ТЫШЛЫКТАГЫ ТЕМА | ФӘРЕШТӘЛӘР. АЛАР БАРМЫ? МОНЫ БЕЛҮ МӨҺИММЕ?
Явыз фәрештәләр бармы?
Әйе, явыз фәрештәләр бар. Алар кайдан килеп чыккан? Исегездәдер, Аллаһы фәрештәләрне ихтыяр иреге белән барлыкка китергән. Беренче ир һәм хатын, Адәм белән Хаува, барлыкка китерелгәч, күп тә үтмәстән камил бер рухи зат үзенең сайлау иреген дөрес кулланмаган. Ул Адәм белән Хауваны җирдә Аллаһыга каршы фетнә күтәрергә котырткан һәм уңышлы булган (Яратылыш 3:1—7; Ачылыш 12:9). Изге Язмаларда бу рухи затның, фетнә күтәргәнче, исеме нинди булганы һәм күктә нинди дәрәҗә алганы төгәл әйтелми. Ләкин фетнә күтәргәннән соң Изге Язмалар аны урынлы итеп Шайтан һәм Иблис дип атый. Шайтан — «Дошман», Иблис «Яла ягучы» дигәнне аңлата (Маттай 4:8—11).
Кызганычка каршы, Аллаһыга каршы фетнә шуның белән тәмамланмаган. Нух көннәрендә саны билгеле булмаган фәрештәләр Аллаһының күктәге гаиләсендә үзләренә «тиешле торакларын ташлап киткән». Алар, бозык һәм әхлаксыз тормыш алып барыр өчен, җиргә төшеп, үзләренә кеше тәне алган. Шулай итеп алар үзләренә башта бирелгән йөкләмәдән тайпылган (Яһүд 6; Яратылыш 6:1—4; 1 Петер 3:19, 20).
Шул явыз фәрештәләр белән нәрсә булган? Аллаһы җиргә, аны чистартыр өчен, зур туфан китергәч, алар кеше тәннәрен калдырып, рухи затлар булып күккә кайткан. Әмма Аллаһы бу хур ителгән фәрештәләрне «үзләренә башта бирелгән урыннарына» кайтырга рөхсәт итмәгән. Ул аларны Тартар дип аталган «дөм [рухи] караңгылыкка» ташлап, кимсетелгән хәлгә китергән (Яһүд 6; 2 Петер 2:4). Бу явыз фәрештәләр «җеннәр башлыгы» Шайтан Иблиснең хакимлегенә буйсына башлаган; ул «яктылык фәрештәсе булып кылана» (Маттай 12:24; 2 Көринтлеләргә 11:14).
Изге Язмалар Аллаһының Мәсих җитәкчелегендәге Патшалыгы, күктәге хөкүмәт, 1914 елда урнаштырылган булган дип өйрәтә. Шул мөһим вакыйгадан соң Шайтан һәм аның җеннәре күктән җир чикләренә ыргытылган булган. Җир шарында киң таралган явызлык һәм коточкыч әхлаксызлык аларның үч алучан һәм җимергеч тәэсиренә дәлил булып тора (Ачылыш 12:9—12).
Әмма арта барган әхлаксызлык һәм шаккатырлык җәбер-золым аларның коточкыч хакимлегенең ахыры якын икәнен дә раслый. Тиздән бу залим рухи затларның тәэсире юкка чыгарылачак. Аллаһы Патшалыгы җирдәге оҗмахта 1 000 ел идарә иткәннән соң, бу явыз рухларның кешеләрне сынарга кыска гына вакытка соңгы мөмкинлеге булачак. Аннары алар мәңгегә юк ителәчәк (Маттай 25:41; Ачылыш 20:1—3, 7—10).