ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ
Рухи карашлы кешеләр белән хезмәт иткәнемә мин бик шатмын
1930 еллар уртасында минем әти-әнием, Джеймз һәм Джесси Синклер, Бронкска — Нью-Йорк шәһәренең бер районына күчеп килгән. Анда алар Уилли Снеддон белән танышкан һәм шунда ук бер-берсенең гаиләләре һәм туганнары турында сораша башлаган. Ул да, әти-әнием кебек, Шотландиядән булган. Берничә елдан соң мин дөньяга килдем.
Әнием Уиллига үз әтисенең һәм абыйсының, Беренче бөтендөнья сугышы башланыр алдыннан, вафат булганнары турында сөйләгән. Алар Төньяк диңгезгә балык тотарга дип чыккан һәм минага эләгеп һәлак булган. Йәһвә Шаһите булган Уилли аңа болай дип әйткән: «Сезнең әтиегез тәмугъта!» Шушы шаккатыргыч сүзләрдән әниемнең хакыйкать белән танышуы башланган да.
Моны ишетеп, әнием күңелсезләнеп киткән, аның әтисе яхшы кеше булган бит. Шуннан соң Уилли болай дип өстәгән: «Әмма Гайсә дә тәмугъта булган!» Шулчак әнием чиркәүдә өйрәнгән бер доганы исенә төшергән. Бу догада, Гайсә тәмугъка төшкән һәм өченче көнне терелтелгән, дип әйтелгән булган. Әнием: «Әгәр тәмугъ — гөнаһлыларны утта газаплау урыны икән, ни өчен Гайсә анда эләккән соң?» — дип уйланып куйган. Шулай итеп әнием хакыйкать белән кызыксына башлаган. Ул Бронкстагы җыелыш очрашуларына йөри башлаган һәм 1940 елда суга чумдырылу үткән.
Ул вакытларда ата-аналарны үз балалары белән өйрәнергә әллә ни дәртләндермәгәннәр. Кечкенә чагымда, әнием җыелышларга киткәндә я ял көннәрендә вәгазьләгәндә, мине әтием карый иде. Берничә елдан соң без дә әтием белән җыелыш очрашуларына йөри башладык. Әнием бик ашкынучан вәгазьче булды һәм берничә кеше белән өйрәнү үткәрде. Бу кешеләр бер-берсеннән ерак яшәмәгәнгә, ул, аларны бергә җыеп, алар белән өйрәнде. Мин әнием белән каникуллар вакытында вәгазьләп йөрдем. Моның ярдәмендә мин Изге Язмалар турында күпне белдем һәм башкаларга вәгазьләргә өйрәндем.
Кызганычка каршы, балачакта мин хакыйкатьне әллә ни кадерләмәдем, аны гадәти нәрсә дип саный идем. Шулай да карашым үзгәрде, һәм 12 яшемдә мин Патшалык
вәгазьчесе булып киттем һәм шуннан бирле регуляр рәвештә вәгазьләдем. 16 яшемдә мин Йәһвәгә багышландым һәм 1954 елның 24 июлендә Канаданың Торонто шәһәрендә узган конгресста суга чумдырылу үттем.БӘЙТЕЛ ХЕЗМӘТЕ
Безнең җыелыштагы кайбер кардәшләр элек Бәйтелдә хезмәт иткән, ә кайберләре әле дә анда хезмәт итә иде. Алар миңа яхшы яктан тәэсир итте. Аларның нотык белән чыгыш ясаулары һәм Изге Язмаларны ничек итеп аңлатулары миңа бик ошый иде. Мәктәп укытучылары миңа университетка керергә киңәш итеп торды, әмма мин Бәйтелдә хезмәт итәргә теләдем. Шуңа күрә, Торонтода узган конгресста суга чумдырылгач, мин Бәйтел хезмәтенә гариза тутырдым. 1955 елда Нью-Йоркның «Янки» стадионында үткән конгресста мин кабат гариза бирдем. Һәм 17 яшемдә мине Бруклиндагы Бәйтелгә чакырдылар. Мин анда 1955 елның 19 сентябреннән башлап хезмәт итә башладым. Инде икенче көнне үк мине Адамс-стрит урамындагы 117 нче йортта урнашкан китап төпләү цехына җибәрделәр. Бу цехта китаплар чыгара иделәр. Моның өчен китапларның 32 биттән торган өлешләрен бер-берсе белән төпли иделәр. Мин махсус машинада нәкъ менә шул өлешләрне әзерли идем дә.
