«Аллаһыбызның сүзе мәңге тора»
«Яшел чирәм корый, чәчәк кибә, ә Аллаһыбызның сүзе мәңге тора» (ИШАГ. 40:8).
1, 2. а) Изге Язмалар булмаса, тормышыгыз нинди булыр иде? ә) Нинди очракта Изге Язмалар безгә күбрәк файда китерәчәк?
КҮЗ АЛДЫГЫЗГА китерегез: сезнең Изге Язмаларыгыз юк. Тормышыгыз нинди булыр иде? Сезнең көндәлек тормышыгыз өчен ышанычлы киңәшләр булмас иде, сез Аллаһы, тормыш һәм киләчәк турындагы сорауларыгызга канәгатьләндерерлек җаваплар таба алмас идегез. Шулай ук сез Йәһвәнең тарих дәвамында кешеләр белән ничек мөгамәлә иткәнен дә белмәс идегез.
2 Бәхеткә каршы, безнең Изге Язмаларыбыз бар — Йәһвә безгә үз Сүзен биргән! Шулай ук ул үз Сүзен мәңгегә сакларга вәгъдә иткән. Моның турында рәсүл Петер язган булган. Ул үз хатында Ишагыя 40:8 дәге сүзләрне китергән. Бу шигырьдә сүз Изге Язмалар китабы турында түгел, ә андагы хәбәр турында бара. (1 Петер 1:24, 25 укы.) Әлбәттә, Изге Язмаларны яхшы белгән телдә укысак, ул безгә күбрәк файда китерәчәк. Аллаһы Сүзен яраткан кешеләр моны бик яхшы аңлаган. Гасырлар дәвамында күп кенә эчкерсез кешеләр Изге Язмаларны тәрҗемә иткән һәм тараткан. Каршылыкларга очрасалар да, алар бу эшне бирешмичә дәвам иткән. Аллаһы «һәртөрле кешенең котылуын һәм хакыйкать турында төгәл белем алуын тели», шуңа күрә Аллаһы Сүзен тараткан кешеләр аның ихтыярын үтәгән дип әйтеп була (1 Тим. 2:3, 4).
3. Бу мәкаләдә нинди тема каралыр? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)
3 Бу мәкаләдә Аллаһы Сүзенең, 1) телләр үзгәрсә дә, 2) халыкара телне алмаштырган сәяси үзгәрешләр булса да һәм 3) дошманнар Изге Язмаларны тәрҗемә итү эшенә каршы чыккан булса да, юкка чыкмаганы турында сүз барачак. Бу теманы карап чыгу бик файдалы булыр, чөнки бу безгә Аллаһы Сүзен күбрәк кадерләргә ярдәм итәр һәм Изге Язмалар Авторына — Йәһвә Аллаһыга яратуыбызны тирәнәйтер (Мик. 4:2; Рим. 15:4).
ТЕЛЛӘР ҮЗГӘРӘ
4. а) Вакыт узу белән, телләр белән нәрсә була? ә) Аллаһының кешеләрне аермаганы нәрсәдән күренә? Бу сездә нинди хисләр уята?
4 Вакыт узу белән, телләр үзгәрә бара — сүзләр я сүзтезмәләр гел башка мәгънә йөртә башлый. Бәлки, сез үзегез сөйләшкән телнең ничек үзгәргәне турында уйлап куйгансыздыр. Изге Язмалар язылган борынгы телләр дә үзгәргән. Бүгенге еврей һәм грек телләре Изге Язмалар язылган чорда кулланылган еврей һәм грек телләреннән бик нык аерылып тора, шуңа күрә бүген күпләр Изге Язмалар тәрҗемәсенә мохтаҗ (моны хәтта бүгенге еврей һәм грек телләрен белгән кешеләр турында да әйтеп була). Кемдер, Изге Язмаларның төп нөсхәләрен укыр өчен, борынгы еврей һәм грек телләрен өйрәнергә кирәк дип саный. Шулай да бу әллә ни зур файда китермәскә дә мөмкин. Бәхеткә, Изге Язмалар тулысынча я өлешчә 3 000 нән артык телгә тәрҗемә ителгән. Әйе, Йәһвә «һәр милләткә, кабиләгә, телгә» үз Сүзеннән файда алырга мөмкинлек бирә. (Ачылыш 14:6 укы.) Чыннан да, Йәһвә кешеләрне аермый һәм барыбызны да ярата. Әллә бу сезне аңа җәлеп итмиме? (Рәс. 10:34)
5. «Яков патша тәрҗемәсе»нең уңай үзенчәлекләре нинди?
