Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АВЫРЛЫКНЫ ҖИҢӘЧӘК ХӨКҮМӘТ

«Тынычлык мәңге булыр»

«Тынычлык мәңге булыр»

Берләшкән Милләтләр Оешмасы бөтен илләрдә яшәүче кешеләрне бер-берсе белән хезмәттәшлек итәргә, кеше хокукларын хөрмәт итәргә һәм тирә-як мохитне якларга дәртләндерә. Ни сәбәпле? Махер Насер «БМО хроникасы»нда әйткәнчә, «климат үзгәрүе, оешкан җинаятьчелек, үсә барган тигезсезлек, чишелмәгән конфликтлар, күп кешенең күченүе, бөтен җир буенча таралган терроризм, йогышлы авыруларга һәм охшаш куркынычларга чикләр юк».

Кайберәүләр исә, дөнья хәлен яхшыртыр өчен, бөтендөнья хөкүмәте булдырырга кирәк дип санаган. Алар арасында итальян фәлсәфәчесе, шагыйре һәм сәясәтчесе Данте (1265—1321) һәм физик Альберт Эйнштейн (1879—1955) булган. Данте сәяси яктан бүленгән дөньяда дәвамлы тынычлык була алмый дип санаган. Ул Гайсә Мәсихнең сүзләрен өземтә итеп китереп, болай дигән: «Халкы үз-үзенә каршы сугышкан һәркайсы патшалык тар-мар ителер» (Лүк 11:17).

Ике атом бомбасы кулланылган Икенче бөтендөнья сугышыннан соң күп тә үтмәстән, Альберт Эйнштейн БМОның Генераль Ассамблеясына ачык хат язган. «Берләшкән Милләтләр Оешмасы,— дигән ул,— бик тиз эш итеп, чын бөтендөнья хөкүмәте булдырыр өчен, бар кирәклесен эшләргә тиеш».

Ләкин андый куәтле хөкүмәт булдырылган булса, аны җитәкләгән сәясәтчеләр компетентлы булыр дип һәм аларга ришвәтчелек һәм мәрхәмәтсезлек чире йокмас иде дип ышаныч белән әйтеп буламы? Яки алар башка начар җитәкчеләр кебек үк булыр идеме? Бу сораулар Бөекбритания тарихчысы лорд Актонның мондый сүзләрен искә төшерә: «Хакимлек боза ала, ә чиксез хакимлек тулысынча боза».

Шулай да кешелек гаиләсе чын тынычлыкка һәм татулыкка ия булсын өчен, без бердәм булырга тиеш. Әмма бу максатка ничек ирешергә? Ул тормышка ашырырлыкмы? Изге Язмалар буенча, әйе. Аны ашырып була һәм ул ашырылачак та. Ничек итеп? Аны сатлык сәясәтчеләрдән торган бөтендөнья хөкүмәте түгел, ә Аллаһы урнаштырган хөкүмәт тормышка ашырачак. Бу хөкүмәт ярдәмендә Аллаһы үз иҗади эшләре белән идарә итәргә хокукын кулланачак. Бу нинди хөкүмәт? Изге Язмаларда ул «Аллаһы Патшалыгы» дип атала (Лүк 4:43).

«СИНЕҢ ПАТШАЛЫГЫҢ КИЛСЕН»

Гайсә Мәсих үзенең үрнәк догасында: «Синең Патшалыгың килсен. ...Җирдә дә синең ихтыярың үтәлсен»,— дип әйткәндә, Аллаһы Патшалыгын күздә тоткан (Маттай 6:9, 10). Әйе, Аллаһы Патшалыгы хакимлеккә комсыз я эгоистик кешеләр ихтыярының түгел, ә Аллаһы ихтыярының үтәлүе турында кайгыртачак.

Аллаһы Патшалыгы шулай ук «күкләр Патшалыгы» дип атала (Маттай 5:3). Ни өчен? Ул, җир белән идарә итсә дә, аның белән җирдән түгел, ә күкләрдән идарә итәчәк. Бу нәрсә аңлата? Шушы бөтендөнья хөкүмәтенә материаль һәм акчалата ярдәм кирәк булмаячак. Аның гражданнары нинди җиңеллек сизәчәк!

«Патшалык» сүзеннән күренгәнчә, Аллаһы Патшалыгы — патша идарә иткән хөкүмәт ул. Аның патшасы — Гайсә Мәсих — үз хакимлеген Аллаһыдан алган. Гайсә турында Изге Язмаларда болай диелә:

  • «Аның җилкәсендә хакимлек булыр. [...] ...Аның патшалыгында хакимлеге чиксез үсәр, һәм тынычлык мәңге булыр» (Ишагыя 9:6, 7).

  • «Бөтен халыклар, милләтләр һәм төрле тел кешеләре аңа хезмәт итсен өчен, аңа хакимлек, дан һәм патшалык бирелде. Аның хакимлеге — беркайчан юк ителмәс» (Даниял 7:14).

  • «Хәзер дөнья өстеннән Раббыбыз [Аллаһы] һәм аның Мәсихе патшалык итә» (Ачылыш 11:15).

Гайсәнең үрнәк догасын үтәп, Аллаһы Патшалыгы җирдә Аллаһы ихтыярын тормышка ашырачак. Аның җитәкчелеге астында бөтен кешелек Җир шары турында кайгыртырга өйрәнәчәк, һәм ул яңадан «сәламәт» һәм тормыш тулы булачак.

Иң мөһиме, Аллаһы Патшалыгы үз гражданнарына аң-белем бирәчәк. Бар кешеләр бер үк нормаларны өйрәнәчәк. Каршылыклар һәм бүленешләр булмаячак. «Алар... бернинди зыян китермәс һәм бернәрсә дә җимермәс, чөнки, диңгез сулар белән тулы булган кебек, җир, һичшиксез, Йәһвә турындагы белем белән тулыр»,— дип әйтелә Ишагыя 11:9 да.

Җирдә яшәүче бар кеше бердәмлектә һәм бер-берсе белән тынычлыкта яшәячәк; нәкъ шуны Берләшкән Милләтләр Оешмасы тормышка ашырырга теләр иде. «Юашлар... чиксез тынычлыктан зур рәхәтлек табачак»,— дип әйтелә Зәбур 37:11 дә. Тора-бара «җинаятьчелек», «мохитнең пычрануы», «фәкыйрьлек» һәм «сугыш» дигән сүзләр безнең сүзлектән юкка чыгачак. Ләкин бу кайчан булачак? Әйе, Аллаһы Патшалыгы бөтен җир белән кайчан идарә итә башлаячак? Ул моны ничек эшләячәк? Һәм аның идарәсе сезгә нинди файда китерә ала? Әйдәгез, моны карап чыгыйк.