Китап төпләү цехында якынча бер ай эшләгәч, мине, язу машинкасында бастыра белгәнгә, журналларга язылу бүлегенә күчерделәр. Ул вакытта, «Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!» журналларын кешеләргә җибәрергә уңайлырак булсын өчен, махсус металл пластинкалар ясала иде. Аларда кешеләрнең адреслары бастырылды. Аннан соң без шул пластинкаларны мөһер итеп кулландык. Берничә айдан соң мин басмалар җибәрү бүлегендә эшли башладым. Бу бүлектә бер кардәш йөк машинасында журналлар тулы тартмаларны портка илтеп йөрде. Аннан соң бу тартмалар төрле илләргә
җибәрелде. Бүлек күзәтчесе, Клаус Дженсен, мине бу кардәшкә ярдәм итәргә сорады. Шулай ук мин почтага Кушма Штатлардагы җыелышларга җибәреләчәк журналларны илтә идем. Дженсен кардәш, физик эш сиңа файдага гына булачак, дип әйтә иде. Мин чыра кебек ябык идем — авырлыгым нибары 57 килограмм булды. Портка һәм почтага йөкләр ташып йөреп, мин физик яктан ныгыдым. Минем өчен нәрсә яхшырак икәнен Дженсен кардәш белә иде!Язылу бүлеге аерым кешеләргә генә түгел, ә җыелышларга да журналлар җибәргәнгә, мин Бруклинда журналларның нинди телләрдә бастырылганын һәм нинди илләргә җибәрелгәнен белдем. Күп кенә телләр турында минем хәтта ишеткәнем дә юк иде. Җир йөзенең төрле почмакларына дистәләгән мең журналларның җибәрелүе мине бик шатландыра иде. Киләчәктә мин шул урыннарның күбесендә булырмын дип хәтта күз алдына да китерә алмаган идем.
1961 елда мине казначылык бүлегенә күчерделәр. Грант Сьютер аның күзәтчесе иде. Бу бүлектә ике ел хезмәт иткәннән соң, мине үзенең кабинетына Нейтан Норр чакырып алды. Ул чакта Норр кардәш безнең бөтендөнья эшчәнлегебез белән җитәкчелек итә иде. Аның белән эшләгән бер абый-кардәш бер ай дәвамында Изге хезмәт мәктәбендә укырга чакырылган булган. Аннан соң аны хезмәт бүлегенә күчерергә планлаштырганнар. Норр кардәш миңа шул абый-кардәш урынында эшләргә тәкъдим итте. Бу бүлектә мин Дон Адамс белән хезмәттәшлек иттем. Шунысы кызык: 1955 елдагы конгресста минем Бәйтел хезмәтенә гаризамны нәкъ Дон кардәш кабул иткән иде. Мин шулай ук Роберт Уоллен һәм Чарлз Молохен белән хезмәттәшлек иттем. Без дүртебез бергә 50 елдан артык ел эшләдек. Рухи карашлы кешеләр белән хезмәт итә алуыма мин бик шатмын! (Зәб. 133:1)
1970 елдан башлап, мин ел саен (я кайвакыт ике елга бер мәртәбә) Күзәтү Манарасы Җәмгыятенең филиалларына берничә атналык килеп китүләр ясый башладым. Андый килеп китүләр зональ күзәтченең килеп китүе дип атала иде. Минем вазифаларыма төрле илләрдәге Бәйтелләргә килеп китү, миссионерларны һәм башка кардәшләрне дәртләндерү һәм филиалның документларын тикшерү керде. Төрле җирләрдә мин Гилад мәктәбенең беренче чыгарылышларын тәмамлаган кардәшләрне очрата идем. Аларның Йәһвәгә тугры булып калганнарын күрү миңа зур сөенеч китерде. Зональ күзәтче булып хезмәт иткән елларда мин 90 нан артык илдә булдым. Бу минем өчен бик зур хөрмәт!
ТУГРЫ ЯРДӘМЧЕМНЕ ТАБАМ
Бруклиндагы бәйтелчеләрне Нью-Йорктагы җыелышларга билгели иделәр. Мине Бронкстагы җыелышка билгеләделәр. Вакыт узу белән, бу җыелыш, үсеп, икегә бүленде. Мин йөргән җыелыш «Югары Бронкс» дип атала башлады.