5 Телләрнең үзгәрә баруы Изге Язмалар тәрҗемәләренә дә тәэсир иткән. Берәр тәрҗемә башта яхшы аңлашылган булса да, соңрак аны аңлау авыр булып китәргә мөмкин. Инглиз телендәге бер тәрҗемәне мисал итеп алыйк. «Яков патша тәрҗемәсе» беренче тапкыр 1611 елда чыккан. Ул инглиз телендәге иң киң таралган тәрҗемә булып киткән һәм инглиз теленә зур йогынты ясаган *. Бу тәрҗемәнең Еврей Язмаларында берничә тапкыр Аллаһының исеме очраган. Башка урыннарда Йәһвә исеме зур хәрефләр белән язылган «РАББЫ» дигән титул белән алмаштырылган. Соңрак чыккан чыгарылышларда «РАББЫ» титулы Мәсихче Грек Язмаларында да очраган. Шулай итеп «Яков патша тәрҗемәсе»н әзерләгән тәрҗемәчеләр Аллаһы исеме Грек Язмаларында да очрый икәнен таныган.
6. Без ни өчен «Яңа дөнья тәрҗемәсе»н кадерлибез?
6 Шулай да, гасырлар үткәч, «Яков патша тәрҗемәсе»ндә кулланылган тел архаик тел булып киткән, ягъни кешеләр бу тәрҗемәдәге сүзләрне аңламый башлаган. Күптәнге Изге Язмалар тәрҗемәләре турында әйткәндә, башка телләрдә дә шул ук хәл. Шуңа күрә без заманча Зәб. 119:97). «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә Аллаһының исеме төп нөсхәдә очраган бар урыннарда тора.
тел белән язылган «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»н бик кадерлибез. Бу тәрҗемә тулысынча я өлешчә 150 дән артык телдә чыгарылган булган, димәк, җирдә яшәгән кешеләрнең күбесе аны үзләренең туган телләрендә укый ала. Бу тәрҗемәдә аңлаешлы тел кулланылганга, Аллаһы Сүзендәге хәбәр йөрәгебезгә үк үтеп керә (ХАЛЫКАРА ТЕЛНЕҢ ТӘЭСИРЕ
7, 8. а) Ни өчен б. э. к. III гасырда күп кенә яһүдләр Еврей Язмаларын аңламый башлаган? ә) Грек телендәге «Септуагинта» нәрсә ул?
7 Дөнья сәхнәсендәге сәяси үзгәрешләр нинди тел халыкара булып китәчәгенә тәэсир иткән. Халыкара тел алмашынганда да, Аллаһы, кешеләр аның Сүзен аңлый алсын өчен, ничек кайгырткан? Борынгы замандагы бер мисал бу сорауга җавап бирә. Изге Язмаларның беренче 39 китабын исраиллеләр язган. Нәкъ аларга «Аллаһының изге сүзләре ышанып тапшырылган булган» (Рим. 3:1, 2). Ләкин б. э. к. III гасырга күп кенә яһүдләр еврей телен инде аңламый башлаган. Ни өчен? Чөнки Александр Македонский, күп җирләрне яулап алып, Греция империясен булдырган (Дан. 8:5—7, 20, 21). Александр империясенең киңәя баруы белән, грек теле халыкара тел булып киткән, һәм, нәтиҗәдә, төрле җирләрдә яшәгән яһүдләр дә бу телдә аралаша башлаган. Шуңа күрә аларга Еврей Язмаларын аңлау авыр булган. Бу проблема ничек чишелгән?
