Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
Җирдә кайчан да булса тынычлык булырмы?
Сез ничек җавап бирер идегез?
Әйе
Юк
Бәлки
Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
Гайсә Мәсихнең җитәкчелегендә «ай юк булганчыга кадәр [ягъни мәңге] бөтен җир йөзендә тынычлык хөкем сөрер» (Зәбур 72:7).
Изге Язмалардан тагын нәрсә белеп була?
Явызлар җирдән юк ителәчәк, ә яхшы кешеләр «чиксез тынычлыктан зур рәхәтлек табачак» (Зәбур 37:10, 11).
Аллаһы җирдәге бөтен сугышларны туктатачак (Зәбур 46:8, 9).
Чын җан тынычлыгына хәзер ия булу мөмкинме?
Кайберәүләр... дөнья газаплар һәм гаделсезлек белән тулганга, чын җан тынычлыгы була алмый дип саный. Сез ничек уйлыйсыз?
Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
Хәтта хәзер дә Аллаһыга якын булган кешеләр «һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгына» ия була ала (Филипиялеләргә 4:6, 7).
Изге Язмалардан тагын нәрсә белеп була?
Аллаһы газапларны һәм гаделсезлекне юк итәргә вәгъдә итә һәм «һәммә нәрсәне яңарта» (Ачылыш 21:4, 5).
«Рухи нәрсәләргә» сусавыбызны басып, без җан тынычлыгына ия була алабыз (Маттай 5:3).