, җәяне сындыра, сөңгене чәрдәкли» (Зәбур 46:9). Ә тынычлык яратучы кешеләр «чиксез тынычлыктан зур рәхәтлек табачак» (Зәбур 37:11).
Ачлык булмас, ризык мул булачак. «Җир йөзендә ашлык мул булыр, тау башларында ул артыгы белән булыр» (Зәбур 72:16).
Авырулар һәм үлем булмас, бар кеше камил сәламәтлеккә һәм мәңгелек тормышка ия булачак. Аллаһы «аларның һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак» (Ачылыш 21:4).
Гайсә җирдә яшәгәндә, үзе идарә иткәндә нинди шартлар булачак икәнен күрсәткән. Ул тынычлык урнаштыручы булган, могҗиза кылып меңнәрне ашаткан, авыруларны савыктырган һәм хәтта үлгән кешеләрне терелткән (Маттай 12:15; 14:19—21; 26:52; Яхъя 11:43, 44).
Әйе, тиздән бу җайдакларның чабуы туктатылыр. Моңа ничек әзер булырга? Йәһвә Шаһитләре сезгә Изге Язмаларыгыздан моны күрсәтергә шат булыр. Сез күбрәк белергә теләр идегезме?