Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез Йәһвәне, Нух, Даниял һәм Әюп кебек, яхшы беләсезме?

Сез Йәһвәне, Нух, Даниял һәм Әюп кебек, яхшы беләсезме?

«Яманнар гаделлекне аңлый алмас, ә Йәһвәне эзләүчеләр бар нәрсәгә төшенә» (ГЫЙБ. СҮЗ. 28:5).

ҖЫРЛАР: 126, 150

1—3. а) Безгә Аллаһыга тугры булып калырга нәрсә ярдәм итәчәк? ә) Без бу мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?

СОҢГЫ көннәр үз ахырына якынлаша барган саен, явыз кешеләр, «чүп үләне кебек», күбәйгәннән-күбәя бара (Зәб. 92:7). Күпләрнең Аллаһы нормаларын кире кагулары безне инде гаҗәпләндерми дә. Безгә «яманлыкта сабый булырга», ә аңлау сәләтендә «җитлеккән кеше» булып калырга нәрсә булышыр? (1 Көр. 14:20)

2 Бу мәкаләнең төп шигыре бу сорауга җавап бирә. Анда болай диелә: «Йәһвәне эзләүчеләр бар нәрсәгә төшенә», ягъни Йәһвә хуплавын алыр өчен нәрсә эшләргә икәнен яхшы аңлый (Гыйб. сүз. 28:5). Гыйбрәтле сүзләр 2:7, 9 да да охшаш фикер бар: «[Йәһвә] зирәклекне намуслылар өчен саклый». Нәтиҗәдә, алар «тәкъвалыкның, гаделлекнең һәм намуслылыкның нәрсә икәнен аңларга, игелек юлының асылына төшенергә» сәләтле.

3 Нух, Даниял һәм Әюп андый зирәклеккә ия булган (Йәз. 14:14). Аллаһының бүгенге хезмәтчеләре турында да шуны ук әйтеп була. Ә шәхсән сез Йәһвәне сөендергән «бар нәрсәгә төшенәсезме»? Йәһвәдән килүче зирәклеккә ия булыр өчен, Йәһвә турында төгәл белем алырга кирәк. Моны истә тотып, әйдәгез, 1) Нух, Даниял һәм Әюпнең Аллаһы турында кайдан белгәннәрен, 2) бу белемнең аларга нинди файда китергәнен һәм 3) аларныкыдай иманны ничек үстерә алганыбызны карап чыгыйк.

НУХ ЯВЫЗ ДӨНЬЯДА АЛЛАҺЫ БЕЛӘН ЙӨРГӘН

4. Нух Аллаһы турында кайдан белгән һәм төгәл белем аңа ничек булышкан?

4 Нух Йәһвә турында кайдан белгән? Борынгы вакытта кешеләр мондый өч ысул ярдәмендә Аллаһы турында белем алган: алар табигатьне күзәткән, Аллаһыдан куркып яшәүче башка кешеләр белән аралашкан һәм Аллаһының принциплары буенча яшәүдән килгән файданы күргән (Ишаг. 48:18). Табигатьне күзәтеп, Нух Аллаһы барлыгына дәлилләр тапкан һәм, иң мөһиме, аның сыйфатларын күргән — мәсәлән, «мәңгелек кодрәтен һәм илаһилыгын» (Рим. 1:20). Нәтиҗәдә, Нух Аллаһының барлыгын танып кына калмаган, ә нык иман үстергән.

5. Нух Аллаһының кешелеккә карата нияте турында кемнән белгән?

5 Иман «ишеткән сүздән килә» (Рим. 10:17). Ә Нух Йәһвә турында кайдан ишеткән? Күрәсең, үзенең кайбер туганнарыннан, мәсәлән әтисе Ләмәктән. (Мәкалә башындагы рәсемне кара.) Тәкъва Ләмәкнең тормышы Адәм тормышы белән кисешкән. Нух шулай ук бабасы Мәтушәлихтән Йәһвә турында ишетә алган. Нухның бабасының бабасы Ярид тә аңа Аллаһы турында сөйләгәндер (ул Нухка 366 яшь булганда үлгән) * (Лүк 3:36, 37). Мөгаен, шул ир-атлардан һәм, бәлки, аларның хатыннарыннан Нух кешелекнең тарихы һәм Аллаһының нияте турында белгән. Алар аңа Аллаһының кешеләргә, үрчеп, җирне тутырырга кушканы турында һәм Гадән бакчасындагы фетнә турында да сөйләгәндер; ә ул бит бу фетнәнең нәтиҗәләрен үз күзләре белән күргән (Ярат. 1:28; 3:16—19, 24). Бу белемнәр Нух йөрәгенә үтеп кергән, һәм ул Аллаһыга хезмәт итәргә булган (Ярат. 6:9).

