Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Милфорд-Саунд

ИЛЛӘР ҺӘМ ХАЛЫКЛАР

Яңа Зеландиягә сәяхәт

Яңа Зеландиягә сәяхәт

КҮРӘСЕҢ, якынча 800 ел элек маори кабиләләре океан аша меңнәрчә километр үтеп, Яңа Зеландиядә урнашкан. Алар бу җирләрнең үзләре калдырып киткән Полинезиянең тропик утрауларыннан бик нык аерылып торганын күргән. Бу таулар һәм бозлыклар, кайнар чишмәләр һәм карлар җире булган. Якынча биш гасыр үткәч, бу җирләргә тагын бер төркем кеше күчеп килгән. Бу юлы ерактагы Европадан. Бүген яңазеландиялеләр Англо-Саксония һәм Полинезиядән килгән йолаларны тотып яши. Анда яшәүче халыкның 90% ы диярлек шәһәрләрдә яши. Веллингтон шәһәре дөньядагы иң көньякта урнашкан башкала буларак билгеле.

Төньяк утрауда кайнап торучы пычрак күлләвекләр

Яңа Зеландия чагыштырмача еракта урнашкан булса да, аның төрлелеге һәм таң калдыргыч матурлыгы елына өч миллионга кадәр турист җәлеп иткәненә гаҗәпләнәсе юк.

Көмеш абага агачы 10 метрдан биегрәк үсә ала

Очмый торган такахе кошы 1948 елга кадәр юк ителгән дип саналган

Үзенә күрә бер табигате, шул исәптән дөньядагы иң күп төр очмый торган кошлары Яңа Зеландиянең горурлыгы булып тора. Анда шулай ук гаттерия — кәлтә елан сыман сөйрәлүче яши. Ул 100 елга кадәр яши ала! Җирле имезүче хайваннар күп түгел: берничә ярканат төре һәм кайбер зур диңгез хайваннары, шул исәптән китлар һәм дельфиннар.

Йәһвә Шаһитләре үз эшләрен Яңа Зеландиядә якынча 120 ел алып бара. Алар Изге Язмаларны ким дигәндә 19 телдә, шул исәптән полинезия телләре: ниуэ, раротонг, самоан һәм тонга телләрендә өйрәтә.

Маори кешеләре милли киемдә җырлап бии