8 Б. э. к. III гасырның уртасында еврей теленнән грек теленә Еврей Язмаларының беренче биш китабы тәрҗемә ителгән; калган китаплары б. э. к. II гасырда тәмамланган булган. Бу тәрҗемә «Септуагинта» дип билгеле булып киткән. «Септуагинта» Еврей Язмаларының беренче тәрҗемәсе дип санала.
9. а) «Септуагинта» һәм башка борынгы тәрҗемәләр Изге Язмаларны укыган кешеләргә ничек тәэсир иткән? ә) Еврей Язмаларының нинди өзекләре сезгә аеруча ошый?
9 «Септуагинта» грек телендә сөйләшкән еврейләргә һәм башка кешеләргә Еврей Язмаларын аңларга бик булышкан. Аларга туган телләре булып киткән грек телендә Аллаһы Сүзен уку я ишетү ничек рәхәт булгандыр! Соңрак Изге Язмаларның өлешләре башка киң таралган телләргә тәрҗемә ителгән, мәсәлән сурия, латин һәм готлар телләренә. Үзләре аңлаган телдә Изге Язмаларны укыган кешеләрнең яраткан шигырьләре я өзекләре булгандыр, һәм, бәлки, безнең дә яраткан шигырьләребез бардыр. (Зәбур 119:162—165 укы.) Әйе, халыкара тел үзгәрсә дә, Аллаһы Сүзе юкка чыкмаган.
ДОШМАННАР ТӘРҖЕМӘЧЕЛӘРГӘ КАРШЫ ТОРА
10. Ни өчен Уиклиф заманында күпчелек кеше Изге Язмаларны укый алмаган?
10 Күп еллар дәвамында зур хакимлеккә ия булган кешеләр Изге Язмаларны гади халыктан яшерергә тырышкан. Шулай да Аллаһыдан куркучы кешеләр аларның басымнарына бирешмәгән. Аларның берсе — XIV гасырда яшәгән Джон Уиклиф. Бу теолог һәрбер кешенең дә Изге Язмаларны уку мөмкинлеге булырга тиеш дип санаган. Әмма ул яшәгән чорда Англиядә кешеләр Изге Язмаларны укый алмаган. Ни өчен? Күпчелек кешенең бу китапны сатып алыр өчен акчалары булмаган, чөнки Изге Язмаларны кулдан күчереп язганнар һәм Гыйб. сүз. 2:1—5)
аны ясау кыйммәткә төшкән. Өстәвенә, кешеләрнең күбесе укый белмәгән. Әлбәттә, алар чиркәүдә Изге Язмалар укылуын ишетә алган, ләкин бернәрсә дә аңламаган. Ни өчен? Чөнки чиркәүдә рәсми тәрҗемәне — латин телендәге «Вульгата»ны укыганнар. Әмма Урта гасырларда гади кешеләр латин телендә инде сөйләшмәгән! Бу инде үле тел булган. Алайса, кешеләр Аллаһы Сүзендәге хәзинәләрне ничек белә алган? (11. Уиклиф Изге Язмалары кешеләргә ничек тәэсир иткән?
11 1382 елда Изге Язмаларның инглиз телендәге тәрҗемәсе чыккан. Соңрак аны Уиклиф Изге Язмалары дип атый башлаганнар. Уиклиф шәкертләре бу тәрҗемәне актив кулланган. Аллаһы Сүзен кешеләргә җиткерергә теләп, лоллардлар, ягъни күчеп йөрүче вәгазьчеләр, бөтен Англия буенча вәгазьләгән. Уиклифның шул шәкертләре бер авылдан икенчесенә җәяү йөреп, кешеләргә Уиклиф Изге Язмаларыннан өзекләр укыган һәм кулдан язылган Изге Язмаларның өлешләрен калдырган. Аларның тырышлыклары заяга булмаган — алар кешеләрдә Аллаһы Сүзенә кызыксыну уяткан.