6, 7. Нухның иманын нинди өмет ныгыткан?

6 Өмет иманны ныгыта. Нух исеме, күрәсең, «ял; юаныч» дигән мәгънә йөртә. Аның исеме кешелекнең өмете барлыгын күрсәткән, һәм бу Нухның иманын бик ныгыткандыр (Ярат. 5:29, иск.). Аллаһы тарафыннан рухландырылып, Ләмәк болай дип пәйгамбәрлек иткән: «Бу бала [Нух] Йәһвә ләгънәт иткән җирне эшкәрткәндә башкарган эшебездә һәм интектергеч авыр хезмәтебездә юаныч булыр». Нух Аллаһыга өмет баглаган. Һабил һәм Идрис кебек, ул да «орлыкның», килеп, еланның башын ярачагына ышанган (Ярат. 3:15).

7 Нух Яратылыш 3:15 тәге пәйгамбәрлекне аңлап бетермәсә дә, бу пәйгамбәрлек аның өчен өмет чыганагы булган. Моннан тыш, Идрис тә Аллаһының явызлыкны юк итәчәге турында әйткән булган (Яһүд 14, 15). Аның хәбәре Нухның иманын ныгыткандыр. Идрис әйткән пәйгамбәрлек тулы мәгънәдә Армагеддонда чынга ашачак.

8. Аллаһы турында алган белеме Нухны ничек яклаган?

8 Аллаһы турында төгәл белемгә ия булу Нухка нинди файда китергән? Төгәл белемгә ия булганга, Нухның нык иманы һәм Аллаһыдан килүче зирәклеге булган, ә бу аны зыяннан, аеруча рухи зыяннан, яклаган. Мәсәлән, «Аллаһы юлында йөреп», Нух тәкъвасыз кешеләр белән йөрмәгән, ягъни аралашмаган. Бәлки, кеше тәнен алган фәрештәләр кешеләрне үзләренең табигатьтән өстен сәләтләре белән гаҗәпләндергән. Кешеләр, мөгаен, аларга хәтта табына башлаган (Ярат. 6:1—4, 9). Нухны исә җеннәр алдый алмаган. Ул Аллаһының фәрештәләргә түгел, ә кешеләргә балаларны тудырырга һәм җирне тутырырга кушканын белгән (Ярат. 1:27, 28). Шуңа күрә ул хатын-кызларның бу җеннәр белән җенси мөнәсәбәтләргә керүләре табигый булмаганын аңлаган. Ә бу хатын-кызларның әзмәвер балалар туа башлагач, Нух моңа тагы да ныграк инангандыр. Аллаһы Нухка Туфан киләчәге турында хәбәр иткәч, Нух моңа ышанган һәм көймә төзи башлаган. Шулай итеп ул үз гаиләсен коткарган (Евр. 11:7).

9, 10. Безгә Нухныкы кебек иман үстерергә нәрсә ярдәм итәр?

9 Безгә Нухныкы кебек нык иман үстерергә нәрсә ярдәм итәр? Моның өчен безгә Аллаһы Сүзен тырышып өйрәнергә, белгәннәребезне йөрәк аша үткәрергә һәм үзгәрергә кирәк (1 Пет. 1:13—15). Ул чакта иманыбыз һәм Аллаһы зирәклеге безне Шайтанның мәкерле хәйләләреннән һәм дөнья рухыннан яклар (2 Көр. 2:11). Бу дөньяда күп кенә кеше җәбер-золым белән әхлаксызлыкны ярата һәм тән теләкләре буенча яши (1 Яхъя 2:15, 16). Алар бу дөньяның ахыры якын икәненә бер дә игътибар бирми. Иманыбыз нык булмаса, аларның фикер йөртүләре безгә дә тәэсир итәр. Гайсә, соңгы көннәрне Нух заманы белән чагыштырганда, җәбер-золым белән әхлаксызлыкның киң таралачагы турында түгел, ә кешеләрнең рухи нәрсәләргә ваемсыз булулары турында әйткән. (Маттай 24:36—39 укы.)