1960 елның урталарында безнең җыелыш территориясенә бер латыш гаиләсе күченеп килде. Алар хакыйкать белән Бронксның көньяк районында танышкан булган. Олы кызлары Ливия, мәктәпне тәмамлагач ук, пионер хезмәтен башлаган. Берничә айдан соң Ливия Массачусетс штатына күчеп китте — анда вәгазьчеләргә ихтыяҗ күбрәк иде. Без бер-беребез белән җыелыштагы яңалыклар турында хат алыштык.
Берничә ел үткәч, Ливияне махсус пионер итеп билгеләделәр. Ул, үзенең бөтен көчен Йәһвәгә хезмәт итүгә бирергә теләп, Бәйтел хезмәтенә гариза язды. 1971 елда аны Бәйтелгә чакырдылар. Шунда мин, бу Йәһвәдән билге, дип уйлап куйдым. Һәм 1973 елның 27 октябрендә без өйләнештек. Туй нотыгын Норр кардәш сөйләде. Гыйбрәтле сүзләр 18:22 дә болай дип әйтелгән: «Яхшы хатын тапкан кеше игелек тапкан була һәм Йәһвәнең илтифатын казана». Без Ливия белән инде 40 елдан артык вакыт бергә Бәйтелдә хезмәт итәбез. Без әле дә Бронкстагы бер җыелышка ярдәм итеп торабыз.
МӘСИХНЕҢ КАРДӘШЛӘРЕ БЕЛӘН ИҢГӘ-ИҢ ХЕЗМӘТ ИТӘМ
Норр кардәш белән хезмәттәшлек итү зур фатиха булды. Ул үзе дә хакыйкать хакына армый-талмый хезмәт итте, һәм барлык миссионерларның да хезмәтен югары бәяләде. Күпчелек очракларда миссионерлар үзләре билгеләнгән илләрдә беренче Йәһвә Шаһитләре иде. 1976 елда Норр кардәш рак белән авырып китте. Аның көчсезләнә баруын күрү бик авыр иде. Беркөнне ул, урын өстенә калгач, мине чыгарылачак материалларны үзенә кычкырып укырга сорады. Шулай ук материалны Фредерик Френц та тыңласын дип, аны да чакырырга кушты. Соңыннан белгәнемчә, Норр кардәш элек үзе дә байтак кына вакыт Френц кардәшкә укыган булган, чөнки Френц кардәшнең күзләре начар күргән.
1977 елда Норр кардәш вафат булды. Ул үзенең җирдәге тормышының ахырына кадәр Аллаһыга тугры булып калды. Аны Ачыл. 2:10). Соңрак безнең эшчәнлегебез белән Френц кардәш җитәкчелек итә башлады.
белгән һәм яраткан кешеләрне бу бик тә юата иде (Ул вакытта мин Милтон Хеншель кардәшнең сәркатибе идем. Ул Норр кардәш белән дистәләгән еллар бергә эшләгән булган. Хеншель кардәш миңа, хәзер синең төп бурычың Френц кардәшкә булышлык итү булыр, диде. Мин аңа чыгарылачак материалларны укый идем. Френц кардәш феноменаль хәтергә ия булды һәм үзенә укылган материалга бөтен игътибарын туплый ала иде. Ул 1992 елның декабрендә җирдәге тормыш юлын тәмамлады. Тормышының соңгы көннәренә кадәр аңа ярдәм итү мөмкинлегем булганына мин бик шат!
Бәйтелдә 61 ел хезмәт итүем бик тиз үтеп китте! Кызганычка каршы, Йәһвәгә тугры булып калган әти-әнием үлем йокысына талды. Мин алар белән яңа дөньяда очрашу вакытын зарыгып көтәм (Яхъя 5:28, 29). Тугры кардәшләр белән бергә Аллаһы халкы файдасына хезмәттәшлек итү миңа шундый зур шатлык китерде. Шайтан дөньясы моның белән чагыштырырлык бернәрсә дә тәкъдим итә алмас иде. Без Ливия белән шуны әйтә алабыз: тулы вакытлы хезмәттә үткәргән барлык елларыбызда «Йәһвәнең шатлыгы» безнең ныгытмабыз булды (Ник. 8:10).
Йәһвә оешмасында алыштыргысыз кешеләр юк, шуңа күрә вәгазь эше тукталмый. Рухи яктан җитлеккән кардәшләр белән хезмәттәшлек итә алганыма мин бик сөенәм! Минем белән эшләгән майланган мәсихчеләрнең күбесе инде күктәге әҗерләрен алды. Мин шундый тугры мәсихчеләр белән бергәләп Йәһвәгә хезмәт итәргә шат булдым.