Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гаҗәеп поляр диңгез акчарлагы

Гаҗәеп поляр диңгез акчарлагы

ОЗАК кына поляр диңгез акчарлагы Арктикадан Антарктидага очар һәм кире кайтыр өчен, якынча 35 000 километр ара үтә дип уйлаганнар. Әмма соңгы тикшеренүләр бу кошның чынлыкта күпкә зуррак ара үткәнен ачыклаган.

Рәсемдә күрсәтелгәнчә, диңгез акчарлаклары уратып сәяхәт итә

Бу кошларның кайберләренә геолокатор дип аталган кечкенә генә җайланма беркетелгән булган. Аның авырлыгы кәгазь кыстыргычы авырлыгы сыман. Бу гаҗәеп җайланма шуны ачыклаган: кайбер диңгез акчарлаклары бару-кайту өчен уртача 90 000 километр ара очкан. Бу билгеле булган миграцияләрнең иң озыны. Ә бер кош исә якынча 96 000 километр очкан! Ни өчен бу төгәлләштерү ясалган?

Миграцияләрен каян гына башлаган булсалар да, диңгез акчарлаклары уратып очкан. Рәсемдә күрсәтелгәнчә, Атлантик океан аша гадәти юллары «S» хәрефенә охшаш булган. Ни өчен? Чөнки кошлар өстенлек итүче җилләрдән файдалана.

Якынча 30 еллык гомерләре дәвамында диңгез акчарлаклары 2,4 миллионнан шактый күбрәк километр сәяхәт итәргә мөмкин. Бу өч я дүрт тапкыр Айга барып кайтуга тиң! «100 грамнан чак кына авыррак кош өчен бу шаккаткыч казаныш»,— дип әйткән бер тикшеренүче. Өстәвенә, диңгез акчарлаклары, җәйләрен ике полюста да үткәргәнгә, «башка тереклеккә караганда һәр ел күбрәк көн яктысын» күрә диелә бер китапта («Life on Earth: A Natural History»).