10 Үзебезгә мондый сораулар биреп була: «Мин Йәһвәне яхшы беләмме? Тормыш рәвешем моны күрсәтәме? Иманым минем Аллаһы нормалары буенча яшәргә генә түгел, ә шулай ук алар турында башкаларга да сөйләргә дәртләндерәме?» Бу сораулар сезгә Аллаһы белән, Нух йөргән кебек, йөрисезме икәнен күрергә булышыр.

ДАНИЯЛ МӘҖҮСИ ШӘҺӘРДӘ АЛЛАҺЫ ЗИРӘКЛЕГЕН ЧАГЫЛДЫРА

11. а) Даниялның тәрбиясе турында нәрсә әйтеп була? ә) Даниялның нинди сыйфатлары сезгә аеруча ошый?

11 Даниял Йәһвә турында кайдан белгән? Даниялны Аллаһыны һәм аның Сүзен яратырга, күрәсең, әти-әнисе өйрәткән. Даниял бу яратуны гомер буе саклаган. Олы яшькә җитеп тә, ул Изге Язмаларны тикшергән (Дан. 9:1, 2). Даниял 9:3—19 да Даниялның эчкерсез, кайнар догасы язылган. Бу догадан күренгәнчә, Даниял Аллаһыны һәм шулай ук аның исраиллеләр белән ничек мөгамәлә иткәнен белгән. Бу доганы укып чыгыгыз һәм уйланыгыз: ул сезгә Даниял турында нәрсә ачыклый?

12—14. а) Даниялның Аллаһы зирәклегенә ия булганы нәрсәдән күренгән? ә) Даниял тугрылыгы һәм кыюлыгы өчен ничек фатихаланган булган?

12 Аллаһы турында төгәл белемгә ия булу Даниялга нинди файда китергән? Тугры яһүдләргә мәҗүси Бабылда яшәү җиңел булмаган. Йәһвә аларга болай дигән: «Мин сезне сөргенгә җибәргән шәһәрдә тынычлыкка омтылыгыз» (Ирм. 29:7). Әмма шул ук вакыт ул алардан үзенә генә тугры булуларын таләп иткән (Чыг. 34:14). Даниял бу ике таләпне дә ничек үтәгән? Аллаһыдан килүче зирәклек ярдәмендә Даниял иң беренче чиратта Аллаһыга, ә аннан соң гына дәүләт эшлеклеләренә буйсынырга кирәклеген аңлаган. Гасырлар үткәч, Гайсә шул ук принципка өйрәткән (Лүк 20:25).

13 Даниял белән булган бер очракка игътибар итик. Дарий патша 30 көн дәвамында дога кылуны тыйган. Кешеләр аңа гына үтенечләр белән мөрәҗәгать итә алган. (Даниял 6:7—10 укы.) Даниял бу очракта нәрсә эшләгән? Ул болай дип уйлый алган: «Утыз көн күп түгел ич!» Әмма Даниял алай уйламаган — ул Аллаһы канунын патша боерыгыннан өстен куйган. Әлбәттә, Даниял яшерен дога кыла алган. Әмма ул чакта кешеләр Даниял үз Аллаһысына инде хезмәт итми дип уйлый башлар иде, чөнки бар кешеләр аның һәр көн дога кылганын белгән. Шуңа күрә Даниял, бу куркыныч булса да, дога кылу гадәтен калдырмаган.

14 Йәһвә Даниялны тугрылыгы һәм кыюлыгы өчен фатихалаган. Ул аны арысланнар авызыннан могҗизалы рәвештә коткарган. Нәтиҗәдә, бөтен Мидо-Фарсы империясендә халык Йәһвә турында ишеткән! (Дан. 6:25—27)

15. Безгә Даниялныкы кебек нык иман үстерергә нәрсә ярдәм итәр?

