Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ КАРАШЫ | СУГЫШЛАР

Сугышлар

Сугышлар

Борынгы заманнарда исраиллеләр сугышларны үз Аллаһылары исеме, Йәһвә хакына алып барган. Бу Аллаһы бүгенге сугышларны хуплый икәнен аңлатамы?

Ни өчен борынгы Исраил сугышларда катнашкан?

КЕШЕЛӘР НИНДИ КАРАШТА ТОРА?

 

Исраиллеләр канга сусаган «сугыш илаһына» табынган.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

 

Исраил җиңгән халыклар җәбер-золымга һәм бозык эшләргә баткан булган, алар шул исәптән хайваннар белән, якын туганнары белән якынлык кылган һәм балаларны корбанга китергән. Шул халыкларга үз юлларын үзгәртер өчен гасырлар биргәннән соң, Аллаһы: «Мин алдыгыздан куып чыгарачак халыклар үзләрен боларның барысы белән нәҗес иттеләр»,— дигән (Левилеләр 18:21—25; Ирмия 7:31).

«Бу халыклар явыз булганга... Аллаһың Йәһвә аларны синнән куа» (Канун 9:5).

Аллаһы бүгенге сугышларда ниндидер бер якны яклыймы?

БӘЛКИ, СЕЗ ИГЪТИБАР ИТКӘНСЕЗДЕР.

 

Күп сугышларда ике яктагы дин җитәкчеләре дә Аллаһы безнең яклы дип әйтә. «Дин һәрвакыт һәрбер сугышта катнашкан», дип әйтелә бер китапта («The Causes of War»).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

 

Мәсихчеләргә үз дошманнары белән сугышырга ярамый. Рәсүл Паул имандашларына болай дип язган: «Һәркем белән тыныч-тату яшәр өчен көчегездән килгәнне эшләгез... Үзегез өчен үч алмагыз» (Римлыларга 12:18, 19).

Үз шәкертләрен сугышка җибәрер урынына Гайсә аларга әйткән: «Дошманнарыгызны яратып һәм эзәрлекләүчеләрегез турында дога кылып яшәгез. Шулай эшләп, сез күктәге Атагызның балалары булырсыз» (Маттай 5:44, 45). Хәтта милләттәшләре сугышка барганда да, мәсихчеләр нейтраль булып калырга, «дөньяныкы» булмаска тиеш (Яхъя 15:19). Әгәр дә Аллаһы үзенең барлык халыклардан булган хезмәтчеләренең үз дошманнарын яратуын һәм дөньядан аерылган булуын тели икән, ничек соң ул бүгенге аяусыз сугышларда берәр якны яклый алсын?

«Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел. Әгәр Патшалыгым бу дөньяныкы булса, хезмәтчеләрем мине яһүдләргә бирмәс өчен көрәшкән булырлар иде. Әмма минем Патшалыгым моннан түгел шул» (Яхъя 18:36).

Сугышлар кайчан да булса бетәрме?

КЕШЕЛӘР НИНДИ КАРАШТА ТОРА?

 

Сугышлар котылгысыз хәл. «Сугышның киләчәге бар,— диелә бер китапта.— Бу гасырда бөтен дөнья буенча тынычлык көтәсе юк» («War and Power in the 21st Century»).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

 

Беркем дә сугышлар алып барырга теләмәсә, алар бетәчәк. Шуңа күрә Аллаһы Патшалыгы — күктән идарә иткән чын хөкүмәт — тиздән, җиребезне бөтен кораллардан арындырыр өчен һәм кешеләрне тынычлыкка омтылырга өйрәтер өчен, эш итә башлаячак. Изге Язмалар буенча, Аллаһы «еракта яшәүче көчле халыклар файдасына барысын төзәтер. Алар үз кылычларыннан чүкеп — төрәннәр, сөңгеләреннән бакча пычаклары ясар. Халык халыкка кылыч күтәрмәс, алар бүтән сугышырга өйрәнмәс» (Микай 4:3).

Изге Язмалар өйрәткәнчә, Патшалык идарәсе астында үз мәнфәгатьләре өчен ярышкан милли хөкүмәтләр, кешеләрне фетнә күтәрергә котырткан гаделсез сәясәт һәм этник ызгышлар кабызып җибәргән тискәре мөнәсәбәт бүтән булмаячак. Нәтиҗәдә, сугышлар юкка чыгачак. «Алар... бернинди зыян китермәс һәм бернәрсә дә җимермәс,— дип вәгъдә итә Аллаһы,— чөнки, диңгез сулар белән тулы булган кебек, җир, һичшиксез, Йәһвә турындагы белем белән тулыр» (Ишагыя 11:9).

«Ул бөтен җирдә сугышларны туктата, җәяне сындыра, сөңгене чәрдәкли, хәрби арбаларны утта яндыра» (Зәбур 46:9).