Борынгы чүлмәктә язылган Изге Язмалардагы исем
2012 елны археологик казынулар вакытында табылган 3 000 еллык чүлмәкнең ватыклары тикшерүчеләрдә кызыксыну уяткан. Бу табыш нәрсәсе белән үзенчәлекле булган соң? Тикшерүчеләрне чүлмәк ватыклары түгел, ә аларда язылганнар кызыксындырган.
Шул ватыкларны бергә тоташтыргач, археологлар борынгы кәнганлыларның язуын укый алган. Анда: «Бин Беда [улы] Ишбагал»,— дип язылган. Археологларның бу исемне борынгы язулардан табулары беренче тапкыр булган.
Изге Язмаларда да Ишбагал дигән исем очрый. Ул Шаул патша улларының берсе булган (1 Елъ. 8:33; 9:39). Казу эшләрендә катнашкан профессор Йосеф Гарфинкель болай ди: «Ишбагал дигән исемнең Изге Язмаларда очравы игътибарга лаек. Ул Давыт патша идарәсе чорына гына карый. Әмма бу шулай ук археологик табылдыклардан да ачык күренә». Кайберәүләр бу исем нәкъ менә шул вакытларда кулланылган дип исәпли. Һәм чираттагы тапкыр археологик дәлилләр Изге Язмаларның ышанычлы булуын исбатлый.
Изге Язмаларның башка җирләрендә Ишбагал дигән исем Ишбәшит дип бирелгән. Бу исемнең «багал» дигән сүз кисәге «бәшит» дигән сүз кисәгенә алмаштырылган (2 Иш. 2:10). Ни өчен? Тикшерүчеләр болай дип аңлата: «Икенче Ишмуил китабында Ишбагал дигән исемнең кулланылмавы, күрәсең, бу исемнең [исраиллеләргә] кәнганлыларның яңгыр-давыл илаһы Багалны хәтерләткәне белән бәйле. Ләкин Елъязма китабында... [бу] исем сакланып калган».