15 Безгә Даниялныкы кебек нык иман үстерергә нәрсә ярдәм итәр? Нык иманга ия булыр өчен, Изге Язмаларны уку гына җитми — укыганнарның «мәгънәсенә төшенү» дә мөһим (Мат. 13:23). Без Йәһвә кебек фикер йөртергә телибез. Моның өчен безгә Изге Язмалардагы принципларны яхшы аңларга кирәк. Укыганнар турында уйлану бик тә зарур. Шулай ук регуляр рәвештә эчкерсез дога кылу үтә мөһим — аеруча сынаулар һәм авырлыклар кичергәндә. Бер дә шикләнмичә, Йәһвәдән зирәклек һәм көч сорасак, ул безгә моны юмартлык белән бирер (Ягък. 1:5).

ӘЮП АЛЛАҺЫ ПРИНЦИПЛАРЫН КУЛЛАНГАН

16, 17. Әюп Аллаһы турында төгәл белемне, күрәсең, кайдан алган?

16 Әюп Йәһвә турында кайдан белгән? Әюп исраилле булмаган. Әмма Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб Әюпнең чыбык очы туганнары булган, ә Йәһвә аларга үзе һәм үз нияте турында күп нәрсә ачкан. Әюпнең Аллаһы турында белемне кайдан алганы төгәл билгеле түгел, әмма аның бу белемнәрне кадерләгәнен без төгәл беләбез (Әюп 23:12). Ул болай дигән: «Колакларым синең турында ишеткән иде» (Әюп 42:5). Әюп Йәһвә турында дөресен сөйләгән, һәм Йәһвә моңа игътибар иткән (Әюп 42:7, 8).

Аллаһының матур сыйфатларын барлыкка китерелгән нәрсәләрендә күреп, безнең иманыбыз ныгый (17 нче абзацны кара.)

17 Әюп Йәһвәнең күп кенә сыйфатларын барлыкка китерелгән нәрсәләр аша танып белгән (Әюп 12:7—9, 13). Өстәвенә, Илуй һәм аннан соң Йәһвә, Әюпнең игътибарын табигатькә юнәлтеп, кешенең, Аллаһы белән чагыштырганда, бик әһәмиятсез булуын күрсәткән (Әюп 37:14; 38:1—4). Йәһвәнең сүзләре Әюп йөрәгенә үтеп кергән, һәм ул басынкылык белән Аллаһыга болай дигән: «Хәзер мин синең бар нәрсәне эшли алганыңны, һәр ниятеңне үти алганыңны беләм. Шуңа күрә... тузан һәм көлгә утырып тәүбә итәм» (Әюп 42:2, 6).

18, 19. Әюпнең Йәһвәне яхшы белгәне нәрсәдән күренә?

18 Аллаһы турында төгәл белемгә ия булу Әюпкә нинди файда китергән? Әюпнең Аллаһы принципларын никадәр яхшы аңлаганы таң калдыра. Ул Йәһвәне чыннан да белгән, һәм бу аның тормышыннан күренгән. Мәсәлән, Әюп, кешеләрне яратмыйча, Аллаһыны яратып булмый икәнен аңлаган (Әюп 6:14). Ул үзен башкалардан өстен куймаган, ә, аларның бай булу-булмауларына карамыйча, аларга мәхәббәт күрсәткән. «Мине ана карынында Барлыкка Китерүче аларны да яраткан түгелме?» — дип таныган ул (Әюп 31:13—22). Әйе, Әюп байлык һәм атаклы булу аркасында горурланып китмәгән. Бүгенге күп кенә бай һәм атаклы кешеләрдән ул бик аерылып торган!

