ТЫШЛЫКТАГЫ ТЕМА | ТОРМЫШ ҺӘМ ҮЛЕМ ТУРЫНДА ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?
Тормыш һәм үлем турында Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
Изге Язмалардагы Яратылыш китабында барлыкка китерү турында хәбәр язылган. Анда Аллаһының Адәмгә болай дигәнен укыйбыз: «Син бакчадагы һәрбер агачтан туйганчы ашый аласың. Әмма яхшылык белән яманлыкны таныту агачыннан ашама, чөнки аннан ашаган көнне, һичшиксез, үләчәксең» (Яратылыш 2:16, 17). Бу сүзләр ачык һәм гади итеп шуны күрсәтә: Адәм Аллаһының боерыгына буйсынса, үлмәс иде, ә Гадән бакчасында яшәвен дәвам итәр иде.
Кызганыч, Адәм Аллаһының боерыгына буйсынып, мәңге яшәр урынына, аның боерыгын кире кагарга булган: хатыны Хаува аңа тыелган җимешне биргәч, ул аны ашаган (Яратылыш 3:1—6). Бу тыңламаучанлыкның нәтиҗәсен без бүген дә татып яшибез. Рәсүл Паул моның турында болай дип язган: «Дөньяга бер кеше аркылы гөнаһ, ә гөнаһ аша үлем үтеп кергән... һәм шулай итеп, һәр кеше гөнаһ кылганга, үлем барлык кешеләргә күчкән» (Римлыларга 5:12). Шул «бер кеше» Адәм булган. Ләкин гөнаһ нәрсә ул һәм ни өчен ул үлемгә китергән?
Адәмнең Аллаһы канунына аңлы рәвештә буйсынмавы я аны бозуы — гөнаһ булган (1 Яхъя 3:4). Ә гөнаһ өчен, Аллаһы Адәмгә әйткәнчә, җәза — үлем. Адәм һәм аның киләчәк токымнары Аллаһының боерыгына буйсынып яшәгән булса, аларның гөнаһлары булмас иде, һәм алар беркайчан да үлем татымас иде. Аллаһы кешеләрне үләр өчен түгел, ә яшәр, хәтта мәңге яшәр, өчен барлыкка китергән.
Чыннан да, Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «үлем барлык кешеләргә күчкән». Ләкин, кеше үлгәч, аның ниндидер өлеше яшәвен дәвам итәме? Күпләр әйе, җан дип аталган өлешебез үлемсез, дияр. Әмма бу Аллаһы Адәмгә ялганлаган дип әйтүгә тиң булыр иде. Ни өчен? Чөнки кешенең ниндидер өлеше, ул үлгәч, рухи дөньяда яшәвен дәвам итә икән, үлем, Аллаһы әйткәнчә, гөнаһ өчен җәза булмас иде. Инҗилдә: «Аллаһы һич тә ялганлый алмый»,— диелә (Еврейләргә 6:18). Чынлыкта исә Шайтан ялганлаган, ул Хаувага: «Юк, үлмисез»,— дигән (Яратылыш 3:4).
Бу мондый сорау тудыра: үлемсез җан турындагы тәгълимат ялганга нигезләнгән икән, кеше үлгәч, нәрсә була соң?
ИЗГЕ ЯЗМАЛАР АЧЫКЛЫК КЕРТӘ
Тәүратта язылган барлыкка китерү турындагы хәбәрдә болай диелә: «Шуннан соң Йәһвә Аллаһы җир туфрагыннан кешене яратты һәм аның борын тишекләренә яшәү сулышы өрде, һәм кеше тере җан булып китте». «Тере җан» сүзтезмәсе не́феш дигән еврей сүзенең тәрҗемәсе. Сүзгә-сүз ул «сулыш алучы зат» дигәнне аңлата (Яратылыш 2:7, искәрмә).
Димәк, Изге Язмалар буенча, кешеләр, барлыкка китерелгәч, үлемсез җанга ия булмаган, ә үзләре «тере җан» булып киткән. Шуңа күрә сез Изге Язмаларда «үлемсез җан» дигән сүзтезмәне, эзләсәгез дә, тапмассыз.
Изге Язмаларда кешеләр үлемсез җанга ия дип әйтелми икән, ни өчен соң шулкадәр күп диннәр капма-каршыга өйрәтә? Җавапны без борынгы Мисырда табарбыз.