12. Руханиларның Уиклиф һәм аның тарафдарларына мөнәсәбәте нинди булган?
12 Руханилар моңа ничек караган? Алар Уиклифны, аның тәрҗемәсен һәм шәкертләрен күралмаган. Чиркәү җитәкчеләре лоллардларны эзәрлекләгән. Алар шулай ук Уиклиф Изге Язмаларын, эзләп табып, юк итәргә тырышкан. Уиклиф үлгәч, аны еретик дип игълан иткәннәр. Әлбәттә, үлгән кешене җәзага тартып булмый. Әмма руханилар Уиклифны шулкадәр нәфрәт иткән ки, хәтта аның сөякләрен кабердән казып чыгарып яндырган һәм көлне Свифт елгасына сипкән. Шулай да гади халык Аллаһы Сүзен укырга һәм аңларга теләгән, һәм руханилар моңа инде комачаулый алмаган. Киләсе гасырларда да Европада һәм башка илләрдә кыю кешеләр Аллаһы Сүзен гади халык теленә тәрҗемә иткән һәм тараткан.
«СИНЕ ҮЗЕҢНЕҢ ФАЙДАҢА ӨЙРӘТҮЧЕ»
13. Без нәрсәгә инанган һәм бу иманыбызны ничек ныгыта?
13 Изге Язмалар Аллаһы тарафыннан Йош. 23:14)
рухландырылган, ләкин бу «Септуагинта», Уиклиф тәрҗемәсе, «Яков патша тәрҗемәсе» я башка берәр тәрҗемә Аллаһы тарафыннан рухландырылган дигәнне аңлатмый. Әмма бу һәм башка тәрҗемәләрнең тарихын тикшергәндә, без шуңа инанабыз: Йәһвә вәгъдә иткәнчә, аның Сүзе «мәңге тора». Бу Йәһвәнең башка вәгъдәләре дә үтәләчәгенә иманыгызны әллә ныгытмыймы? (14. Йәһвәнең үз Сүзен безгә бирүе Аңа карата яратуыбызны ничек тирәнәйтә?
14 Иманыбызны ныгытудан тыш, Йәһвәнең үз Сүзен ничек итеп яклаганын тикшерү Аңа карата яратуыбызны да ныгыта *. Уйланыйк: ни өчен Аллаһы безгә үз Сүзен биргән? Ни өчен ул аны саклап калырга вәгъдә иткән? Чөнки ул безне ярата һәм безне файдабызга өйрәтергә тели. (Ишагыя 48:17, 18 укы.) Без дә, үз чиратыбызда, Йәһвәне яратабыз һәм аның әмерләрен үтәргә телибез (1 Яхъя 4:19; 5:3).
15. Киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?
15 Әлбәттә, Аллаһы Сүзен кадерләгәнгә, без аннан тулы файда алырга тырышабыз. Изге Язмаларны уку безгә күбрәк файда китерсен өчен, нәрсә эшләп була? Хезмәттә Изге Язмаларны кулланырга безгә нәрсә булышыр? Ни өчен сәхнәдән өйрәтүчеләр Аллаһы Сүзенә нигезләнеп өйрәтергә тиеш? Бу сорауларга җавапны киләсе мәкаләдән эзләгез.
^ 5 абз. Бүгенге инглиз телендәге кайбер идиомалар «Яков патша тәрҗемәсе» ярдәмендә телгә кереп киткән.
^ 14 абз. «Үз күзләрегез белән күрегез!» дигән рамканы да карагыз.