19 Әюп потка табынуның бар формаларын кире каккан — потларга хезмәт итү хәтта аның уенда да булмаган. Әюп шуны яхшы аңлаган: ялган табыну, шул исәптән байлыкка хезмәт итү дә, «Аллаһыны кире кагуга» тиң. (Әюп 31:24—28 укы.) Өстәвенә, Әюп никах төзелешен кадерләгән, ул аны изге дип санаган. Ул хәтта, кияүгә чыкмаган кызларга карамас өчен, күзләре белән «килешү төзегән» (Әюп 31:1). Ул вакытта Йәһвә үзенең кайбер хезмәтчеләренең берничә хатын алуларына юл куйган. Димәк, Әюп тә үзенә икенче хатын ала алган *. Әмма ул, мөгаен, Аллаһының Адәмгә бер хатын гына биргәнен белгән һәм үзе дә, күрәсең, бер хатын гына алган (Ярат. 2:18, 24). Якынча 1 600 елдан соң Гайсә Мәсих кешеләрне шул ук тәкъва принципка өйрәткән (Мат. 5:28; 19:4, 5).

20. Йәһвәне һәм аның нормаларын төгәл белү безгә күңел ачулар белән дуслар сайлауда ничек булышыр?

20 Безгә Әюпнеке кебек нык иман үстерергә нәрсә ярдәм итәр? Тагын бер тапкыр төп фикерне ассызыклыйк: нык иманга ия булыр өчен, безгә Йәһвә турында төгәл белем алырга һәм белгәннәребезне көндәлек тормышта кулланырга кирәк. Мәсәлән, Изге Язмаларда Йәһвә турында болай дип язылган: «Җәбер-золым яратучы һәркемне ул нәфрәт итә». Шулай ук Аллаһы Сүзе безне «ялганчы кешеләр» белән аралашудан кисәтә. (Зәбур 11:5; 26:4 укы.) Бу сезгә Аллаһының фикер йөртүе турында нәрсәне ачыклый? Приоритетлар кую, интернет куллану, күңел ачу белән дуслар сайлау турында әйткәндә, бу сүзләр сезне нәрсәгә дәртләндерә? Бу сораулар ярдәмендә сез Йәһвәне никадәр яхшы белгәнегезне тикшерә аласыз. Бу явыз дөньяда саф булып калыр өчен, безгә «үз төшенүчәнлегебезне» өйрәтергә кирәк. Безгә, яхшылык белән яманлыкны аерудан тыш, акыллы нәрсәләрне акылсыз нәрсәләрдән дә аера белергә кирәк (Евр. 5:14; Эфес. 5:15).

21. Безгә, Йәһвә күңелен табар өчен, «бар нәрсәгә төшенергә» нәрсә булышыр?

21 Нух, Даниял һәм Әюп Йәһвәне бөтен йөрәкләре белән эзләгәнгә, ул аларга үзен табарга рөхсәт иткән һәм «бар нәрсәгә төшенергә» булышкан. Нәтиҗәдә, аларның тормышлары чыннан да уңышлы булган, һәм хәзер бу ир-атлар безнең өчен тәкъва булуда үрнәк булып тора (Зәб. 1:1—3). Сез Йәһвәне, Нух, Даниял һәм Әюп кебек, яхшы беләсезме? Чынлыкта, без бүген Йәһвә турында, шул тугры кешеләр белән чагыштырганда, хәтта күбрәк беләбез! (Гыйб. сүз. 4:18) Шуңа күрә Аллаһы Сүзен тирән «казыгыз», укыганнарыгыз турында уйланыгыз, изге рух сорап дога кылыгыз. Шул чакта сез күктәге Атагызга тагы да якынрак булырсыз һәм бу явыз дөньяда чын зирәклек һәм аңлау белән эш итәрсез (Гыйб. сүз. 2:4—7).

^ 5 абз. Нух атасының бабасы, Идрис, «Аллаһы юлыннан тайпылмый йөргән». Әмма Нух һәм Идрис бер-берсе белән очрашмаган, чөнки, Нух туганчы, Аллаһы Идрисне алган булган. Бу вакыйгадан соң 69 ел үткәч кенә, Нух туган (Ярат. 5:23, 24).

^ 19 абз. Нух турында да шуны ук әйтеп була. Гадәндәге фетнәдән соң кешеләр үзләренә күп хатыннар ала башласа да, Нухның бер генә хатыны булган (Ярат. 4:19).