МӘҖҮСИ ТӘГЪЛИМАТ ЧӘЧӘК АТА
Б. э. к. V гасырда яшәгән грек тарихчысы Геродотның сүзләре буенча, «җанның үлемсез
булуы турындагы тәгълиматны беренче булып» мисырлылар яклый башлаган. Башка борынгы халык та — бабыллылар — җанның үлемсез икәненә ышанган. Александр Македонский б. э. к. 332 елда Урта Көнчыгышны яулап алганда, грек фәлсәфәчеләре бу тәгълиматны инде күпләргә билгеле иткән. Һәм ул тиздән бөтен Греция империясе буйлап таралган.Сез Изге Язмаларда «үлемсез җан» дигән сүзтезмәне тапмассыз
Б. э. беренче гасырында яһүдләрнең ике билгеле сектасы: ессейлар һәм фарисейлар, кеше үлгәч, җан исән кала дип өйрәткән. Бер энциклопедиядә болай диелә: «Яһүдләр үлемсез җан турындагы тәгълиматны грекларның карашлары һәм башлыча Платон фәлсәфәсе тәэсирендә үзләштергән» («Jewish Encyclopedia»). Шулай ук беренче гасырда яшәгән яһүди тарихчы Иосиф Флавий да бу тәгълимат Изге Язмалардан түгел, ә «Грек халкы ышануларыннан» алынган дип исәпләгән. Ул аларның ышануларын мифлар һәм риваятьләр җыентыгы дип атаган.
Грек культурасының йогынтысы тарала барган, шуңа күрә христианнар да бу мәҗүси тәгълиматны үзләштергән. Джона Лендеринг исемле тарихчының сүзләре буенча, «Платон җаныбыз кайчандыр яхшырак урында булган, ә хәзер гөнаһлы дөньяда яши дип фараз иткән. Бу Платонның фәлсәфәсе белән христиан диненең берләшүен җиңеләйткән». Шулай итеп, үлемсез җан турындагы мәҗүси тәгълимат христиан чиркәвенә кереп, аның ышануларының төп өлеше булып киткән.
«ХАКЫЙКАТЬ СЕЗНЕ ИРЕКЛЕ ИТӘР»
Беренче гасырда рәсүл Паул имандашларын болай дип кисәткән: «Аллаһыдан иңдерелгән сүз ачык әйтә: киләчәктә кайберәүләр юлдан яздыручы иңдерелгән сүзләргә һәм җеннәрнең тәгълиматларына колак салып, иманнан читкә китәчәк» (1 Тимутигә 4:1). Никадәр хак булып чыккан бу сүзләр! Үлемсез җан турындагы тәгълимат «җеннәрнең тәгълиматларының» берсе генә. Ул Изге Язмаларга нигезләнмәгән, ә борынгы мәҗүси диннәрдән һәм фәлсәфәләрдән башлангыч ала.
Гайсә әйткән: «Сез хакыйкатьне белерсез, һәм хакыйкать сезне ирекле итәр» (Яхъя 8:32). Дөньядагы күп кенә диннәр Аллаһыны хурлаучы тәгълиматларга һәм эшләргә өйрәтә, әмма Изге Язмалардагы хакыйкать турында төгәл белем алу, безне шул тәгълиматлар белән эшләрдән азат итә. Өстәвенә, Аллаһы Сүзендәге хакыйкать безне үлемгә кагылышлы йолалар һәм хорафатлар богауларыннан ирекле итә. ( «Үлгән кешеләр кайда?» дигән рамканы карагыз.)
Барлыкка Китерүчебезнең нияте буенча, кешеләр җирдә 70 я 80 ел яшәп, аннары күктә я рухи дөньяда мәңге яшәргә тиеш булмаган. Алар, аның тыңлаучан балалары буларак, монда, җирдә мәңге яшәргә тиеш булган. Бу бөек ниятендә Аллаһының кешелеккә карата яратуы чагыла, һәм аның нияте үзгәрмәгән (Малахи 3:6). Аллаһы тарафыннан рухландырылган мәдхия җырлаучы безне: «Тәкъвалар җирне мирас итеп алачак һәм анда мәңге яшәячәк»,— дип ышандыра (Зәбур 37:29).